поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
13.10.2013 Икътисад

Лаеклы ял кайда лаеклы?

Чын дөрес сүзне, әйтсә, сабый әйтә, диләр. Бер тапшыруда 4-5 яшьлек балаларга, нәрсә ул пенсия, дип сорау биргәннәр иде. Кечкенә генә бер малай ул вакытта болай җавап бирде: «Карт кешеләрнең акча җитми дип елап утырулары пенсия була». Бер кызчык исә: «Яшь вакытта кеше акча эшли, аннары картайгач, шул акчага чит илләргә йөри. Мәсәлән, Парижга барып кайта, пенсия шул була инде», – диде. Икесендә дә хаклык юк дип әйтеп булмый.

Безнең илдә өлкәннәр, нигездә, акчасын чираттагы пенсиясенә хәтле көчкә җиткерсә, алга киткән чит илләрдә әби-бабайлар, дөрестән дә, рәхәтләнеп сәяхәт итә, дөнья гизә. Һәрхәлдә, һәр тиенне санап өйләрендә утырмый инде алар. Шул ук вакытта пенсия түләнми торган, өлкәннәргә бернинди ташламалар каралмаган илләр дә бар икән. Бу сәхифәбездә нәкъ менә Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланган көннәрдә пенсия турында сөйләшеп алырга булдык.

Күп илләрдә пенсиягә чыгуны зур түземсезлек белән көтеп алалар. Балалар инде үсеп беткән, кредитлар да күптән түләнгән, пенсия хисабында да яхшы гына сумма җыелган. Һәр илдә пенсия системасының аларга гына хас үзгәлекләре була. Бездәге пенсия системасы турында сөйләп торасы юк инде, барысы да күз алдында. Россия пенсионерлар өчен иң яхшы илләр рейтингында нибары 78 нче урынны гына алып тора (иң ахыргы баскычта – 91 нче урында – Әфганстан). Ә менә чит илдә пенсионерлар ничек яши икән?

Швециядә пенсия хезмәт хакының 80 процентын тәшкил итә. Аның уртача күләме – 2000 доллар. Аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә ким дигәндә 1050 доллар пенсиягә өмет итә ала, гаиләле пенсионерларга 1180 доллар түләнә. Иң күп пенсияне 65 яше тулган һәм 40 елдан да кимрәк эшләмәгән кешеләр ала. Аз керемле өлкәннәргә исә, йорт һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен, 93 процент күләмендә дотация каралган. Рейтинг буенча, Швеция пенсиягә чыккач яшәргә рәхәт булган иң яхшы ил санала, ул иң югары баскычта тора. Израильдә дә пенсионер, бик теләсә дә, акчасыз кала алмас иде, мөгаен. Бердән, биредә һәркемгә дә бирелә торган картлык буенча пенсия бар, ул хезмәт стажы күпме булуга да карамастан түләнә. Икенчедән, әгәр дә сез Израильдә эшләсәгез (ничә ел булуы мөһм түгел), хезмәт пенсиясен алачаксыз. Өченчедән, пенсия яшенә җиткәч, өлкәннәр монда бер тапкыр уртача керемне эшләгән елларга тапкырлагач килеп чыккан күләмдә акча ала. Әгәр дә кешегә хезмәт пенсиясе каралмаган яки ул яшәү минимумыннан азрак икән, дәүләт пособие билгели. Бу илдә хәтта иң аз керемле пенсионерлар да елга бер тапкыр чит илгә барып кайта ала. Германиядә булачак пенсия хезмәт хакының күләменә, эш стажына бәйле. Бу илдәге пенсионерлар да бәхетлеләр арасында. Германия – рейтингның беренче өчлегендә. Испаниядә пенсионерларга һәрвакыт туганнары, хәтта ерак туганнары да ярдәм итә. Дөрес, аларда да пенсия күләменнән зарлана торган түгел. Ә менә Кытайда пенсияне бөтен кеше дә алмый икән. Дәүләт пенсиясе дәүләткә хезмәт итүчеләргә һәм сәнәгатьтә эшләүчеләргә генә каралган. Ә авыл халкына биредә пенсия бөтенләй түләнми. Илдә өлкәннәр өчен ташламалар да юк. Аның каравы, Кытайда шундый махсус закон бар: аның буенча, өлкәннәрне, пенсионерларны аның гаиләсе кайгыртырга тиеш, матди якны алар тәэмин итәргә бурычлы. АКШта эшләүче кешеләр үзләренең пенсия счетларына хезмәт хакының 12,4 процентын күчереп бара. Мондыйлар картлык көнендә 1000 доллар пенсиягә өмет итә ала. Эшләгән чорда кертем ясалмаган икән, пенсия 500 доллар гына булачак. Америкалылар шулай ук акчаларын, эш бирүче белән килешеп, Дәүләтнеке булмаган фондка яки банкка да күчерә ала. Моннан тыш, аларның шәхси пенсия счетын ачу мөмкинлеге дә бар әле. Аны кеше тугач ук та эшләргә була. Әмма акчаларны 59,5 яшь тулмыйча алырга рөхсәт кенә юк. Австралиядә исә теләсә кайсы кеше эшләсә дә, эшләмәсә дә, 65 яшь тулуга, һәркем дәүләт пенсиясе алуга хокуклы. Аларга әле бушка медицина хезмәте күрсәтү дә каралган. Ялгызлар монда 1000 доллар күләмендә пенсия ала, гаиләле кешеләр исә – 980 доллар. Австралиядә теләгән кеше үзенең шәхси пенсия фондын да терки ала. Җыелган акчаларны исә 65 яшь тулгач кулланырга ярый, дип яза pro-personal.ru.

Соңгы вакытта безнең ил дә пенсия системасындагы реформага әзерләнә. Киләчәктә һәр кеше картлык көнендә күпме акча алачагын үзе кайгыртырга тиеш булачак. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә, бәлки безнең ил дә югарырак баскычка күтәрелер...

Хатын-кызлар да пенсиягә 60 яшьтән генә чыгарга мөмкин

Хатын-кызларның ирләр белән беррәттән баруына ияләнеп беттек бугай инде. Әмма пенсия турындагы чираттагы яңалык гүзәл затларны бер дә сөендерер дип уйлап булмый. Аларга пенсиягә чыгарга ашыкмаска кушалар, тагын биш ел өстәп эшләтмәкчеләр. Россиянең Финанс министрлыгы хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен 55тән 60ка кадәр арттырырга тәкъдим итә.

Белгечләр фикеренчә, безнең илдә хатын-кызлар ир-атларга караганда көчлерәк һәм сәламәтрәк, алар озаграк яши, шуңа күрә, аларга азрак эшләү дә каралырга тиеш түгел. Әле карар ахыргача кабул ителмәгән. Әмма закон чыгаручылар бу мәсьәләне беренче тапкыр гына күтәрми инде. Dengi.116.ru. язганча, хатын-кызларның пенсия яшен алай кисәк кенә күтәреп куймаячаклар. Бу эшне 2019 елдан гына башларга җыеналар әле. 10 ел дәвамында ярты ел саен пенсиягә чыгу вакытын 3 айга арттырып бармакчылар. Шулай итеп, 2030 елда гүзәл затлар пенсиягә 60 яшьтән чыга башлаячак. Белгечләр әле тагын бер вариант тәкъдим итә: 55 яшьтән соң хатын-кызларга пенсиянең иминият өлешен генә түләргә, ә база өлешен вакытлыча бирмичә торырга. Һәм 60 яшь тулгач кына, тулы пенсияне түли башларга дигән фикер дә бар. Пенсиягә чыгаргамы яки эшләүне дәвам итәргәме – моны хатын-кыз үзе хәл итәчәк. Финанс министрлыгы үзе нәкъ менә бу ысулны куллануга басым ясамый, әмма пенсия яшен күтәрүнең котылгысыз икәнен таный. Әлеге тәкъдимнең хуплану-хупланмавы әле билгеле түгел.

Татарстан Республикасында 1 миллионнан артык пенсионер яши, бу – татарстанлыларның 28 проценты дигән сүз. 2013 елның 9 ае эчендә аларның саны 6,6 процентка арткан. Казанда исә 322 мең тирәсе пенсионер бар.

Бүгенге көндә Татарстанда пенсиянең уртача күләме 9 мең 616 сумга тигез. Чагыштыру өчен, күрше субъектларда уртача пенсиянең күләме: Башкортстанда – 9 мең 448 сум, Мари Элда – 8 мең 886 сум, Мордовиядә 8 мең 875 сумны тәшкил итә.

2014 елда ТРда пенсионерларның яшәү минимумы 5 мең 912 сумга тигез булачак. Бүгенге көндә аның күләме 4 мең 870 сум.

Хәзерге вакытта республикада 100 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 173 кеше гомер итә. Казанда аларның саны – 56. 2008 елда башкалада озак яшәүче 28 кеше булса, биш елда бу сан икеләтә арткан. 

Чулпан НӘҖИПОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы