• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 06 Июль Гөлчәчәк Хафизова
  • 06 Июль Марат Моратов
  • 06 Июль Луиза Закирова
  • 06 Июль Венера Якупова
  • 06 Июль Галия Хәбибрахманова
  • 07 Июль Гөлназ Якупова
  • 07 Июль Илгиз Закиров
  • 07 Июль Әнвәр Бакиров (1920-2001)
  • 07 Июль Булат Мансуров (1937-2011)
  • 07 Июль Ильяс Гаффаров
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Актаныш.каен жилэге сатыла шалтратыгыз 89656177574
 
 

 
Архив
 

               

29.10.2013 Җәмгыять

Аерылабыз, аерылабыз...

Авыз күтәреп сузган булалар җырчылар:
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да да сәбәпләре... имеш... Ә менә ир белән хатын арасында нинди сәбәпләр чыгып торуын беләләр микән алар?!

Нинди сәбәптер бит әле! Әйтик, үзләре атналар, айлар буе гастрольләрдә йөриләр, хатыным акчалы булсын, нужа чикмәсен дип... Әгәр дә фатирларына төн уртасында кайтып, ишекне үз ачкычлары белән ачып кергәч, хатыннарының чит ирләр белән ял итеп ятканнарын күрсәләр, аерырлар иде микән алар хәләл җефетләрен?! Син ничек уйласаң да уйла, укучым, ә мин әйтәм:

– Аерылмаска тиешләр! Хаклары юк! Үзләре меңнәрчә кешеләргә “аерылмагыз!” диеп үгет биреп, башкаларның акылын бутап йөриләр икән, хаклары юк!!

Болары түгел, башка бер артист мондыйрак хәлне сөйләгән иде миңа берничә ел элек:

– Кайтып керсәм, ни күрим, хатыным бүтән ир белән!.. Мине күргәч, сикереп торды да, былбылым, эчке киемнәрен тиз-тиз кия-кия, кайнар күз яшьләрен түгә-түгә алдыма тезләнде: “Габделбөке җаныкаем, арабызда берни дә б-бул-мад-ды! Ялгыша күрмә, бәгърем!” – дип ялвара. “Соң, – мин әйтәм, – үзем күрдем бит!” Ә ул, такмаклый-такмаклый, тагын да катырак җылый: “Үз күзләреңә ышанма, җаныкаем, минем сүзләремә ыш-шан-н, без бит базар бәяләре турында гына сөйләшеп яттык!” – ди. Китәргә дип ишек тоткасына тотынган әрмәне дә раслап торды сүзләрен: “Ана правельня гаварит, дарагуй”, – диде. Димәк, күзләрем ялгыш күргән.

 – Аермадың инде алайса?

– Юк, билгеле. Алар бит коллегалар – икесе дә бер базарда сату итә. Базарда киңәш-табыш өчен вакытлары җитмәгәч, өйгә килгәндер, теманың төбенә кадәр төшеп киңәшләшү өчен.

Бигрәкләр дә төпле инде бу ир-атлар! Гадел уйлап гамәл кылалар! Ә менә хатын-кызлар!.. Ә менә алар... Яшь чакта урамнан барабыз шулай хатын белән парлашып, үтүкләгәндә бераз якасын көйдергән шоколад төсендәге өр-яңа кәчтүнемне ательеда төзәткән бер яшь кыз – ягъни, итәк чүпрәген эчке ягыннан алып, яканы яңарткан кызый очрады.

– Кәчтүнең әйбәт булганмы, абый? – диде, исәнләшкәч.

– Һы-ы, булган! – дип, кыркынып кына узарга ярамый бит инде үз эшен сокланырлык башкарган, зур хезмәт юлына кереп кенә баручы яшь кызга. Елмаеп, нурлы йөзенә карап:

– Гаҗәп яхшы булган, Гамилә сеңлем, өр-яңа иткәнсең! Рәхмәт сиңа, кулыңнан куан! – диюем булды, күзләремнән утлар чәчрәп чыкты – хатыным төйнәлгән йодрыгы белән ике каш арама сукты, чәчрәп очкан күзлегем таш юлга чәпәлде. Шуны иелеп алып, башымны күтәрсәм, теге кыздан җилләр искән. Коты алынып, сулышы капканчы йөгергәндер инде, бәбекәем... (Сөйләгәч, әйтеп тә бетерим инде: мәгълүм һәм инде күптән мәрхүм шагыйрь Эдуард Мостафинның сеңлесе иде ул Гамилә.) Ә хатыным акланып та өлгерде. “Син, – ди, – аңа, – ди, – карашыңны нурландырып, мәхәббәт белән карадың”, – ди...

Хатыннарыннан каза күреп тә, минем шикелле сабырлыкларын җуймый торган ирләргә Ходай түземлек бирсен! Ярый әле мин теге чакта җиңел котылдым. Атна-ун көн эчендә пыяла ватыгы ярган маңгаем да, кызарган күзем дә элекке хәленә кайтты. Ә бит хатын-кыз дигәнең кайчагында төзәтеп булмаслык гамәлләр дә кыла! Менә шуның бер мисалы. Миңа таныш бер хатын өенә кайтып та кергән, иренең башка хатын белән ятканын күргәч, ишек төбендә яткан ит чаба торган балтаны эләктереп... Юк, бу канлы, ике мәетле вакыйганы тәфсилләп тормыйм... Теге хатынны әллә бер, әллә ике елга утыртканнар иде, ярты ел да үтмәде, каршыма килеп, киң елмаеп исәнләште.

– Әллә төрмәдә урыннар җитми башладымы? – дигән соравыма:

– Тагын бер кат допрос алдылар да, бар, өеңдәге ризыкларыңны ашап ят. Миллион үтерүченең тамагын туйдырып ятарга хөкүмәтнең хәленнән килми дип, кайтарып җибәрделәр... Мин бит теге чакта укмашып яткан икәүне сразы фотога да төшергән идем, балта белән чапкалагач. Тикшерүчеләрне дә үзем чакырып китердем. Көнләшүдән вакытлыча акылы ычкынган моның дигән ныклы карар чыгардылар! Шуларны шатланып сөйләгәннән соң:

– Карале, Фәнзаман абый, синең дә хатының юк бит, миңа өйләнмисеңме? Алсаң, чыгам! – дип тә сөендерде әле җитмәсә!

Юк, нәрсә генә димә, иреңә яки хатыныңа хыянәт итәргә язмасын. Сөтләч сыерың үлсә, зур кайгы түгел – танасы, яки бозавы кала. Үсеп җиткәч сыер булыр. Өр-яңа йортың янса да елама, яңасын төзерсең. Анысы да кайгы түгел. Ә инде гомер иткән, җандай күргән хәләл иреңне яки хатыныңны ятлар кочагында күрсәң, менә анысы кайгы дек кайгы! Аннан да зур кайгы юк дөньякайларда.

Йорт дигәннән... Менә мин үзем туган Минзәләдә яшәгәндә, бер ир белән хатын урам аркылы гына нигезгә сагызлары саркып торган нарат бүрәнәләрдән зур да, биек тә йорт салдырдылар. Искитмәле! Үзләре дә төзүчеләргә ярдәм итә-итә чиләнделәр. Һәм булдырдылар! Менә шушындый кара көздә, эшләрен тәмам бетергәч, икесе дә гап-гади эшчеләр булган шушы ир белән хатын өй туе ясарга карар кылдылар. Урамдагы иң шәп саналган йортлар да боларныкы янында мескен тоелганны күргәч, туйга гына акча табыла инде ул! Тәрзәләребез бер-беренә карап торган күрше буларак, мине дә чакырдылар кунакка. Шулчак ире:

– Ниһаять, кырык яшемә җиткәнче хыялланган йортым салынып бетте! Мин бәхетемә ирештем! – диде.

Икенче көнне, шул туйны дәвам итү өчен, кайсыдыр кардәшләренә киттеләр. Соңыннан белүемчә, исерешеп беткәч, төн уртасы үткәч, хатыны: “Хатыйп, син калсаң кал, мин кайтып кайбер эшләр караштырыйм әле”, – дигән.

Чираттагы көн дә тугач, эшкә бару өчен урамга чыктым. Хатыйп капка төбендәге эскәмиясендә башын иеп утыра. Барып исәнләштем.

– Бәхетең белән тагын бер мәртәбә котлыйм, Хатыйп, – дип кул суздым.

Ләкин күтәрелгән йөзенә карагач, аптырап калдым: ике күзен кан баскан, яшьләре агып тора, иреннәре калтырый, үксеп-үксеп куя.

– Бәхет бетте, күрше... Бер көнлек кенә булды ул... Әнә, теләсәң, кереп кара, хатыным янында башка ир ята. Айнып та бетмәгәннәр әле, йоклыйлар, – диде.

Баксаң, шул мәҗлестә утырган бер ир дә тәмәке тартырга чыгып, шул чыгудан кире кермәгән икән. Бөтенесе дә шыр исерек булган мәҗлестә кем белгән дә, кем күргән аның юкка чыгуын? Ул да, Хатыйпның хатыны белән кайтып, яңа йортта оя тапкан икән, хәерсез. Шуннан соң, аерылышып, мәһабәт йортны мунча хәтле генә ике хәрабә йортка алыштырып, аерым яшәп калдылар, мин Түбән Камага күченгәндә... Бу сәбәп аркасында да аерылырга ярамый микән, әлеге җырчыларча уйласаң?

Һәй-е!.. Күрә адәм башлары... Шул Минзәләдә якын да, көнче дә бер дустым бар иде. Җиде мәртәбә өйләнеп тә, хатыннарының берсеннән дә уңмады. Шул Хә... Тукта! Чын исемен язсам, рәнҗүе бар, исемен алыштырып язарга кирәк. Әйдә, Хәтим булсын. Шуның белән кызлар озаттык яшь чакларда, кунып калган чаклар да булгалады. Шушы Хәтим мин күчкән калада апрель ахырында пәйда булды берзаман... Подъезддан чыгуыма, каршымда басып тора. Күрәмсең, шул минутта гына килгәндер өем янына. Ул чакта бит домофоннар да юк, телефоннар да сирәк кешедә. Хәтим дустымның йөзе нурланып тора, күңеле дә шат.

– Ленинның 103 еллыгы көнендә туебыз булды! – диде ул. – Сыра заводына технорук булып килгән менә дигән марҗага өйләндем!

– Кая соң ул? Күрсәт. Ялгыз гына килмәгәнсеңдер бит, хатыныңны калдырып...

– Монда ул, – диде Хәтим. – Йортның теге ягында калдырдым.

– Чакыр, килсен...

–Юк, күрсәтмим! Син бит хатын-кызны күзләрең белән чишендереп карыйсың. Кызыгуың да бар.

Тәки күрсәтми китте марҗушкасын. Ике-өч айдан, эссе җәй уртасында фатирыма үзе килеп керде.

– Дә-ә-ә, – мин әйтәм, – хатыныңны да күрсәтмәдең теге чакта... Бу юлы үзең генә килгәнсеңдер инде?

– Бәй, аердым бит инде мин аны! – диде дә, тирән генә сулыш алып, ни өчен аерганын да сөйләп китте. – Ык буена ял итәргә төштек. Бераз утыргач, хатын йокысы килгәнлеген әйтте дә, ботыма башын куеп ятты. Мин янәшәдәге куактан яфраклы ике-өч чыбык сындырып алдым да, шуны селки-селки, чебен-черкиләрне куа-куа бер сәгать чамасы йоклаттым моны. Ул уянгач, әлеге чыбыкларны тоттырып, аның ботына үзем яттым. Хәзер инде ул селки... Ләкин яфраклары тәнгә тиеп-тиеп алгалый. Әһә, мин әйтәм, шушы тирәдә трусиктан, плавкидан гына йөреп торучы ирләрнең кабарыбрак торган җирләренә кызыгып, шуларны күзәтеп утырадыр бу?! Тагын бер-ике мәртәбә яфрак тиеп китүе булды, сикереп тордым да, аның да, үземнең дә туй балдакларын салдырып, Ыкка ыргыттым. Үзенә: “Пошла ты на..! Бүтән күземә күренмә!” – дип, кайтып киттем.

Салкын кышка кергәч, яңа куелган телефоннан хәбәр бирә Хәтим:

– Чибәр дә, уңган да татар кызына өйләндем! Әле татарның да затлысы, югары сортлысы – Чистай мишәре. Бер буш йорт табып, шунда торабыз. Утын да җитәрлек. Җылы! Агач йортта торуга ни җитә! Оҗмах!

Әлбәттә, котладым, бәхетле тормыш теләдем. Колакка сеңеп калган тавышы да сүрелеп өлгермәде, тагын килеп җитте бу Түбән Камага.

– Аердым мин тегене!..

– Монысының нинди гаебен таптың инде?

– Кино карарга бардык парлашып. Киносы мондый: бер гүзәл хатынның ире сукырая. Кайгыра бу хатын, иренең күзен дәвалату өчен данлыклы, бик чибәр һәм яшь профессор янына бара. Профессор әйтә моңа: “Минем белән шушы караватта ятарга ризалашсаң гына күзле итәм иреңне. Юк икән, гомерең буе сукыр ир белән яшәячәксең”, – ди. Шуннан соң теге хатын сәдәпләрен ычкындыра, шундук кире төймәләп тә куя, елый-елый кабат ычкындыра башлый. Икеләнә, өзгәләнә. Ятмас иде, ирен ярата, күзле итәргә тырыша. Ятар иде, иренә хыянәт итәсе килми. Шушы халәттә дүрт-биш минут кына тормаганнардыр!.. Ә минем хатын, башы белән экранга кереп китәрдәй, теге врач күрсәткән ятакка үзе барып ятардай булып шушы вакыйганы күзәтә. Шулчак болай дидем: “Әйдә, киттек, кайтабыз!” Ә ул, күзгә тилмереп карап: “Ашыкмыйк инде, Хәтим, бигрәк гыйбрәтле кино бит”, – ди. Тордым да: “Хыянәткә өйрәнәсең киләмени? Кал, әйдә, ләкин кайтып керәсе булма!” – дип, кинотеатрдан чыгып киттем. Бераздан кайтты ул. Ишек-тәрәзәләрне шакып йөрде дә, кертмәгәч, китеп барды.

...Тагын өйләнде, тагын аерды Хәтим хатыннарын... Торган, аерган хатыннарының берсен дә күрсәтмәде. Хәер, минем якын дуслар, ни хикмәттер, өйләнгәч миннән кача торган булдылар. Хәтта урамнан парлашып каршыма килүләрен дә күргәләдем. Ләкин алар, мине күрү белән, хатыннарын берәр тыкрыкка кертеп җибәрәләр иде дә, үзләре генә килеп сөйләшәләр иде. Әйтерсең лә, минем аларның җефетләрен үземә каратып, тегенди-мондый эш кылуым ихтимал. Алар белән яшерен гамәл кылсам, теп-тере ирләренең күзләренә нинди күз белән карарга тиеш булам соң мин?

Ләкин Хәтимнең бер хатынын барыбер күрдем, ул хатынның кем икәнен дә белдем! Бу хәл Хәтим үзе дә мин яшәгән шәһәргә килгәч булды. Эш табып бирдем, дус комендантның тулай торагындагы бүлмәгә урнаштырдым. Ләкин бераздан ул бүлмәдән киткән, өйләнеп, шул кызның упшыенда тора башлаган. Хәтта, уртак танышлардан кемгә өйләнүен дә белдем. Ә үзе шактый атналар буе күренмәде һәм, ниһаять, авыр чемоданын, зур гына капчыгын тоткан хәлдә, салкын яңгырлы, юллар да пычрак төн уртасында килеп кермәсенме!

– Мин бит өйләнгән идем. Аердым. Синдә бераз торырга рөхсәт булыр дип килдем.

Ни өчен аерганын да сөйләде:

– Без яшәгән бүлмәдә ике карават бар. Шуның берсендә – мин, икенчесендә хатын утыра. Әйе, капма-каршы утырабыз... Хатын кыска халат кигән, тезе дә, боты да күренә моның. Әһә, дидем, әгәр дә бу башка ирләр булган җирдә шулай утырса, тегеләрнең күзе төшәчәк. Тезен дә, ботын да тотып карау өчен кулларын сузачаклары да көн кебек. Моның хыянәт итәчәген, ничек ятачакларын кинодагы кебек күз алдыма китердем дә, аның да, үземнең дә балдакларны суырып чыгарып, тәрәзәдән пычрак күлдәвеккә атып, әйберләрне җыештырып, менә монда килдем.

Әйе, һәр өйләнгәнендә пар балдаклар сатып ала иде ул. Шул гадәте дә ныклы иде – аерган хатыннары янына бер чакта да кире кайтмады.

Бу юлы Хәтимгә мондый сорау бирдем:

– Саф кыз идеме соң?

– Саф кыз иде. Ләкин авызыннан ис килә иде...

Бу юлы тыңлап утыру белән генә чикләнмәдем. Күзенә туп-туры карап, болай дидем:

– Ике тапкыр ялганладың, Хәтим! Беренчедән, ул инде миңа кадәр дә саф түгел иде! Икенчедән, авызыннан ис тә килми иде!

Ул да миңа гаҗәпләнеп текәлде:

– Каян беләсең син боларны?!

– Беләм! – дидем, теге кызның исемен дә, кайда, кем булып эшләвен дә әйткәч, болай дип өстәдем:

– Әгәр дә син качып йөрмәгән булсаң, өйләнәсе кызыңны күрсәткән булсаң, мин синең күзләреңне аз булса да дөньяга караткан булыр идем!

... Нишләмәк кирәк, дөнья бик тар ул, укучым. Түбән Кама шәһәре дә хәзергедән өч мәртәбә бәләкәйрәк иде ул заманда... Хатын-кыз затыннанмы син, ир-егетме – минем өчен барыбер һәм туп-турысын әйтәм: өйләнгәндә дә, кияүгә чыкканда да күзләрегезне ачып, акылыгызны да җигеп хәл итегез киләчәк тормышыгызны. Гаилә кору бер бәдрәфтән икенче, өченче, дүртенче... бәдрәфкә күчеп йөрү генә түгел ул. Саф клеш өйләнешегез, бер-берегезне чиста кулъяулыкка затлы, кадерле әйбер төрелгән зиннәтне саклап яшәгәндәй яшәгез!

Ә, нәрсә дисез? Теге Хәтим өйләнәчәк кыз белән йөргәнсең бит дисезме? Җавабым әзер: без дә яшь чакта мүкләк сыер яки печелгән тай булмадык, дуслар янында да, хатын-кыз алдында да сер бирмәдек. Шылдымы?  

Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ 44 |
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№29 (868740) / 09.02.2014 11:15:11

Фән, заман, алга киткән дә,
Бабайлар, бит булдыра!
Икедән дә, калган юк дип,..
Әбиләрне кыздыра!
Шулай бер көн,килгән яучы,
Димнәргә бер әбине!
Димче сорый,чынлапмы ди...
Икедән дә калмыйсын?
Чынлап әйтәм,икедән дә,
Калмаска иде исәп!
Әбигә дә ошап китте,
Чыгам контракт белән!
Ике тапкырга мин әзер!
Син булдыралырсың микән?
Ничек инде,булдырмыйсың,
Булдырам, әйткәч,булдырам!!!
Гарантия белән әйтәм...
ЯЗ бер,КӨЗ бер, БУЛДЫРАМ!!!

№28 (868730) / 09.02.2014 08:31:06

Мишәр, мин ир кеше түгел, хатын-кыз. Үтүкләнгәнем юк югын, әмма Фәнзаман яшендә ирләрнең запас прочности калмый инде.

№27 (868726) / 09.02.2014 00:12:43

Чыпчык №24 кә. javascript:addsm('sm9')

И-и хәчтрүш Цыпцык... Цыпцыкның сала торган күкәе дә пецтеки генә була бит аның... Хатының 20-25 яшьләрдә генә булса, Фәнзаман янына җиппәр әле син. Үтүкләнеп туйгач, кире кайтыр микән, ә?... Синнән гомерең буе да күрмәгәнне күрсә, ай-һаййййй... Хихи-михихи...

№26 (857945) / 31.10.2013 15:26:21

Саф клеш өйләнешегез, бер-берегезне чиста кулъяулыкка затлы, кадерле әйбер төрелгән зиннәтне саклап яшәгәндәй яшәгез!)))))

Эйткэнем дэ бар инде.
Рэте калмаган бабай акыл ойрэтэ.Чонки башкага хэле юк хэзер.

№25 (857942) / 31.10.2013 14:49:41

Фәнзаман агай! Соңгы абзац белән бөтен эшне бозгансың. Яшь чакта ничек булганы болай да билгеле бит инде. Үз авызың белән әйтеп мактанып утырырга кирәкми иде, артыкка киткән. Картайгансың шул, картлач. Картлык галәмәте бу. Маразм. Кахексия. Үпкәләмә, икенче уйлабрак язарсың.

№24 (857940) / 31.10.2013 14:36:20

Фәнзаман абзагыз карт бит инде ул, ничек бөтен хатын-кызларны үтүкләсен ди? Яшрәк чагында бәлки йөргәндер дә, хәзер исә читтән генә күзләрен майландырып карап тора ала.

№23 (857934) / 31.10.2013 10:55:41

Песи!

№22 (857915) / 30.10.2013 23:02:28

Фәнзаман агай яман
Кетекләгән ди,
Ярты Татарстанны
Үтүкләгән ди.
Бәдрәтләрдә бик еш
Кызлар кочкалаган,
Хәтимгә соңыннан
Өлеш чыккалаган.
Фәнзаман да сүзен
Берүк үлчәп әйтсен,
Ничек инде Хәтим
Саф кыз табып кайтсын?
Малга дигән үлән,
Үзең таптап сөргәч,
Киңәш биреп уздыр
Картлыгыңны, сердәш.

№21 (857908) / 30.10.2013 22:04:14

Безнең Фәнзаман
Сексуаль яман -
Хатын-кызларны
Үтүкли һаман!

№20 (857900) / 30.10.2013 20:36:27

Ни белэн мактанырга тели Фэнзаман агай?
Ярты Татарстан остеннэн узуы белэнме?


Хэтимчик хэзер дэ ялгыз микэн?

№19 (857894) / 30.10.2013 19:33:36

Чыпчык,оптимист син аднакы...

5000 елдан бэлки яна динозаврлар токымы булыр жир йозендэ.
5 гасыр да яшэмэс гаилэ дигэн ячейка.
Алшартлары эйбэт, Ирек!лэр куп.

№18 (857893) / 30.10.2013 19:31:33

ирек дигэн утопист чыккан,хаттэ комунистлар да мона барып житмэделэр.

№17 (857892) / 30.10.2013 19:23:52

Ирек!, Син бөтенләй коммунизмга чыгып биткәнсең бит. Тик аның өчен кешелек әзер түгел шул әле. 5000 еллар үткәч кенә гаилә юкка чыгарга мөмкин. Аңа кадзр үзеңнән башла: өйләнмә, гомер буе күңел ачып тик йөре. Кем белән телисең, шуның белән мөнәсәбәткә кер, картаеп эштән чыккач кемгә кирәгең булыр микән?

№16 (857838) / 30.10.2013 09:47:40

Гаилә - анахронизм ул.
Инстинкт обладанияның, накопителный инстинктның реликты, ниндидер бер кешенең икенче бер кеше (ир яки хатын-кыз) өстеннән собственност правалары дәгвә итүенең законсыз инструменты. Ул кешенең иреген, азатлыгын, хөрлеген боза, кеше хокукларын аяк астына салып таптый, шуңа күрә дә ул җимерелергә тиеш.
Балаларны барысын да гомуми тәрбия учреҗдениеләренә җыеп, шунда тиешле тәрбия бирергә, тиешле сыйфатлар, карашлар, белемнәр тәрбияләргә тиешле. Ата-ана, аруча ана тәрбиясе, баланы боза, җитмәсә, бозык, ялгыш фикерле ата-ана баласын да шулай ук бозык итеп, ялгыш карашлы итеп тәрбияли.
Бернинди дә гаилә калмаска тиеш.
Кеше ирекле җан иясе.
Ул кем белән тели шуның белән мөнәсәбәтләргә керергә хокуклы.
Гаилә - кеше иреген юкка чыгара торган соңгы богау!
Өзек ташлый шул богауны, яшәсен ирек, яшәсен хөррият!

№15 (857784) / 29.10.2013 18:54:33

Рәниф Шәрипов,

№14 (857782) / 29.10.2013 18:44:01

Пар табып та чиксез ялгызлыкта
Аз тњгелдер гомер кичкђннђр.
Канатларын књплђр яшергђннђр,
Књплђр бљтенлђйгђ кискђннђр.

Ђ кемнећдер канатлары исђн,
Язмыш кына, лђкин, кителгђн.
Мђхђббђт дип књккђ њрелгђннђр,
Ялгызлыкка хљкем ителгђн...

Рђниф Шђрипов. 1989.

№13 (857736) / 29.10.2013 16:14:40

Кичке 6 .

№12 (857735) / 29.10.2013 16:13:37

Иркэ,анда сәгать ничә инде хщзер?

№11 (857733) / 29.10.2013 16:10:52

Жэллэп мочить итэм дисен инде)))

Хахахах, очень аригинальны)))))

№10 (857732) / 29.10.2013 16:08:52

фрейд,
"1-2 комментлардагы өйләнмичә ялгыз яшәү белән син язган ялгызлык бер үк әйбер түгел шул."

хахахаха, нинди аерма??? Стокгольмда да ойлэнмичэ ялгыз яшилэр бит.

Син эйдэ, Фрейд, ялгызлык классификациясен эшлэ алайса)))

№9 (857727) / 29.10.2013 15:54:49

Иркэ, 1-2 комментлардагы өйләнмичә ялгыз яшәү белән син язган ялгызлык бер үк әйбер түгел шул.

мочить итүем тугел, жәллим генә... ышанучан да син, беркатлы да, бер җылы сүзгә эреп тә китәсең, кайбер нәрсәләрне аңлаган кебек тоеласың, тик аңлап бетерә алмыйсың.их.. кызганыч көчле хатын

№8 (857722) / 29.10.2013 15:33:12

Фрейд)))

менэ сонгы жомлэн турында Фрэйд ни эйтер иде????

Хэзерге коммуникация чаралары белэн син эйтэ торган ялгызлык була алмый.

Хэзерге коммуникация чаралары телэсэ кемгэ чабатасынын икенче киемен табып бирэ ала)))Ялгызлык кунел хэлэте булса билгеле.Авыру булмаса. Кунелгэ физик кабык кирэкми.

№7 (857721) / 29.10.2013 15:25:13

фрейд,

сина фрейдлыкка ерак эле))))

Фэнзаман агайны яклап яздым,№1 хэм №2не кабат-кабат укып чык! эгэр башында Иркэне мочить итудэн башка уй да булса....

№6 (857720) / 29.10.2013 15:23:54

бик фэлсэфи язма,мондый фикерлэр йозлэгэн торле булырга момкин,фантазиян эшлэсэ...

№5 (857718) / 29.10.2013 15:20:32

Кемнең күңелендә, шуның телендә инде. Иркә үзен ялгыз итеп хис итмәвен исбатлый башлады. Хотя, мәкаләдә дә, комментларда да ялгызлык турында сүз гомумән юк. сүзне ялгызлык ягына бору - иркәнең аның үзен бик тә ялгыз итеп тоюын, сиздермәскә тырышса да ире булмаганга эче януын күрсәтә.

гогмумән алганда ялгызлык күңел халәте. ул эштәге аралашуларга да, урамдагы кешеләргә дә, хәтта яшәшәдә, бер түбә астында яшәгән хатын яки иргә дә, балаларга да бәйле түгел.

№4 (857717) / 29.10.2013 15:13:58

Ялгызлык - доньяви тренд ул. Яшэу дэрэжэсе ин югары саналган Стокгольм ялгызлар шэхэре санала.Элеккеге заманда кеше тормышын жинелэйту очен кумэклэшкэн булса, хэзерге постмодернизм чорында нэкъ киресенчэ - ялгыз яшэу жайлы.Элбэттэ, мона момкинлеклэр булу кирэк,шунлыктан элегэ куплэргэ андый тормыш "янамый".

Аннан ялгызлык ул чагыштырмача гына. Кеше мегаполисларда болай да монарчы курелмэгэн кулэм аралашуга мэжбур.Сезнен хэзерге челтэрлэрдэ менеджер булып эшлэгэнегез бармы? Андагы мыло, скайп аша идарэ ысулы акылдан яздырырга момкин.Офис планктоннарына миллион торле отчет кирэк...Хэрберсе шул рэвешле хезмэт хакларын "отрабатывают". Шундый эш коненэн сон тагын ойгэ кайтып кемнен орава курэсе килсен. Берлогасына кайтып тынычлык курергэ тели.

Ялгызлык турында инфант хатын-кызлар гына сойли.

№3 (857712) / 29.10.2013 14:55:54

Шулай булса, нигә соң ул хикәясенең башын аерылмаска өнди! Мин дә бер тапкыр ирне бер хатын белән тоттым. Бакчадан кайтып керсәм, бер шыр исерек хатын белән диванда кочаклашып яталар. Бу хатынны куып чыгардым, соңыннан бу хәлне урамдагы карчыкларга сөйләдем, болар кайнанага җиткергәннәр, белмәгән кеше калмады, бик зур позор булды кайнана белән иргә.

№2 (857684) / 29.10.2013 10:47:07

Шулай инде ул тормыш дигәнең,өйләнмәгәннәр үзләренең ялгызлыкларын аклар өчен,өйләнеп кем рәхәт күргән?,диләр,балалары булмаганнар ,баладан кем рәхәт күргән,хәсрәттән гайре,дип күңелләрен юаталар.

Фәнзаман агабыз да ялгызлыгын акламакчы була бугай.)))

№1 (857683) / 29.10.2013 10:24:43

И Фәнзаман! Әсәреңне укыганда ук туган шикле уйларымны ахырдан тәки раслап куйгансың бит. Зерә генә ялгыз яшәмәгәнсеңдер. Хәтим роле дә тач үзеңә туры килеп тора. Синең парлыларга киңәш биреп утыруыңнаң бер мәгънә дә юк. Үрнәк алырлык нәрсә күрмим.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте