поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.01.2014 Икътисад

Сәгатьләп түләү яхшыракмы? Айлапмы? (Сораштыру)

ЛДПР партиясе депутатлары Россиядә хезмәт хакын сәгатьләп түли башларга кирәк дип саный. Күптән түгел алар Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге яңа закон проекты тәкъдим иткән. Депутатлар фикеренчә, Россия халкы сәгатенә ким дигәндә 100 сум алып эшләргә тиеш. Яңа закон проекты үз көченә керә калса, минималь хезмәт хакы күләме 16–17 мең сумны тәшкил итәчәк.

Бу уңайдан Superjob.ru порталы уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россия халкының 41 проценты хезмәт хакын сәгатьләп түли башлауга каршы, 32 проценты, киресенчә, бу яңалыкны хуплый. Ә сез хезмәт хакын сәгатьләп түли башлауга ризамы?

Елена Потапова, Та­тар­станның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль як­лау министрлы­гының хез­мәт мөнәсәбәт­ләрен җай­га салу бүлеге башлыгы:


– Шәхсән үзем закон проектын күрмәдем, ишетеп кенә беләм. Шуңа күрә аның нинди шартларны күздә тотуы турында фикер йөртүе кыен. Закон буенча минималь хезмәт хакы кү­ләме яшәү минимумыннан азрак булырга тиеш түгел. Ләкин бездә әлегә моны җайга салырлык федераль закон юк. Шуңа күрә икесе арасында шактый аерма килеп чыга. Чагыштыру өчен: 2014 елның 1 гыйнварыннан башлап минималь хез­мәт хакы 5 мең 554 сум­ны тәшкил итә. Татарстанда яшәү минимумы күләме – 6 мең 708 сум. Минималь хез­мәт хакын (5 мең 554 сумны) ЛДПР тәкъ­дим иткән система буенча исәпләсәк, кеше сәгатенә 33-34 сум алып эшләргә тиеш була. Депутатлар тәкъдим иткән сумма өч мәртәбә артыграк. Әмма минималь хез­мәт хакын арттыру хисабына эшләүчеләр башка га­рантияләрдән колак кагарга, халыкның керем дәрә­җәсе кимергә мөмкин. Шуңа күрә нинди дә булса үзгәреш кертер алдыннан аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында уйларга кирәк.

Ринат Хәмидуллин, Баулы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары:


– Бюджет системасында эшләүчеләр өчен бу яхшы яңалык дип саныйм. Әйтик, безнең техник хезмәткәр­лә­ребез аена 8-9 мең сум хезмәт хакы алып эшли. Бу акча коммуналь хезмәтләр тү­ләүгә түгел, ашарга да җит­ми. Бүген 16 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче кеше бик сирәк. Шуңа күрә хезмәт хакын сәгатьләп түли башласалар, бик яхшы булыр иде. Ләкин сәгатенә ким дигәндә йөз сум исәбеннән хезмәт хакы түләнә башласа, дәүләт кайдан акча табып бетерер икән соң?

Айзат Шәй­мәр­да­нов, “ТНВ” каналы жур­на­листы:


– Үземә килгәндә закон проекты миңа берничек тә кагылмый. Бу очракта журналист өчен сәгатьләп тү­ләү­нең мәгънәсен дә күр­мим. Материалның темасы һәм ни дәрәҗәдә эшлән­гәненә карап хаклар каралырга тиеш. Шуңа да иҗат әһелләре өчен бу әллә ни әһәмиятле закон өлгесе түгел. Безне кабинетка ябып, 8 сәгать тотып булмый. Безгә ирек булырга тиеш. Ә менә аз акчага эшләү­че гади гражданнар өчен файдалы саныйм. Шулай да 16 мең сум акчага яшәү кыен. Сәгатьләп түләү тәҗ­ри­бәсе Европа илләрендә күп­тәннән кергән. Әмма анда бер сәгать өчен хаклар без­дәгедән күпкә югары. Кайбер илләрдә ул 600-700 сумга кадәр җитә.

Равил Булатов, шагыйрь, нәфис сүз остасы:


– Сәгатьләп түләү кер­тел­сә уңайлырак, билгеле. Хез­мәткәр инде эш вакыты тәмамланмыйча эштән кит­мә­ячәк. Ләкин түләү тарифларын яңадан карап чыгарга кирәк бит әле. Җитештерү өл­кә­сендә исә сәгатькә карап кына тү­ләп булмый. Бу ЛДПР депутатлары уйлаганча җи­ңел эш түгел. Әлеге пар­тия вәкил­ләре өчен бәл­ки ул гади тоеладыр. Ми­ңа калса, бу – чын күңелдән яхшылык те­ләүче популистик тәкъдим генә.

Айдар Тимербаев, ав­тор-башкаручы, эшмә­кәр:

– Бик каршылыклы мәсь­ә­лә бу. Бер яктан, тормыш иптәшемнең (ул РКБ-2 дә эшли) сәгатенә ким дигәндә йөз сум алып эшләвенә бик риза булыр идем. Икенче яктан, Саба районындагы шәхси пекарня хуҗасы буларак, эшчеләремә дә хез­мәт хакын шул ук күләмдә тү­ләргә туры киләчәк. Шулай да мин барлык оешмалар да сәгатенә 100 сум түли ала дип уйламыйм. Бигрәк тә авыл җирлегендә. Анда болай да көч-хәл белән 5-6 мең сум хезмәт хакы түләнә. Анысын да берәр айга соңа­рып биреп баралар. Шуңа күрә бу яңалык тиз генә чынга ашмас дип уйлыйм. 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»