поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
24.11.2013 Җәмгыять

“Өстен бул, хакимлек ит, түбәнсет”

Интернеттагы галәмәт популяр шигарь бу. “Доминируй, властвуй, унижай” исеме астында әллә ничә төркем гәпләшеп утыра. Ни сөйләшкәннәренә төшенергә маташып карадым. Яхшы гамәлләргә, намуска, әхлакка йөз тоткан төркем мондый исем астына берләшмидер дигән фаразым акланмады. Кырыс, күпмедер дәрәҗәдә фашизм төсмере салынган атама астында шаярып кына утыралар икән берәүләр. Ләкин уеныгыз уен түгел, егетләр. Уеннан уймак чыгуы да бар бит.

Хәер, яшьләрне тәнкыйть утына тотарга җыенмыйм. Минем авызны томалар өчен: “Шаяруны аңламасаң, интернетта чокынып утырма, түти! Мәхәббәт турындагы сабын опералары кара!”, “Әле генә шапылдап күктән төштеңме әллә? Җирдә, табигатьтә гомер бакый көч хакимлек иткән һәм итәчәк!” кебек саллы дәлилләре җитәрлектер. Әлбәттә, табигать законнарына каршы чыгу – мәгънәсез гамәл. Әмма кыргый табигатьтәге көч хакимиятендә түбәнсетүгә һәм мыскыллауга урын юк. Болары үзен иң югары аң иясе дип игълан иткән кешелекнең “казанышы”...

Тормыштан йөз, юк, мең мисал китерсәң дә, көченнән яки хезмәт урыныннан файдаланып, башкаларны рәнҗеткәнен, түбәнсеткәнен танучы табылмас, мөгаен. Әйтик, кулына аз гына җитәкчелек итү дилбегәсе эләксә дә, берәүләрнең сөйләшү рәвеше боерык бирү тонына күчә, күз карашына, йөз-кыяфәтенә тәкәбберлек иңә һәм бу иптәш җитәкчелек итүне кул астындагыларны түбәнсетү белән бутап җибәрә. Ул үзен мин нык куллы җитәкче, хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү өчен тырышам дип аклый. Иң гаҗәбе – моның башбаштаклыгына түзүчеләрнең үз-үзен тотышы. Әйтерсең лә, илдә бүтән эш беткән, эчтән генә зар елап, башын иеп эшләп йөри. Син аңа: “Төкер син ул өч тиенлек эшеңә, илдә чыпчык үләмени!” – дип киңәш бирмә. Беренчедән, аның аңыннан гасырлардан килгән кол мантыйгы чыгып бетмәгән, икенчедән, кара бишмәтнең кая барса да үзеннән калмаячагын, Тукайча әйтсәк: “Мондагы ун урынына, анда унбиш...” икәнен дә чамалый. Көтү, коллык психологиясенең кайсы чорлардан ук килгәнен берәү дә әйтә алмыйдыр. Әмма кешене шәхес буларак юкка чыгаруның дәүләт дәрәҗәсендәге сәясәт булуы мисаллары һәм моңа тулы бер континентта тәҗрибәләр алып барылуы – тарихи фактлар.

Балачагымда Нәби Дәүлинең “Яшәү белән Үлем арасында” әсәрен тирән тетрәнү белән укыган идем. Әйтерсең лә, китаптагы вакыйгаларны Нәби Дәүли түгел, ә минем иң хәтәр фашист лагере аша үтеп, аркалары шомпол белән телгәләнгән хәлдә туган җиргә кайтып егылган һәм мантый алмый дөньядан киткән үз бабам сөйләгән. Күптән түгел дөньякүләм танылган психоаналитик Бруно Беттельхеймның нацистларның кеше аңы өстендә үткәргән тәҗрибәләре хакындагы язмаларын укып чыктым. Бу американның хезмәте дә шундый ук үзәк өзгеч тәэсир ясады миңа.

Бруно Беттельхейм– нацистларның иң аяусыз лагерьлары аша үткән галим. Ул тоткынлыкта интеккән 1938-1939 елларда фашист төрмәләрендә тоткыннарны тоташ кыру белән шөгыльләнмәгәннәр. Беттельхейм башка тоткыннар кебек үк коточкыч шартларда яшәгән килеш тә үзенең күзәтүләрен дәвам иткән. Ул тоткыннарның кичерешләрен, үз-үзләрен тотышларын анализлый һәм гаҗәеп ачыш ясый: нацистлар шәхесне юкка чыгару, кешене ярымхайван рәвешенә кертү өчен алдан уйланылган һәм бик уңышлы тәҗрибә үткәрәләр! Кешеләрдән биомасса һәм күндәм, хуҗасының күзенә карап әмерен үтәргә әзер торучы коллар армиясе ясау – гестапочыларның максаты шул була.

