11.12.2013 Мәгариф
Туфраксыз гөл үстермәкче булабыз
Мәскәүдәге “Сколково” идарә мәктәбе күптән түгел генә Стратегик инициативалар агентлыгы белән бергәләп 100 яңа һәм 30 үлеп баручы профессиянең атласын әзерләде, һәм аны югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә таратырга җыеналар.
“Сколково” аналитикларының сүзенә ышансаң, 2020 елдан соң диагност, стенографист, турагент, тегүче, почтальон, лифтер, журналист, юристконсультант, нотариус, банк хезмәткәре, лектор кебек профессияләрнең кирәге калмаячак. Дөрес, эш базары экспертларының байтагы әлеге фаразлар белән килешми, фантастика өлкәсенә кертәләр. Шулай да фаразларда рациональ орлык юк түгел. Ихтимал, озакламый без үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган сатучысыз кибетләргә кереп, товарлар алып чыга башларбыз – моның технологияләре инде бүген үк бар. Хезмәт хакы өләшүче кассирлар урынына пластик карталар һәм банкоматлар барлыкка килгәненә әле кайчан гына? Ышаныйк: кайчан да булса автопилот режимында хәрәкәт итүче автомобильләр массакүләм чыга башлар һәм таксист һөнәре дә архаизм булып калыр, чөнки ай-ти индустрия бүген үк инде беренче тәҗрибә үрнәкләрен уңышлы сынарга мөмкинлек бирә. Бу – вакыт эше, бәлки, бер-ике дистә ел узар, бәлки тизрәк тә булыр. Ниндидер коточкыч катаклизмнар булып, халыкларны Өченче бөтендөнья сугышы тегермәненә тартып кертмәсәләр, технологияләрнең үсеше шул юнәлештә бара. Белгечләр исә, эш базарында бүген күп функцияле һөнәр ияләренә сорау арта: нотариус-тәрҗемәче, фармацевт-маркетолог, юрист-икътисадчы кебек катнаш профессияләр таләп ителә, диләр. Бүген инде юрист һөнәре алып чыкканнарның, икенче югары белем алу өчен, медицина вузларына, программистлар әзерләүче уку йортларына янәдән укырга керүләре белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың.
Бу юлларны мин Гөлсинә Хәбибуллинаның “Җиргә төшегез, балакайлар!” дигән язмасын укыгач язарга тотындым. Аның хисләре миңа таныш һәм аңлашыла, чөнки ике ел рәттән бер-бер артлы улым һәм кызым, БДИ биреп, югары уку йортларына укырга керделәр. Имтихан чытырманын ришвәтсез, күчермичә һәм уңышлы үттеләр, югары уку йортларына керү дә шуңа күрә проблемасыз, мәшәкатьсез булды. Тырышып укыган һәм әзерлекле укучы өчен дәүләт имтиханы, чынлап та, зур мөмкинлекләр ача һәм ...БДИдан куркырга кирәкми. Ә менә ришвәт биреп, имтихан әйләнәсен хәрәмләшеп узучыларның алай ук уңышлы булмады эшләре, байтагы түләүле бүлекләргә керде, кайсы конкурс түбәнрәк булган факультетларны сайларга мәҗбүр булды. Вузга укырга керү дә андыйлар өчен, уңыш булудан бигрәк, проблемага әйләнде.
Авторның, “Сингапурча уку системасын да балалар кабул итә алмый...”, дигән сүзләре дә аңлашыла миңа. Кабул итә алмыйлар, чөнки бездә системаны түгел, укыту алымнарын кертәләр. Шунысы кызык: бу инде бездә үткән гасырның утызынчы елларында совет чорында ук кертелгән “бригада системасы” белән укыту дигән алымның тагын бер тапкыр кабатлануы гына. Утызынчы елларда бу алымны, нәтиҗәсез булганга күрә, тарих чүплегенә ташлаганнар иде инде. Татарстанга ул Сингапурдан янә әйләнеп кайтты. Тагын бер тапкыр ассызыклыйк: безгә система түгел, метод кайтты. Уңышлы үсеп китсен өчен гөлне тамыры-туфрагы белән күчереп утыртырга кирәк була, гадәттә, бездә исә туфраксыз гөл үстермәкче булалар. Берничә елдан соң боларның барысы да онытылачак. Без инде кайчандыр мактаулы булган “проблемалы укыту методы” аша да үттек, Шаталов методы белән дә укытып карадык, башка новатор укытучыларның алымнарын да сынадык. Аерым уңышлар булды, билгеле, әмма мәктәптә алар берсе дә тамыр җибәрә алмады. Ә бит проблемалы укыту – бик яхшы метод, мәгарифне шаулаткан башка креатив методлар да начар түгел. Сингапурча укыту кебек үк, алар барысы да мәктәп тарафыннан кире кагылды. Әйдәгез, сорау куйыйк һәм шуңа курыкмыйча объектив җавап бирергә тырышып карыйк: ни өчен? Объектив җавап бирү куркыныч, чөнки турысын әйтергә туры килә. Турысын әйттеңме, йогынтылы кайбер иптәшләрнең кытыгына тиясең. Барлык креатив методларның да кулланылышка керер-кермәс борын җимерелеп төшүенең сәбәбе бер генә: бездә белем өчен укымыйлар, билге өчен тырышалар. Укучылар да, укытучылар да, мәгариф түрәләре дә нәкъ менә шул бер күрсәткечкә омтыла. Югары билге ул сыйфатлы белем дигән сүз түгел.
