поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.12.2013 Шоу-бизнес

“Татар Җыры” фестиваленә әзерлек барышында 12 миллионга якын акча тотылган

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татар Җыры – 2013” телевизион эстрада фестиваленә багышлап матбугат очрашуы уздырылды. Чарада Татарстанның халык артисты, фестивальнең режиссеры Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи, “Татар Җыры” фестиваленең стилисты Надежда Әюпова, оештыру комитетының рәисе Алмаз Миргаязов, җырчы Раяз Фасыйхов катнашты.

Фестивальгә әзерлекне 5 ай элек башлап җибәргәннәр. Илдар Хәйруллин фестивальнең төп формасын уйлап бетерүгә 4 ел вакыт сарыф итүләрен ассызыклады, аның сүзләренә караганда, әлеге төп форма – эстрада җырларыннан һәм заманча киемнәрдән гыйбарәт. “Татар җыры” фестивалендә җырланучы җырлар турында төрле сүзләр йөри. Җырларыгыз өч ноталы гына диючеләргә бик яраткан мисалымны китерәм. Татарстанның элеккеге президенты Минтимер Шәймиевка моннан биш ел элек, “Яшьләр ни өчен өч ноталы җыр тыңлый?”, - дигән сорау биргәннәр иде. Ул, “Мин “Тәфтиләү”не дә, “Галиябану”ны да бик яратам, әмма дискотекада аларга биеп булмый”, - дип җавап бирде. Безнең фестивальдә дә заманча ритм, заманча караш саклана, татар эстрадасын бу фестиваль алга алып бара. Татар җырларын өч ноталы дип тәнкыйтьләргә кирәкми – рус, көнбатыш эстрадасында да шул ук хәл бит”, - дип белдерде ул.
 
Фестивальнең оештыру комитеты рәисе Алмаз Миргаязов сүзләренчә, мондый зур масштаблы чара уздыруның авырлыклары шактый. Шуларның иң беренчесе – матди кыенлыклар. Бу елны фестивальне үткәрүгә әзерлек барышында 12 миллионга якын акча киткән. Чыгымнарны каплауда зур рольне билет сатудан кергән акчалар уйнаган.
 
Билетларның бәяләре 4 меңнән 9 меңгә кадәр. Шуларның, бүгенге көнгә 99 проценты сатылып беткән. “Билетларның бәясе кыйбат түгел. Мин гастрольләрдә күп йөрим һәм күрәм - рус эстрадасы җырчыларының концертына бәяләр 10 тапкыр кыйммәтрәк. Әмма зал арендасы өчен алар да, без дә бер бәя түлибез. Иҗатыбызның бәясен күтәрергә кирәк”, - дип белдерде бу уңайдан, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи.
 
Елдагыча, чараның стилисты буларак Надежда Әюпова билгеләнгән. Аның сүзләренчә, быел “Татар Җыры”н Голливуд стилендә эшләячәкләр. Ягъни, башкаручыларның өстендә, идәнгә кадәр төшеп торган озык итәкле күлмәкләр булачак. Аларның бәясе 60 меңнән 100 меңгә кадәр. “Татар Җыры” – тамашачы килеп эстетик канәгатьләнү хисләре ала алырдай бердәнбер проект. Чөнки биредә бар нәрсә дә зәвык белән эшләнә. Җырчы кызларыбыз сәхнәдә баштан –аяк зиннәтле булып күренәчәк. Бернинди кыска итәкләр дә булмаячак”, - дип ассызыклады ул.
 
Күлмәкләрнең кыйбат булуын, Надежда Әюпова, аларга кул хезмәте күп керү һәм табигый тукымалардан тегелүләре белән аңлатты.
 
Быел “Татар җыры”нда өч алып баручы булачак. Айваз Садыров, Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин. Оештыручылар, башка еллардан аермалы буларак, быел, тамашачыга артык таныш булмаган җырчылар да катнаша дип вәгъдә итә.

Айгөл ЗАКИРОВА
Татар-информ
№ --- | 02.12.2013
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»