24.10.2013 Икътисад
Дефолт булмый, курыкмагыз!
Узган атнада Түбән Камадан туганым шалтырата. “Дустымның танышы Казанда зур урында эшли, менә шул әйтә икән: тиздән дефолт булачак, банкта акчаларыгыз булса, тиз генә нидер эшләп калыгыз”. Ә дустым яңа машина алырга җыена. Искесен сатып, акчасын банка салып куйган иде. Шуңа борчыла икән.
- Илнең икътисад тармагында вәзгыять бик киеренке, хәтта ки авыр, әмма бернинди дефолт булмаячак, курыкмагыз, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә КФУның Идарә һәм төбәк үсеше институты доценты Николай Евстафьев. - Һәрхәлдә, белгечләр тикшеренүләренә нигезләнеп, чит илләрдәге, бездәге хәлләрнең өйрәнеп, киләсе елның май аена кадәр андый куркыныч янамый дип уйлыйм.
Шул ук вакытта икътисад белгече Россиянең кайбер банклары ябылу куркыныч алдында торуын да искәртте. Дөрес, анысы да бары вак банкаларга гына яный икән.
Банкларга бәйле яңалыклар чыннан да бераз хафага сала. Әйтик, Мәскәү өлкәсендә “Возрождение” банкы тирәсендә килеп чыккан вәзгыятьне мәхшәр димичә, ни дип әйтәсең тагын? Шушы төбәктәге күп кенә шәһәрләрдә урнашкан банкоматлардан һәм банк филиалларыннан халык массакүләм рәвештә үз кертемнәрен ала башлаган. Сәбәпчесе - мәгълүмати һөҗүм. Ниндидер көчләр халыкның телефоннарына банкның лицензиясе алынуы турында SMS-хәбәрләр җибәргән. “Чыбыксыз телефон” үз көчен эшләгән: халык паникага бирелгән. Дөрес, “Возрождение” рәсми чыганаклар аша әлеге хәбәрнең дөрес булмавы хакында белдерде һәм мондый хәлне провокация дип атады. Алданган халыкның бер өлеше генә үз акчаларын кире банкка ышанып тапшырган.
Икътисадчылар фикеренчә, дефолт кебек имеш-мимешләр таралуы банклар өчен файдалы гына. Кайберәүләр хәтта мондый рухтагы хәбәрләрне кредит оешмалары үзләре үк тарата дип белдерә. Әйтик, кеше үз кертемнәрен, процентлар рәвешендә керем алуны максат итеп, теге яки бу банкка салып куя. Процент тарифлары төрлечә була. Кайберәүләр дистәләгән процент керем вәгъдә итә. Ниндидер имеш-мимеш тарала икән, әлеге кеше тиз генә барып акчасын ала. Аңлашыла ки, вакытыннан алда алгач, аның процентлары юкка чыга. Дефолт кебек хәбәрләр исә халыкны тиз арада үз акчасын эшкә җигәргә этәрә: кемдер шул ук процентларсыз гына кертемнәрен ала, кемдер кредит ише мөмкинлекләрдән файдаланып калырга ашыга...
Николай Евстафьев аңлатма биргәнчә, дефолт ул, гади генә әйткәндә, дәүләтнең үз бурычларын түли алмавы. Ул бүгенге көндә Россиянең бурычлары куркыныч дәрәҗәдә булмавын искәртте, һәрхәлдә, 1990нчы еллар белән чагыштырганда, хәзерге бурычлар чүп кенә. Моннан тыш, алтын-валюта фондындагы запаслар да дәүләтнең түләүгә сәләтле булуы хакында сөйли. Аннан килеп, Россиянең нефть, газ кебек табигый байлыкларга ия икәнен онытырга ярамый. Ә болары исә - экспортка җибәрелүче, ягъни үзеннән үзе керем китерүче төп байлык. Шул ук нефтькә бәянең тиз генә төшәргә исәбе юк бугай әле.
Тагын бер факт: дефолт янаса, Россия Универсиада һәм Олимпиадалар, бер-бер артлы дөнья чемпионатлары уздырырга алыныр идеме икән? Ни әйтсәң дә, әлеге дөньякүләм чаралар турыдан-туры илнең финанс хәленә бәйле. Ә менә ошбу чараларны уздыргач бушап калачак казнаны тулыландыру өчен акча кирәк булачак. Ул чакта инде дефолт түгел, бәлки “бәяләр күтәрелү”, “инфляция” кебек төшенчәләр беренче планга чыгарга мөмкин. Тик аларга без күптән күнегеп беттек инде...