• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

20.11.2013 Җәмгыять

“Бэби-капут”мы, әни “капут”мы?

Россия төбәкләрендә Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты тарафыннан эшләнгән “Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге дәүләт гаилә сәясәте” концепциясенең проектын тикшерү бара.

Аның төп авторы – соңгы вакытларда гаугалы инициативалары белән күп тапкырлар җәнҗал кузгаткан депутат Елена Мизулина. Бу эшкә этәргеч үткән ел Президент Путин указы белән бирел­гән иде. Мизулина тарафыннан эшләнгән проектның кайбер пунктлары РФнең Җә­мәгать Палатасы экспертлары тарафыннан тәнкыйть­ләнде, шуннан соң аңа азрак үзгәрешләр кертелде. Төбәк­ләрдә тикшерелеп, яңа тәкъ­димнәр белән баетылгач, проект яңадан комитетка әйләнеп кайтыр һәм Дума тарафыннан раслауга кертелер дип көтелә. Күп кенә аналитиклар яңа өстәл­гән тәкъдим­нәрне дә бәхәсле дип табалар һәм “сөңгеләр” белән каршылыйлар. Чыннан да, анда нәрсәләр бар соң?

Концепциядә Россиядәге хәзерге гаилә институтының хәленә һәм аның үсеш тен­денцияләренә бик яхшы анализ ясалган. Хөкүмәт тарафыннан 2006 – 2013 елларда күрел­гән чаралар нәтиҗә­сен­дә кайбер уңай тенден­цияләр күзә­телсә дә, гаилә институты кризис кичерүен дәвам итә. Тулы булмаган гаиләләр саны арта, күп­буынлы гаиләләр саны кими, бер генә балалы гаи­ләләр күбәя. Аерылышулар саны арту гадәти күре­нешкә әве­рел­гән, никахны теркәми генә яшәү, никахсыз туган балалар­ның күбәюе, әти-әниле ятим­нәрнең масштабы җәмгыятьтә борчылу тудырмый. 2002 һәм 2010 елгы халык саны алулар арасында гаиләләрнең гомуми саны 2,4 процентка ки­мегән. Рос­сия­дә һәр өченче гаилә баласыз. 1996 ел белән чагыштырганда тулы булмаган гаиләләр саны 2,5 тапкыр арткан, һәр өченче бала тулы булмаган гаиләдә яши. Экспертлар бир­гән мәгъ­лүматлар буенча, абортлар саны бер елга 5-8 миллионга җитә. Проект авторлары абортны үз бала­ларыңа каршы массакү­ләм террор дип бәяли.

Концепция ювеналь юстицияне, ягъни чиновниклар тарафыннан балаларны әти-әниләрдән нигезсез тартып алуны кискен тәнкыйтьли. Балаларны үз туган гаиләсеннән тартып алып, дәүләт гаиләне алыштыручы институтларга миллиардлаган сум акча тотарга мәҗбүр. Хөкүмәтнең бу өлкәдәге чыгымнары 100 миллиард сум чигенә якынлаша. Проект авторлары дәүләт тарафыннан гаилә институтын җимерүгә юнәлтелгән адым­нарның тарихын 1917 елдан башлап анализлап чыгалар һәм бу өлкәдәге ялгыш сәя­сәткә нигездә объектив бәя бирәләр. Гаилә инсти­тутының зәгыйфьләнүен әти-әниләргә һәм балаларга карата нәфрәт белән сугарылган агрессив пропаганда фонында баруын билгеләп үтәләр. “Гаиләдә һәм җәмгыятьтә бу җимергеч про­цессларның сак­лануы Россия халкының яшәп калу перспективасын куркыныч астына куя”, – дип ассызыклыйлар.

Концепция гаилә институтын саклауга һәм ныгытуга юнәлтелгән күпсанлы чаралар тәкъдим итә. Алар арасында хуплауга лаеклылары да, кире кагылса, хәерлерәк булырлыклары да, ирония тудырырлыклары да бар. Әй­тик, әти-әниләре алимент тү­ләүдән качып йөргән балаларга ярдәм фонды формалаштыру максатыннан, аерылышучы ир бе­лән хатыннардан махсус федераль җыем кертү идеясе экспертлар тарафыннан тән­кыйть­кә очрады. Идеянең күп­тән түгел генә Премьер-ми­нистр Медведев тарафыннан да яң­гыравын, “аерылган өчен са­лым”ның 30 мең сум дип игъ­лан ителүен искә тө­шерсәк, киң катлау халыкка ошыймы-юкмы, аның кануни формада чагылыш табуы бик ихтимал.­ Россия төбәк­лә­рендә инде Медведев инициативасы га­мәлгә кер­гән­­че аерылышып калыйк дип ашыгучылар саны артуы турында да хәбәр­ләр күренгә­ләде.

