• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 05.08-15.08 Кыргый планета. Казан циркы. 18:00
  • 06.08-15.08 Салават. 33 сезон. Камал театры
  • 16.09 Niletto. МВЦ «Казань Экспо», КЗ им. И.Шакирова. 19:00
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 05 Август
  • Мәдинә Маликова - язучы
  • Зөфәр Хәйретдинов - җырчы, композитор
  • Наилә Ибраһимова - актриса
  • Салих Баттал (1905-1995) - язучы
  • Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) - язучы
  • Рәйхан Халитов - блогер
  • Эльмира Гыйльфанова - җырчы
  • Надир Әлмиев - рәссам
  • Илгизәр Миргалимов (1942-2019) - дирижер
  • Фәрит Шиһапов (1951-2020) - музыкант
  • Гвардейская урамында озак вакытка фатир арендага бирелэ (студент кызларга яисэ гаилэле кешегэ). Фатир беренче этажда урнашкан. Якында гына остановка hэм кибертлэр. 10000 + ком услуги. Телефон 89586247928 (17.00 сон шалтыратырга)
  • Приглашаем на работу водителя кран манипулятора Ниссан, Изуцу. Работа сменная в Альметьевске(оплата за проживание с нас). Зарплата 2300 минимум и +.. Тел.89376209888
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
 
 

 
Архив
 

               

16.10.2013 Җәмгыять

Картлар йортына илтмәсеннәр иде

Очраклы гына 90 яшьлек бер әби белән танышып киттем. Танышыма кунакка барганда, өй номерын бутап, Суфия апаның кың­гырау төймәсенә басканмын. Гафу үтенеп, китәргә борылган идем, карчык елап ук җибәрде. “Минем бер айдан артык беркемне дә күргәнем юк. Кер әле, кызым”,– диде ул.

Аны жәлләп, фатирга уздым. Ике бүлмәле өй эчендә барлык җиһазлар да бар, телевизор да эшләп тора. Соңгысы картаймыш кө­нендә әбинең бердәнбер дустына әйләнгән.

“Балаларым каты бәгырьле булды“, – ди Суфия әбекәй

“Мин фатирга бер кыз бала кертер идем. Акчасы да кирәк түгел. Атнага бер җы­ештырып алса, шул җитә. Ип­тәш кирәк миңа. Төнлә авырып китүдән, ялгыз үлү­дән бик куркам, – диде ул. – Үзем өч кыз бала үстердем. Әти­ләре бик иртә үлеп китте. Балаларым кеше булсын дип бик тырыштым. Яшь вакытта авыруга да игътибар бирмә­дем, эшләдем дә эш­ләдем. Кызларым да үсеп җи­теп, бер-бер артлы кияүгә чыктылар. Гөрләтеп туйларын уз­дыру да минем өстә булды. Ул вакытта яшьрәк тә идем әле, бәхетемә кызларым бар, дип сөенеп йөргән чакларым. Тик тормыш тигез генә бармады шул.

Мин Казаннан ерак түгел бер районда үз йортым белән яши идем. Моннан 5 ел элек янгын чыгып, йортым көлгә әйләнде. Аннан соң миңа хө­күмәт фатир бирде. Әмма анда озак тормадым, кызларым башка фатирга күчерде. Бак­саң, берсе – янган йорт-җи­р­не, икенчесе – гаражны, өчен­чесе бак­чаны сатып акча эш­лә­гән. Миңа ниндидер язу бе­лән киләләр дә, бу пропискага керер өчен, дип кул куйдыртып алалар. Аңлаты­гыз әле, дигәч, “Нәрсә җитми сиңа, әни, ашатабыз, эчертә­без”, – дип кенә әйтәләр. Яныма килеп хәлем­не белергә вакытлары юк. Кечесе үз йорты белән яши. Мин сине мунчага килеп алырмын дигән иде, бер айдан артык узды инде. Юынганым да юк. Кайчак күрше йорттан бер танышым кереп юындыра. Берсе дарулар алып кайтып бирә. Дөрес, пенсиямне үзем алам. Анысына катышмыйлар. Бү­ген бу фатирда яшәсәм дә, пропискам башка җирдә. Картлар йортына илтмәсләр­ме дип куркам, кызым”, – ди ул.

Әбекәй өстәвенә инвалид та икән әле. Болай карап торышка бер дә туксанны бир­мәссең. Әмма сәла­мәт­леге генә мактанырлык түгел. Күзе начар күрә, аяк-куллары калтырый, башы еш әйләнә икән. “Авырып китсәм, табиб та чакырта алмыйм”, – дип уфтана ул. Әллә нигә бер кызлары кунакка чакыралар икән чакыруын. “Анысы да язу-сызу эшләре вакытында”, – дип шаярта әби. Шунда да, табында кияү утырганда, ашарга чыгарга ярамый, зал ягына кияү телевизор караганда чыгасы түгел икән. “Синнән ис килсә, яхшы түгел, дип әйтәләр”, – ди Суфия әби. Кызларымны яратып кына, җан җылымны биреп үстердем, берсеннән-берсе матур күл­мәкләр кидердем, ә алар никтер бигрәк каты бәгырьле булдылар. Балаларыма ки­рәкмим дип кенә үлеп тә булмый бит әле. Ходай биргән гомерне яшисең. Үзләрен дә минеке төсле картлык көтмә­сен дип телим. Үз балаларым бит, рәнҗисем дә килми”, – ди Суфия апа.

Китәр алдыннан әбекәй миңа акча сузды. Нәрсәгә икән дисәм, тыңладың, ки­ңәшләр бирдең, күпме вакы­тың узды, ди. Менә бит, ке­шенең ни дәрәҗәдә аралашасы килә икән! Әбекәйнең акчасыннан баш тартып чыгар юлга кузгалдым. Ә үзем уйланам: нигә өлкән яшькә җит­кәч, әниләр кирәксезгә әйлә­нә икән? Чөнки мондый язмышлы кешеләр бе­лән еш очрашырга туры килә. Кемнедер картаймыш көнендә өен­нән куып чыгаралар, кемдер “ветеран” фатиры аркасында футбол тубы шикелле теген­дә-монда типкә­ләнеп йөри, кемнедер картлар йортына озаталар, кай­берләрен хаста­ханәдә тоту ягын карыйлар. Әмма картлык барыбызга ишек шакыячак. Студент чактагы фатир хуҗам: “Карт ке­шедән күпме көлсәң дә ярый, барыбер үзеңә килә ул”, – дия торган иде. Сүзләрендә хаклык бар. Яшь, матур, сә­ла­мәт чакта без бу хакта онытабыз. Үз баласына әни кеше беркайчан да начарлык те­ләми, бәгыре каткан булса да рән­җемәскә тырыша. Карт­лыгында ялгыз калган Суфия әби дә кызларына рәң­җеми бит. Әниләр шундый олы йөрәкле шул алар! 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 168 | 15.10.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№36 (856864) / 22.10.2013 21:25:50

90 ны узган кешегэ упкэлисе юк,90дагы эбигэ акыл чыкканлыкка компенсация ясарга кирэк.
Явызы анын 60та ук явыз, тыкшынганы 60-70 дэ тыкшына. Кочсез 90 яшьлектэн уч алу узе ук кочсезлек билгесе!
Гадэттэ малае -килене тэрбиясендэге яшэгэн картларнын тормышы,читтэге ул-кызы кайтып буталый. Узлэреннэн дэ ярдэм юк,алып китеп карамас очен дэ мен торле сылтау табалар.Тик ойдэге килен гел начар булып кала.Татар гаилэсендэ ин еш таралган очрак.

№35 (856863) / 22.10.2013 21:17:17

Бу № 24 тә үзенең тормышын язган да салган инде. Явыз кеше булмаса олы яштәгеләргә киңәш биреп язар иде. 90 ны узган,бал-май эчендәге карчык 60 узган киленен ,малаен ,киәүен өйрәтеп яткач кемгә ошар икән. Команда бирү берәүгә дә ошамый әгәрдә җүләр булмаса.Шуңа күрә,улы өйендә килен начар,кызы яныны да киәү начар.Барына рәхмәт әйтеп ятасы урында ,кеше тикшереп яткан карчык яки бабайны кем яратаыр икән.

№34 (856279) / 18.10.2013 16:49:07

Мин Татар! Беләбез без, сез үз урындыгыгыздан аерыла алмыйсыз, аннан бәреп төшерерләр дип куркасыз. Шуңа күрә хакимият тарафына юнәлтелгән язмалар күрсәгез, котыгыз ботыгызга төшә башлый. Ә үзегез татар өчен, милләт өчен сукыр бер тиенлек эш башкарырга сәләтле түгел. Әлбәттә инде, укып тормадың, чөнки хак сүзгә җавап юк. Нигә баш ватарга соң? Контроль язган сүзләр сезгә кагылмый ич, болай да балда-майда йөзәсез, әнә тукранның башы авыртсын, чүпләсен агачтан кортларын, ул гына казына агач каерысында.

№33 (856269) / 18.10.2013 16:28:12

Шушындый туксан яшлек әбиләр бер баласында да яши алмыйлар, көнендә бөтенесе белән талашып үз өйләренә кайтып китәләр. Кияү янына чыгарга ярамый икән, димәк ул киявенә теләсә нәрсә сөйләп утыра, яхшы гына утырса, берәү дә кумас иде.

№32 (856263) / 18.10.2013 16:02:06

бик озын-озын язган язмаларны кызыгы булмаса нигэ укып торырга? дип яза сабырлык Кызык өчен язганнармыни монда. Үзең шул язмышка калмам дип әйтә аласыңмы. Ул ана әле үзен йөртә ала икән, ә менә кызлары бөтенләй йөри дә алмаска мөмкиннәр. Йөрәге әрнегәннәр яза мондый озын язмаларны. Кызык эзләүче димәк син кеше язмышыннан көлүче үзеңне генә кайгыртучы бер мескен җан инде.

№31 (856251) / 18.10.2013 15:10:04

бик озын-озын язган язмаларны кызыгы булмаса нигэ укып торырга?

№30 (856249) / 18.10.2013 15:02:12

Укып тормадым га ГА,
// Гомумән нигә тудың?//

- Тудырыгыз дип заявление язып тумадым. Тудырдылар.

// кенше дип аталган зат минем барысында да эшем бар, мин барсына да йогынты ясый алам ди,//

үзенең кулыннан бер эш килмәсә дә,надан башы белән, то берсенә барып тыгыла,то икенчесенә барып кеше өйрәтә дә кеше эшләгәнне җимереп бозып бетерә...

// Рәсәй халкын алманнар шуңа да кеше ук булып бетмәгән затларга керткәннәр, эчкечелек һәм булдыксызлыклары өчен генә түгел.//

- бар җиргә борын тыгып,белер-белмәс киңәш биреп,эшләмичә йөргәнгә түгел микән?




Син үзеңне Алмангамы,Рускамы исәплисең?
Мин Татар!

№29 (856218) / 17.10.2013 22:53:44

Син үзеңнән берни дә бәйле түгел, син нидер эшләү-эшләмәүдән, уку-укымаудан, белү-белмәүдән берни дә үзгәрми дигән андый унтерменшен фикерле җан иясе булгач, ни өчен яшәп торасың соң бу дөн-яда? Гомумән нигә тудың? Кит тә бар син аннан. Нигә сиңа ул кадәр дә дәрәҗәдәге берни дә булдыра алмый торган тормыш.
Адәм баласы шулкадәр дә түбәнгә төшсә төшәр икән.
Кеше белән кеше булып бетмәгәннәрнең төп аермасы шунда: кенше дип аталган зат минем барысында да эшем бар, мин барсына да йогынты ясый алам ди, ә кеше булып бетмәгән зат - унтерменшен, минннән берни дә не зависит, мин нидер кыбырдаганнан берни дә үзгәрми ди (Нисше). Рәсәй халкын алманнар шуңа да кеше ук булып бетмәгән затларга керткәннәр, эчкечелек һәм булдыксызлыклары өчен генә түгел.

№28 (856169) / 17.10.2013 16:46:24

ну и ышту? минем күзләрем әлегә ачык,Аллага шөкер.

Әйе дип утырганчы,син әйт әле,укыгач йә укымасаң ни үзгәрәчәк?
НИЧЕГО!!

№27 (856162) / 17.10.2013 16:23:51

укып тормадым, ә зря укымагансың, күзләрең бераз ачылып китәр иде.

№26 (856157) / 17.10.2013 16:16:04

Контрольне, шулай дә әйтим әле.

син әйткән коррупсиә белән барыбыз да авыриый. түрәләр дә безнең арадан. "коррупсиәгә каршы көрәш" дигән нәмәстә,юк сүз ул. конкурентларны мочит итү ысулы. ислам динендәге: син вахабит,син сәләфит дип бер берсен мочит итеп җылы кояш астында урын алу,ислам динен юкка чыгару өчен кулланылучы бер ысул дип аңлыйм мин.

№25 (856148) / 17.10.2013 15:02:36

Коррупцион түрәләребез нишли? Алар ил белән идарә итәрлек хәлдә түгел. Шуңа күрә тулаем бер сугышсыз бирелеп, америкә кубызына биергә мәҗбүрләр. Беренчедән, барлык дәүләт банклары шәхси кулларга тапшырылган инде, акча белән дәүләт идарә итә алмый. Икенчедән, бөтен хокукый власть милициядән полициягә бер дә юктан гына әйләнмәде. Уйланырга җирлек бар. Нигә кирәк иде ул суверен дәүләткә исем алыштыру? Өченчедән, дәүләтнең төрле министрлык тармаклары елдан-ел түбәнгә тәгәри. Сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы бигрәк тә аяныч хәлдә. Дүртенчедән, халыкны төрле яклап почмакка кысрыклый баралар: югары налоглар, Аллаһ биргән табигый байлыкларга (газ, су) куелган югары бәяләр, югары %лы кредитлар, кече бизнес, авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен рөхсәт ителгән шартлар да хәтта шуның ачык мисалы булып тора. Мәсәлән, һава сулаган өчен түләгән налог кебек, бары үзем өчен генә булдырылган имущество өчен, үзем салган йорт, үзем сатып алган йорт җиһазлары өчен мин кемгә бурычлы, аңламыйм, айга бер тапкыр хезмәт хакыннан тотып калган доход өчен түләнгән налог җитмимени соң? Ни өчен мин кабат-кабат югары %лы налог түләргә мәҗбүр ителгән? Тагын илдә ниләр барганын мин әлегә белеп бетермим. Миннән яхшырак белүчеләр дә бардыр, дәшмиләр. Түрәләр, миңа калса, үзләре дә шул без куып кертелгән почмакка кысрыклана баралар. Кемнәр тарафыннан? Алга таба Рәсәйнең язмышы нинди булыр? Америка түрәләре бөтен дөньяга хуҗа булырга ыргылып торган заманда Рәсәй түрәләре нинди эш белән шөгылҗләнә? Безнең балалар, оныклар киләчәктә кемнәр кулына кала? Әгәр түрәләр моңа юл куялар икән, иң беренче чиратта үзләре үк юк ителгәннәрен аңлыйлар микән? Халыкның бер өлешен кырып бетереп, аларга рәхәт тормыш гарантияләнәме? Саташу бу, адашу, аң булыгыз! Аллаһ моңа юл куймаячак!!!

Нинди генә булсалар да, әти-әниләр безнеке, үзебезнеке. 90 яшьлек әбекәйне яманлап язган кешенең дә үз әти-әнисе бар инде. Бәлки аныкылар шулай булгандыр. Сезнең дә картаясыгыз бар, хәзер ата-аналарыгызга нинди хөрмәт күрсәтсәгез, олыгайгач, үз балаларыгыз да сезнең кебек булачаклар. Сезнең кебек кенә түгел, хәтта начаррак та булачаклар. Кызлар үзләре ана кешеләр. Үзегезгә чокыр казыйсыз. Аналар кичерсә дә, Ходай сезне кичермәячәк. Ул әбекәйне яманлаган кеше, әгәр ул чыннан да начар булса, ни өчен шулай булган дип уйлагыз башта. Димәк, кызлары начар булган аның. Ярты як белән үстергән ананың мондый хәлгә төшүенә балалары гаепле. Кияү барда ашарга чыгарга ярамый диелгән. Ул кияүләрнең үз әти-әниләре дә исәндер инде. Үз әти-әниләрен шундый хәлгә калдырсалар, киленнәр янына чыгыпашарга ярамаса, нәрсә диярләр икән алар?! Әти-әнисе булган кешеләр иң бәхетле кешеләр алар. Сабый чагыннан, үсмер чакта ятим калган балар янында оялыгыз әзрәк, намусыгыз булса. Булган әйберне сатып үзләштергән балаларына әйтер сүз юк. Моннан да ары начаррак намуссызлыкны әйтеп булмый. Уйланыгыз, тәрбияләгез әнмегезне, ни йөрәгегез белән тынычлап ятасыз, киләчәгегез бик начар булачак, әбекәйне карамадың дип балаларсыз да калачаксыз. Шуны онытмагыз: терсәк якын, ләкин тешләп булмый.

№23 (856137) / 17.10.2013 13:51:32

2000-че еллар Рәсәе - кешелек тарихының позоры!
Бернинди табигый байлыклары булмаган Европа илләрендә пенсия 30-60 мең, Ә бар дөн-я байлыкларының 40 %на ия булган Рәсәйдә - 7 мең пенсиягә акча юк, карт кешеләр, шул ил өчен бар саулыкларын, бар гомерләрен биргән кешеләрнең кадере - эт кадереннән дә түбән.
Барысы да бернигә ярамаган чамасыз коррупсион түрәләребез аркасында.
Мондый темп белән бу ил түбәнгә очса - халыкның яртысы - пенсионерлар тәкдиренә калачак тиздән.

№22 (856118) / 17.10.2013 09:24:49

Тукран,бугенге мескен бичара карт-карчыкнын купчелеге-кичэге,башкаларга кон курсэтмэгэн яман телле хатын,ботен нэселен куркытып торган сэрхуш яисэ сугыш чукмары.
Э буген инде ул картайган коче беткэн кеше.

№21 (856113) / 17.10.2013 06:45:49

Гел балаларны гаепләп язасыз. Карт кеше дә үзенең тәртибе өчен җаваплы булырга тиештер. Күбесе бер баласы белән дә сыеша алмый, юктан да тавыш куптара, бер нәрсәгә дә риза түгел, авызында гел пычрак суз. Әгәр дә картаеп кулыңнан эш килми башлаган икән, утыр түр башында намаз укып, дога кылып, булганына шөкер итеп. Күңелендә гел изгелек булган кеше балалары булмаган очракта чит кешегә дә сыя. Аннан соң, картлыгың турында яшь вакытыңда ук уйларга кирәк. "Яшьлегендә ни эшләсәң, картлыгында шуны күрерсең" дигән сүз дә бар.

№20 (856109) / 17.10.2013 00:19:48

Бәтәч, "90 ны узган гәрип карчык..." синең газиз анаңдыр бит инде ул. Ничек оялмыйча аны монда бөтен дөньяга сөйләп утырасың син? Әле әни кеше балалары үсеп үз торммышлары белән яши башлагач та, алар ничек яши икән дип уйларга тиеш икән бит! Менә иске авыздан яңа сүз! Ә сез соң үзегез аның хәлен кайтып белдегезме? 90 нан узгач та сезне кайгыртып ничек яшиләр дип ятадыр инде ул, бәгырь. Хәсрәт, № 18 не дә син язгансың. Сиңа картлар йорты калса әле шөкер диярсең, балагы да үзегезгә охшаган. Шуң сезне бар дип тә белми. Әгәр әниегезне карап-тәрбияләп торган булсагыз, балагыз сездән үрнәк алып үсәр иде. Картайгач чәчкәннәреңне җыярсың, күпкә өметләнә алмыйсың инде син.

№19 (856108) / 17.10.2013 00:07:58

Бу нәрсә?-Ата һәм ул.

http://www.youtube.com/watch?v=79IQJYA9EOE

№18 (856102) / 16.10.2013 23:40:17

МИн дә киләчәгем турында бик уйланам.Уйланып шундый фикергә килдем-картлар йорты.МИнем өчен бик уңайлы урын дип саныйм.Бу планым, әгәрдә үзем генә калсам диүем.Балама ышанычым юк,өметтә итмим.БАРЛЫК малымны(бөтенесен) шул йортка бирәчәкмен.МИн ничектә урнашырмын,менә карчык нишләр,ул беспошный,әгәрдә миннән калса. Малай өчен җанын да бирә,ә ул ана дип тә белми.Әй бу Аналар !

№17 (856100) / 16.10.2013 23:22:21

Заманы шундый,азгынлык чоры,наданнар чоры.

№16 (856099) / 16.10.2013 23:20:16

Шушы бер җөмләң дә 4 хата ясагансың.Берле куям.

№15 (856098) / 16.10.2013 23:19:17

тагын тапталып беткэн тема! Эле яна гына укыган идек бит картлар йорты турында,ай бу гэжитлэрнен куплеге ,ботенесендэ берторле язма!Журналистларын да эйтер идем инде...

№14 (856096) / 16.10.2013 23:15:53

Шушы гарип көенчэ,ничек 60ка җитэ алдын,валлахи гаҗэп...

№13 (856095) / 16.10.2013 23:14:18

Гомер иткэнсен,гомер сузен язарга ойрэнмэгэнсен!

№12 (856094) / 16.10.2013 23:11:22

Юк менә шул,ул гөмер буе шундый булды.Без аның балалры акчага беребез дә мохтаҗ түгелләр.Аның инде ул каныныа сеңгән.Ашау-эчү ягы бик яхшы,ни кирәк шул бар.Байлар фасонында яшибез дип әйтер идем.Бер тиен акчасын санамыйбыз,үзебезнеке артыгы белән җитә.ПРосто сүз чыккач, шундый ук пример бездә дә бар дип әйтү генә.90 ны узган гәрип карчыкның тәртибе косасына китерә.Үзе чәй дә куя алмый,алдына китереп биргәнне генә эчә,ашый ала.ГӨМЕР БУЕ ШУНДЫЙ БУЛДЫ,балалары ничек яши икән дип уйламады.Без аны рәнҗетмибез,ул бал-май эчендә кайный.

№11 (856089) / 16.10.2013 22:20:59

51أَكْبَرُ الْكِبَائِرِ الْإِشْرَاكُ بِاللهِ وَ قَتْلُ النَّفْسِ
وَ عُقُوقُ الْوَالِدَيْنِ وَ شَهَادَةُ الزُّورِ*
"Зур гөнаһларның да зурлары: Аллаһы Тәгаләгә ширек кату, хаксыз урында кеше үтерү, ата-ананы рәнҗетү һәм ялган шәһадәт бирү".3
Гөнаһларның зуры дигәннән, җәзасы олы гөнаһ, "ши-рек" сүзеннән, гомумән, көферлек аңлана. Аллаһы Тәга-ләне инкарь итү "ширек" хөкемендә булса да, ул аңа кара-ганда да зуррак гөнаһ.
Шәригатьтә, ата-ананы рәнҗетү, әлбәттә, зур гөнаһ. Әмма шәригатькә каршы булган эшләрдә аларга итәгать итү дөрес булмый.
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә ата-анага итәгать итәргә һәм изгелек кылырга боерган. Бу – бөтен мөсел-маннарга йөкләтелгән катгый бер хөкем. Ләкин бу үз ире-ген бетерү һәм үз хөрриятен югалту дигән сүз түгел. Ата-анага хөрмәт күрсәтергә, әдәп һәм инсаф белән мөгамәлә кылырга, аларның затларына, шәхесләренә зарар тидерү-дән камил тырышу белән сакланырга тиешле. Әмма шәри-гатьтә мөбах, акыл һәм әдәп каршында дөрес булган бер эш булып та, үзенең сәгадәте шунда һәм киләчәген тәэмин итәргә сәбәп дип белгән нәрсәсен ата-анасының хаклымы-хаксызмы, яратмау һәм теләмәүләренә карап кына фида кылмаска тиешле.
Ялган шәһадәт бирү һәм ата-анага гөнаһлы булуның "көфер" гөнаһысы белән бергә күрсәтелүдә зур гыйбрәт бар. Кирәк ант итү белән һәм кирәк ант итми генә булсын ялган шәһадәт бирү мөселман кеше өчен гомумән дөрес түгел.


"Җ К Ш"

№10 (856087) / 16.10.2013 22:18:41

БАЛА,син япь-яшь башың белән 90 дагы анаң акчасына карап ятканга, ул акчасын бот арасында йөртә. Әгәр ай саен берникадәр акчаны үзең алып кайтып:"Мә, әни, шул чүпрәк капчыгыңа салып куй әле, кирәк-ярагыңа тотарсың", - дип әйтеп торсаң, алай эшләмәс иде ул. Моның белән мин мескен әбине акларга җыенмыйм, әлбәттә, ләкин барыбер гаепнең башы үзеңдәдер дип уйлыйм. Менә шул.

№9 (856086) / 16.10.2013 22:17:58

Узенен хэлэл пенсиясен ничек тотарга да хакы бар.Улгэч барыбер балаларга каласы. Улемтеклэргэ,җирлэу расходына акча азрак чыгар балаларыннан.
Олыгайган балалар картайган эти-эни пенсяисенэ ометлэнеп яшэргэ тиеш тугелдер инде.

№8 (856085) / 16.10.2013 22:01:31

Ананың ниндие юк.90 ны узып та,акчасын бот арасында тота чүпрәк сумка да. Һаман аңа акча җитми,бөтен расходы балалр өсеннән.Төрле ана була шул.

№7 (856083) / 16.10.2013 21:42:04

Жэннэтнен энилэр аяк астында икэнен ойрэтмэгэн,курэсен.Эллэ узе дэ белмэгэнме?Э сез ойрэтэсезме,эллэ узегез дэ эби хэленэ тошэргэ эзерлэнэсезме?

№6 (856081) / 16.10.2013 21:22:31

Эби бик кызганыч. Олы кешене балалар кайтып карарга яися уз яннарына сыендырып, эйбятляп карарга-тярбияляргя тиешляр иде. Эбине олы яшендя ялгызын гына яшятю ул оятсызлык чигеня житю дигян сюз!
Кызларнын исляреня бик тэшяр, бик укенерляр, уз башларына тэшкяч, эмма эниляре инде бу дэньяда булмас!

№5 (856072) / 16.10.2013 19:59:24

Бабай булсай-Аллам сакласын- диген. Безнен эбилэр -зур сойлэгэгче,зур телем ипи аша-дия торганнар иде. Олыларнын сузендэ хаклык ята.

№4 (856069) / 16.10.2013 19:39:34

ИИИ, Әби, безгә әби булулар тәтемәс ул, шул бабай булсак кына инде (икү бабытай дип йөри). 90% ирләр пинсиягә дә чыга алмый китеп барганны исәпкә алсаң, бигрәктә...

№3 (856068) / 16.10.2013 19:39:13

Эби, бүгенге көндә ике оныгы булган бөрчә бер кайчан да әби улмас инде ул, ничек бабай булган, шулай калыр.

№2 (856067) / 16.10.2013 19:30:07

Борчэ син эби булгач сойлэшербез.

№1 (856052) / 16.10.2013 17:33:43

Безнең татарда: "Балаларыңны үзеңнән артык ашатма, үзеңнән артык киендермә,"- дигән әйтем бар. Шулай булмаса туеп сикермәсләр иде, карт кеше үзе дә тиешеннән артык тәлапләр куя, кирәк- кирәкмәскә кысыла. Инде бала- чага хөкемендә булсада үзен донҗа кендеге итеп хис итә. Балаларына гаеп ташлаганчы, үзен ничек тотуы турында уйлап карасын иде ул әби.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar