24.12.2013 Авыл
Әйткән сүз – аткан ук түгел...
Актаныш районы авылларында өстәгеләр тарафыннан әйтелгән сүзгә, вәгъдәләргә бүген шикләнеп карыйлар. Ни өчен дигәндә, менә икенче ел инде шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт акчасын бирмичә, аларны төрлечә алдап йөртәләр. Вәгъдәләр саны чутсыз булса да, сөт акчасы әле һаман да каядыр адашып йөри.
Кемнәргәдер берничә мең сум өчен дә төрмәгә утыру куркынычы янаганда, авыл халкының 3 миллион сумнан артык акчасын үзләштерергә теләүчеләрнең кулына сугарга тиешле хакимият җитәкчеләре, хокук саклау органнары әлегә дәшми калуны кулайрак күрә.
Җепнең очын кем чуалта?
Редакциягә Актаныш районы авылларыннан мөрәҗәгать итүчеләр тәмам аптырашка калган:
–“Вамин” таралгач, ике елга якын вакыт эчендә, үзебезгә тиешле сөт акчасын сорап, кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, безгә ярдәм итүче юк. Эт – эткә, эт – койрыкка дигәндәй, тик алдап йөртәләр. Әйтерсең шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт районның “Киров” авылындагы эшкәртү предприятиесенә тапшырылмаган да, аны эшкәртүдән алынган акчадан беркем файдаланмаган”, – ди Иске Айманда яшәүче Айдар Камалов.
Кызганычка, “Вамин” таралганнан соң, шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт өчен тиешлесен түләмичә калырга тырышу бер Актаныш районында гына да түгел, республиканың кайбер башка авылларында да очрый. Саба районында сөт җыючылар “Вамин”ның шәхси хуҗалыкларга булган бурычын хәтта үз исемнәренә кредит алып та түләгәннәр. Гәрчә акчаның вакытында бирелмәвендә сөт җыючыларның бер гаепләре булмаса да. Югыйсә сөт акчасы һич кенә дә җилгә очмагандыр. Чынлап тотынганда, җепнең очын табарга мөмкинлек тә юк түгелдер. Бары тик теләк кенә кирәк.
“Вамин” банкротлыкка чыкты дип, хуҗалыклар үз эшчәнлеген туктатмады бит. Конкурс идарәчесе дә, “Просто молоко” идарәче компаниясендә дә җаваплы җитәкчеләр үз урынында. “Просто молоко” идарәче компаниясе генераль директоры Марат Моратов әйтүенчә, хезмәт хакы буенча халыкка булган бурычлары инде бетеп бара. Эшләре дә әкренләп җайлана. “Бүген безнең хуҗалыклар сөтне узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30 тоннага күбрәк савып ала”, – ди Марат Яшәр улы. Кыскасы, Актаныш авылларына булган бурычны әллә кайчан түләргә мөмкин булса да, бүгенгәчә сузып килү сыер асраучыларның киләчәккә булган ышанычларын һич кенә дә ныгытмый шул инде.
Аптыраган үрдәк сыман...
Татарстан авылларында бүген 878 гаилә фермасы эшли. Шуның 409 ы югары җитештерүчән технологияләрдән файдалана. Бу фермалар республика авылларында өч меңгә якын кешене эшле иткән. Тагын 231 гаилә фермасы төзелүен дә исәпкә алганда, эшләр ярыйсы гына бара сыман. Кызганычка, бар төбәкләрдә дә алай ук түгел әле. Кайбер авылларда һаман да нәрсәдән башларга белми аптырап йөрүче яшьләр шактый.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында Теләче һәм Азнакай районнарында узган киңәшмәдә дә сүз авыл халкының активлыгын күтәрү алымнары турында барды. Авылда яшәүчеләр бүген ни белән генә шөгыльләнмәсен, халыкның төп керем чыганагы, аның яшәешенең нигезе булып шәхси хуҗалык санала. Нинди генә авыр елларда да авыл кешесен ачлыктан нәкъ менә шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, терлек-туар һәм ит-сөт продукцияләре саклап калган бит.
Дөрес, тормыш үзгәрә тора. Авылларда да хәзер шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучылар саны кими. Марат Әхмәтов әйтүенчә, соңгы берничә ел дәвамында гына да авылда яшәүчеләр саны 40 меңгә кимегән. Бу бит үзе генә дә ике район халкы кадәр. Эшләр шулай дәвам итсә, күпмедер вакыттан соң Татарстан авылларында яшәргә кеше дә калмаячак. Мондый хәлне бары тик авылда заманча техника, технологияләр, яңа эш урыннары, уңайлы торак һәм яшәү шартлары барлыкка китереп кенә хәл итеп була. Бу яктан алганда, гаилә фермаларының киләчәге өметле. Азнакай һәм Теләче районы авылларында да шәхси хуҗалыклар янәшәсендә аларның саны арта. Теләче авылларында гаилә фермаларының саны бүген 100 гә җиткән. Савым сыерлары, кәҗә-сарык, кош-корт асрау белән бергә, гаилә фермаларында күпләп ат үрчетергә алынучылар да бар. Районның Гыйниятуллиннар гаилә фермасында атларның баш саны йөздән артып китә.
Ташламалы кредитлар һәм башкача дәүләт ярдәме белән районның һәр авылында диярлек югары җитештерүчән фермаларның барлыкка килүе авыл тормышын тамырдан үзгәртергә сәләтле, ди Фәрит Мөхәммәтшин. Чыннан да, авыр кул хезмәтеннән арындыручы заманча технологияләр, уңайлы эш шартлары, тиешле хезмәт хакы булганда, яшьләр дә авылда күбрәк калачак.
Кемнән ярдәм аласы?
Кызганыч, кайбер районнарда бүген дә әле авыл халкын эшле итү өчен максатлы эш алып барылмый. Югыйсә халык үз эшен, үз шөгылен булдырырга ашкынып торса да, җирле җитәкчеләр кайчагында бу эштән читләшергә тырыша. Питрәч районы Шәле авылында бер ел эчендә мөгезле эре терлекнең баш саны 240 ка кимүен башкача ничек аңлатырга була? Мондый аяныч хәл бер Питрәч районы авылларында гына күзәтелсә, ул кадәр үк борчу да тудырмас иде. Республиканың шактый авылларында шәхси хуҗалыклар гына түгел, фермер хуҗалыклары, бигрәк тә гаилә фермаларының ярдәм кирәк чагында кемгә барып сүз кушарга белми аптырап йөрүләрен җирлек җитәкчеләренең читтән генә күзәтеп яшәүләре – аяныч хәл.
Авылда үз эшеңне башлап җибәрү җиңел түгел. Моның өчен теләк кенә булу бик аз әле. Дәүләт ярдәме дә бик мөһим. Тиешле белемең, тәҗрибәң дә булса, тагын да яхшы. Шуларга өстәп, җирлек һәм район җитәкчеләре белән үзара аңлашып эшләү, кирәк була калганда, аларның ярдәменә таяну мөмкинлеге дә булса, авылларда яшәүчеләр саны һич кенә дә кимемәс иде.