|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2009 Юмор
ТИПИК ИНТЕРВЬЮЛАРНЫ ДӘВАМ ИТЕП
Профессиональ футболчы (хоккейчы, баскетболчы һ.б.) белән типик интервью. – Сезнең соңгы вакытта ирешкән уңышларыгызга сокланмый мөмкин түгел.
– Рәхмәт. Әмма иң мөһиме – минем гол кертүем түгел, ә команданың җиңүе. Мин үземнең шәхси статистикамны яхшырту өчен түгел, ә командага җиңү китерү өчен тырышам.
– Шуңа да карамастан, һәр уенда диярлек гол кертәсез!
– (Оялып кына) Чыннан да, соңгы вакытта мин оптималь формада. Соңгы уеннарда миңа уңыш елмая, ә аннан башка яхшы нәтиҗәгә ирешеп булмый (көлә). Җанатарларыбызга да бик рәхмәтлемен. Аларның акырып утырулары миңа бик нык булыша.
– Бәлки, уңышыгызның сере командага яңа баш тренер килүе белән бәйледер?
– Безнең яңа тренерыбыз – бик көчле профессионал. Аның тәҗрибәсе зур. Аның белән эшләү безгә бик рәхәт. Әлбәттә, командабызның һәм минем шәхси уңышларыма да иң зур өлешне яңа тренерыбыз кертте.
– Шуңа да карамастан, узган айда сезнең командагыз рәттән өч җиңелүгә дучар булды. Моны нәрсә белән аңлатасыз?
– Командада травма алучылар бик күп. Әле соңгы айларда берьюлы Кубок һәм Суперпуперлига ярышларында катнашырга туры килде, шуңа күрә егетләр дә бик нык арыды. Алга таба безгә тагын да ныграк тырышырга кирәк булачак. Кубок ярышларыннан төшеп калгач, бөтен көчебезне Суперпуперлига уеннарына бирәчәкбез. Әйе, кайчакта концентрация җитеп бетми. Әмма, иманым камил, без тиздән «Чүпрәлеитсөтмайпром» командасын куып җитәчәкбез!
– Узган уенда сезгә ике сары карточка күрсәтелде. Сез моңа бик зур ризасызлык белдәргән идегез.
– Мин судьялар эшенә бәя бирмим. Әмма судья Вәлиевнең үз-үзен тотышы миңа аңлашылмый. Миңа калса, безнең Суперпуперлигада остарак судьялар эшләргә тиеш.
– Сез яңа капкачыгыздан бик уңмадыгыз, ахрысы. Ул бик ахмак голлар керттерә.
– Яңа командага ияләшү өчен аңа күпмедер вакыт кирәк бит. Без аңа зур өметләр баглыйбыз һәм ул аларны аклар дип ышанам. Элекке командада ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, тәҗрибәсе дә бик зур. Капкачыбыз үз хаталары өчен бик нык борчыла. Ләкин җиңелүдә бер генә кешене гаепләү дөрес түгел. Команда бит бер капкачыдан гына тормый. Без барыбыз да бер-беребезгә ярдәм итешергә тиешбез. Димәк, бөтенебездә дә гаеп бар. Алга таба без тагын да ныграк тырышачакбыз.
– Шулай да клуб җитәкчелегенең капкачыны кабат алмаштырырга теләве турында имеш-мимешләр йөри.
– Имеш-мимешләр өчен мин җавап бирә алмыйм. Бу сорау белән команда җитәкчелегенә мөрәҗәгать итсәгез, әйбәтрәк булыр.
– Сезне дә «Чүпрәлеитсөтмайпром» клубы сатып алырга теләк белдерде, дигән хәбәрләр дә бар.
– Чынлапмы? Сездән беренче тапкыр ишетәм... «Чәпрәлеитсөтмайпром» ул – бик яхшы клуб. Аның озын тарихы һәм тугры җанатарлары бар. Анда күп кеше уйнарга хыяллана. Әмма күчү турында рәсми рәвештә тәкъдим ясалса гына, бу хакта сөйләшергә тиешле дип саныйм.
– «Чүпрәлеитсөтмайпром»га әле сезнең иптәшегез Галиев та күчте бит.
– Әйе, мин аны күптәннән беләм. Ул бик яхшы уенчы. Кеше буларак та мин аны бик хөрмәт итәм. Мин аңа бары тик уңышлар гына телим.
– Шулай да аның холкы бик үзенчәлекле. Элекке команда җитәкчелеге белән дә талашып китте бит ул.
– Мин Галиевка ашыгып бәя бирү ягында түгел. Аның хәлендә калсам, ул кичергәннәрне кичергән булсам, үзем дә нәрсә эшләргә белмәс идем.
– Ә чит илдә уйнау турында хыялланмыйсызмы?
– Бу минем балачактагы хыялым. Әмма хәзерге вакытта мин бу командада уйныйм һәм аңа көчемнән килгәнчә файда китерергә, җанатарларымны күбрәк сөендерергә тырышам.
– Сезнең хезмәт хакыгыз 10 миллион доллар дип сөйлиләр.
– Бу ялган. Андый акчаны гомердә күргәнем юк.
Илдар ИЛДАРОВ |
Иң күп укылган
|