25.11.2013 Авыл
Аларга яраган безгә гөнаһмы?
Россия Дәүләт Думасы депутатлары чираттагы “Хөкүмәт сәгате”ндә РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның чыгышын тыңлады. Министр депутатларның кәефен алдан ук сиземләгән бугай. Башта ук залда утыручыларны үзенең теләсә нинди тәнкыйтькә әзер булуы турында белдерде.
Николай Федоров әйтүенчә, бөртеклеләрдән ил буенча тулаем җыем 90 миллион тонна булыр дип фаразлана. Бәрәңге, шикәр чөгендере һәм башка кайбер культуралардан, мәгълүм сәбәпләр белән, уңыш узган елдагыдан азрак. Ерак Көнчыгыштагы су басулар нәтиҗәсендә әлеге төбәктә игелүче культураларның, аерым алганда, сояның уңышы күпкә түбәнрәк булачак.
Министр сүзләреннән аңлашылганча, авыл хуҗалыгының кайбер юнәлешләрендә, аерым алганда, терлекчелектә, кошчылык тармагында алга китеш бар. Ит җитештерү буенча чит илләргә бәйлелектән котыла барабыз. Азык-төлек эшкәртү сәнәгатендә дә уңай динамика саклана. “Шулай да Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылу әлегә көтелгән нәтиҗәләр бирми. “Таможня берлеге” кысаларында да эшне активлаштырасы бар”, – ди Николай Федоров.
Россия авыл хуҗалыгы министры чыгышыннан соң, депутатлар тарафыннан шактый тәнкыйть сүзләре яңгырады. Бу аңлашыла да. Авыл хуҗалыгындагы хәлләр, чыннан да, җиңелләрдән түгел.
Үзебез утырган ботакны...
Авыл хуҗалыгы өчен үтә дә катлаулы үзгәртеп кору чорында Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылып китүен исемен әйтергә базмаган бер авыл агае Бөек Ватан сугышы алдыннан Германия белән үзара дуслык һәм хезмәттәшлек турында төзелгән килешү белән чагыштырган иде. Алай ук булмаса да, агайның сүзләрендә дөреслек юк дип әйтүе кыен. Колхоз-совхозлар таратылып, аларның җитмеш ел дәвамында җыйган мал-мөлкәте юкка чыгарылган бер вакытта, Россия авыл хуҗалыгы “мылтык күтәреп танкларга каршы” хәлиткеч көрәшкә күтәрелде. Бүген исә 1941 елдагы кебек: “Без барыбер җиңәчәкбез”, – дип кенә дә булмый. Иң алдынгы, югары технологияләр белән коралланган, дистәләрчә тапкыр күбрәк дәүләт ярдәме алып эшләүче чит ил авыл хуҗалыгы Россия авыл хуҗалыгын тезләндерү өчен барын эшләячәгенә шик юк. Дөньядагы уңдырышлы җирнең 40 процентына ия булган Россиягә бүген үк инде үзебез чит илләргә сатканга караганда 25 миллиард сумга артыграк азык-төлек кертергә туры килә. РФ Дәүләт Думасы экспертлар советы җитәкчесе Александр Фомин әйтүенчә, чит илләрдән түбән сыйфатлы, арзанрак бәяле продукция кертү нәтиҗәсендә, үзебезнең җитештерүче 50 миллиард сумлык табышын югалта. Бу исә Россиянең чит илләргә газ сатудан килгән барлык кереме чаклы икән. Төптән уйлап караганда, бу инде үзебез утырган ботакны кисү була. Ни өчен дигәндә, газ яңадан барлыкка килми, ә азык-төлек җитештерү – ел саен кабатланучы ресурс.
Ни кирәген алар белә. Ә без?
Бөтендөнья Сәүдә Оешмасының Россия авыл хуҗалыгына тәэсире турында РФ Дәүләт Думасы депутатларының фикере төрлечә. Кемнәрдер, көндәшлек, ягъни җитештерүчеләрнең үзара ярышы безне тагын да югарырак үрләргә алып чыгар, дип өметләнә. Бәлки, андый тармаклар да булыр. Тик әлегә киресе күзәтелә шул. Авыл хуҗалыгында соңгы елларда гөрләп эшли башлаган дуңгызчылык өлкәсен генә алыйк. БСО таләпләре буенча дуңгыз итенә чик аша пошлина бәяләрен киметкәннән соң, узган елда Россиягә бу продукция ташкын булып агыла башлады. Дистә еллар буена әлеге тармакка кертелгән миллиардларча сум инвестицияләр, дәүләт ярдәме кыска гына вакыт эчендә файдасызга әйләнде дә калды. Күпләп сату бәяләре тере үлчәмдә бер килограммга 85-90 сумнан 50-60 сумга калды. Шунысы гаҗәп: чит илләр безгә үз продукцияләрен чаба-чаба ташыса да, безнекен алырга бик ашкынып тормый. Хикмәт бәядә генә дә түгел, ди белгечләр. Безнең җитештерүче чит ил халкына нинди продукция кирәген әлегә белеп җиткерми. Ә чит илләр Россия кулланучысына нәрсә кирәген яхшы белә. Безнең өчен иң мөһиме – азык-төлекнең бәясе. Ә аның нинди шартларда җитештерелүе, ГМО, ягъни нурланыш яки башка төрле агу белән “баетылу” нәтиҗәсендә сәламәтлеккә зыянлы булуы, ахыр килеп, сыйфаты ягыннан үзебездә җитештерелгән продукциядән күпкә түбән булуы һаман да икенче планга кала.
Дөрес, Россиянең дә түземлеге төкәнгән чаклар бар анысы. Бигрәк тә илгә күпләп кертелә торган продукция гап-гади санитар таләпләргә җавап бирмәсә. 2013 елның март аенда “Россельхознадзор” Америка Кушма Штатлары һәм Евросоюзның кайбер илләреннән кертелүче ит һәм ит продукцияләрендә шундый кимчелекләр тапканнан соң, Россиягә андый түбән сыйфатлы продукция кертүне чикләү турында карар кабул ителгән иде. Шуннан бирле АКШ һәм Евросоюз илләрендә төрле яклап күтәрелгән ризасызлык бүген дә дәвам итә. Әлеге илләр үзләренең “хокукларын” Европа суды аша якларга җыена. Кыскасы, чит илләр Россия кебек “майлы калҗа”ны кулларыннан ычкындырмас өчен теләсә нинди адымга да барырга әзер.
Бу кадәресе авыл хуҗалыгы министры Н.Федоровның “Хөкүмәт сәгате” кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутатлары алдында ясаган чыгышында да чагылыш тапты. Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме дистәләрчә тапкыр кимрәк бер вакытта, БСО шартлары таләп иткәнчә, ярдәмне елдан-ел киметә бару илне һәлакәткә илтергә мөмкин. Россиягә төрле юллар белән кертелүче азык-төлек ташкыны безнең җитештерүчене аяктан егарга да күп сорамаячак. Шуңа да БСО һәм Евросоюз илләрендә киң кулланыла торган алымнарны Россия шартларына күчерү җаен табу кирәк. Югыйсә шул ук БСОга керүче АКШ үз авыл хуҗалыгына 100 миллиард доллар күләмендә ярдәм күрсәткәндә, Россияне 4,4 миллиард доллар белән чикләү бернинди кысаларга сыймый шул инде.