поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.10.2013 Җәмгыять

Асрамага әти-әни бирәм...

Яңа Савин районындагы бер йортның беренче катында зур кибет урнашкан иде. Бу кибет Совет власте елларында төзелгән, сату һәм склад мәйданнары бик зур. Берзаман кибет бинасының ишегалды ягыннан картлар йорты ачып куймасыннармы! Хәбәрче буларак үтәргә маташкан идем, барып чыкмады. Коммерция нигезендә эшли икән. Ата-анасын карый алмаучы яки карарга теләмәүче хәлле яшь гаиләләргә хезмәт күрсәтә ул.

Бу йортка урнашып яшәгән ата-ана өчен балалары аена күп кенә акча түлиләр икән. Комплекска якынча 20ләп өлкән кеше урнаштырылган. Авыруларга чыгып йөрү рөхсәт ителми, ахры. Бер абзыйны очратып, аз гына мәгълүмат алуга ирештем.

«Мин – коляскада гына утырып торучы авыру, бу шайтан почмагына кызым китереп куйды. Коляскамны бирмәде, телефоным да кулымда түгел, хәтта күзлектән дә мәхрүм итте. Безгә хезмәт күрсәтүчеләр дә кызыма шалтыратырга рөхсәт итмиләр, үзе дә шалтыратып хәлемне белми. Ә бит мин – заводта мастер да, цех начальнигы да булып эшләгән хөрмәтле кеше. Өч аяклы җиһаз бирделәр, шуңа таянып йөрим менә. Ходаем, нинди хәлгә калдым», – дип, кычкырып елап җибәрде абзый. – Мин берәүгә дә кирәкмим. Үләсем генә килә. Җае чыкса, асылынырмын инде, бау гына юк. Син бер бау табып китерә алмыйсыңмы?» Аның бу сүзләреннән әллә нишләп киттем. Абзый яныннан тизрәк китү ягын карадым.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Торганнар, ди, алар картлар йортында... Кызганыч, бу моңсу әкият кенә түгел.

Авылда Сания апа бар иде. Беркайчан да кияүгә чыкмаган карт кыз иде ул. Югыйсә, төс-биткә дә ярыйсы гына: тулы гәүдәсе, озын толымнары әле дә күз алдымда. Аның якын дуслары – сарыклары, мәчеләре, ә иң тугрысы – эте Бурзай иде бугай. Кышкы салкын көннәрдә ул аларны хәтта төн кунарга өенә дә алып керә, дип сөйлиләр иде. Сания апа янына кайтучы-китүчене хәтерләмим. Авылда якын туганы да барлыгын белмим. Шуңа да аны еш кына без мунча керергә үзебезгә дәшә идек. Көннәрдән бер көнне күршебез авырып китте, кан басымы күтәрелгән, диделәр. Сания апабыз хастаханәдән үзгәреп кайтты. Мәзәкләр сөйләп көлдерә торган, шук-шаян күршебез моңсуланып, уйчанланып калган. Акылына зәгыйфьлек килгән иде. Кемнедер танымый, йә оныта, әллә ниләр сөйли... Кыскасы, авыл җирле үзидарәсе белән берлектә, бер караучысы да булмаган Сания апаны картлар йортына җибәрергә булдылар. Документлар эшләнеп беткәнче, аны кабат хастаханәгә урнаштырдылар. Әгәр хәтере кире кайтса, үз-үзен карый алса, калдырырга да була, диделәр. Көн саен күршем янына хастаханәгә килеп хәтерен кайтарырга азапланганым истә: бергә баштан кичкән хәлләрне дә сөйләп карыйм, элекке фотоларны күрсәткән булам, тик... Сания апаның үзенең дә картлар йортына барасы килмәде һәм бармады да – хастаханәдә җан бирде.Бу вакыйга миңа ул чакта нык тәэсир иткән иде, нәкъ менә картлар йортына җибәрергә дигән карар тынгылык бирмәде. Ничек инде авылдашыңны читләр янына җибәрергә була, авыл халкы күмәкләшеп карый алмыймыни ялгыз хатынны, дип уйландым мин. Бигрәк беркатлы булганмын инде: һәркемнең үз гаиләсе, үз мәшәкате, борчуы ләбаса. Сания апа кайгысымыни авыл халкында... Авылдашын гына түгел, газиз әнисен, әтисен дә приютларга илтеп куючылар җитәрлек бит.

Татарстанда инвалидларга, олы яшьтәгеләргә социаль ярдәм күрсәтүче 99лап оешма бар. Шуларның 30дан артыгы – картлар өчен интернат-йортлар. Кайберләрендә булганым бар. Барысы да тәртиптә, ашаталар, эчертәләр, ялгызың да түгел, җылы, тик менә якыннарыңның җан җылысы җитми. Чиста урын-өсте, ялтырап торган ишек тоткалары, келәмнәр, савыт-сабалар – матур, тик синеке түгел, башка, чит. Дөрес, аралашу, танышлар җитәрлек монда. Хәтта гаилә коручылар да бар. Әнә икенче бер авылдашым 60 яшенә җитеп кияүгә чыкмаган иде, Яшел Үзәннән ерак түгел урнашкан картлар йортында үзенә тиң яр да тапты, тик мин килгән саен авылны сагынуын, урам буйлап бер генә булса да үтәргә теләвен сөйли иде. Картлар йортлары булмаса, анда әти-әниләрен китерүчеләр дә булмас иде, дип ышана идем мин, ә менә бер вакыйгадан соң, икеләнеп калдым.

Даими укучыбыз Рафаэль абый Сальмушевның «Үләсем генә килә» дигән сезнең хозурыгызга тәкъдим ителгән язмасы безне битараф калдырмады: нинди була икән ул приютның «шәхсие», дип, әлеге оешманы эзләргә тотындым. Интернетта игъланнар арасыннан таптым мин аны, оешмага санитарка кирәк икән. Якынрак танышу өчен, йортның үзенә дә бардым. Ни хикмәт, бу приют күпкатлы йортның беренче катында урнашкан. Ишектә язу-фәлән, элмә такта да юк. Элек монда кибет-мазар булган, күрәсең, хәзер заманча җиһазландырылган, палаталарга бүленгән. Бина күбрәк хастаханәне хәтерләтә. Бер палатада икешәр-өчәр кеше ята. Биредәгеләрнең күбесе авыру. Мин килгәндә приютта унлап бабай иде. Кайсы шикәр диабетлы, кайсында яман шеш, кемдер ятып кына тора. Мөлаем шәфкать туташы мине приют белән таныштыра, Казанда тагын бер бүлекчәләре бар икән, анда бала акылы кергән әбиләр дә дәвалана. Авыруларны ике табиб тикшереп тора, санитарка һәм шәфкать туташлары, кирәк икән, олыларны ашата, юындыра, уколын кадый, аслыкларын алыштыра, һава суларга алып чыгалар. Биредә бер еллап, бер-ике айлап яшәүчеләр дә бар. Яшәү көненә уртача 1000 сум чамасы. «Монда байлардыр инде алайса», – дип кызыксынам. «Төрлесе бар, аена 21-31 мең тирәсе чыга, барысы да олы кешенең хәленә, авыруларына бәйле рәвештә билгеләнә», – ди шәфкать туташы. Приюттагыларның күбесен балалары түгел, туганнары бирегә китергәннәр икән. Хәер, алар моның өчен якыннарына ачуланмыйлар да кебек, чарасызлыктан нишләргә соң? Коридорга телевизор карарга чыккан бабай белән хушлашып (ул монда үзен йөртә торган сирәк кешеләрнең берсе, рус, калганнары барысы да татар булып чыкты), тукталышка таба атлыйм. Башымда буталган мең төрле уйны бер тәртипкә салырга тырышам. Әйтик, берәүнең әнисе авырып китте, ди, ялгызы гына яши. Син аның бердәнбер баласы. Әнине карау изге эш, тик көне буе өйдә утырган өчен кем сиңа акча түләр, үз балаң да булса, ирсез дә икәнсең, гаиләне кем туендырыр? Ирексездән, картлар йортына барасың түгелме соң? Авыр хәлдә калган олылар өчен шундый оешмаларның булуына Аллага шөкер, диярсең. Ә икенче яктан барыбер күңел бармый... Төн йокыларын калдырып, сине үстергән, укыткан әниеңне ничек читкә җибәрергә? Бер көне, бер сәгате дә авыр булачак, оят, юк... Җитмәсә, хәзер олыларны өеңә килеп карарга әзер торучы кешеләр дә хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Әти-әниеңне картлар йортына җибәргәнче, көн саен хәлен белеп, аны караган хезмәткәргә 10-12 мең түләвең күпкә дөресрәк түгелме икән?!.Картлык һәркемгә килә ләбаса!..
 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»