поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.11.2013 Спорт

Эмиль Гарипов ничек капкачы булган?

“Ватаным Татарстан” хәбәрчесе шалтыратканда ул мәчеткә барырга җыена иде. Без аның белән берничә сәгатьтән соң компьютер клубында очрашырга сүз куештык. Әнә шундый гади, беренче карашка башкалардан бер ягы белән дә аерылмый торган егет ул. Гади, әмма быелгы сезон алдыннан зур үзгәреш­ләр кичергән “Ак барс”ның җиңүләренә саллы гына өле­ш керткән егет. Сүзебез Эмиль Гарипов турында.

“Олыгаеп була”

– Эмиль, без шалтыратканда син мәчеткә җыена идең... Нәр­сә бу – мавыгумы, тәрбияме, әллә инде дингә килергә берәр вакыйга этәргеч булдымы?

– Җомга көннәрендә булса да мәчеткә йөри башладым. Әтием дә дин тота. Мондый карарга килгәч, дөресен әйтәм, әлхәмдүлиллаһ, күп нәрсәгә мөнәсәбәтем үзгәрде. Хәмергә дә, башка нәрсәләргә дә. Бу үзгәрешләр әле күптән түгел генә булды. Кем әйтмешли, соң булса да, уң булсын. Бу миңа рухи яктан нык ярдәм итә. Бозга Аллаһ ярдәме белән чыкканда инде бернидән дә курыкмыйсың. Аллаһ синең белән, барысы да җиңел бирелә. Инде үз-үзеңне генә җиңә­се кала. Матчлар алдыннан дога кылам.

– Син инде “Ак барс”та өченче ел уйныйсың. Хәтерли­сеңме, сезон башында очрашкач, “миңа олыгаерга вакыт” дигән идең. Олыгаеп буламы?


– Була кебек. Мин моны, Аллага шөкер, үз уенымда да сизәм. Ходай миңа Сергей Абрамов кебек тренер белән эшләргә насыйп итте. Быел капкачылар белән тагын бер тренер эшли башлады. Хәзер тагын да ныграк шөгыльләнәбез. Алар миңа ышаныч белдерә дип өметләнәм. Миңа калса, быелгы сезон яхшы башланды.

– Әмма беренче капкачы булып Барулин санала. Аның урынын алу җиңел булмаячак.

– Әлбәттә, ул бит – җыелма команда капкачысы. Тик арабызда ниндидер көндәшлек юк. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Аңа карап, тагын да яхшырак уйнарга тырышам. Мөнәсәбәтләребез һәр­вакыт яхшы булды, әле дә шулай. Яшермим, хыялым – беренче капкачы булу. Әмма миңа әле 22 генә яшь. Шуңа күрә барысы да алда әле. Тренерларның өмет­ләрен ак­ларга тырышам. Калганын тормыш күрсәтер.

– Синең яшьтә уенчылар еш кына НХЛга китү турында хыяллана. Ә син?

– Анда киткәнче, башта үзе­бездә яхшы уенчы булып өл­герергә кирәк. Миңа калса, хоккейчылар чит илгә үзен сынау өчен түгел, ә уйнау өчен барырга тиеш. Мин дә НХЛда чыгыш ясау турында хыялланам. Әмма башта “Ак барс”ның беренче капкачысы булырга кирәк. Җыелма команда белән дә шул ук хәл. Яшьләр җы­елма командасы белән 2011 елда дөнья чемпионы булдык. Хәзер максатым – төп командага эләгү.

“Ак барс”та лидерлар җитәрлек

– Быел “Ак барс”та зур үз­гәрешләр булды. Беркем дә Казан командасы сезон башыннан ук яхшы уйный башлар дип көтмәгән иде. Ничек шулай килеп чыкты?

– Миңа калса, моның сере яшь уенчыларның күп булуына бәйле. Барысының да командада уйнарга лаек булганнарын раслыйсы, уңышка ирешәсе килә. Алла боерса, бергәләп бу максатка ирешербез дип өмет­ләнәм. Элек тә ко­манданың максаты шул иде. Тик ел саен чемпион булу мөмкин түгел бит. Көн­дәшләрнең дә җи­ңәсе килә. Быелгы команда Гагарин Кубогын отарга тырышачак. Моның өчен тамашачының да яр­дәме кирәк. Әмма мин команда җиң­гәндә генә хоккейга йөри торган кешеләрне аңлый алмыйм. Әнә Англиягә карагыз! Анда футбол тамашачылары яраткан командаларын беркайчан да ташламый. Ә бездә барысы да ки­ре­сенчә. Команда җиңелә башлый икән, кайберәүләр борылып та карамый. Җанатар ахырга кадәр команда белән бергә булырга тиеш.

