поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.01.2014 Җәмгыять

Озын яллар кесәләрне бушатты

Озын кышкы каникуллар сизелмичә узып та китте. Хәер, берәүләр өчен мизгел булып тоелган яллар, икенчеләр тарафыннан заяга уздырылган 8 көн дип кабул ителә. Һәм мондый каршылыклы фикерләр ел саен яңгырый. Яңа ел бәйрәмнәрендә озаклап ял итү кирәкме-юкмы дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы.

Озын Яңа ел яллары Россиядә 2005 елны кертелде. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр әлеге башлангычка карата тәнкыйть сүзләре даими ишетелеп тора. Барыннан бигрәк тискәре фикерләр икътисад белгечләре һәм сәясәтчеләр тарафыннан әйтелә. Берәүләрне халыкның сәламәтлеге борчыса, икенчеләр бюджет югалтулары өчен кайгыра.

Әрәмгә киткән вакыт?


- Озын яллар икътисадка бик үк яхшы тәэсир итми инде ул. Банклар, предприятиеләр атна-ун көн торгынлыкка чума. Бу турыда инде күптәннән бәхәсләшәбез. Беренче чиратта халык турында уйласаң да, әлеге ялларның файдасын күрмим. Кыш көне вакытны нәтиҗәле итеп үткәреп булмый, ял итәргә генә кала. Әмма салкын һава торышы актив ял итәргә мөмкинлек бирми. Җылы якларга очсаң гына. Яңа ел алдыннан үткәрелгән сораштырулар мәгълүматлары буенча, халыкның нибары 2 процентында гына чит илләргә чыгу нияте булган. Бу күпчелек кешеләрнең ялы өйдә эшсезлектән интегеп уза дигән сүз. Озын каникулларны яз көне оештырырга кирәк. Менә шул чакта вакыт әрәмгә китмәс иде – бу чор, ни генә дисәң дә, эш вакыты, - дип үз фикерен белдерде Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Валерий Герасимов.

Татарстан Икътисад министрлыгында исә дәвамлы кышкы ялларга карата фикер белдерүдән бөтенләй баш тарттылар.

- Бу рәвешле ял итү турында кабул ителгән канун бар. Без хөкүмәт карарларының дөресме-юкмы икәне турында фикер йөртә алмыйбыз, - дип җавап бирделәр министрлыкта.

Димәк, дөрестән дә озын ялларның икътисадка йогынтысы бик үк шәптән түгел. Уңай фикер белдерерлек булмагач, берни җавап бирмәү хәерлерәк дип санадылар, күрәсең.

Халык дәвамлы ялларның тәмен тоеп алган


Гади халык арасында да фикер төрлелеге бар үзе. Әмма дәвамлы яллар кертелгән чакта күпчелек моны тискәре кабул итсә, тора-бара халык тәмгә керде булса кирәк. Superjob тикшеренү үзәге тарафыннан ел саен оештырылган сораштырулар да моны ачык дәлилли.

Быелгы тикшеренүдән күренгәнчә, барлык халыкның 70 проценты озын ял көннәрен түземсезлек белән көтеп ала һәм дәвамлы бәйрәмне бик тә сөенечле вакыйга дип саный. Барлык сораштырылучыларның нибары 14 проценты гына бер атна ял итүне дөрес түгел дип атаган. Алар фикеренчә, гыйнвар аеның беренче атнасы эш көне булырга тиеш.

Озын каникуллардан риза булмаучылар, нигездә, өлкән буын кешеләре. Олы яшьтәгеләрнең һәр бишенчесе Яңа ел каникуллары, гомумән дә, кирәк түгел дип саный. Бер генә минутын да әрәм итмичә, гомер буе армый-талмый эшләргә күнеккән олылар атна буе тик утыруны кабул итә алмый, билгеле.

Ә менә яшь буын ял итәргә ярата. Алар арасында озын ялларга тискәре мөнәсәбәттә булучылар юк диярлек. Әле алай гына да түгел, яшьләрнең күбесе бер атна ялны бик аз дип саный һәм аны тагын берничә көнгә озынайту яхшы булыр иде, дип белдерә.

Озын яллар кесәләрне юкарта


Гыйнвар каникулларын күпләр түземсезлек белән көтеп алса да, бу ялларның шактый чыгымлы булуы берәүгә дә сер түгел. Яңа ел бәйрәмнәрен мул табын, бүләкләр һәм күңел ачу чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ә боларның һәркайсына шактый гына акча таләп ителә. Һәм, әйтергә кирәк, ел саен чыгымнар арта - бәяләр дә өскә генә үрмәли бит.

Быел Россия халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә узган елдагыга караганда 9 процентка күбрәк акча түгәргә әзер, дип исәпләп чыгарган иде социологлар. Уртача чыгымнар 16-17 мең сум тирәсе булырга тиеш икәнне ачыклаган алар. Әмма бу бик шартлы күрсәткеч. Әйтик, шәһәр җирендә яшәүчеләр, гадәттә, моннан да күбрәк акча сарыф итәргә әзер, ә менә зур мегаполистан ераклашкан саен, халык әзенә дә риза булып тора.

Бүләксез бәйрәм – бәйрәм түгел


Иң зур чыгымнар ул, гадәттә, бүләкләр. Бәйрәм рухы тудыру өчен кешеләр акчаларын җәлләп тормый. Иң зур бүләкләр, әлбәттә, якыннарга-туганнарга әзерләнә. Таныш-белешләргә исә күбрәк сувенирлар биреп чикләнәләр. Барыннан бигрәк Яңа ел косметика-парфюмерия, кием-салым, техника, зәркән кибетләре өчен отышлы. Елдан-ел бу төр бүләкләрнең актуальлеге саклана. Соңгы елларда шулай ук спорт белән шөгыльләнү модага кереп китте. Шуңа да бу төр товарлар белән сату итүче кибетләр дә декабрь аенда шактый гына керем алды. Әмма иң күп табышны уенчык кибетләре җыядыр, мөгаен. Әти-әни Яңа ел могъҗизасы тудырам дип, сабыена иң кыйммәтле бүләкне дә алып бирергә риза.

- Яңа ел бәйрәмнәрендә кибетебездә кеше өзелеп тормады. Бүләкләрне, Кыш бабайга хат язабыз дип, бер ай алдан ук сайлый башладылар. Әлбәттә, балалар арасында бүләкләргә “мода” үзгәрә. Үз кибетемне ачканга менә инде 14 ел. Элегрәк нәниләр курчак-машинага ризалашса, хәзер аларга айпад, айфон, планшетлар кирәк. Уенчыкларның да рекламада күрсәтелгән кебеген сорап аптыраталар. Ә аларның кайберләре 5-10 мең сум тора. Әти-әниләргә исә баласы сораганын алырга туры килә. Гомумән, андый рекламаларны тыярга кирәк дип саныйм, алар баланың психикасына зыян сала. Мин үзем 13 ел тәрбияче булып эшләгән кеше. Еш кына балаларына уенчык сайлаганда әти-әниләр киңәш сорый, мин аларга һәрчак баланың үсешенә ярдәм итүче уенчыкларны тәкъдим итәргә тырышам, - дип сөйләде Казанда уенчык кибете тотучы Әлфирә Абдуллова.

Өстәлләр сыгылып торырга тиеш


Икенче төр чыгымнар ул – табын. Бәйрәмнәргә өстәлләрне мул итеп әзерләү безнең канга сеңгән инде. Ясалган салатлар берничә көннән соң да ашалып бетмәгәч, аларны чүп чиләкләренә бушатырга туры килсә дә, бу гадәттән һич кенә дә баш тартып булмый.

Супермаркет-гипермаркетлары да бит төрле ташламалары белән кызыктырып кирәксез азык-төлекне дә сатып алырга этәрә. Әйткәнемчә, табынга иң аз чыгымнар авыл җирлегендәдер, мөгаен. Андагы кибетләрдә сайлау мөмкинлеге дә алай ук зур түгел, ите-сөте, яшелчәсе дә үзеңнеке.

Телевизордан аерылып, шугалакка


Өченче төр чыгым – күңел ачулар. Озын-озак ялларны телевизор каршында гына уздыручылар саны ел саен кими. Кинотеатр, кафе-рестораннар, чыршы мәйданчыклары, шугалаклар – боларның берсе дә яңа ел ялларында буш тормый.

Кечкенә балалары булган гаиләләрдә күңел ачуга акчаны бигрәк тә кызганмыйлар. Ял вакытында һәркем нәниләрен төрле бәйрәм чараларына алып барырга тырыша. Һәрбер барган җирдән исә нәнигә тәм-том, уенчыклар алып кайтырга туры килә.

Әйткәнемчә, Яңа ел чыгымнары яшәү җирлегенә бик тә бәйле. Әйтик, Саба районының Теләче авылында яшәүче Миләүшә һәм Әнис Нигъмәтҗановлар бәйрәм ялларындагы чыгымнарын нибары 3-4 мең сумга гына бәяләде.

- Яңа елны әниләр белән бергә каршыладык. Табынга күп булса шул 1-2 мең сум акча тотканбыздыр. Бәрәңгесе-кишере бакчада үскән инде аның. Ите шулай ук үзебезнеке – тавыклар, казлар, үгез асрыйбыз. Шуңа да кибеттән әллә ниләр алып торасы булмады. Шәһәр җирендә кебек дусларга-хезмәттәшләргә бүләкләр ясау гадәте дә алай таралмаган бездә. Туганнарга кечкенә генә игътибар билгеләре алдык. 3 яшьлек улыбыз Даниярга исә Кыш бабай зур “КамАЗ” машинасы алып бирде. Күңел ачу чараларыннан әллә ни сайлау мөмкинлеге шулай ук юк инде - клубыбыз эшли, балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Шуңа да Яңа ел чыгымнары алай ук зур булды дип әйтә алмыйм, - дип сөйләде балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Миләүшә Нигъмәтҗанова.

Ә менә Казанда яшәүче Венера Заһидуллина үз чыгымнарын 15 мең сум тирәсе дип исәпләп чыгарды.

- Яңа елны ирем һәм кызым белән бергә әниләрдә каршыладык. Табын әзерләүгә 3 меңнәр тотылды. Бүләкләргә 5 мең сум киткәндер, мөгаен. Дусларга, хезмәттәшләремә кечкенә генә бүләкләр ясадым. Әти-әнине, иремне, энемне, башка туганнарны да онытырга ярамый инде. Иң кыйммәтле бүләкне (1200 сум) – сөйләшә торган хомякны Кыш бабай кызым Динәгә бирде. Күңел ачуга да шактый акча китте. Берничә тапкыр чыршы мәйданчыкларына барып, аттракционнарда акча туздырып кайттык, «Макдональдс»ка, циркка бардык. Аларда калдырган акча 3-4 мең сумга җыелгандыр. Аннары бит хәзер корпоративлар үткәрү гадәткә кереп китте. Табын чыгымнарын эш бирүче үз өстенә алса да, матур күлмәк, чәч, тырнак ясату шактыйга төште, - дип санап китте шәхси теш клиникасында эшләүче шәфкать туташы. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 09.01.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»