|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2013 Матбугат
«Казан утлары» журналында яңа баш редакторБүген «Татмедиа»да кадрлар буенча сораулар каралды. Баланс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча 6 филиалда директор яки баш редакторны алмаштыру планлаштырыла. Киләсе дүшәмбе көнне «Казан утлары» журналына яңа баш редактор тәкъдим ителәчәк. Яңа җитәкче «Чын мирас» журналы баш редакторы, Язучылар берлегенең экс-рәисе Илфак Ибраһимов булачак. Журналның хәзерге баш редакторы Равил Фәйзуллин исә киңәшче булып кала. "Татар-Информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, тиздән «Интертат» (Казан), «Мәгариф» (Казан), «Альметьевск-ТВ» телекомпаниясендә, Мөслим мәгълүмат үзәгендә, "Кайбыч таңнары"нда җитәкчеләр алмашыначак.
--- |
Иң күп укылган
|