23.10.2013 Җәмгыять
Батырлык шундый була
Түбән Кама егете, 30 яшьлек Рузил Гыйльфанов, янгын чыгып, ут ялмап алган бакча йорты эченә кереп, танышларының яшь ярымлык баласын алып чыга. Шөкер, сабыйга бернинди зыян килми. Ә аның тормышын коткарып калган батыр егет район үзәк хастаханәсендә авыр хәлдә ята.
Бу вакыйга әле күптән түгел генә булды. Рузил үзенең хезмәттәше Максим белән табигатьтә ял итеп, шашлык пешерергә сөйләшәләр. Рузил хезмәттәшен гаиләсе белән үзләренең дачасына кунакка чакыра. Максим бик теләп риза була, хатынын һәм ике баласын машинасына утыртып, Рузилләр дачасына килә. Капканы ачып, машинаны бакчага кертәләр. Юлда килгәндә йоклап киткән биш яшьлек кызларын уятырга кызганып, машина эчендә бикләп калдыралар, ә яшь ярымлык улларын, бакча йортының икенче катына алып менеп, йокларга яткыралар. Әмма идәнгә тараткан помидорларны күргән хатын, балада аллергия булмасын дип куркып, башкаларга әйтеп тормыйча гына, малаен йортның беренче катына алып төшеп яткыра. Балалар тынычлап йоклаган арада шашлык пешерергә керешәләр. Инде караңгылана башлый, утын яна, күмер төшә, өстәл әзерләнә – кыскасы, барысы да тәртиптә кебек тоела.
Әмма, бәла бәхеттән тизрәк йөри, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул... Рәхәтләнеп, тыныч кына сөйләшеп утырганда, колакларына ниндидер шарт-шорт килгән тавыш ишетелә. Рузил башын күтәреп караса, бакча йортының икенче каты такталары арасыннан ялкын телләрен күрә. “Анда бала калды!” – дип ачыргаланып кычкырган тавышны ишетүгә, Рузил яшен тизлеге белән йорт эченә ыргыла.
Менә кайчан кирәк була аның спорт белән шөгыльләнүе! “Ә” дигәнче икенче катка менеп җитеп, ул баланы эзли башлый. Бу вакытта ялкын инде икенче катны тәмам ялмап алган була. Егет сулыш та ала алмый: бөтен җирдә төтен, ис һәм ялкын. Ул куллары белән капшанып, баланы эзли, әмма таба алмый. Кулларының нык пешүен дә сизми, башында бер генә максат: ничек тә баланы коткарырга! Сулыш ала алмыйча аңын җуя башлагач кына, егет ишегалдына атылып чыга. Шул чагында гына каушавыннан басып торган урынында катып калган ана кеше: “Бала беренче катта!” – дип кычкыра. Рузил шул ук секундта тагын ут эченә ташлана. Инде беренче катны да ялмап алган ут эченнән баланы эзләп таба, өстенә юрган каплап алып чыга һәм анасына тапшыра, аларны урамга, куркынычсыз урынга озатып куярга да өлгерә. Иң куанычлысы, балага бернинди зыян килмәгән була.
Ул арада, кычкырышкан тавышка машина эчендә йоклаган бала да уяна, нәни куллары белән тәрәзәсенә бәрә-бәрә елый. Атасы Максим машинаны ачарга ничек кенә тырышса да, ачкыч белән бикләнгән ишек ачылмый. Максимның: “Ключи! Ключи давай!” – дип кычкыруын ишетүгә, Рузил тагын, инде өченче мәртәбә, янгын эченә – өйнең беренче катында калган ачкычларны алып чыгарга дип ыргыла. Монысында инде аның куллары гына түгел, бите дә, тәне дә пешә. Ачкычлар һәм документлар салынган сумканы алып чыгып, Максимга ыргыта. Машинаны һәм аның эчендәге баланы да исән-сау урамга чыгарып өлгерүгә, янгын сүндерү машинасы белән “ашыгыч ярдәм” дә килеп җитә.
Аңын җуеп егылган Рузилгә беренче ярдәмне күрсәтеп, ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәләр. Бүген ул район үзәк хастаханәсендә ята. Батыр егетнең үзен күреп, хәлен белергә дип янына баргач, “Ватаным Татарстан” өчен фотога төшерергә рөхсәт сораган идем, риза булмады: “Йөргән кызым да бар, мондый чорналып-уралып беткән кыяфәттә фотога төшермәгез инде”. Фотосын Интернеттан “ВКонтакте” сайтыннан табып алдым.
Шушы урында бу язмага нокта куярга да мөмкин булыр иде. Әмма бу дөрес булмас, дип уйлыйм. Чөнки Рузил үскән гаиләне яхшы беләм, алар шәһәребезнең Тынычлык урамында безнең белән бер йортта яшәүче күршеләр генә түгел, күптәнге танышлар да. Әнисе Рәдилә һәм әтисе Фәннур – икесе дә Арча районыннан, Түбән Камага узган гасырның сиксәненче елларында килеп урнашалар. Фәннур “Нефтехим”ның олигомерлар заводында тракторчы иде, хәзерге вакытта, авыру булу сәбәпле, пенсиядә. Рәдилә Түбән Кама кан күчерү станциясендә эшли, тырыш хезмәте өчен күп мәртәбәләр Мактау грамоталарына һәм акчалата премияләргә лаек булган. Алар ике бала үстерделәр: 1983 елда – уллары Рузил, 1986 елда кызлары Резеда туды.
Балалары кечкенәдән бик тырыш, тәртипле һәм акыллы булып үсте. Рузил җиде яшеннән каратэ һәм дзюдо белән шөгыльләнә. Тренеры Сергей Куковякин җитәкчелегендә зур уңышларга иреште, берничә мәртәбә Татарстан чемпионы һәм Россия призеры булды. Мәктәптән соң ул Түбән Кама химия-технология институтының икътисад һәм идарә итү факультетын тәмамлады. Хәзерге вакытта шәһәребездәге банкларның берсендә эшли. Әлегә өйләнмәгән.
Ничек шулай туры килеп тора диген: әле узган кышта гына Гыйльфановларның кызлары, ягъни Рузилнең сеңлесе Резеданың, турында Түбән Каманың “Туган як” газетасына язган идем. Шәһәребездәге “Впрок” кибетендә эшләүче Резеданың бер әбинең касса янында төшереп калдырган бер айлык пенсия акчасы салынган янчыгын тапкач, шул әбине эзләп өенә барып, акчасын тиененә кадәр илтеп бирүе турында иде ул мәкалә.
Инде бүгенге язма героена әйләнеп кайтсак, үз тормышын зур куркыныч астына куеп, балаларны үлемнән коткарган Рузилнең тизрәк савыгып, исән-сау өйләренә кайтуын телик.