поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.10.2013 Мәгариф

Студентлар һәм профессорлар: кем кемне?

Татарстанның актив яшьләре мәктәп һәм вузлардагы коррупция очраклары белән көрәшү җаен тапкан - күптән түгел генә интернет челтәрендә махсус сайт булдырганнар. Әгәр дә укытучы һәм профессорлар сездән яхшы билге өчен ришвәт таләп итә икән, шул сайтка кереп махсус гариза калдыру да җитә.

Республика җитәкчелеге коррупция белән көрәш эшчәнлегенә беренче чиратта яшьләрне җәлеп итү кирәклеген әйбәт аңлый. Шуңа күрә әлеге өлкәдә ел әйләнәсе актив эшчәнлек алып барырга тырыша. Мәсәлән, 2013 елда Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы яшьләр иҗтимагый оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән коррупциягә каршы көрәшне күздә тоткан өч проектка 1,2 миллион сум күләмендә акча бүлеп биргән. Яшьләр өчен грантларның гомуми күләме исә быел 15 миллион сумны тәшкил итә.

Коррупционер укытучылар һаман да бар

Аеруча кызыклы дип табылган проектлар исәбендә Казанның юридик институтыныкы да бар. Нәкъ менә алар башлангычы белән Татарстанның ректорлар Советында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча комиссия булдырылган.

- Югары уку йортларындагы ришвәтчелек очраклары белән көрәшү өчен студентлар белән генә эшләү җитми, ә профессор һәм укытучылар белән дә актив эш алып бару кирәк. Вузларда бу билгеле бер системага салынган булырга тиеш. Безнең уку йортында ришвәтчелек очраклары юк дип мин авыз тутырып әйтә алам, чөнки инде 5 ел дәвамында бу юнәлештә эшлибез. Булачак хокук саклау органнары хезмәткәрләренең ришвәт биреп укуы башка сыймаслык хәл, минемчә, - дип сөйләде журналистларга «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуында институтның җитәкчесе Фоат Зиннуров. Чара исә яшьләр сәясәте өлкәсендәге коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәләренә багышланды.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, быел Татарстанның югары уку йортларында ришвәтчелек белән бәйле 7 җинаять очрагы ачыкланган. Узган еллар белән чагыштырганда бу шактый аз. Мәсәлән, узган ел әлеге төр җинаятьләрнең саны гомумән дә 20дән артык булган. Студентларның чираттагы сессиясе якынаюны исәпкә алсак, вузлардагы ришвәтче укытучылар саны тагын да артырга мөмкин әле.

Ришвәтчеләрне тотарга сайт ярдәм итә

Чара барышында Казанның төзелеш-архитектура университетында белем бирүче шундый бер укытучы булуы ачыкланды инде. «Тиздән сессия җитә. Әлеге вуз укытучысы бер төркем студентларын җыеп, имтиханны вакытында тапшырасылары килсә, үзара 6 мең сум акча җыерга кушкан. Сумманы исә кулына бирәсе түгел, ә банк картасына салырга кирәк икән. Бу очракта студентлар нишләргә тиеш?» - дип кызыксынды бер журналист очрашуга килүчеләрдән.

Республиканың иҗади яшьләр академиясе вәкилләре күптән түгел генә «Иҗтимагый контроль» дигән өр-яңа проект эшләтеп җибәргән икән. Хәзер берәр имтиханының намуслы узачагында шикләнгән һәрбер студент әлеге сайтка кереп, ришвәт алачак укытучы яки профессор турында хәбәр калдыра ала. Әлеге мәгълүмат белән танышкан махсус комиссия имтиханда катнаша һәм тикшерү уздыра.

Сайтны эшләүчеләр укытучыларына ачу итеп ялган мәгълүмат калдырырга теләүче студентлар булуын да истә тоткан. Шуңа күрә, сайтта Россия Җинаять кодексының яла ягу турындагы маддәсенә сылтама күрсәтелгән.

Студентлар өчен ришвәт бирү - җинаять түгел

Татарстанның яшьләр берләшмәсе уздырган сораштырудан күренгәнчә, республика студентларының 30 проценттан артыгы коррупция очракларына тап булгалаган. Иң сәере, аларның күбесе ришвәт бирүне гадәти хәл дип кабул итә икән. Ни сәбәпледер, аларның берсе дә бу гамәлнең чын мәгънәсендә җинаять булуы турында уйламый.

- Яшьләр коррупция очраклары белән югары уку йортларында гына очраша дип уйлау дөрес түгел. Ришвәтчелек аларны һәрбер почмакта сагалап тора. Шуңа күрә, аның белән көрәшнең яңа юлларын эзләү кирәк. Югары белеме булган белгечләрдә сатып алынган дипломнар булу бик аяныч, ә медицина кебек җаваплы өлкәдә андыйларның булуы гомумән дә куркыныч, - дип сөйләде үз чыгышында Татарстанның яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Светлана Пермякова.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш турында күп һәм озак сөйләргә була, әлбәттә. Шулай да, хәзерге яшьләр бу проблема турында нәрсә уйлый? Мин бу хакта аларның үзләреннән сораштым.

Айдар Исмәгыйлев:

- Әлбәттә, яшьләргә коррупциянең начар гамәл булуы турында сөйләү һичшиксез кирәк. Тик бу эшчәнлек ниндидер глобаль нәтиҗәләргә китерер дип уйламыйм, чөнки күп очракта ришвәт бирү студентның үзе өчен отышлы. Мәсәлән, танышларымның күбесе яхшы билге алу өчен ришвәтне бик бирерләр иде, әмма укытучылары алмый.

Алия Сәйфуллина:

- Мин гомергә физкультура дәресен яратмадым. Мәктәптә интегә идем, ә югары уку йортында укый башлагач, рәхәткә чыктым. «Зачет» куйдыру өчен биш баскетбол тубы сатып алырга туры килде-килүен, әмма әлеге гамәлем өчен бер дә үкенмим. Укытучы минем хәлемә керде дип саныйм.

Артур Ильясов:

- Студентларга «ришвәт бирмәгез» дип сөйләүнең файдасы юк дип саныйм. Хәзер профессор, укытучылар арасында ришвәтчеләр аеруча күп, әнә шуларны ачыклау белән шөгыльләнсеннәр. Ихтыяҗ булганда, тәкъдим итүче барыбер табылачак. 


---
Интертат.ру
№ --- | 31.10.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»