21.10.2013 Милләт
Татар теленнән оялу, яки Кулланучыга таба бер адым ясый белмәү
Шундый гадәт канга сеңгән: сатып алганда әйберләрнең тышлыгына карыйм, җитештерү көннәре белән беррәттән татарча язылганмы, юкмы дип тә тикшерәм. Киштәдә ике җитештерүченең бер төрле товары ята икән, татар телен ихтирам итүче җитештерүченең товарын сатып алам. “Эдельвейс” тышлыгына татарча мәгълүмат бирергә тартына икән, әйдә, хуш, милли бизәкле, саф татар телендә язылган “Вамин” яки Арчаның Наласа авылында чыккан сөтләргә өстенлек бирәм.
Бу рәвешле сатып алучылар мин генә түгел, яшьләр арасында андыйлар шактый. Үзенә күрә татар теленә инвестиция булсын дип, игътибар арттыру ниятеннән эшләнә. “Вамин” бөлгенлеккә төште, аның урынына хәзер кибет киштәләрендә “Просто молоко” пәйда булды. Яңа себерке яңача себерә дигәндәй, товар билгесе дә, исеме дә үзгәрде. Ребрендинг уздырсалар, уздыралар инде, анда эшебез юк, ләкин тышлыктагы татарча сүзләр юкка чыкты. Моны ничек аңларга?
Татар теле кая югалды?
“Просто молоко” ширкәтенең техник директоры Андрей Андреев яңа продукция тышлыкларында татар теле төшеп калуының ике сәбәбе бар, дип аңлатты. “Татар теленең тышлыкта юкка чыгуы ялгышлык түгел. Кирәк дип тапмадык. Без Россия кануннамәсе, таможня регламенты нигезендә эшлибез. Анда уртак тел – рус теле. Әгәр дә продукция Казахстанга чыга икән, без казахча да язарга тиеш булачакбыз. Татарстан, Россия, башка илләр өчен аерым тышлык, каплар чыгару кыйммәткә төшә. Аз күләмдә чыгарган булсак, бәлки, моны эшләп тә булыр иде, ләкин аның кирәген тапмадык.
Аннары аның икенче ягы бар: рус телендәге күп сүзләр татарчага тәрҗемә ителми, шулай яңгырагач, язылгач, дубляж эшләүдән нинди мәгънә? Без бары тик урысча гына язарга кирәк дигән карарга килдек, канун бозмыйбыз”, – диде Андреев.
“Ә ике телнең дә бертигез дәрәҗәдә булган Татарстанда эшләү, дәүләт телләрен исәпкә алып җитештерү, милли республикада яшәүче күпчелек кулланучыларның туган телләрен ихтирам итеп, бизнес корырга нәрсә комачаулый?” – дигән сорауга: “Милли тел мөһим, Татарстанда эшләгәнебезне дә аңлыйбыз, ләкин рус телен татарлар да яхшы аңлый. “Вамин”ның элеккеге продукциясеннән безнеке аерыла, без сыйфатлы ризык җитештерәбез. Бу тышлыктагы мәгълүматка караганда мөһимрәктер бит?!” – дип әйтте ул.
Чынында икесе дә мөһим. Чит илгә җитештергән продукция чыккан килеш тә, казахлар яки белоруслар: “Ник татарча язылган?” – дип кире бормас иде әле. Аннары “Просто молоко”ның төп сатып алучысы Кострома яки Минск түгел, ә биредә яшәүчеләр. Димәк, безнең теләк, бу очракта, тел исәпкә алынырга тиештер.
“Просто молоко” сөт комбинаты вәкилләре белән кулланучылар ихтыяҗы турында озак сөйләштек, ахыр чиктә, татар телле мәгълүматка сорау бар икән, барлык тәкъдимнәрне тыңларга, үзгәрергә риза булганнарын белдерделәр. Бу турыда аларның Интернет сәхифәләренә – www.tatarmilk.ru язарга да, шалтыратып әйтергә дә мөмкин.
Татар телендә бизнес кору
Әйе, татарлар рус телен яхшы белә, ләкин эш бит тел белүдә түгел. Базар мөнәсәбәтләре заманында яшибез икән, димәк, товарны сатканда кешенең күңелен яулап алу да мөһим. Оста сатучы икән син, кулланучы белән бер телдә сөйләш! Сатып алучыга ни кадәр якын син, шул кадәр товарың да күпләп сатылачак. Мәсәлән, төзелеш товарлары кибетенә керә ди татар кешесе. Киштәдә ике чүкеч ята. Берсенә “Молоток” дип язылган, ә икенчесенә “Чүкеч” – “Молоток”. Авылда йорт торгызучы кайсысын алачак? Үз телендә язылганны сайлый ул, чөнки шунысы якынрак, күңелгә ятышлырак. Татар сатып алучысы үзенчәлекле бит ул: син аңа таба бер адым яса, ул рәхмәт йөзеннән биш адым ясаячак!
“Әгәр дә бизнес җитештергән продукт татар телле кулланучысына да кызыклы, кирәкле икән, һәм ул татар телле кулланучы яшәгән төбәктә сатылырга юнәлдерелә икән, әлбәттә, тышлыкта татарча язылырга тиеш. Бу – дәүләткә ярау, законга яраклашу да түгел, беренче чиратта бу бизнесның уңышка ирешүе өчен кирәк. Кем бу алымнан баш тарта – шул күпмедер дәрәҗәдә потенциаль керемен югалта дигән сүз. Кулланучы белән кулланучы телендә сөйләшү – кичекмәстән уңышка китерә торган адым, моны исбатлаучы бик күп тикшеренүләр үткәрелгән, бу бәхәссез. Татар телле кулланучының күпчелеге Казанда, авылда бит. Авыл өчен җитештерелгән әйберләгә татарча язу кирәк”, – дип саный маркетолог Алсу Исмәгыйлева.
Читтәге эшмәкәрләр: “Татар теле файда китерә”
Татарстандагы җитештерүчеләрне татарча язарга күндерү авыр, ә менә читтәгеләр арасыннан республикадагы ике теллелекне эшкә җигеп, сәүдә эшен актив алып бару үрнәкләре күп. Кайберәүләре татар телен кулланганда керем артты дип тә белдерә.
Безнекеләр кебек, Татарстан, Россия өчен аерым каплар бастыру – артык чыгым, дип тормыйлар, язалар. Мәсәлән, республика кибет киштәләрендә “Самарские хлебцы”ларны очратып була. Кабына игътибар итсәгез, барлык составы татарча язылган. Әлбәттә, аларның көндәлек җитештерү күләме йөзләгән тонналар белән исәпләнми, ләкин аның директоры Игорь Кравченко: “Татарстанда сәүдә итү өчен аерым каплар бастырдык. Моңа кадәр бер үк тышлыклар иде, ләкин сезнең республикада ике дәүләт теле, шуны исәптә тотып эшләдек. Кызык күренеш: татарча яза башлаганыбызга ел ярым, күп булмаса да, ләкин керемебез 5 процентка артты. Татарстан сатып алучысы да үзенчәлекле – татарча язулар пәйда булгач, миңа өч кеше “рәхмәт” әйтеп шалтыратты. Ни диим, күңелгә рәхәт!” – дип аңлатты эшмәкәр.
Мари Иленең “Йола” ит комбинаты да хәләл ит ризыкларына татарча исем бирә, барлык мәгълүмат хатасыз татарча тәрҗемә ителгән. Бу гына да түгел. Мәскәү тирәсендәге Дмитровск шәһәренең сөт комбинаты бар, аларның үз Интернет сәхифәсе эшли. Шаккатканым шул булды: сайттагы рус телендә язылган барлык мәгълүмат, яңалыклар инглиз, алман, кытай, итальян, француз телләренә тәрҗемә ителеп, яңартыла. Болар рәтеннән татарча сәхифә дә эшли. Иренмичә ачып карагыз, тикшерегез (www.dmz.ru). Саф татарча, тәмле телдә язылган. Аларның сөт ризыклары Татарстанда сатылмый, татар кулланучысы белән берничек тә кисешми. Түзмәдем, шалтыраттым. Дмитровск сөт комбинаты идарәчесе Константин Александров: “Киләчәк нинди булыр, билгесез. Кем белә, бәлки, кайчан да булса Татарстан төбәгендә дә эшләрбез. Ә сайтның татарча булуы ул – алдан аудиторияне тикшереп карау. Татарлар күп, һәр кешегә үз ризыгы якын булган кебек, теле дә якын. Менә сез сайтны күрдегез, “рәхмәт” дисез, башкалар да аны күрәчәк. Ә безгә бу – уңай имидж, начар түгел бит! Тәрҗемәне Татарстан кешесе башкарды, аңа акча түләдек. Безнең өчен ул әллә ни зур чыгым булмады”, – дип сөйләде.
Татар теленә акча жәл
Мондый уңай мисаллар күп. Татарстан җитештерүчеләре арасында гына бу якка кымшану авыр бара. Чаллының “Тортугалия” ширкәте дә татлы ризыкларның кабында татар теленә урын таба алмый. Аның директоры Эдуард Юнысов: “Барлык сүзләр дә татарчага тәрҗемә ителми, аннары урын юк, этикетканы зуррак эшләсәк, ризык бәясе кыйммәтләнәчәк”, – дип татарча язмауның йөз сәбәбен тапкан иде. Югыйсә “Тортугалия” без белмәгән, ишетмәгән ризыклардан торт, пирожный ясамый, алар да өйдә хуҗабикәләр кулланган он, йомырка, атланмай, серкә, шикәр комын куллана. Яшел Үзән сөт комбинаты вәкилләре дә: “Татарча тәрҗемә итәргә белгечләр дә, акча да юк”, – дип аңлатты. Тәрҗемә итеп булмый дигәне дә, этикеткаларны ике сантиметрга зуррак эшләгәндә, ризыкның 30-50 сумга кыйммәтләнүе дә – әкият.
Татарстан кулланучысын татар телендә язылган тышлыклар белән сөендерер өчен бары теләк кенә кирәк. Ә болай, чынында, гади итеп әйткәндә, татар теленә акча жәл, артык чыгым дип карыйлар. Исәпкә алыгыз: болар барысы да үзебезнең татар кешеләре.
Facebookта Инсаф Хәмитов кызык фикер язган иде: “Хәтта татарны кычкыртып телсез калдырган Советлар заманында да, ничектер җаен табып, завод-фабрикаларга матур татар исемнәре бирә белгәннәр. Мәсәлән, “Тасма“, “Нәфис“ предприятиеләре, Әлмәттә – “Алсу“ фабрикасы. КамАЗның да тәүге исеме “БАТЫР“ иде. Башкалабызда “Акчарлак“ рестораны бар иде. Соңрак “Аш-Су“, “Данлы киемнәр“, “Сунар“ фирмалары, “Ак Барс“, “Кара алтын“ банклары килеп чыкты. “Татарстан сөте“ бренды да колакка ятышлы булды. Ә хәзер ничек? “Эдельвейс“, “Просто молоко”, “Джойта“, “Субконтинент“… Бүген әнә химград, IT-парк, СМАРТ-Сити, Иннополис, Агропромпарклар төзибез. Үз телебездә тиешле атамалар, матур сүзләр таба алмыйбыз икән, исемнәребез дә безнең – Иван. Товарлары кыйммәт булса да, “Бәхетле“ кибетләренә керәм, чөнки татарча. Татар телен ихтирам итмәгәннәрнең товарларын ник мин алырга тиеш?” – ди ул. Һәм Инсаф кебек фикер йөртүчеләр шактый.