поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.11.2013 Мәдәният

Сагындырган идең, Нәфкать!

Кайсыбер игътибарлы самаралылар аны әле үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында “Болгар егетләре” ансамблендә җырлаганнан бирле хәтерлиләрдер, мөгаен. Шул вакытта аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Самараның Физкультурный урамындагы Боз сараенда үткәрелгән “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәменә дә чакырганы истә.

Җырчы карьерасы башында ук Нәфкать Нигъмәтуллин үзенчәлекле моңлы тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, эстрада җырларына, бигрәк тә халык җырларына, яңа яңгыраш, яңа төсмерләр бирү белән башка иҗатташларыннан аерылып тора иде. Соңрак ул үзенең иҗат төркемен оештырып, аерым концерт программалары белән Россия төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөри башлады.

Беренче тапкыр Самарага “Бердәмлек” газетасы чакыруы буенча килгәндә, Нәфкать Нигъмәтуллин үзе дә, аның төркеме дә киң катлам тамашычының мәхәббәтен яулап өлгергән иде инде. Самаралылар аны алга таба да яратып, гел үз итеп каршы алдылар.

Тора-бара ул Самараны читләтеп уза башлады. Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган бу талантлы җырчы башка күп төбәкләрдә тулы заллар җыеп, йөзләгән концертлар күрсәткәндә, безнең Самараның зәвыклы тамашачысы аның белән очрашудан мәхрүм иде. Салават, Хәния Фәрхи, Гүзәл Уразова кебек танылган җырчыларны санамаганда, Самара сәхнәсен моңсыз, тавышсыз, мәгънәсез җырлар башкаручылар басып китте. Күрәсең, бу концертларны оештыручыларның зәвыгы җитмәүдән, күбрәк акча ягын кайгыртудан гына килә торгандыр. Концертлар оештырганда булдыклылык та, осталык та, тырышлык та, чын сәнгатьне белү һәм ярату да кирәк шул. Мондый җаваплы эштән иҗтимагый милли-мәдәни җәмгыятьләребез дә читтә калырга тиеш түгелдер.

Ә Нәфкать Нигъмәтуллинның Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда үткән (зур тамаша залына тамашачыны җыеп булмау сәбәпле концерт кече залга күчерелгән иде) соңгы чыгышына килгәндә, ул, минемчә, бик тә күтәренке рухта, дустанә мөнәсәбәттә узды. Артык күп булмасалар да, яраткан җырчыларын тыңларга чын зыялы тамашачылар җыелган иде. Алар арасында өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә, хәтта балалар да күренгәләде. Шушы ун ел дәвамында Нәфкать Нигъмәтуллинны телевизордан гына күреп, ишетеп торган тамашачыларның аны чын-чынлап сагынулары әллә кайдан сизелә иде. Ә җырчы бер дә үзгәрмәгән кебек, шундый ук яшь, ягымлы. Тик ул инде хәзер Татарстанның халык артисты исемен йөртә, нструменталь ансамблендә уйнаучылар да, концертны алып баручылар да барысы да яшьләр.

Халык уен коралларына кушылып башкарылган беренче җырдан соң ук тамашачы яраткан җырчысын көчле алкышларга һәм чәчәк бәйләмнәренә күмде. Шушы ун ел буе күренмичә торганда сагындырган икән шул. Ә җырчы моны аңлагандай, үзенең яңа җырларын да, инде күптән хит булып киткәннәрен дә җырлый да, җырлый гына. Моңлы җырчы бөтен күңелен биреп башкарганда татар җыры беркайчан да туйдырмый, аны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора.

Композитор Рим Хәсәновның шагыйрь Илдар Юзиев шигыренә язылган “Тыңлачы, сандугач” җырын күпләр хәзер модага кереп баручы яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин башкаруында тыңларга яраталар. Бу җыр Нәфкать Нигъмәтуллин репертуарында да бар икән. Аның башкаруында җыр бөтенләй башкача, үзенчәлекле итеп яңгырый.

Гомумән, Нәфкать Нигъмәтуллинның концерт программасында Рим Хәсәновның җырлары шактый гына. Башкаручының җыр көенә дә, сүзләренә дә зур игътибар бирүе, бик таләпчән булуы күренеп тора. Мәсәлән, Самара шагыйре, каһарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров шигыренә композитор Фирзәр Мортазин иҗат иткән “Яшермә син миннән кулларыңны” җырын гына алыйк. Аны Нәфкать башкарганда үзеңне күкләргә менгәндәй, сөйгән ярыңның кулларыннан тотып, аның йөрәк җылысын тойгандай буласың. Чын сәнгатьнең, чын җырның кешегә тәэсир итү көче шундый буладыр инде.

Өч сәгать дәвам иткән концертның үткәнен сизми дә калганбыз. Шундый оста итеп төзелгән программа, алып баручылар Раил Габдуллин һәм Нияз Сабировның юмор хисе белән сугарылган мәзәкләре, баянчы һәм композитор Альберт Галимуллинның, гитарачы Айнур Такиуллинның, синтезаторда уйнаучы Илнур Ногаевның, биюче Резеда Ганиуллинаның өстәвенә әле шәп җырчылар булулары ямь өстенә ямь өстәп җибәрде. Нәфкать Нигъмәтуллин да, башкалар да үзләренең репертуарларына иҗатташ дуслары - талантлы яшь композитор Альберт Галимуллинның да берничә җырын керткәннәр һәм бу бик тә матур килеп чыккан. Бигрәк тә Айнур Такиуллинның җырда да, биюдә дә, гитара уйнауда да оста булуына сокланып туймысың. Үзенә тиң бик шәп төркем җыя алган Нәфкать Нигъмәтуллин. Аларның бергәләп Альберт Галимуллинның “Вакыт тәгәрмәче” җырын башкарулары безнең яшәешебезнең мәгънәсен аңларга ярдәм итә кебек:

Җир әйләнә, без дә әйләнәбез,
Вакыт тәгәрмәче әйләнә.
Үкенерсең, гомер узган булыр,
Язмышыңны ятка бәйләмә.

Менә шундый якты, матур хисләр уятты яраткан җырчыбызның Самара тамашачысына бүләк иткән концерт программасы. Озакка сузмыйча, сагындырмыйча гына тагын кил безгә, Нәфкать! Килгән саен синең җырыңны, моңыңны яратучылар саны арта гына барыр. 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»