поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.10.2013 Тарих

Казан ханлыгында төрки ислам мәдәнияте

Кануни заманында* (1550 елда) Казаннан җибәрелгән бер хәбәр хаты

Вәлиди Әхмәдзәки Әхмәдша улы (эмиграциядә (1923) – Әхмәдзәки Вәлиди Туган) (1890-1970) – башкорт халкының милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе, тарихчы, тюрколог, фәлсәфә фәннәре докторы (1935). 1912-1915 елларда Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсе мөгаллиме. 1925 елдан Төркиядә Истанбул университеты укытучысы һәм профессоры. Соңрак Германиянең Бонн (1935-1937) һәм Гёттинген (1938-1939) университетлары профессоры. 1953 елдан Истанбул университеты каршындагы Ислам дөньясын өйрәнү һәм тикшеренү институты җитәкчесе. Әхмәдзәки Вәлиди – Манчес­тер университетының шәрәфле докторы (1967) (Татар энциклопедиясе сүзлеге. – Казан, 2002. – Б.138).

Ислам мәдәнияте Идел буе болгарларында X гасырдан урнаша башлаган булса да, Чыңгыз угыллары заманы килеп, Алтын Урдада Харәзем мәдәнияте көчәйгәнгә кадәр артык җәелеп китә алмаган. Һ.Йосыповның Болгар кабер ташларын өйрәнеп бастырып чыгарган хезмәтеннән аңла­шыл­ганча, ул заманнарда мөсел­ман­­нар борынгы болгарларның теле булган чуваш сөйләм телен кулланып язганнар [1]. Әбү Хәмид әл-Әндәлуси Хорасанда белем туплап җитлеккән галимнәр турында сүз алып бара. Моннан тыш Сөләйман бине Даут Сакъсини (яки Сувари) исемле бер кешенең ислам мәдәнияте турында гарәп һәм фарсы телләрендә язылган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән әсәрләре мәгълүм. Боларны исәпкә алмасак, Болгарда ислам мәдәниятенең ныклап урнашкан булуын дәлилләрлек җитди язма әдәбият юк.

_________________________________
*Кануни солтан Сөләйман – Госманлы империясенең унынчы солтаны,
1522-1566 елларда идарә итә. (Ред.)

Алтын Урда чорында исә, бигрәк тә 1300 елдан соң, Болгарда һәм аның төньягында урнашкан Казанда ислам мәдәнияте үзәге барлыкка килгән. Бу чорда борынгы «чуваш әдәби төрки теле» бары тик мөселман булмаган болгарларның сөйләм теле рәвешендә калган. Кабер ташларындагы язмалардан да аңлашылганча, биредә Урта Азия төрки әдәби теле җәелгән. Болгарга үзләрен пәйгамбәр нәселеннән дип таныткан «сәет»ләр килгән, алар тарафыннан идарә ителгән тәккәләр, ягъни дәрвиш гыйбадәтханәләре, имарәтләр, ягъни хәйрия оешмалары барлыкка килгән, мәктәп-мәдрәсәләр ачылган. Болгар һәм Казанда җәелеп алга киткән мәчет һәм мәдрәсә, хамам (мунча) культурасы Харәзем ислам мәдәниятенең көчле йогынтысы астында булган. Бары тик Кырымда һәм Казанда гына, бирегә Чыңгыз нәселеннән булган Ичкили Хәсән балалары килеп урнашканнан соң, Кырым аша Госманлының да тәэсире күренә башлаган. Ләкин бер сорау тынгылык бирми. Казанда борынгы Болгарда күренмәгән хәлнең – мөселманлыкның бик җанлы рәвештә таралуын ни белән аңлатырга? Биредә ислам мәдәнияте өчен эшчәнлек алып барган җәмгыятьләр, Сарай шәһәре эчке ызгыш-талашлар нәтиҗәсендә җимерелеп таралганнан соң, бирегә күчеп килеп урнашкан шәхесләрдән гыйбарәт идеме икән әллә?

Соңгы вакытларда бу мәсьәләгә беркадәр ачыклык кертергә ярдәм иткән документлар табылды. Рус галиме С.Шпилевский «Казан губернасында борынгы шәһәрләр һәм башка болгар-татар мәдәни ядкәрләре» исемле хезмәтендә, хәзерге Казан җирләренә XIII гасырда күпләп русларның килеп урнаша башлавы (70-76 б.), 1298 елда Казан исемле бер хөкемдарның үз исемен һәм, шөһрәтен мәңгеләштерү максаты белән, хәзерге Казанның бераз төньягында урнашкан Иске Казан дигән җирдә мөселман шәһәре төзүе, 104 ел үткәннән соң, һиҗри 804 нче (милади 1402) елда бу шәһәрнең хәзерге Казан урнашкан җиргә күчерелеп яңадан төзелүе турында кайбер риваятьләрне җыеп бастырган [2]. Бу мәгълүматны эченә алган «Бәяны дастаны тарих» кебек исемнәр астында безнең чорга кадәр килеп җиткән кайбер язма риваятьләр (боларның берсен чыгышы белән немец профессоры Фукс та 1817 елда бастырып чыгарган хезмәтендә искә алып үтә) белән таныш булсак та, бүгенге көнгә кадәр алар нәшер ителмәделәр. Бу язма әсәрләрдә Казанның беренче ханының исеме «Сайын» дип язылган. Бу сүз данлы Чыңгыз угылларына карата үлемнәреннән соң «газиз», ягъни «изге, хөрмәт иясе» мәгънәсендә кулланылган бер төрки сүз, исем түгел. Алтын Урдада «Сайын» дип аталган хан Бату хан булган. Соңыннан Казан исемен алган җирләр аның үз иле булган һәм бу җирләр «Сайын хан иле» дип аталып йөртелгән.

Рус галиме В.Семёнов әле 1836 елда ук, Казанның башлангыч чор тарихына караган хезмәтләрендә сүзгә-сүз болай дип яза: «Казан шәһәре рус елъязмаларында беренче тапкыр 1370 елда искә алынган. Моңа башта «Сайын иле (йорты)», (Саинов юрт) дигәннәр. Бу – Бату хан. (Ул вакытларда әле шәһәр түгел, «йорт», ягъни үзәнле җирләр булган). Казан исеме исә бу җирләрдә шәһәр төзелү белән бәйле. Аны төзүченең Әбелгази хан тарафыннан искә алынган Чагатай ханнарының берсе – Казан-хан (1334-1346) булуы мөмкин» [3].

«Казан» яки «Газан» исеме борынгы Болгар шәһәрләре арасында күренми. «Кашан» исемле бер шә­һәрме, зур авылмы булса да, ул бөтенләй башка якта, Идел борылышының көнбатышында, хәзер­ге Тәтеш шәһәре тирәсендә урнашкан булган.

Шәһәр «Газани» исеме белән Тимер чорына караган документларда очрый. Тимер 1395 елда Туктамышка каршы икенче тапкыр яу чабуы турында Анадулыдагы тарафдары Чәмишкәзәк бәге Ялманга язган хатында үзенең, Туктамышны эзәрлекләп, Әтил елгасына кадәр килүен, Болгар шәһәре янында сугышканнан соң, Туктамышның Рус иленә качуын, үзенең (Тимернең) исә гаскәре белән «Газни» яки «Газани» ягына килүен һәм, Рус иленә киткән дошманын эзәрлекләүдән ваз кичеп, хәзерге Украинадагы Үзи (ягъни Днепр) елгасы буйларына таба хәрәкәт итүен язган. Мәрхүм Мөкрәмин Хәлил бәйнең кулындагы «Мәҗмуга-и мүншәат» (Рәсми хатлар җыентыгы) китабында 93 б номерлы битендә язылган бу сүзләр, Ашир әфәнде китапханәсендә III бүлек, №326 «Мәҗмуга-и мүншәат» җыентыгының 94 а битендә: «Туктамышны Болгар чикләренә кадәр эзәрлекләп барып, аның боерыгы астындагы кавемнәрне буйсындырдык, аннан Газанигә китеп, Газанидән Үзи елгасы буйларына хәрәкәт иттек», рәвешендә язылган. Бурсада Хараччы угылы китапханәсендә Ибн Гарәпшаһның 1051 номеры белән саклана торган «Аҗаиб әл-макдур» (Искитәрлек көч) китабының бик камил һәм яхшы нөсхәсе бар. Моны һиҗри 841 нче (милади 1437) елда Али ибн Муса әл-Газани исемле бер кеше язган. Мондый камил язма борынгы Болгарда языла алмас. Кырым ханы Хаҗигәрәйнең һәм Казан ханы Сәхибгәрәйнең төркичә язылган фәрманнарында (Төркият мәҗмугасы, II, б.13) бу илнең әмир һәм хакимнәреннән соң «Садат-ы гыйзам», ягъни бөек сәетләр искә алынган. Әлеге ярлыкны өйрәнгән Г.Таймас Алтын Урдада язылган башка фәрманнарда сәетләрнең бәкләр белән беррәттән искә алынмаганлыклары турында хәбәр итә. Моннан тыш, Казанда Азәрбайҗан һәм Хорасанда кулланылган атамалар, шул исәптән «рабдһ» урынына «бистә» сүзе кулланылган. Идел буендагы башка шәһәрләрдә мондый «бистә» (бәстә)ләр очрамый. Бу үзенчәлек Казанда Илхани дәвере мәдәниятенең йогынтысы булган дип уйларга этәрә. Әлеге йогынты чынлап та булган. Сөләйманиядәге Хаҗи Мәхмүд әфәнде китапханәсендә саклана торган 3394 номерлы җыентыкның 62 а битендә Сәлим II дәверендә 1568 елгы «Әcтерхан сәфәре»нә бәйле шундый җөмләләр теркәлгән: «Бу яу сәфәре шул хәлдә булды ки, Чыңгыздан соң Солтан Мәхмүд Газан гасырында ислам белән дәрәҗәсе арткан татар кавеменнән бер җәмәгать ул җирләрне яулап, ватан тотып, казан татары диелеп мәшһүр булдылар. Дәүләте Газания (Казан дәүләте) инкыйразыннан соң, Мәскәү кяферләренең тәхете каһәрендә калып, әле һаман сыеныр йортка хат-хәбәрләр килеп, ике елга (Идел белән Дон) арасын ягып яндыру әмеренә этәрделәр». Биредә «Мәхмүд» Казанда Олуг Мөхәммәд ханнан соң килгән улы «Мәхмүд» яки «Мәхмүтәк хан» исеме белән бутап, Илханлы хөкемдары «Солтан Мәхмүд Газан» рәвешенә кертелгән булса кирәк. Тик Хаҗи Мәхмүд әфәнде язмасында бирегә «сугышып яулап алу өчен, мөселман татар газиләренең (изге сугышта яралар алган батыр сугышчы) килеп урнашуы»на караган тәфсилле аңлатма бар. Мондый мәгълүмат Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүтәк хан заманы өчен туры килеп бетми. Һәрхәлдә, Газан хан ислам мәдәниятен җәелдерү юлында башкарган чаралардан берсе итеп Алтын Урда дәүләтенең төньягында, Шпилевский әйткәнчә, XIII гасырда христиан рус кавемнәре күпләп үтеп керә башлаган җирләрдә, «татар газиләре»н үз илендә бик тырышып асрап яткан сәетләрне дә боларга кушып, ныгытмалы кала барлыкка китертеп, каланың әйләнә-тирәсендә үз иле рәвешендә «бистә» төзеткән булуы мөмкин. Газан хан ислам динен кабул иткәннән соң, Урта Азиянең Ханбалыктагы (Пекин) каханлык боерыгы астындагы Кансу вилаятендә ислам мәдәниятен җәелдерү юлында бу төр чараларны үткәрә. Моны Рәшедеддин язмаларыннан укып белә алабыз [4]. Шул ук Рәшедеддиннең «Мүншәат» (Рәсми хатлар) китабыннан (б.17) Газан хан дәверендә Кавказның төньягында, хәзерге Владикавказ шәһәренә якын җирләрдә Алтын Урда ханнары боерыгы астында булган Балчәмән (Балч­ман) шәһәренең дә Илханлы йогынтысында калган булуы аңлашыла. Ибн Баттута да бу җирләрдә урнашкан Маҗар шәһәре һәм бирегә Ирактан килгән Руфаи шәехе белән аның җитәкчелегендәге дәрвишләр турында искә алып үтә. Рәшедеддиннең ислам теологиясенә караган әсәрләренең үзе яшәгән заманда Тәбриздә язылган нөсхәләре башта Алтын Урданың Сарай шәһәрендә яки Кырымда булганнан соң, Госманлы дәүләтенең башкалаларына китерелгәннәр. Бу хакта без китапханәләребездә саклана торган нөсхәләрдән укып белә алабыз. Әлеге шәехнең язмаларында Алтын Урданың чик төбәкләренә кяферләр белән сугышыр өчен Азәрбайҗаннан газиләр җибәрелүе, Газан ханның замандашы булган Әрдәбил шәехе Сафеддин Әрдәбилинең дә хәтта берара бу газиләр белән бергә кыпчак далаларында булуы хакында мәгълүматлар теркәлгән. Шуның белән бергә Казан һәм Балчимән кебек җирләрдә Газан хан заманында көчле яклау һәм хуп­лау күргән сәүдә үзәкләре барлыкка килгән.

Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән язма документлардан күренгәнчә, Казан һәм Кырым кебек җирләрдә Илханлы дәүләте заманында барлыкка килгән «дәфтәрдарлык» (акча, мал-мөлкәт хисабын алып бару) белән «казна» (хәзинә) оешма­лары һәм язу сәнгате, җирле ха­лыкның үз эченнән үсеп чыккан алдынгылык булмыйча, бу өлкәләргә читтән кертелгән. Соңыннан Казан хөкемдары булган Олуг Мөхәммәд ханның 1428 елда Мурад IIгә һәм Кырым ханы Хаҗигәрәйнең 1453 елда Фатих Солтан Мәхмәткә җибәргән хат-язмалары Тәбриздә һәм Гератта иң югары дәрәҗәгә ирешкән дивани язу сәнгатенчә язылганнар. Телләре дә камил көнчыгыш төрки тел. Топкапы Сарае музеенда саклана торган бу документларны профессор Әкъдәс Нигъмәт 1940 елда бастырып чыгарды. Казанда хакимлек иткән Сәхибгәрәй ханның 1522 елда чыгарган фәрман язуы шулкадәр начар язылган һәм шулкадәр җаһиллек сизелеп тора ки, бу аның заманында (Тәбриз һәм Гераттан) үтеп кергән мәдәниятнең даими булмыйча, дулкын-дулкын кил­гәнлеген күрсәтә. [Төркият мәҗ­мугасы, II, 19].

Дәвамы киләсе саннарда.

Әдәбият

1. Юсупов Г. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л., 1960.
2. Шпилевский С. Древние города и другие булгарско-татарские памятники в Казанской губернии. – Казань, 1877. – С.70-77.
3. Библиотека иностранных писателей о России. Т.1 (Барбаро). – Петербург, 1836. – С.153-155.
4. Җамигъ әт-тәварих. Русча яңа тәрҗемәсе. – 1960. – С.209; E.Bloche басмасы тексты (Leiden, 1911). – Б.601.

Чыганак

Мәкалә «Ислам тикшеренүләре институты» [İslam Tetkikleri Enstitüsü Dergisi] журналыннан алынды (Истанбул, 1965. – Т.III. – Б.179-182).



ХVI йөздәге Арча кыры ягыннан Казан күренеше, 1996 ел. Фиринат Халиков рәсеме

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе
 


Зәки ВӘЛИДИ ТУГАН
Безнең мирас
№ 8-9 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»