Мизулина концепциясен тәнкыйтьләүчеләрне иң куркыткан пунктларның берсе – проект авторының абортка карашы. “Абортны тыя” дип чаң сугучылар, “хатын-кыз хоку­кы”н якларга күтәрелү­челәр бар. Аборт бик табигый һәм хаклы рәвештә документта тис­кәре бәяләнә, әмма тыю юк. Профилактика үткәрергә, ягъни хатын-кызның аңлы рәвеш­тә үз теләге белән баласын үтерүдән тыелуына ире­шергә омтылыш бар. Абортка кадәр консультация үткәреп, хатын-кызга аның начар нәтиҗәләрен аңлату, карындагы баланың йөрәк тибешен тыңлап карау мөмкинлеген бирү кебек чара­ларның һич­бер куркынычы юк. “Абортны сөюче” экспертларны (кызыгы шунда: алар­ның күп­челеге ирләр) аеруча дулкынландырган мәсьә­лә – концеп­циянең “медикаментоз аборт” дип аталган чарага карашы. Авырдан махсус таблеткалар эчеп котылу хәзер киң таралган, бу ха­тын-кызларга кешеләргә әй­теп тормыйча гына баладан котылу мөмкин­леге бирә. Ерак Көнчыгышта халыкта “бэби-капут” дип йөр­телүче сә­ламәт­лек өчен куркыныч Кытай “дару”лары популярлашып бара, чөнки арзан. Аларны Кытайдан ярымяшерен рәвештә алып чыгалар һәм кулдан саталар. Россия да­ру­ханәләрендә сатыла торган махсус препаратлар да бар.

Аборт ясаучы Кытай “дару”лары аеруча куркыныч. Аларны кулланган хатыннар белән еш очрашучы табиб-гинеколог Зөлфия Томашева төймәләрнең бавыр, бөер, баш мие, йөрәк кебек әгъза­ларга зарарлы икәнен, кайвакыт хатыннарның бала табу әгъзаларыннан бөтен­ләйгә колак кагуларын, ә баланың исә еш кына барыбер тууын әйтә. Туган баланың исә үпкәсенә, ашказанына кан тула, баш миенә кан сава һәм ул яши алмый. Дару­ханәләрдә ирекле сатыла торган дарулар ул дәрәҗәдә үк куркыныч түгел, әмма аларны кулланган хатыннар­ның да “бик үкенәм” дигән сүзләренә юлыгырга була Интернетта. Концепция проекты мондый “дару”ларны бары тик хатын-кыз исәптә торган хастаханә табибының рецепты белән генә сату идеясен тәкъдим итә. Шундый йомшак кына чикләүләрнең дә күп­челек пропагандистлар тарафыннан тискәре бәяләнүе абортны агитация­ләүче­ләр­нең никадәр вәхши җанлы булуын күрсәтә. Ихтимал, би­редә “медикаментоз аборт” ясатучы “дару”ларны сатучы биз­несның мәнфәгатьләре дә килеп кушыла торгандыр. “Көн­батыш үрнәгендә демократия сөючеләр” Көнбатыш иллә­ренең күбесендә хәтта аспиринны да рецептсыз алып булмавын “оныталар”.

Абортлар һәм башка тис­кәре күренешләрне чикләр­гә омтылуларга каршы “сөңге” күтәргән аналитик­ларның кон­цепциядәге бәхәссез уңай тәкъдимнәрне күрергә вакытлары да, теләкләре дә калмый. Әйтик, бер генә федераль мәгълүмат чарасында да, игезәк балалар туган очракта ана капиталының стандарт күләмен арттыру, күп балалы әти-әнинең, балалары 14 яшькә җиткәнче, аларны тәр­бия­ләгән чорын хезмәт стажына кертү, өч һәм аннан артык баланы җаваплы рә­вештә тәрбияләгән өчен пен­сиягә өстәмә түләүләр бил­геләү, федераль бюджет­ның балалы гаиләләргә ярдәм өчен чыгымнарын 2-3 тапкыр арттыру, эшләүче әтиләргә бала туганнан соң ике атналык түләүле отпуск алу мөмкин­леге бирү, дүртенче һәм аннан соңгы бала туган очракта “әти капиталы” түләү кебек проекттагы позитив идеяләр яктыртылганын әле­гә кадәр күрергә туры кил­мәде. Концепция проектында гаиләгә реаль ярдәм итүне күз алдында тоткан кызыклы тәкъ­дим­нәр болар белән генә бетми. Россияле аналитиклар исә әйләнчек сарык төсле абортлар тирә­сендә әйлә­нә. Бу исә без яшәгән илдә ниндидер көч­ләр тарафыннан гаиләгә каршы, балаларга каршы махсус сугышчан пропаганда алып барыла дигән күңелсез уйларга этәрә. Шуңа күрә Интернеттагы тенденциоз язмаларны укыганчы, концепция проекты белән үзең танышу хәерлерәк.  


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 188 | 20.11.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (860210) / 20.11.2013 12:22:12

Балаларнын туганнарын сакларга кирэк башта.
Элегэ бу турыда сойлэшудэн ерак торабыз.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar