23.01.2014 Мәдәният
Тансыкка тары боткасы
Халкыбызның яраткан әдибе Мөхәммәт ага Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романында икенче планда бик үзенчәлекле бер образ бар. Ул – район мәгариф бүлеге инспекторы Хәкимов. Әлеге инспектор ир-атка хас булмаган вакчыллык белән, мәктәпкә килеп, укытучыларның дәресләрен җентекләп, өтере-ноктасына кадәр тикшереп кенә калмый, ә өйләренә дә йөреп, шәхси китапханәләрен барлый, нинди китаплары булуын, нинди газета-журнал-брошюралар алдыруын, конспектлавын тәфсилли. Ни өчен шулай кыланган соң әлеге вазыйфа иясе?
Миңа калса, ул чордагы совет хакимияте нигездә гади, ярлы крестьян гаиләсеннән рекрутланган укытучылардан яралган яңа интеллигенцияне тизләтелгән темпларда җитлектереп, илдәге рухи тормышны әйдәп баручылар, үрнәк авангард әзерләүне әнә шулай көйләгән.
Сабый чагымда безнең җыйнак өебезгә байтак газета һәм журнал килә иде. Балаларның – үз, өлкәннәрнең үз китапханәләре гөрләп эшләп торуы да хәтердә. Укытучылардан күрмәкче, барча авылдашлар затлы әдәбият үрнәкләрен капланып укыды. Виктор Гюгоның татар телендәге әкәмәт калын “Хокуксызлар”ын укып, байтак авыл егетләре йоклаганда төшләнеп саташкандыр дип чамалыйм. А.Чеховның том-том хикәяләре, Л.Толстойның “Яңадан туу” һәм “Хаҗи Моратның башы” китаплары, М.Горькийның “Малайлыкта”, Н.Островскийның “Корыч ничек чыныкты”сы, М.Шолоховның “Тын Дон”ы кергән – дүрт, “Күтәрелгән чирәм”е кергән ике том дисеңме... Барысы да татар телендә иде. Боларга тора-бара Шишковның “Хәсрәт дәрьясы” әсәре, Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”сы, А.Фадеевның “Тар-мар”ы һәм “Яшь гвардия”се, А.Рыбаковның “Хәнҗәр”, “Бакыр кош”лары килеп кушылды. Болар янәшәсендә татар әдипләре иҗаты һич тә югалып калмады – Фатих Хөсни, Кави Нәҗми, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Гамил Афзал, Адлер Тимергалин, Атилла Расих китапларының тышлары, кулдан-кулга йөреп, тәмам тузып бетә иде. Авылыбыз көтүчесе хакында күрше авылның иң чибәр кызын алды дип шау иткәннәр иде берара, менә шул көтүченең, хатыным өчен дип, бездән бер кочак “Совет әдәбияты” журналы күтәреп алып чыгып киткәнен хәтерлим. Әлеге әдәби журнал халкыбызны атаклы язучылары иҗаты белән беррәттән урыс, чит ил классиклары һәм замандаш әдипләр әсәрләре белән дә туган телебездә таныштыруны җайга салган булган. Мәскәү бер көндә төзелмәгән сыман, заманында бу басманың ике йөз меңгә якын тираж җыя алуы нигезендә күпләрнең фидакарьлеге, еллар дәвамында түккән намуслы тырыш хезмәте, гаделлеге ята.
Чит ил әдипләреннән халык яратып, егылып укыган әсәр төрек әдибе Ришат Нури Гүнтекиннең “Чалы кошы” булды дисәм һич тә ялгышмамдыр. Халкыбызның әдәбият һәм сәнгатькә мөкиббәнлеге, яңа чыккан берәр роман, пьеса яки җырның күпчелек тарафыннан хуплануы әсәр каһарманнары исемнәренең яңа туган балаларга еш кушыла башлавында чагылыш тапкан. “Рөстәм маҗаралары” фантастик бәяны – Рөстәм, “Беренче мәхәббәт” пьесасы – Тәлгать, ә “Чалы кошы” романы Ришат һәм Фәридәләрне ишәйткән дип беләм.
“Чалы кошы” романы – дөньякүләм танылган роман, ягъни бестселлер, ул бик күп илләрдә һәм телләрдә таралып, миллионнар тарафыннан йотлыгып укылды һәм укыла. Ят авылга укытучы һәм фельдшер булып килгән кызлар бу әсәрдә үзләрен тануын, мәрхүмә әниемнең дә, аның хезмәттәше – укытучым Сафия апаның да бу әсәрне шулай тоеп, бик яратып укыганнарын беләм. Урыслар әлеге әсәрне “Королек – птичка певчая” исеме аша таныйлар. Аның җирлегендә Төркиядә ике тапкыр фильм төшерелеп, тамырлары әтисе ягыннан – Кырым, ә әнисе яклап Казан татарларына тоташкан Айдан Шенер Фәридә ролен уйнаган 7 сериялесе бик күп илләр, шул исәптән Русиянең “Домашний” каналы аша урыс телле аудиториягә кат-кат җиткерелде.
Телгә алынган шушы телеканалда төрекләрнең “Великолепный век” сериалы бара. “Чалы кошы” фильмын да кайбер бәйрәмнәрдә урыс телеканаллары күрсәткәли. Интернеттан Иранның дөньякүләм танылуга ирешкән “Цвет рая” атлы искиткеч фильмын да табып карау мөмкинлеге бар. Татарстан бюджеты хисабына яшәүче ТНВ каналы Серхия-Херияләр тормышы турындагы сериалларның “валлаһи татар телендә” әйләндерелүенә тәнәфес ясап, рухыбызга якынрак тамашалар, ягъни мин югарыда бәян иткән фильмнарны татарчага тәрҗемә итеп күрсәтсәләр дә ару булыр иде. Ә инде үзебезнең авторларга мөрәҗәгать итеп, Әмирхан Еники, Фатыйх Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев, Ибраһим Гази, Атилла Расих, Гамил Афзал, Адлер Тимергалин, Факил Сафин, Фаил Шәфигуллиннарыбызның таң калдыргыч әсәрләреннән телефильмнар төшерелсә, һичьюгы уртакул артистларны җәлеп итеп, музыкаль озатылуда рольләргә бүлеп укулы әдәби тапшырулар да оештырылса, туган телебезнең ниндилеген дөм онытмаска ярап торыр иде.
Шул җәһәттән бер яңалык – интернет аша “Чалы кошы” романы яңа версиядә, сериал рәвешендә күрсәтелә башлады. Иң кызыгы шул: фильм төрлечә – урысча тавышлы тәрҗемә озатылышында һәм кадр астына урысча язылып (субтитрлар белән), безгә ярыйсы ук аңлаешлы төрек телендә дә бара. “Ярый безгә, каткан тезгә, ит булмаса бәлеш тә” дигәндәй, татарча юк икән, төрекчәсенә канәгать итик. Әсәрнең яңа версиясенең тагын бер уңышлы ягы шунда – романда кыскача гына шәрехләнгән, ачылып җитмәгән персонажлар биредә тулы канлы образ булып җитешкән. Бигрәк тә “Великолепный век” сериалында Балибейне уйнаган Бурак Үзҗефет Фәридәнең сөйгәне Камран ролен уңышлы башкара. Бу фильмның фан-клубы оешып, тамашачылар интернет аша әсәрне шушы рәвештә гамәлгә куйганнары өчен рәхмәт яудыралар. Яңа версиядә “Чалы кошы” романында булмаган, сценарийчы өстәгән эпизодлар бар. Әмма алар төп теманы бозмый, киресенчә, тирәнәйтә генә төшә. Әсәрдә кешелеклелек, сафлык, яманлыкка каршы тору үзәккә куелган. Маҗаралы мәхәббәт кыйссасы бәян ителгән бу сериалда көлкеле, күңелле, кызык һәм мәзәк хәлләр дә җитәрлек.
12 гыйнвардан исә 19.00 сәгатьтә “Домашний” каналыннан “Чалы кошы” кинороманының әлеге яңа версиясе күрсәтелә башлый.