– Командада күбрәк кемнәр белән аралашасың?

– Барысы белән дә мөнәсә­бәт­ләр яхшы. Төркемнәргә бүле­нү юк. Әлбәттә, яшь уенчылар күбрәк үза­ра аралаша. Безнең бит мавыгулар да, шаярулар да аерылып тора.

– Зарипов белән Морозов киткәч, командада кем лидер булып калды?

– Әлбәттә, капитан Никулин. Свитовның да тәҗрибәсе зур. Терещенко белән Петров та – лидерлар. Команданы бергә тупларлык егетләр җитәрлек “Ак барс”та.

– Шулай да тамашачының Казан егетләренә мөнәсәбәте аерым булганы белән килешә­сең­дер. Бу бит әле җаваплылык та.

– Әлбәттә, шулай. Тамаша­чы­ларның яратуын сизәм һәм алар­ның өметләрен акларга тырышам. Дөрес, татар егете булганга гына алар миңа аерым игътибар би­рәдер дип уйламыйм. Әмма үз тамашачыларым алдында яхшырак уйнарга тырышам һәм алар­ның ышанычы миңа ярдәм итә. Хыялым гомерем буе “Ак барс”та уйнау. – Мин әле яшь, әмма беркая да китәсем килми. Инде клуб андый мөмкинлек бирә икән, һәр­вакыт “Ак барс” данын якларга, Казан клубының дәрәҗәсенә лаек булырга телим.

– Сине еш кына Арча малае дип йөртәләр...

– Мин башкалада тудым. Әм­ма мине Арчаныкы дип санаучылар да бар. Без анда берничә ел гына яшәп алдык. Аннары яңадан Казанга күчтек.

Әти-әнине тыңларга кирәк

– Әтиеңнең көрәшче икә­нен беләбез. Син ничек хоккейга килеп эләктең?

– Чыннан да, әтием Рамил – татарча көрәш буенча спорт остасы. Аның зур ярышларда җиң­гәне бар. Әмма минем көрәш белән шөгыльләнгәнем булмады. Ә хоккей Татарстанда беренче спорт төре санала. Мин аның белән алты яшемдә үк шөгыль­ләнә башладым. Башта мин сакчы идем. Начар уйнаганга, капкачы иттеләр. Чөнки капкага куярга башка кеше юк иде. Беренче матчларда 18-20 алка керт­тергән вакытлар булды. Га­дәттә, команда көчсезрәк булган саен, капкачы яхшырак була. Әнә шулай уйнап, әкренләп “Ак барс-2”­гә кадәр барып җит­тем. Аннары 17 яшьтә Әл­мәткә киттем, “Нефтяник” белән югары лигада чыгыш ясадым. Соңрак “Ак барс”ка кире кайттым.

– Иң авыр чор кайчан булды? Һәркем төп командага эләгә алмый. Хоккейдан китү теләге дә булгандыр.

– Миндә андый теләк булмады. Чөнки һәрвакыт әтием янымда иде. Ул үзе кырыс кеше, әмма миңа һәрвакыт ярдәм итте, киңәшләрен бирде. Минем ике энем бар. Зуррагы хоккей белән шөгыльләнә. Ул да – капкачы. Әлбәттә, аңа да җиңел булмаячак.

– Син – Казан егете, ә яшәү урының клуб базасында икән. Нигә анда калырга булдың?

– Чөнки анда күпкә җайлырак. Күнегүләргә барганда “бөке”дә утырасы юк. Әти-әнием шәһәр читендә яши. Аннан тиз генә килеп җитеп булмый. Әмма вакыт чыгу белән гаиләм янын ашыгам.

– Алар янына ашыкканда хоккей яратучы кызлар аптыратмыймы? Син бит хәзер башкаланың иң танылган кияү егетләреннән берсенә әвере­леп барасың.

– Бу миңа комачау итми. Урамда таныйлар, фотога төшәләр, автограф сорыйлар. Мин моңа ияләштем инде, барысы да тәр­типтә. Юлдан язмас өчен Аллаһы Тәгаләне яратырга, әти-әнине хөр­мәт итәргә һәм аларның сүзен тыңларга кирәк. Алар исә беркайчан да начарга өйрәтми. 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 179 | 01.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»