поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.10.2013 Җәмгыять

Кондызлар гаепле түгелдер бит?


Бүген торак-коммуналь хуҗалык тармагы тирәсендә күп гайбәтләр йөри. Халык өчен аның ишекләре “ябык”. Акча кая китә, түләүләр нигә шул­кадәр күп – бу сорауларга берәү дә җавап бирә алмый. Әмма шушы тармактагы түрәләр белән “канлы” көрәш алып баручы кешеләр бар. Аларның берсе – “Йорт комитеты” оешмасы җитәкчесе Геннадий Сомов. Үзебезне борчыган сорауларны аңа бирергә булдык.

– Геннадий Михайлович, хәзер халыкның фатир өчен түләүләрдә ОДН дигән графа белән башын катыралар. Нәрсә соң ул? Хакимият аны уйлап чыгарганда нәрсә дип аң­латты икән?

– Иң элек Россия Хөкү­мәтенең 354 нче номерлы карары чыккан иде. Андагы күп нәрсәләр белән килешмичә, халык каршылык белдерде. Татарстанда акция­ләрне мин оештырдым, прокуратурага хатлар яздым һәм нәтиҗәсе дә булды. Соңыннан хакимият вәкилләре, документка үзгә­решләр кертеп, 344 нче номерлы карар кабул итте. Аның буенча халык ОДН өчен азрак түли булып чыкты. Тик монда “ләкин”нәр күп. Беренчедән, безнең шәһәр­ләрдәге йорт­ларның күбесе иске, аларның торбалары һәм башка нәр­сәләре аяныч хәлдә. Алардан су да ага, җылылык та бөркеп тора. Икенчедән, исәп-хисап җи­һаз­ларын кемдер куя, кемдер юк. Өченчедән, арендага би­релүче фатирлар һәм йорттагы инфраструктурага тоташучы беренче катлардагы оешмалар, кибетләр бар. Бу ни дигән сүз? Димәк, ОДНның кирәге дә бар кебек, чөнки тикмәгә сарыф ителүче су да, электр энергиясе дә, җылы­лык та юк нәрсә түгел бит. Әмма монда акылга сыймый торган нәрсәләрне дә әйтми ярамас. Әйтик, без лифт өчен болай да түлибез, шулай ук аңа киткән электр энергиясе өчен тагын бер кат акча алалар.

– Түрәләр яңа карарлар, кануннар эшләп чыгарганда аны ничек булса да аңлатырга тиеш бит инде...

– Безнекеләр аны кирәк­сенмәделәр. ОДН ни өчен кертелде – берәү дә әйтә алмый. Татарстан түрәләре аны кешечә исәпли дә белми бит. Коэффициентны гомумкулланылышта булган мәйданга тапкырларга кирәк. Казандагы торак-коммуналь оешмалар исә кеше яшәгән фатирдан чыгып эш итәләр. Бу дөрес түгел.

— Түләгән акчаның кая киткәнен, гомумән, нәрсә өчен түләгәнне белеп буламы? Квитанцияләрне җи­бә­рә­ләр җибәрүен, андагы саннарның ничек килеп чыкканын аңлатсыннар иде.

– Россия Хөкүмәте бу нисбәттән 734 нче карар кабул итте. Анда акка кара белән идарәче компания­ләргә һәм ТСЖларга мәгъ­лүматны үтә күренмәле итәр­гә дип язылган. Чынлыкта исә безгә бернәрсә дә бирмиләр. Халыкка кайбер мәгълүмат­ларны күрсәтәләр инде, әй­тик, утка, суга, җылылыкка ничек исәпләнелгәнен, шуннан ни? Ә норматив буенча саннар нинди, арендага бире­лү­че мәйданнарга күпме түли­ләр, “нульле” фатир­ларның исәп­лә­неше хакында бер­нәрсә юк. Ә бит фатир өчен кви­тан­циянең күп өлешен нәкъ менә шул ябык җире тәшкил итә. Кайнар суга түләүләрне арттыралар. 2008 елда эшләп чыгарылган, әмма соңыннан га­мәлгә кермәгән карар ниге­зендә Казанда гына без җылылык өчен 31 процентка арттырып түләгәнбез. Бу исә – 1,3 миллиард сум акча дигән сүз. Казан башкарма комитеты 2777 номерлы карарны шул 2008 елда гамәлгә кертте, ә аның өчен бернинди нигез юк иде. Бу хакта мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да, Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә дә яздым.

– Ә менә бу икеконтурлы казаннарның файдасы нәрсәдә? Миңнеханов та бу хакта киңәшмә саен әйтә...

– Андый җиһазлар шәхси йортлар өчен генә шәп. Икеконтурлы казан нәрсә дисезме? Аны куйган очракта кеше җылылык һәм кайнар су өчен түгел, ә фәкать йортына кертелгән газ өчен генә түләячәк. Җиһазны күпкатлы биналарга урнаштырып булмый, аеруча элегрәк төзел­гәннәренә, чөнки аларда икеконтурлы казаннан чыккан газ исенә циркуляция өчен вентиляция һәм газ юлы каралмаган. Хәер, хәзер йортларны сафка бастырганчы ук проектларны әлеге җиһаз­ларны куеп була торган итеп ясыйлар. Андыйлар Чистай урамында бар, тик бик аз. Икеконтурлы казан урнаштырыгыз дип кенә булмый, аның өчен мөмкинлек чикле, йортларыбыз аңа әзер түгел.

– Геннадий Михайлович, хәзер Казан мэриясе пред­приятиеләрдән, халык те­лендә әйтсәк, яң­гырга салым алмакчы була. Моның нәтиҗәсе булырмы соң?

– Мин моны халыкка каршы кылынган җинаять дип кабул итәм. Түрәләр, имеш, предприятиеләр өчен генә кертмәкче булабыз дигән сылтау тапкан. Ә шул оешмалар яңгырга салым түләгән очракта, аның өлешен продукция бәясенә кертәчәк түгелме соң инде? Димәк, халык кесәсеннән чыгачак бит инде ул акча. Яңгыр суы ага торган канализацияләр эшләми, чүп тыгыла, инфраструктура элеккеге Казан өчен төзелгән дигән булалар. Ә кем гаепле соң моңа, кондызлармы?! Яңгыр бер гасыр элек тә яуган, хәзер дә шул ук ул. Ә яңгыр суы ага торган люкларның диаметры 2 мең миллиметр булырга тиеш, Казанда ул ике тапкыр кечке­нәрәк. Әлбәттә, су акмый инде, кая китсен ул? Чистартылмый диләр, анысын шәһәр халкы чыгып эшләргә тиештер дигән фикергә киләм. Мин менә күптән түгел генә Львовта булган идем. Анда шул люкларны махсус җиһаз белән чистартып торалар. Безнең түрәләр эшләмичә генә акча каерып яталар. 


Рәсим ХАҖИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 164 | 08.10.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»