1960 елда дөнья күргән “Просвещенное сердце” исемле китабында Беттельхейм дөнья җәмәгатьчелегенә фашистик идеологиянең тоташ кырудан да хәтәррәк җинаятен ача.

Беттельхейм үз китабында бик тәфсилләп бәян иткән нацизмның шәхесне “сындыру” стратегиясен гомумиләштереп, үз нәтиҗәсен ясаган замандашыбыз, татар фамилияле психолог Илья Латыйпов хезмәте дә бик кызыклы тоелды миңа. “Шәхестән ничек биомасса ясарга?” исемле язмасында И.Латыйпов фашистларның эш алымнарын һәр чорга яраклы дип белдерә һәм аларны җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә – гаиләдән алып дәүләт дәрәҗәсендә кулланырлык универсаль тәҗрибә дип атый. Димәк, фашизмның тамырын корыттык дип кычкырырга әле иртәрәк? Психолог Латыйповның һәр чагыштыруы белән ризалаштым димим, әмма сүзләрендә хаклык та юк түгел.

Фашистларда шәхесне сындыруның тулы бер кагыйдәләр җыелмасын булдырганнар. Илья шуларның бүгенге көндә дә кулланышта икәнлекләрен ассызыклый. Менә алар:

1нче кагыйдә. Кешене мәгънәсез хезмәт башкарырга мәҗбүр ит.


Беттельхейм моны болай аңлата: ССчылар тоткыннарны мәгънәсез эш эшләргә мәҗбүр иткәннәр. Әйтик, яннарында көрәк ятса да, кул белән чокыр казытканнар, таш өемен бер урыннан икенчесенә күчерттергәннәр.

Илья бу галәмәтне бүгенге көн белән чагыштыра. Күрәләтә торып ахмак эш эшләткән җитәкчеңә “ник?” дигән сорау биреп кара әле. “Сиңа кадәр уйлаганнар инде аны, эшләвеңне бел, телеңә салынма!” – дигән җавап ишетәчәксең.

2нче кагыйдә. Бер-берсенә каршы килүче кагыйдә-таләпләр булдыр.


Каршылыклы, аңлаешсыз кагыйдәләрне үтәве бик тә кыен бит. Шуңа аларны бозмый яшәү һич мөмкин түгел. Ә канун бозуын аңлау кешедә һәрчак фаш ителүдән өркү хисе тудыра. Аз гына гаебе өчен дә җәзага тартылган тоткыннар надзирательләргә “гөнаһларын” күрмәүне үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Монда пычрак шантаж хакимлек итә. “Күз йому” бушлай эшләнми, әлбәттә. Тоткын тегеләрнең ниндидер хаҗәтләрен канәгатьләндерергә мәҗбүр була һәм әкренләп тулы бәйлелектә кала.

3нче кагыйдә. Коллектив җаваплылык керт.


Коллектив җаваплылык шәхси фикерне аста калдыра. Лагерь шартларында берәүнең ялгышы башкалар өчен дә бик кыйммәткә төшә торган була. Шуңа да тоткыннар бер-берсе өстеннән өзлексез күзәтчелек итәргә өйрәнәләр. Мәсәлән, фашист шаярып кына ахмак әмер бирә һәм берничә минуттан бу турыда оныта да. Әмма күндәмлеккә өйрәтелгән тоткыннар арасында бу әмергә үлгәнче тугры калырга әзерләре табыла. Әйтик, боларга ботинкаларының эчен-тышын сабынлы су белән юарга кушыла. Сабын ботинкаларны киптерә икән. Каткан ботинкалар аякларын кырып бетерсә дә, һаман шулай юуны дәвам итүче тоткыннар күп була. Алар әлеге ахмак эшкә башкаларны да мәҗбүр итәләр. Фашистларның бу кагыйдәсен дә бүгенге көндә яшәвен дәвам иткән коллектив җаваплылык принцибы белән чагыштырырга мөмкин.

4нче кагыйдә. Бәндәне вәзгыятьне үзгәртә алмасына төшендер, чарасызлыкта калдыр.


Бу кагыйдә кешеләрне инструкция буенча яшәргә, инициатива күрсәтүдән куркырга өйрәтергә куша. Бер төркем чех тоткыннары белән мондый тәҗрибә үткәрелә. Башта аларны башка тоткыннардан аерып яхшырак шартларга яшәргә күчерәләр, аннан кинәт кенә таш чыгару карьерына җибәрәләр. Аннан кабат яхшы шартлар, кабат – карьер... Кешеләр үз тормышларының бернинди бәясе юклыкка төшенәләр, ни өчен җәзага тартканнарын, ни өчен бүләкләгәннәрен аңлый алмаслык дәрәҗәгә җиткереләләр. Баштарак карьерда яхшы эшләгән өчен әйбәт баракка урнаштырдылыр, ашаталар дип сөенгән тоткыннар, кабат үлем карьерларына җибәрелгәч, чарасызлыкта калалар.

Илья бу кагыйдә белән “кораллану” авторитар әти-әниләр, оешма җитәкчеләр өчен кулай ди, чөнки баш күтәреп караганнарны “Йә, чәбәләнеп ни кырдың?” “Чебен дулап тәрәзә вата алмый!” дип, күндәмлеккә өйрәтәсең.

5нче кагыйдә. Кешеләрне чукраклыкка һәм сукырлыкка өйрәт.


Беттельхейм мондый вакыйганы тасвирлый. ССчы бер тоткынны канга батырып кыйнаганда яннарыннан тоткыннар колоннасы үтеп бара. Үтеп баручы коллар бу хәлне күрмәмешкә салышып башларын читкә борып узалар. ССчы моны хуплап: “Афәрин!” – ди. “Берни күрмим, берни ишетмим” икәнлеген раслаган коллар эчтән генә үзләренең көчсезлеген тоеп газаплансалар да, шул рәвешле җинаятьтәшкә әвереләләр.

Бүгенге көн аналогы – үги әтиләре тарафыннан кыйналган яки көчләнгән балаларның әниләренең балаларын якламавы, яки бу хакта бүтән туганнары яисә күршеләренең белеп тә дәшмәүләре. Тоталитар дәүләтләрдә “белмим-күрмим” дип утырсаң гына тыныч яшәргә мөмкин.

6нчы кагыйдә. Кешеләрне соңгы чикне атлап чыгарга мәҗбүр ит, шуннан соң ул “сына”.


“Соңгы сызык” турындагы мисалы бик тә гыйбрәтле Беттельхеймның: ССчылар ике яһүдне ялкаулыкта гаеплиләр. Якында гына эшләүче поляк егетен чакырып китереп, аңа бу яһүдләрне чокыр казып, тереләй җиргә күмәргә кушалар. Поляк баш тарта. Шуннан ССчылар боларга урыннарын алыштырырга – яһүдләргә полякны күмәргә боералар. Тегеләр һич карусыз егетне җиргә күмә башлыйлар. Күмеп бетергәндә генә ССчылар кабат карарларын үзгәртәләр, бу юлы поляк тегеләрне күмәргә тиеш була. Егет әллә үч аласы килеп, әллә фашистларның фикере кабат үзгәрүенә өметләнеп, яһүдләрне күмә башлый. Әмма фашист аямый... Яһүдләрне егет үзе күмеп бетерә. Нәтиҗәдә, әле генә нинди кыюлык күрсәткән поляк егете тулысынча буйсындырыла.

Бу кагыйдәне бүгенге гаиләләрдә, хезмәт урыннарында кешеләрне чарасызлыкка этәрү, армиядә “дедовщина” галәмәте нәтиҗәсендә үз-үзенә кул салырлык соңгы чиккә җиткерелгән кешеләрнең әле дә күп булулары белән чагыштырмый булмый.

Шактый катлаулы, күңелсез теманы ник кузгаттыммы? Бәлки яшьләрнең үзләре дә аңламыйча скинхедларга иярүләренә, балаларның почта тартмаларына свастика ясап китүләренә борчылуымдыр. Бәлки “менә нимесләр яулап алган булсалар, “Мерседес”та җилдерер идек” диюче наданнарга җавабымдыр.

Ә инде азмы-күпме кешеләр белән эш оештыру, җитәкчелек белән шөгыльләнгән һәркем үз-үзенә читтәнрәк күз салып, алама гадәтләреннән арынырга омтылса, ничек шәп булыр иде. Картлык һәм авырулар, хәерчелек һәм тоткынлык миңа килмәс, чөнки мин бүтән, мин өстен, хакимлек итүче димичә, Аллаһ каршында барыбызның бертигез икәнлеген аңлап яшәсә иде кешеләр...  


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 56 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»