поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.11.2013 Җәмгыять

Рүзәл Мөхәммәтшин, Тәбриз Яруллин һәм Рамил Шәрәпов әти ролен ничек башкарулары турында сөйләделәр (ФОТО)

Парк буйлап атлаганда нәни улын күтәргән яшь бер әтигә күзем төште. Аны күргәч, елмайган килеш барган җиремнән туктап калдым. Әти дигән кешенең йөзендә балкыган бәхет нурлары кояшныкы белән кушылып дөньяны тагын да яктыртып җибәргән кебек тоелды. Бала белән әтине күрсәм, яннарыннан тыныч кына уза алмыйча, язгы кар кебек эри башлыйм.

Шушы күренеш күптән түгел генә әти булган танышларымның хәлен белеп алырга этәрде. Түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттем үзләренә.

Сораулар:

1. Әти роле ничек сезгә?
2. Хатыныгызга булышасызмы?
3. Исемне кем кушты? Мәгънәсе нәрсәне аңлата?
4. Улыгыз елакмы?
5. Бала тәрбияләү, яхшы әти булыр өчен махсус китаплар укыйсызмы?

Рүзәл Мөхәммәтшин
(шагыйрь, “Идел” журналының бүлек мөхәррире. Әти статусын алган көн: 17 май):


1. О-о-о, әти роле бик авыр икән. Тормыш, гомумән, үзгәрде дә куйды. Элек үз көнемнең тәртибен үзем төзегән булсам, хәзер минем көн тәртибемне улым төзеп бирә.

2. Хатынымамы?.. Җай туры килгән саен булышырга тырышам кебек инде. Малайның ыштаннарын алыштырам, чайкап куям, коляска селкетәм. Әлбәттә, таякның юан башы хатыным җилкәсенә төшә. Бәби караган һәр секундым саен аның түземлегенә, сабырлыгына һәм баласына карата чиксез мәхәббәтенә сокланам.

3. Исемен мин куштым. Идел! Мәңгелек татар халкы хөрмәтенә. Чын үзебезчә, татар-төрки исеме булсын, дидем.

4. Елак булудан бигрәк, көйсез ул. Гел нәрсәдәндер канәгать түгел, теге ярамый аңа, бу ярамый, тегеләй итәргә кирәк аны, болай итәргә – кыскасы, өйдәге һәркемне биетеп кенә тора.

5. Юк, укымыйм. Кирәген дә күрмим. Әти-әниләр, әби-бабайлар безне ул баш катыруларсыз да тәрбияләгән әле. Мин аларның тәҗрибәсен хуп күрәм.

Тәбриз Яруллин
(Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе. Әти статусын алган көн: 30 май):


1. Әти ролен әле тулысынча татып бетермәдем, чөнки малаебызга 5 ай гына булды.

2. Хатыным Аидага баланы юарга, урамга алып чыгарга, документларын тәртипкә китерергә ярдәм итәм, эштән кайткач сөйләшәбез, уйныйбыз. Әле кечкенә генә булса да, ай саен берәр китап алып кайтам, укыйм. Чит шәһәргә, чит илгә чыксам, кием сатып алып кайтам.

3. Исемен Ризаэтдин дип куштык. Икәү исем эзләгәндә ничектер калкып чыкты да, икебез килешеп кушарга булдык. Ризаэтдин Фәхретдинны истә тотып инде, аны белмәсәк, башка да килмәс иде. Мәгънәсе – диннән разый булган, русчасы китапта “избранный” диелгән.

4. Күпләр төнлә йокламаячаксыз инде, дип куркытканнар иде, әлегә кадәр, Аллага шөкер, бик борчымады. Соңгы арада гына нидер борчый, тешләре чыга ахрысы.

5. Бала карау буенча Аида берничә китап укып чыкты, миңа бик кирәкле өлешләрен укырга бирә иде, әниләр дә бик ярдәм итәләр, карашалар, киңәшләрен бирәләр. Әле өченче көн генә интернет аша Нәкый Исәнбәтнең “Балалар фольклоры” дигән китабын алдык. Хәзер үчтеки иткәндә, ашатканда, йоклатканда, юганда төрле дүртюллыклар әйтеп күңелен ачабыз.

Рамил Шәрәпов
(Буа сатира театры артисты. Әти статусын алган көн: 28 сентябрь):


1. Мин әле дә әти булуыма ышанып бетә алмыйм. Өйгә дә кайтып кергән юк. Көндез халыкка концертны мин күрсәтсәм, төнлә улым күрсәтә. Үзенең кырын эшләрен башкарыр өчен, минем күтәргәнне генә көтеп тора инде! Мимикалары белән артистка охшаган.

2. Хатыныма күбрәк психологик яктан булышырга тырышам. Әле менә шушы араларда гына бергәләшеп саф һава суларга чыгып кердек. Бала табу йортыннан каршы алганда сюрприз ясап сөендердем үзен. Кибеттән “Лучшая жена” дигән медаль сатып алдым һәм 101 роза бүләк иттем.

3. Исемне мин куштым. Раян исемле. “Җәннәт бакчасы” дигәнне аңлата.

4. Ела-ак. Мин дә елак булганмын бит. Балаларның эчләре дә авырта инде аларның, шуңа да елый торгандыр. Аннары олы кешеләрдән бала еларга тиеш, еламаса, артына сугып алырга кирәк дигәнне дә ишеткәнем бар.

5. Тормыш – үзе китап. Шуннан өйрәнербез. Әти-әни биреп бетермәгән наз-игътибарны улыма бирергә тырышачакмын.

P.S. Рүзәл Мөхәммәтшин улы туганчы ук аңа багышлап бишек җыры язган булган. Дөресрәге, бишек җыры быел куелган “Ак Бүре” операсына (Зөлфия Рәүпова музыкасы) кирәк була, ә Рүзәл аны туасы баласын, ягъни Иделне күз уңында тотып язган. Соңрак музыканы Зөлфиянең үз улы Тимурга багышлаганы ачыклана. Менә шулай, бер-берләренә әйтмичә генә...

Әлли-бәлли ит, гөлем,

Пакь җаным, саф күңелем,
Алып батыр шикелле
Үс син данга күмелеп!
Йөзләрең нурлы булсын,
Сүзләрең туры булсын.
Тәңре биргән бәхетнең
Иң зуры, зурыдыр син...
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү! 

Рүзәл Мөхәммәтшин улы Идел белән

Тәбриз Яруллин улы Ризаэтдин белән

Рамил Шәрәпов улы Раян белән


Нәзилә ХУҖИНА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»