Билге өчен уку стимул дигән нәрсәне бетерә, белем алуга омтылышны юкка чыгара. Аның урынына күчерү, алдашу, ришвәт кебек нәрсәләр мәйданга чыга. Бернинди ришвәт тә сине белемле итә алмый, ә белемеңә караганда югарырак балл тәэмин итә. Мондый шартларда Сингапур алымнары ярдәм итми, киресенчә, аяк кына чала башлый. Алсаң, укыту алымнарын түгел, системаны алырга кирәк. Системаны алу өчен, бездә яшәгән тәртипләрне тулысынча үзгәртергә туры киләчәк. Алдашуга һәм ришвәткә каршы да сингапурча көрәшергә кирәк булачак. Әле генә мин, “Милли мәгариф кайсы телдә” дигән язманы әзерләгәндә һәм язма басылгач, район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре белән актив аралаштым. Русча дәреслектән укыту кирәклеген раслап азапланган түрәләргә мин бер генә тәкъдим ясадым: “Әйдәгез алайса, – дидем, – русча дәреслектән укыту бик нәтиҗәле булгач, математика имтиханы вакытында имтихан алу пунктындагы арткы ишекне биклибез һәм телефоннарны сүндерәбез. Укучыларыгыз русча дәреслектән укыдылар һәм алар имтиханны бирәчәкләр”. Җавапка үлем тынлыгы урнашты. “Бездә имтиханнар гадел үтә” дигән демагогияне кабатлап мәшәкатьләнмәделәр. Сингапур системасын нәкъ менә шул укучыларның белемнәрен тикшерүдә тәртип кертүдән башларга кирәк тә инде. Ә хәзер бездә кулланылган “Сингапурча укыту” – туфраксыз гөл үстерү кебек үк бер уңышсыз эш ул. Кече яшьтәге балаларда, алдашырга өйрәнгәнче, ул берникадәр нәтиҗә бирергә мөмкин. Үсә төшкән саен исә... Хәер, балалар югары классларга җиткәнче, бу шаукым онытылачак. Моңа шикләнмәгез: бу бездә грипп эпидемиясе кебек бер нәрсә генә.
Хәзер Гөлсинә ханымны борчуга салган укып бетергәч эш табу проблемасына әйләнеп кайтыйк. Уку-укыту системасы белән тыгыз бәйләнгән проблема бу. Балаларны йөрәкләре белән омтылган белгечлектән тыярга ярамый. Стив Джобсны искә төшерик: “Эшегезне яратып эшләгез”, – дигән ул. Чит телләрне әйбәт белә икән, бик яхшы. Параллель рәвештәме, аз гына соңракмы тагын бер һөнәргә өйрәнергә туры киләчәк, бары шул гына. Чит тел белән бергә педагог белгечлеге алу начар түгел. Тагын да уңышлырак һөнәр табасыз икән, бигрәк тә яхшы. Тик бер нәрсәне истә тотарга кирәк: без моннан егерме-утыз еллар элеккегә караганда бөтенләй үзгә шартларда яшибез. Вуз дипломы да, синең югары уку йортын уңышлы тәмамлаган булуың да эш урынын гарантияләми. Яшьләргә хәзер эш урыны гына түгел, яхшы түләүле эш урыны да кирәк. Бездә хәзер ике кешенең берсе югары белемле, шуңа күрә күпчелек очракта вуз дипломының бәясе ул басылган кәгазь бәясеннән дә түбәнрәк булып чыга. Аннан бер файда да юк, машина йөртүче таныклыгы да аңа караганда файдалырак. Әйтик, син яхшы студент булып уку йортын тәмамладың, ди. Эш базарында синең белән өч-биш еллык тәҗрибәсе булган әллә никадәр кеше көндәшлек итәчәк: аларның тәҗрибәсе бар, абруй да инде булдырылган, элемтәләре дә хәл ителгән. Потенциаль эш бирүченең шуларга өстенлек бирәчәге аңлашыла инде. Шуңа күрә берничә тел белгән кичәге студентларның эшсез йөрүенә шаккатырга кирәкми. Вузны нинди генә белгечлек буенча тәмамласаң да, бу шулай ук булырга ихтимал. Яхшы вакансияләрнең байтагына әле тагын топ-менеджерларның балалары, оныклары урнашачагын да онытырга ярамый, танышлык буенча эшкә урнашу дигән нәрсәнең беткәне юк әле. Югары хезмәт хаклы эшкә урнашканчы, башта ике-өч “түләүсез” эшләрдә иза чигәргә, параллель рәвештә белем эстәргә туры киләчәк. Тырыш студентлар шуңа күрә бу этапны вузда ук үтәргә тырышалар: белгечлекләре буенча эшкә урнашалар, тиеннәргә эшләп йөриләр, вузда бирелгән күнекмәләр һәм белемнәренә яңаларын өстәргә тырышалар. Хәзер беренче-икенче курс студентларының иң активлары түгәрәкләргә йөрергә тырыша, чөнки беләләр: вуз минималь белемнәр генә бирә, алар белән ерак китеп булмый. Нинди генә белгечлек сайласаң да, моны истән чыгарырга ярамый. Тагын бер искә төшерик: эш бирүче күзлегеннән караганда, вуз дипломы ул – синең укырга йөрүең турында белешмә генә, шуңа күрә юридик факультетларны, чит тел бүлекләрен тәмамлаган, педагогик белем алган байтак кеше кибет киштәләренә товар тезә бүген.