16.11.2013 Матбугат
“Тере” газеталар бетәме?
2020-2030 елларга массакүләм мәгълүмат чаралары, виртуаль дөньяда гына калып, аларның кәгазь вариантлары тулысынча ябылып бетәргә мөмкин, диләр.
“АВС – тираж аудиты бюросы” дигән оешма китергән мәгълүматларга караганда, 2012 елның беренче кварталыннан 2013 елның беренче кварталына кадәр арада Россия матбугатының тиражы кимүгә йөз тоткан. Атналык газеталарның гомуми тиражы – 7,5%, көндәлек газеталарныкы – 14%, журналларның тиражы 5%ка кимегән. Массакүләм мәгълүмат чараларына язылучылар саны кимү рекламадан кергән табышның да азаюына китергән. Агымдагы елның беренче ярты еллыгында гына да Россия басмаларында реклама сату 5%ка кимегән.
Россиянең гражданлык җәмгыяте үсеше фонды да шундый ук тенденцияне күзәтә. Тиражларның аска тәгәрәве, рекламадан килгән табышның кимүе исә вакыйгалар үсешенең уңай сценарий белән язылачагына китермәячәк икән. Фонд фикеренчә, мондый вәзгыять “икенче һәм өченче эшелондагы” басмаларның ябылуына китерәчәк, ә “базар лидерларына” интернет челтәрендә калып кына эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Шуның белән бергә, электрон басмаларны да түләп кенә укырга мөмкин булачак. Ошбу модельнең АКШта һәм Европада инде кулланылышта булуына карамастан, фонд белгечләре аның Россиядә өстенлек аласына шик белдерә. Бу очракта керем иганәчеләр, я булмаса, шул ук реклама бирүчеләрдән киләчәк. Шуңа бәйле Россиядә заказлы материаллар язу да рәсмиләштерелергә мөмкин.
Билгесез киләчәк
Тагын алты, аннан бигрәк уналты елдан нәрсә буласын беребез дә белми. Фаразларга гына кала. Моннан 13 ел элек, яңа гасырның башы белән бүгенгебез арасында да никадәр үзгәрешләр булып бетте. Ул чакта бик тиздән бөтен җиһан виртуаль дөньяда утырырбыз, хәтта бакчага йөрүче нарасыйлар кулында да мобиль телефоннар булыр дип күзалладык микән – белмим.
Хәтерлим әле: мәктәптә укыган чорда өйдә бер кочак газета-журнал алына иде. Без балалар өчен “Яшь ленинчы”, “Ялкын”, шуның өстенә “Мурзилка” белән “Пионерская правда”сы булса, әти-әниләрнең үз басмалары бар иде. Бүгенге көндә, дөресен әйтәм, өйдә бары беренче сыйныфта укучы балам өчен генә яздырабыз берничә журнал. Үзебез исә бар яңалык-хәбәр, аналитика, кызыклы-гыйбрәтле хәлләр белән шул ук интернеттан гына танышабыз. Алай да, вакыты-вакыты белән, кәгазь гәҗит тотып кару теләге белән булса кирәк, киоскларга да баргалыйм. Бигрәк тә үзем яраткан спорт газеталары я, булмаса, әдәбият турында язучы басмаларны алырга яратам. Шул ук спорт турында күп нәрсәдән хәбәрдар булсам да, “Спорт-экспресс”ны энәсеннән җебенә кадәр укып чыгудан да ләззәтрәк нәрсә бармы икән?!
Күпчелек газета-журналларның интернет-сәхифәләре бар хәзер. Көннәр буе компьютер алдында утыргач, смартфоны-планшеты һәрчак кулында булгач, кәгазь вариантларның хаҗәте шуның кадәр генә шул. Аннан килеп, күпчелек басмаларны, бигрәк дәүләт карамагында булганнарын укырга да кызык түгел (бу – шәхси фикерем).
Чынбарлык
Югарыда аталган фонд фикерләренә әйләнеп кайтыйк. Әлбәттә, 2030 елга кадәр әллә ниләр булырга мөмкин. Әгәр дә вакытлы матбугат хәле бүгенгечә кала икән, ул, һичшиксез, бетәчәк. Басмада гына түгел, виртуаль вариантта да. Газета-журналларны кем укый хәзер? Абсолют күпчелек өлеше басма вариантларны күреп-укып үскән буын. Шул ук кулында смартфон-планшетлар йөрткән буынга синең “Мәдәни җомга”ң да, “Сабантуе”ң да, “Ватаным Татарстан”ың белән “Ирек мәйданы”ң да, башкасы да кирәк булмаячак. Хәер, андыйлар виртуаль киңлекләрдә калган очракта да керүчеләр булырмы икән? Җитмәсә, түләүле шартларда. Ай-һай, татар да булсын, түләп гәҗит тә укысын... Анысы инде нонсенс, минемчә.
Әгәр вакытлы матбугатка бернинди басымсыз, сорау-ялваруларсыз гына язылу бара калса, татар матбугатының күпме өлеше көймәдә калыр идеме икән? Кызык өчен генә шунда подписка ясап карыйсы иде бер. Менә шул чакта кемнең кем икәне, кайсы гәҗит-журналның киләчәктә дә яшәячәге ачыкланыр, татар матбугатының нинди булырга тиешлегенә дә җавап табылыр иде төсле...
Нәүбәһәр Кәбирова, Татарстан МДНнең "Хузур" нәшриятында бүлек мөхәррире:
Булганны бетерергә кымырҗып йөрүчеләр күп инде бездә, тырышырлар, анысы. Ну бетмәс, Алла теләсә. Басма матбугатның роле мәгълүмат бирү белән генә чикләнми бит аның... Әлбәттә, үзгәрешләр зур булыр, дип уйлыйм, әйтик, укучылар саны кимер, буш сүз язып ятучы очсыз газеталар да юкка чыгар, ягъни санны сыйфат алыштырыр. Татар нинди болгавыр заманнарда да укыган, укыячак, тик алар аз булачак. Түләп укытырлык итеп язсалар, нигә кермәскә андый сайтларга? Күбебез кычкырып әйтергә шөлләгән мәгълүматны бүген дә эзләп табып укымыйбызмыни? Журналистиканың, чын журналист сүзенең кадере артачак әле аның...
Алсу Исмәгыйлева, интернет-маркетинг белгече:
2020-2030нчы елларга мондый хәл чыннан да булырга мөмкин һәм моны ниндидер фаҗига итеп күзалларга кирәкми. Ул дәвергә һәркем интернетка тоташкан булыр. Хәзер интернетны актив кулланучылар ул елларда да аны актив кулланырлар, үсеп килүче буын басма матбугатны инде бүген дә белми, бөтен мәгълүматны интернеттан таба. Шуңа матбугатның да интернетка күчүе табигый күренеш булыр. Әмма берничә проблема чыгарга мөмкин.
Беренчедән, татар матбугатына инде бүгеннән үк актив рәвештә үз мәнфәгатьләрен интернет яссылыгында кайтырту зарур. Ул басмаларга бит үз көннәрен үзләренә күрергә кирәк булачак, димәк, сайт акча эшләргә дә тиеш була. Бүгенге көндә үк русча массакүләм мәгълумат чаралары монетизациянең берничә алымын куллана ала, ә татар мәгълүмат чаралары әле тотынып та карамаган дияргә була. Аңа тотыныр өчен татнетның үскән булуы кирәк, татар ММЧ сайтларының эзләү системаларына яраклашкан булуы мөһим һәм башка бик күп нюанслар. Мин, интернет-маркетинг белгече буларак, татар массакүләм мәгълүмат чараларына бүгеннән үк үз сайтларында активрак эшләргә киңәш итәр идем, сылтамалар алышу, башка сайтларга сылтамалы материаллар урнаштыру, газета исеменең интернетта еш искә алынуы, укучылар белән интерактив аралашу мөһим, сайтта форум, фикер алышулар булдыру мөһим. Берничә эл эшләгәннән соң 2020 елга басма вариантсыз керү аянычлы булмас, чөнки сайт инде ныклап аягында басып торачак, аны көн саен меңәрләгән кеше укыячак, аның эзләү системаларында абруе зур булачак. Бу реклама бирүчеләрне җәлеп итә торган факторлар. Һәм ул очракта бәлки сайтка керүне түләүле итеп тормасалар да булыр.
Инде икенче мәсьәлә – түләүле булуы. Түләүле ресурслар бүген дә бар, тәҗрибә күрсәткәнчә, андагы мәгълүмат бик тиз тарала. Бу очракта да газета язганны берәү алып үз сайтына бушлай урнаштырмас дип әйтеп булмый. Әйе, бу плагиат санала һәм бу законсыз гамәл, әмма аны законлаштыру юлын әллә кайчан уйлап чыгардылар инде – шул ук материалны башка сүзләр белән язып чыгалар да (рерайт дип атала бу), уникаль материал итеп үз сайтларына урнаштыралар, шуның белән кеше җәлеп итәләр, үз сайтларын үстерәләр дә, монетизация чараларын кулланып, сайтан керем алалар. Газета журналисты хезмәт куеп язган материал шул рәвешле башка ресурс өчен файдалы булып чыга, ә журналистка аннан ни? Менә шуның ише нечкәлекләре күп инде. 2020 елга моңа караган законнар булырмы, юкмы – белмим анысын.
Римзил Вәлиев, журналист, җәмәгать эшлеклесе:
Әлбәттә, интернет, телевидение, радио һәм тагы ниндидер яңа аудиовизуаль мөмкинлекләр көчәячәк. Алар аша килгән мәгълүматны уку, карау, тыңлау, гомумән, кабул итү проблемасы кискенләшәчәк. Кешенең йокыдан кала тәүлегенә 16-18 сәгать вакыты артмас, айда 30-31 көн булып калыр бип фараз итәм. Димәк тәкъдим ителгән мәгълүматның һәм мәдәни продуктның бик аз өлеше генә үзләштерелер. Шулай булгач, шушы бәйгедә кәгазь басмаларның да урыны булыр дип уйлыйм. Ул ретро-канал вазифасын үтәр, мөгаен. Ул бит матур, җайлы, күз-колак өчен зарарсыз. Кәгазьнең "зыяны" - аның кыйммәт булуында, агачтан ясалып, табигый байлыкны сарыф итүендә, күп урын алуында, утилизация өчен мәшәкатьле булуында. Яхшы сыйфатлы китап-журналлар байлар, затлы "аристократлар" өчен күбрәк булыр. Шулай булгач, иң кадерле нәрсәләрне кәгазьдә тарату табигый. Интернет хәзер үк кәгазь басмаларны алыштырыр иде, андый мөмкинлекләр бар, ләкин алыштырмый. Чөнки бик күпләр аппаратура ачып, интернет укырга теләми. Алар техникадан курка. Кара урманга, кола яланга барырга курыкмый, ә компьютерга күңеле ятмый. Күзләргә нормаль язма, сурәт кирәк! Андый гадәтлеләр буыны киткәч тә, җиңеллек килмәс. Табигый, натураль продуктның үз рәхәте бар. Нигә киләчәк байларына матур зәвыклы, рәсемле китап актармаска?
Электрон мәгълүмат "йөртүчеләр" эчтәлекне теләсә кемгә тапшыра ала. Ә бүген барыбер кәгазь басма калышмый. Шулай булмаса, болай да мәгълүматтан туеп кикергән казанлылар өчен 200-300 меңлек бушлай гәҗитләр (алар берничә!) реклама өчен бастырылып, бушлай таратылмас иде. Минемчә, хикмәт кәгазьдә түгел, ә эчтәлектә, актуальлектә, кызыклы формада, оперативлыкта. Якын киләчәктә комьпютер тактасы, мәгълүмат планшеты бер бит кәгазь формасында кесәдә йөртеләчәк. Ул электрон "кәгазь битен" алып ачасың да, тиешле сайтлардан, бүлекләрдән үзеңә кирәк нәрсәне укыйсың. Кызыксыз, кирәксез начар басмалар һәм интернет сәхифәләр болай да үлеп, күздән югалалар. Кәгазь, агачтан булса да, электрон булса да, югалмый ул. Чөнки ул чиста яссылык дигән сүз. Шундый классик формалардан мәхрүм калырга Ходай язмасын! Татар басмасының төрле формалары яшәеше бары татарлардан гына тора.
Ә син бу хакта нәрсә уйлыйсың?