поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.11.2013 Җәмгыять

Улым нигә өйләнми? (Сораштыру)

Татарстанның бер авылында яшибез. Йортыбызга газ да кергән, су да бар, юллар да начар түгел. Тик менә улым гына өйләнергә ашыкмый. Быел 32 яшен тутыра инде.

Мәктәптә укыганда йөргән кызы булмады. Бер кыз белән очраша башлаган иде, тегесе Казан егетенә кияүгә чыгып куйды. Балам бер дә кеше күзе төшмәслек түгел анысы. Тик һаман да өйләнә алмаганына эчем поша. Безнең дә яшь бара, оныклар сөясе килә. Газетага игълан да биреп карадым, тик авылга кайтырга теләүче генә юк. Улым шәһәрне яратмый. Өйләндереп булырмы, юкмы?

Миңнегөл Гатина

Борис ХАФИЗОВ (ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары):

– Бу – күптәнге проблема. Элек-электән кызлар шәһәргә омтылды. Соңгы елларда авылда яшәү өчен уңайлыклар тудырыла башласа да, эш булмау проблемасы калды әле. Без ялгызларны парлы итү уңаеннан төрле юнәлештә эш алып барабыз. Мәсәлән, Мамадыш районында танышулар клубы эшли башлады. Районда 500дән артык ялгыз кеше исәпләнә. Шу­ның 100дән артыгы танышу өчен анкета тутырган. 6 пар исә бергә гаилә корып җибәргән.

Резедә МӘРДАНОВА (психолог):


– Ирләрнең өйләнергә телә­мәве гаиләдән килә. Әгәр дә әти-әни балалары янында еш ачуланыша, кычкырыша, хәтта сугыша икән – балаңның озак өйләнмичә яки кияүгә чыкмыйча йөрүен көт тә тор. Моңа хәтта тирә-юньдә­геләрнең бәхетсез тормышы да тәэсир итәчәк. Кайчак егетләрне кызларның: “Миңа кайчан өй­ләнәсең? Кайчан хатының булам инде?” дигән сораулары да кире уйларга мәҗбүр итә. Ирләр­не болай итеп туйдырып бетерер­гә ки­рәкми. Шул вакытта ул: “Бу кызга ир түгел, кияүгә чыгу ки­рәк”, – дип уйлый башлый. Әти-әни­се исән чагында кайбер егетләр өйләнү турында уйлап та карамый.

Наилә ҖИҺАНШИНА (ТР Мөслимәләр берлеге рәисе):


– Озак еллар парларны кавыштыру белән шөгыльләнәбез. Әгәр дә егет кеше авыл җирендә яшәсә дә, хәлле, үз эше бар икән – аңа кызлар болай да ки­яүгә чыгачак. Кайбер егетләргә мөс­тәкыйльлек җитми. Авыл җи­рендә яшәүче пешмәгән, җе­бегән егетләргә яр табуы кыен. Билгеле, андыйларны әнисе җитәкләп йөри. Шуңа күрә аларга кызлар кияүгә чыкмый да. Көчле ир-ат икән, йортында барлык уңайлык­лар тудырылса, кызлар авылда да яшәргә риза. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Ир кеше һәрвакыт хатын-кызга уңайлыклар тудырырга тиеш. Кайнар су, ванна, мунча булдыру иң мөһим шартларның берсе булып тора.

Илнар хәзрәт Зиннә­туллин (“Гаилә” мәчете имамы):


– Пәйгамбәребез, баланың ва­кыты җиткәч, әти-әнисе аны өй­лән­дерергә тиеш, ди. Аллаһы Тә­га­ләдән вакыты җитми дип ке­нә утыру да дөрес түгел. Бала үсә баш­лагач, ата-ана уйланырга тиеш. Бу тәрбиядән килә. Баланы кече яшьтән үк гаилә корырга өй­рәтү, аңа барысын да аң­лату зарур. Ата-ана тырышлыгы белән дә бала өйлән­ми икән, ди­мәк, вакыты җитмә­гән дияргә була.

Зөлфәт ЗИННУРОВ (җыр­чы):


– Күрше авылга ешрак йө­рер­гә кирәк. “Күршенең тавыгы да күркә булып күренә”, – диләр бит әле. Бу егеткә барырга те­ләүче кызлар да бардыр, бәлки. Бу егет­нең барысы да үз кулында. Эле­герәк димчеләр булган. Әмма хә­зер андый ке­шеләрне табу кыен шул. “Минем дус кызым бар, минем таныш егетем”, – дип кенә кешене дим­ләп булмый. Димче ул – ким дигәндә өч буын нәселең­не белеп, сиңа кирәкле ярны табарга тиеш. Өйләнү, өйләнмәү – һәр­кемнең үз эше. Теләк кенә кирәк. 



Ватаным Татарстан
№ 190 | 22.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»