14.10.2013 Җәмгыять
Тишек чалбарлар заманы
Алдан ук кисәтеп куям: мода мәсьәләсендә белемем дә юк, мәгълүматым да чамалы. Әйтергә теләгән фикерләрем элеккеге, ягъни безнең заман киемнәре белән хәзергене чагыштыру, уңай һәм тискәре якларын ачыкларга омтылу гына. Шуңа күрә, килешмәүчеләр табылса, гаеп итмәссез.
Сирәк булса да телевизордан “Модный приговор” тапшыруын карыйм. Александр Васильев белән Эвелина Хромченко алып барган әлеге тапшыруда стилистларның кайбер иҗат җимешләре уңышлы гына чыга. Алар киендергәннән соң гүзәл затлар танымаслык үзгәрәләр: чибәрләнәләр, ыспайланалар, атлап йөрүләре үк икенче кебек, йөзләре балкып, янып тора. Зал бу тамашаны күреп алкышлый, туганнары, якыннары матур сүзләр яудыра, чәчәк бәйләмнәре бүләк итә. Кыскасы, залдагы хатын-кыз үзен җәннәттә кебек хис итәдер, мөгаен, ул минутларда. Мактаганны һәрберебез ярата бит, җәмәгать.
Кием, өс киеме, баш һәм аяк киеме беренче чиратта тәнгә уңайлы, йөзгә ятышлы, чыдам булырга тиештер, минемчә. Кышкы киемнәрнең дә чыдам һәм җиңел булуы мөһим. Кызганычка димме, әлеге шартлар модалы киемнәрдә үтәлми. Ничек кенә матур, затлы булмасын, хәзерге кием-салым безнең кебек олылар күңеленә хуш килми. Тәнгә уңайсыз, җанны җылытмый алар. Бигрәк тә яшьләрнең, заман модасына ияреп, ярымялангач, кендек күрсәтеп йөрүләрен күңел кабул итми (күп кенә кызларның бала таба алмауларының сәбәбе дә шулдыр әле).
Яңа модалы киемнәрне беренче артистларыбыз сәхнәгә алып чыга, алар рекламалый. Концерт-театрларга күпчелек хатын-кыз үзен күрсәтергә һәм шул яңа модалы киемнәрне карарга бара. Модалы киенеп, матур күренү өчен зур акчалар сарыф ителә икән.
Ике-өч ел элек бер тапшыруда танылган җырчы Филипп Киркоровны яңа, безгә сәер тоелган киемнән күрсәттеләр. Өстендә күлмәк дисәң күлмәк түгел, җептән үргән, ятьмәгә охшашрак кием. Кызыксынучыларга киеме турында аңлатма да бирде җырчы. Италия модельерлары бары бер генә экземплярда иҗат иткәннәр икән алтынга тиң бу киемне. Бәясе якынча Мәскәү үзәгендәге ике бүлмәле фатир хакы дигәч, күзләр маңгайга менә язган иде ул вакытта. Ул кадәр кыйммәт торгач, дөрестән дә, затлы булгандыр.
Мода дигәнең көнләп үзгәрә хәзер. Кем ничек булдыра ала – шулай кылана. Без яшь чакта ертык киемгә ямау сала идек, хәзер чалбарның тез турысы тишек, чачакланган булса, модалы икән.
Безнең балачак ятимлектә узды, ә ятимлекнең юлдашы – хәерчелек, җитмәүчелек. Без киеп үскән күтәртмәле чабаталар, киндер күлмәк, телогрейка, сырган чалбарларны хәзер музейларда гына күрергә мөмкин.
Беренче чын костюмны мин 19 яшемдә Тәтештә укыганда, баржа бушатып җыйган акчага алган идем. Зәңгәр төстә, бик тә килешле, уңайлы, матур кием иде ул. Аннан соң күп киемнәр туздырырга туры килде, әмма беренчесе – үз көчең белән эшләп табылган акчага алынганы кебек кадерлесе булмады. Яшь гәүдәгә матур кием килешә бит ул. Тагын бер мәртәбә баштан-аяк киендерделәр әле мине. Анысы Казанда укыган 1973 елда булды. Атаклы урманчы Нургали ага Миңнеханов белән бергә торып укыганымны язган идем. Нургали ага: “Әйдә, тирес исе сеңгән киемнәреңне кайткач киярсең, сине үзем яңабаштан киендерәм”, – дип, “дәү абзыйлар” йөри торган кибет-салонга алып барды. Аның директоры Рәшит ага белән танышлар икән. Кибеттә иң затлы импорт товарлары гына. Өчәүләп миңа кием сайладык. Франциядә тегелгән соргылт костюм, Югославиядә эшләнгән калын аслы кышкы сапожки, аксыл каракүл якалы пәлтә, күлмәк, галстуклар алып, киенеп кайткач, өйдәгеләр дә, хезмәттәшләр дә аптырашта калып, “танымый тордылар”. Ул киемнәр озак еллар өстемнән төшмәде, пәлтәсе әле дә шул елларны хәтерләтеп шкафта саклана.
Шөкер, хәзер кием-салымга кытлык юк,иҗаның ниндиен тели – шундыен табарга мөмкин. Шулай да безгә гадиерәк, иркенрәк тегелгәне ятышлырак, уңайлырак тоела. Хәер, белмәссең, искегә, үткәнгә кире әйләнеп кайтучан бит мода дигәнең. Бәлки киләчәктә без яратканын да күрергә насыйп булыр.