поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
09.01.2014 Икътисад

Казаннан чәчәк ясап буламы? (Эшмәкәр Таһир Дәүләтшин белән әңгәмә)

Мәскәү белән Казанны тоташтырырга тиеш булган тизйөрешле тимер юл магис­трале тирәсендәге бәхәсләр куера бара. Казан эшмәкәре, икътисад белгече Таһир Дәүләт­шин исә, магистраль төзүгә каршы килмәсә дә, аның Татарстандагы өле­шен үзгәртергә тәкъдим итә. Моның нәтиҗәсендә Казан киңәеп, икътисадый яктан үсәчәк һәм ахыр чиктә Югары Ослан районы Казанның иң матур районына әйләнәчәк. Үзенчәлекле проект авторы белән сөйләшеп алырга булдык.

– Таһир Габдрәши­то­вич, Татарстан тагын бер зур масштаб­лы федераль проектта катнашырга ниятли. Дөрес, ул кызу бә­хәсләр һәм шау-шу да тудырды, тик киләчәктә әле­ге тимер юл магистрале барыбер төзеләчәк ди­гән ышаныч бар. Кайбе­рәүләр моңа аяк терәп каршы булганда, Сез проектның файдасын кү­рә­сез. Нәрсәдән гыйбарәт соң ул?

– Бер тәүлек эчендә Казан станциясе аша ерак арага йөрүче 30лап пассажир һәм 80гә якын шәһәр яны поезды уза. Товар ташучылары йөз­дән артык, аларның һәрберсе 50-60 вагон өстери. Пассажир поездларын уздырып, товар ташучы составлар Казан янында бик күп вакытын әрәм итә. Россиядә аларның уртача тизлеге сәгатенә 7 чакрым булса, Казан тирә­сендә ул җәяүлеләр тизле­ген­нән дә түбәнрәк – якынча 2не генә тәшкил итә. Моны хәл итү өчен, экологик халәтне һәм Казанның үсешен күздә тотып, пассажир һәм йөк ташу поездларын шәһәрдән чыгару мөһим. Әйтик, М7 трассасыннан төньяккарак китеп, Яшел Үзән янындагы Кызыл Яр бистә­сеннән башлап Биектауны узып, Калинино авылына кадәр 60 чакрым юл төзесәк, без әлеге проект­­ның нәтиҗәсен күрәчәкбез. Болай эшләү поезд­ларның йөрү тизлеген арттырыр һәм Казан тирәсен­дәге юлны бушатыр иде. Ә Казан эчендәге тимер юлларны шәһәр җәмәгать транспорты буларак кулланырга кирәк.

Бу проект киләчәктә Мәс­кәү–Екатеринбург тиз­йө­реш­ле магис­трален төзү өчен менә дигән башлангыч булып та торачак әле. Тәкъ­дим ител­гән проект башкала янында 40 чакрымга сузылган уникаль сәнә­гать мәй­даны тө­зергә мөм­кин­лек бирә. Вакыт узу белән әлеге мәйданда Ка­зан­ның күп­челек сәнәгать оешмалары күче­нергә мөм­­кин. Предпри­я­тиеләр заманча логистикалы урында урнашачак, чөнки янәшәдә генә федераль трас­са белән тимер юл була. Әлеге урын Коры Елгадан бераз төньяк­тарак М7 трассасы белән кисешкән җирдә булыр дип күз алдына китерәм. Анда Казанның төп тимер юл вокзалын торгызып, метро төзү зарур. Болар тормышка ашса, башкаланың яңа генпланын күз алдына китерергә була.

– Бүгенгесе ярамыймыни?

– Генплан ул – шәһәрнең алга таба үзгәрүен күздә тотучы документ. Безнең түрәләр исә аның ел саен яңасын төзи. Казанны чит­лә­теп узган тимер юл аның эчендәге күп кенә сәнәгать предп­рия­тиеләрен читкә чыгарачак. Ә алардан бушаган җирләргә күп кенә объектлар һәм парклар төзергә булыр иде, димәк шәһәр үсәчәк, матурланачак дигән сүз. Казаннан 20 чакрымга кадәр булган Идел яры буйлап та төрле объектлар сафка бастырырга мөмкин. Шулай иткәндә башкаланың Идел буе һәм Киров районнары инвесторлар өчен кызыгырлык урынга әве­ре­ләчәк. Бу проект Казанда булган һәм алга таба төзе­ләчәк тимер һәм автомобиль юлларын, метроны күздә тотып, уңайлы шәһәр транспорты системасын булдырырга ярдәм итә. Яңа тимер юл магистрале Яшел Үзән белән Биектау район­на­рының сәнәгать үсешенә зур йогынты ясар иде.

– Тәкъдим ошар дип уйлаган очракта да, ирек­сез­дән, моны төзү өчен ника­дәр акча кирәк булачак соң, дигән сорау туа. Тагын да күбрәк инвес­тицияләр сорала дибезме?


– Россиядә бер чакрым тимер юл төзү 50-300 миллион сумга төшә. Димәк, әлеге проектны тормышка ашыру өчен 10-20 миллиард сум кирәк булачак. Масштабын исәпкә алсак, ул кадәр зур акча түгел бу. Моның өчен республика һәм инвесторлар акчасын куллану әйбәт булыр иде. Cоңыннан исә “Россия тимер юллары” бе­лән килешеп, шәһәр эчен­дәге тимер юлларны Казан карамагына тапшырырга була. Казан читендәге пред­приятие­ләр­гә йөк составларын төнлә – башкаланың электр транспорты эшен­нән туктагач кына кертергә тәкъдим итәм.

– Хакимият тарафыннан тәкъ­дим ителгән проект Сезгә нәрсәсе белән ошамый? Түрә­ләр белми әйтмиләрдер бит инде?

– Әлеге проект башкалабызны Иделдән тагын да ныграк аерачак, ә безнең төп байлыгыбыз – шул елга ярлары. Казанны Идел­дән ераккарак итеп Биектау һәм Лаеш районнарына таба киңәйтү торак-ком­му­наль хуҗа­лык инфраструктурасын һәм транспорт схемасын төзүгә авырлыклар тудыра. Моңа өстәп, Иннополис һәм Смарт-сити сыман проект­ларның да шә­һәр архитектурасына тискә­ре тәэсир итәчәген әйтергә кирәк. Ә менә Идел елгасы буенча җәелдергән очракта, Казанны зурайтмыйча да ярты миллионга якын кешене шунда урнаштырырга була. Аның өс­теннән Югары Ос­ланга таба күпер төзү дә күп кенә проблеманы хәл итәчәк. Алга таба барыбер ул Ка­занның бер районы булыр иде. Яңа тимер юл Елга портының язмышына да уңай тәэ­сир итә ала. Аны Юдино бистәсе тирә­сенә чыгарып, шунда заманча биз­нес-үзәк ясарга була. Элеваторы бе­лән елга порты, тимер юл станциясе, М7 автомобиль трассасы – болар барысы бер урында булса, Казан уникаль мегапо­лис­ка әй­ләнәчәк. Ә инде хә­зерге Елга портыннан алып Победилово һәм Юдино бистә­ләренә кадәр җир­ләрне төзесәк, аэропорттан шә­һәрнең иң ерак читенә дә тиз арада килеп җитәргә мөмкинлек ачыла. Проект башлангычында аз күләмдә бюджет акчасы сорый, ул шәхси инвес­торлар өчен бик кызыклы булачак. Бүген тизй өрешле тимер юл магистрален төзергә яки төземәскә дип бәхәслә­шер­гә кирәкми, без мондый кыйм­мәтле проектларда катнашырга әзер түгел. Хәзер моннан да мөһимрәк, аз чыгымнар сорый торган, әмма зур нәти­җәләр бирәчәк эшләр бар.

– Таһир Габдрә­шито­вич, хә­зерге вакытта болай да тө­зелешләр тукталмый бит, Татарстан төрле проектларны тормышка ашыра. Әйтик, шул ук Иннополис һәм Смарт-ситига өмет­ләнә­ләр...


– Бүген Идел елгасының Юдинодан алып Победилово бис­тәсенә кадәр яры сугыштан соңгы вәзгыятьне хәтерләтә. Без һаман да шул Казансудан әллә ни ерак китә алмыйбыз. Иннополис белән Смарт-ситины искә төшердек, ә бит аларның Стратегик инициативалар агентлыгыннан килгән финанс чыганакларын кулланырга мөмкин. Акчаны дөрес кулланган очракта, 5 елдан соң инде без бөтен­ләй икенче төрле Казанны күрербез. Ул инновацион шәһәр­чекләрнең бернинди техник-икъ­тисадый нигез­ләмәсе юк. Кама Аланы районында һәм Дәрвишләр бистәсендә калкып чыгарга тиеш булган фән шәһәр­чек­ләрен генә искә төшерик. Әгәр без шушы Иннополис һәм Смарт-сити проектларын Казан тирәли төзеләчәк тимер юл магистрале белән Идел елгасы яры буенча башкаланың үсеш генпланын бәйли алсак, федераль дәрәҗәдәге уникаль проект эшләр идек. Бу тормышка ашса, Казан дөньяның иң матур һәм яшәү өчен уңай­лы шәһәрләрнең бер­сенә әйлә­нер иде. 


Рәсим ХАҖИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 1 | 07.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы