11.10.2013 Авыл
Президент ни өчен сыер асрый?
Кичә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан башкаланың “Корстон” сәүдә һәм күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча бер төркем игенче, терлекче, кош-корт үрчетүче, җиләк-җимеш, яшелчә үстерүче хезмәт алдынгылары бәйрәм мәҗлесенә җыйналды. Президент ел нәтиҗәләре буенча аеруча зур уңышларга ирешкәннәргә Россиянең һәм Татарстанның югары бүләкләрен тапшырды.
Республика җитәкчеләре кулыннан орден-медальләр алучылар арасында Актаныштан – Дамир Ялилов, Әлмәттән – Рәсим Исхаков, Кукмарадан – Нәфыйк Хөсәенов, Яшел Үзәннән – Рушания Вәлиева һәм башкалар бар иде.
Авыл хуҗалыгында быелгы ел республика тарихында иң катлаулы чор буларак хәтергә кереп калыр, ахрысы. Җәйнең беренче яртысындагы корылык, аннары тоташ яңгырлар авыл кешесен шактый сынаса да, хезмәт алдынгылары сынмады, сынатмады. Ә инде иң югары уңышларга ирешкән механизаторлар, комбайнчылар, терлекчеләр, сыер савучылар, гаилә фермалары, фермерлар, авыл хуҗалыгының башка тармакларында хезмәт куючылар – кыскасы, бәйрәм табынында беркем дә бүләксез калмады.
Яңарак кына Воронеж шәһәрендә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырган киңәшмә дә ил буенча сөт җитештерү проблемаларына багышланган иде. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Әлеге киңәшмәдә яңгыраган сүзләр республика җитәкчесенең йөрәгенә май булып яткан, күрәсең. Һәрхәлдә, бәйрәм алдыннан “Корстон”ның зур залында республиканың күпләп сөт җитештерүче хуҗалыклары җитәкчеләре, район башлыклары, күп санлы авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында узган киңәшмәдә эре инвесторлар исеменә дә, шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга карата да моңарчы күпләр уйлап йөреп, әйтергә кыймаган сүзләр шактый яңгырады. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның, авылда туып үскән кеше буларак, игенчелекне генә түгел, терлекчелек тармагындагы проблемалардан да хәбәрдар булуын белә идем белүен. Баксаң-күрсәң, Рөстәм Нургали улы бүген дә сыер асрый икән ләбаса. Шуңа да авылларда терлекнең баш саны кими баруга борчыла. Сыерсыз авылның киләчәге юклыгын да яхшы аңлый. Шәхси хуҗалыгында күпләп терлек асраучыларның көне гел хезмәттә уза. Балачактан ныклы хезмәт тәрбиясе алган кеше тормышта югалып калмый ул.
Аннан килеп, шәхси үрнәк дигән төшенчә дә бар бит әле. Әгәр авылда хуҗалык җитәкчесе, җирлек башлыгы да сыер асрамаса, ничек итеп башкаларны бу эшнең мөһимлегенә ышандырырга? Ә инде үзең күпләп терлек асрасаң, бигрәк тә берничә сыер тотсаң, аның сөтен 10 cумга сатасы килми шул инде.
Дөрес, шәхси хуҗалыгында сыер асрау өчен шартлар да кирәк. Ел буена җитәрлек печәнең, саламың, фуражың булмаса, терлек азаплауның кирәге дә юк. Президент әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыга төрлечә ярдәм күрсәтү җирле хакимиятнең мөһим бурычы да ул. Әгәр дә пай җире өчен килешүдә каралганы бирелмәсә, авылда сөт җыю оештырылмаса, сөткә тиешле бәя булмаса, шәхси хуҗалыгыңда сыер асрауның мәгънәсе югала. Бәягә килгәндә, сөтне бүген дә әле төрле авылларда төрле бәядән җыярга тырышалар. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, кайбер районнарда сыер асраучылар исәбенә кесә калынайтырга омтылучылар, арадашчылар да юк түгел. Андый фактлар расланса, кемнең кем булуына карамастан, катгый чара күреләчәк, дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов.
Воронежда узган киңәшмәдә Россия Хөкүмәте җитәкчесе авыл хуҗалыгында терлекчелек тармагына, бигрәк тә сөт җитештерүчеләргә дәүләт ярдәмен киләчәктә тагын да арттыру турында әйтә. Бу максатларда ил бюджетында 16 миллиард сум акча бирү күздә тотыла. Терлек азыгы кыйммәтләнүнең тискәре нәтиҗәләрен киметү максатында да дәүләт хуҗалыкларга ярдәм күрсәткән иде. Россия Хөкүмәте җитәкчесе, моңа өстәп, сатылган югары сыйфатлы сөткә субсидия формасында 13 миллиард сум акча биреләчәк, дип ышандыра.
Киңәшмәдә шулай ук сөт җитештерү тармагындагы коррупция, арадашчылык, ришвәтчелек һәм башка төр закон бозуларга каршы көрәшне кискенләштерү кирәклеге турында да сүз барган.
Әлеге җәһәттән, Президент “Вамин-Татарстан” хуҗалыкларын арендага алган “Просто молоко” идарәче компаниясе җитәкчесе Марат Моратовның сөт җитештерүдә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча ниләр эшләргә җыену белән дә кызыксынды. Бу юнәлештә әле беренче адымнарын гына атласа да, компания җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшырту, арадашчыларсыз эшләү, сөт һәм сөт продукцияләренең үзкыйммәтен киметү буенча конкрет чаралар күрергә җыена. Беренче нәтиҗәләр дә бар икән инде. Әйтик, узган елларда “Вамин” хуҗалыклары 400 мең гектар чәчү эшләренә киткән чыгымнар 2 миллиард сум булса, быел бу күрсәткеч 900 миллион сум тәшкил иткән. Башка юнәлешләрдә дә чыгымнар сизелерлек кими, ди Марат Моратов.