26.10.2013 Язмыш
«Бер баламны үзем үтердем...»
«Сигез бала анасы мин, кызым, күз алдыңа китерәсеңме? Сезгә – яшьләргә – өч бала да бик күп кебек, ә минеке – сигез!» Мәдинә апа Хәйретдинованы күпме беләм, ә бер генә баласын да күргәнем юк. Кибетенә дә үзе йөри ул, калган йомышларына да үзе чаба. Әңгәмәдәшем, күзләремдәге сорауны күреп булса кирәк, өстәп куйды: «Тик сигезе дә җир астында шул инде балакайларымның...»
19 яшьлек Мәдинә белән 20 яшьлек Хатыйп яратышып өйләнешкәннәр. Беренче балалары да озак көттермәгән. Тик уллары Саматны туйганчы сөеп тә кала алмаганнар – туып өч ай узгач, нарасый җан биргән. Икенчеләре Фәнүзәне дә шул ук язмыш көткән икән – кызчык, яшен дә тутырмаган килеш, бакыйлыкка күчкән. Ике баласын җир астына салган Мәдинә өч ел буе балага уза алмый йөргән. Дүртенче ел киткәндә генә, Ходайның рәхмәте белән, буйга узган. Хәйретдиновлар өченче сабыйларына Рифат дип исем кушканнар. Ата-ана бәхетенә бу балалары яшәп киткән. Рифаттан соң бер-бер артлы Асия, Сиринә, Гөлнур, Вилнур һәм Рәсим туган. Бала югалту ачысын татыган Мәдинә белән Хатыйпка, ниһаять, бәхет ишелгән. Тик Вилнур гына, Мәдинә апаның сүзләре белән әйткәндә, тумыштан акылга зәгыйфь булган. Аны табибларга да күрсәтмәгәннәр, яше килеп җиткәч, мәктәпкә дә бирмәгәннәр. «Күршедә яшәгән Зәйтүнә әби: «Ачуланмагыз, балалар, бу җүләрегез озак яшәмәс, күп булса, 17-18гә җитәр», – дип әйтә иде», – ди Мәдинә апа.
Вилнурлары белән хушлашырга рухи яктан әзер булган Хәйретдиновларга кайгы көтмәгән җирдән китереп бәрә. Тау шуып уйнаганда, 8 яшьлек Гөлнур башы белән таш баганага бәрелә. Апасының үле гәүдәсен Вилнур чанага салып алып кайта...
Хулиганнар 19 яшьлек Рәсимне кыйнап үтергәч, Хатыйп абый йөрәк өянәге кичерә. Мәдинә апа, улының җәсәден җиргә иңдергәч, авыру ире янына хастаханәгә йөгерә.
Бу вакытта Асия белән Сиринә кияүдә була инде. Рифат кына, 30га якынлашып килсә дә, өйләнергә ашыкмый. «Шайтан суы»на үрелгәли башлый, эшен ташлый. Җене котырганда үзенә дә, өянәктән соң урын өстенә калган әтисенә дә, акылга зәгыйфь энесенә дә кул күтәргән газиз баласына карап, Мәдинә апа: «Башың да бетми, ичмасам», – дип елый торган була.
Ананы тагын бер нәрсә борчый: кызларын бәхет гел әйләнеп үтә. Актаныш районының бер авылында кияүдә булган Асиянең ире эчә, кул уйната, сулга йөргәнен дә җиткереп торалар. Балалары да булмый. Чатырдап торган кышкы суык көннәрнең берсендә ир исереп кайта. Бәхетсезлегенәдер, Асиянең өйдә вакыты туры килә. Хатынын, чәченнән урап тотып, урамдагы бозланып каткан коймага башы белән бәрә-бәрә кыйный ир. Ике көн аңсыз ятканнан соң, Асия җан бирә...
Сиринә ике тапкыр ирдән аерылып кайта. Бүтән кияүгә бармыйм, әти-әни йортына кайтып яши башлыйм, дип йөргән көннәрендә, юл фаҗигасенә очрап, вафат була. Кызының биш айлык авыры булганлыгын да Мәдинә апа шул вакытта гына белә.
Башларына ишелгән кайгылардан Хатыйп абыйның йөрәге бик таушала. Сиринәне җирләп, бер ел узгач, ул да бакыйлыкка күчә. Мәдинә апа уллары Вилнур һәм Рифат белән генә кала. Рифат бертуктаусыз эчә. Озак яшәмәс дигән Вилнур ананың бердәнбер ярдәмчесе була. Тик язмыш аны бу терәгеннән дә мәхрүм итә. Исерек Рифатны эзләп алып кайтырга чыккан җирдән Вилнурга 14-17 яшьлек башкисәр малайлар бәйләнә. Ана улын ачыргаланып кычкырган тавышы буенча эзләп тапканда, соң була инде. Алты баласын җир куенына салган Мәдинә апа, Вилнурның суына башлаган гәүдәсен кочаклап, беренче тапкыр үксеп елый... Озак яши алмас, дип уйлаган Вилнурга 35 яшь була.
Рифат турында сорарга кыенсынып утыра идем, Мәдинә апа үзе сүз башлады: «Рифатымны үзем үтердем мин. Башы бетсен дип каргый идем – Ходай анысын да ишеткәндер. Бөтен акчамны талап алып бетерә иде. Вилнур үлгәннән соң, бераз гына үземә акча калдыра идем дә калганын мәчеткә илтеп бирә идем. И-и, эзли иде Рифат акчаны. Тапмагач, тагын да ярсыбрак кыйный иде. Күпмегә түзгән булыр идем, белмим, Вилнурны җирләп тугыз ай үткәч, Рифат асылынып үлде...
Гомерлек бер үкенечем калды, кызым. Оныкларым юк. «Әби» дип әйтүләрен көтеп, гомерем үтте. Ичмасам син «әби» дип дәш әле, балам», – дип сүзен тәмамлады Мәдинә әби.