поиск новостей
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
Архив
 
13.01.2014 Җәмгыять

Безне нинди үзгәрешләр көтә?

1 гыйнвардан яңа ел, яңа тормыш башланды. 2014 елда кабул ителгән законнар, кагыйдәләр инде гамәлгә керә. 1 гыйнвардан безне нинди тормыш көтә соң?

Хезмәт хакының минималь күләме 5 205 сумнан 5 554 сумга күтәрелде, ана капиталы моңа кадәр 408 960 сум иде, хәзер 429 408 мең сумны тәшкил итә.

Бензин, тәмәке, спиртлы продукция акциз­лар­ының хаклары артты, якын ки­ләчәктә аларның тагын да үсүе көтелә.

Урамда SIM-карта­лар­ны сату тукталды, хәзер бу гамәл канунга каршы эшләнә дип бәяләнә, аларны бары тик ки­бетләрдә, паспортны күр­сәткән очракта гына алып булачак.

Россия банклары ке­шеләргә банк карталары буенча башкарылган барлык гамәлләрне хәбәр итәргә тиеш. Хуҗасыннан башка хисаптан акча алынган икән, банклар ул акчаны иясенә кайтарырга тиеш. Ләкин бер шарт: кеше тәүлек эчендә банкка аннан башка акча алынганын хәбәр итәргә тиеш.

Узган елны купкан шау-шу, каршылыкларга кара­мас­тан, Россия Фәннәр ака­демиясендә реформалар башланды.

Югары уку йортларын тәмамлаучыларга каты тышлы дипломнар тапшырулар бетте. Хәзер аларга ялган документлардан сакланыр өчен су билгеләре булган яңа кәгазьләр биреләчәк.

1 гыйнвардан моңа ка­дәр булган дәүләт сатып алуларын алмаштырган яңа федераль контракт системасы гамәлгә керә. Хәзер тү­рәләр чыгымнарын бер ел алдан ук планлаштырырга тиеш. Сатып алулары 1 миллиард сумнан арта икән, бу очрак җә­мә­гатьчелеккә җит­ке­ре­лер­гә, аннары “ки­рәк­ме мондый сатып алу, юкмы” икәнен ки­ңәш­ләшеп, хәл ителергә тиеш.

3 миллион сумнан артык торган машина сатып алган очракта, хуҗасыннан салым алыначак. Шулай ук автомобильләр җитеш­терү­челәр “утиль”гә җибәргән чүпләре өчен өстәмә акча түләячәкләр, автомобильләр һаваны пычратмас өчен “Евро 5” дип исемләнгән норматив гамәлгә керде.

Россия таможнясы, товарларны исәпкә алып, аларга декларация язуны электрон рәвештә башкарачак.

Россия белән Көньяк Ко­рея арасында чикләр ачылды. Визасыз барып кайту турындагы килешү эшли башлады.

Россиягә килгән чит ил гражданнарына биредә яшәү тәртипләре үзгәрде. Ярты елга бер тапкыр визасыз яки даими яшәр өчен рөхсәт кәгазе булмаган очракта аларга Россиядә 90 көн булырга рөхсәт ителә.

Россельхознадзор та­ләп­­ләре буенча Норвегия­дән берничә төр балык (сельдь, килька, тәрәч, ставрида, мой­ва, скумбрия) кер­телү тыелды. Норвегиянең 515 экс­портерының 485сенә Рос­сиягә юл ябылды.

Бизнес өчен яңа кагый­дәләр барлыкка килде: бу РФ Пенсия фондына акча түләү­гә, предприятиеләрнең табышыннан алынган салымга кагыла. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы