30.12.2013 Матбугат
Ләйсән Юнысова: “Сөембикә” белән үзгәрәм
Йөз еллык тарихлы “Сөембикә” журналы татар хатын-кызы язмышының көзгесе дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Димәк, журнал татар хатын-кызы образын формалаштыруда турыдан-туры катнаша. Бу көзгедән нинди хатын-кызны күрәбез? Җәмәгатьчелек, бигрәк тә гүзәл затлар ул сурәттән канәгатьме? “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова белән әңгәмә әнә шул хакта барды.
– Концепциясен Якуб Хәлили эшләгән, төрки халыклар дөньясында икенче, республикада беренче хатын-кызлар журналы бүген кыйбласына тугры калдымы?
– Әлбәттә, ул бүген дә хатын-кызга бу тормышта урынын табарга, эшлекле дөньяда, бала тәрбияләүдә киңәш бирүне дәвам итә. Ул хатын-кызны тагын да булдыклырак, тагын да мәгърифәтлерәк, мәдәниятлерәк итү юнәлешендә эшли.
– Шул ук вакытта “Сөембикә” заман белән бергә үзгәрә. Һәм хатын-кыз образы да танымаслык булып үзгәрде. Шул нисбәттән сорау: бүгенге хатын-кыз нинди ул?
– Татар хатын-кызы илгә авыр чакта алга чыга, гаиләгә авырлык килгәндә дилбегәне үз кулына ала. Ир-ат күтәрә алмаган йөкне дә үз җилкәсендә күтәргән. Шул ук вакытта хатын-кыз назлылыгын, нәзакәтьлеген җуймый, хатын-кыз булып кала белә. Аларның менә шушы сыйфатларына сокланабыз да инде. Ана булу, хатын булу, әти-әнисенә хөрмәтле бала булу дигән мактаулы дәрәҗәләрне иҗтимагый йөк тарту, бетмәс-төкәнмәс эшләр дә төшерә алмый.
– Чыннан да, бизнесвуменнар, җитәкче хатын-кызлар журналда калку күрсәтелә. Хатын-кыз бәхете өчен ирләр белән тиңләшү, җәмәгатьчелектә ниндидер дәрәҗәләргә ирешергә кирәкме?
– Без үрнәк ханым-туташларның язмышы аша уңышка ирешү серләрен чишәбез. Ә бу ханымнарның берсен дә гаиләдә бәхетсез дип әйтеп булмый. Чөнки алар хатын-кыз сыйфатларын җуймаган. Аларның бәхет серләре, мөгаен, шундадыр. Чөнки алар эштә булдыклы, аш-суга оста, баласы өчен менә дигән ана. Татар хатын-кызы барысына да вакытын җиткерә ала.
– Менә шундый булдыклы ханымнарга нинди сәхифәләр аша ярдәм итәсез?
– Журнал тарихи миссиясенә тугры калып, биш юнәлештә эшләүне дәвам итә. “Хатын-кыз галәме” сәхифәсендә аш-су, кул эшләренә өйрәтсәк, “Заман һәм без” – замана проблемаларын чишү юлларын эзләүгә багышланган. Бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребез өчен “Татар дөньясы”нда мәйдан бирсәк, “Мәдәни тормыш”, “Яшәеш” сәхифәләренең эчтәлеге исеменнән үк аңлашыладыр. Эчтәлек шундый итеп корыла, ул укучыларыбызның төрле даирәсенә – авыл кешесенә дә, кала кызына да, эшмәкәргә дә, сыер савучыга да – кызыклы, файдалы булырдай, гаилә белән укый торган басмага әверелә. Укучыны дәрәҗәсе, яше, хәтта җенесе ягыннан да аермыйбыз.
– Заманында бу басма белән хатын-кызлар да, ир-атлар да идарә иткән.
– Бу журналны чыгарган мөхәррирләрнең берсенә дә җиңел булмаган дип уйлыйм. Аның бит заманалары нинди булган! Кыек дип табылган сүз өчен репрессияләнгән мөхәррирләр дә бар. Аннан килеп бу басмага салынган җаваплылык та зур. Безнең бурыч, иң беренче чиратта, милләт анасын тәрбияләү. Аның иҗтимагый аңын күтәрү, тормышта, сәясәттә юнәлеш бирү – катлаулы эш. Икенчедән, бу басма күп еллар буена бөтен татар дөньясын берләштереп торучы матбугат чарасы булган. Совет заманында аның тиражы 487 меңгә җиткән! Менә шундый берләштереп торучы матбага чарасының куәтен без бүген дә киметә алмыйбыз. Яңа басмалар бүгенге заманга тиз җайлаша, теләгән якка борыла, ни тели, шуны яза. Ә без алай эшли алмыйбыз. Безнең тарихыбыз, үзебез сайлаган юлыбыз бар, шул эздән тайпылырга ярамый. Тикмәгә генә бер мөхәррир: “Сөембикәнең үз язмышы да авыр булган, шуңа күрә бу журнал мөхәррирләренә дә бер дә җиңел түгел”, – дип әйтмәгән бит инде. Монда җаны-тәне белән шушы эшкә бирелгән фидакарьләр генә эшли ала. Эшебез, чыннан да, җиңел түгел. Гаиләң, балаң булу өстенә, дөнья буйлап сибелгән татарларның хәлен белү, ел әйләнә командировкаларда йөрү, укучыларыбыз, язмаларыбыз геройлары белән очрашыр өчен, бернигә карамый, чакрымнар узу, алар язмышларын күңелдән үткәрү – журнал менә шулай чыга. Йөрәктән чыкканга укучы йөрәгенә барып җитә торгандыр, дип уйлыйм. Эшеңнең әҗерен күрү – сезнең журнал иң зур бүләк булды (бәйрәмнәрдә якын кешеләренә ”Сөембикә” журналын бүләк итүне күпләр гадәт итте инде) дип язылган хатларны уку, теләсә нинди авырлыкларны оныттыра.
– Укучы дигәннән, ул күбрәк кайда яши, авылдамы, каладамы?
– Без алай бүләргә тырышмыйбыз. Әмма яшерен-батырын түгел, газета-журнал укучы, ана телен саклаучы кеше бүген авылда яши. Бу – хакыйкать. Гәрчә, соңгы елларда калага йөз тотыгыз, заманчалашыгыз дигән тәкъдимнәр яңгыраса да, сала кешесеннән беркайчан да читләшмибез. Аннан соң калада да авылдан укырга килеп төпләнеп калучылар бик күп. Хәзер бер генә буын да түгел инде алар. Шуңа күрә андый бүленеш булырга да тиеш түгелдер, миңа калса.
– Шулай да, матбугат формалаштырган хатын-кыз образына күз салсак, ул – Европача киенгән, европача фикер йөрткән, финанс ягыннан бәйсез. Әле бит дини яктан белемле булу да зарур. Милләт анасы тәрбиялибез дибез икән, беренче чиратта аның рухи дөньясын баетырга кирәктер.
– Хатын-кызның эчке дөньясын менә бусы дин, бусы мәдәният өлеше дип бүлмибез. Эчке дөнья – ул бербөтен. Хатын-кыз үзенең халәтенә туры китереп, нинди мәгълүмат кирәк – шуны журналдан таба ала.
– Сез бит үзегез дә иҗат кешесе. Хәтерлим әле, “Кирелегем” дигән китабыгыз әдәбият дөньясында зур кызыксыну уятты. Ә хәзер җитәкчелек эше иҗат өлешенә дә кермиме?
– Иҗатка вакыт бик аз кала. Ләкин мин зарланмыйм. Чөнки “Сөембикә” белән үзем дә үзгәрәм. Мин калада, рус мохитендә үскән бала. Әти-әни, әлбәттә, милли җанлы булырга өйрәттеләр, шул юнәлештә тәрбия бирделәр. Әмма мохит барыбер үзенекен эшли. Рус мәктәбе, университетта рус бүлеге, беренче эшем... Кыскасы, гамьнәр, борчулар башкарак иде. Ә “Сөембикә”гә килгәннән бирле уйларым башка юнәлеш алды. Милләтебез, басмабыз өчен борчылу, аны яшәтер өчен көрәшү, халыкны янә чын – матди булмаган – кыйммәтләргә йөз белән бору... Бер мин генә түгел, коллективтагы һәр кеше шул уйлар белән яши.