поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
29.01.2009 Интернет

Ә СИН ПРЕЗИДЕНТ БЛОГЫНА КЕРДЕҢМЕ?

Бүгенге заман кешесенә блогның нәрсә икәнен аңлатып торырга кирәкмидер. Чөнки интернет челтәрендә яшьләр дә, өлкәннәр дә, җәмгыятьтә күпмедер танылу алган кешеләр белән беррәттән гади кулланучылар да шәхси битләрен, ягъни блогларын ачып кына тора. Шул рәвешле тормышында булган кызыклы вакыйгаларын текст, фото яки видеосурәт ярдәмендә бөтен дөньяга таныту мөмкинлеге бар.

Әйе, ил президентының да үз блогы бар. Замана яшьләре белән бер адымда атлаучы Русия башлыгы Дмитрий Медведевның кайбер чыгышлары белән blog.kremlin.ru сайтында танышып була. Узган елгы сайлау вакытында ук vkontakte.ru аралашу сайтында үзенең шәхси бите булуын белдергән президент өчен дөнья пәрәвәзендә блогын ачуы әлләни гаҗәп хәл түгел. Дөрес, vkontakte.ru сайтында кешеләрне эзләү системасында “Дмитрий Медведев” дип җыюга унлаган бит ачыла, һәм бу вакытта кайсысы чын ил башлыгы булуын берәү дә гарантияли алмый. Шуңа күрә үз блогы эшләп килүе әлеге билгесезлек проблемасы ягыннан сораулар тудырмый, һәм бик уңайлы да.

 

Нәрсәләр бар икән ил җитәкчесенең интернет битендә? Әллә ни шаккаттырырлык әйберләр юк та кебек. Хәер, блогның президентныкы булуы гына да халыкта зур кысыксыну уятырга сәләтле. Элеккеге президент Путинның блогы юк иде бит, ә Медведевныкы бар. Бүгенгә кадәр берничә видеомөрәҗәгате, шуның тексты һәм иң кызыгы – халык калдырган комментарийлар бу видеоблогта үз урынын алган. Бу исә илнең төрле почмагында яшәүчеләр Медведевка үз фикерен турыдан-туры белдерә ала дигән сүз. Һәр кешенең язмасын укып, тиешле нәтиҗә ясармын, дип үзе үк вәгъдә бирде.

 

Беренче видеомөрәҗәгатендә президентның берьюлы өч компьютер алдында утырып  Франциядәге конференция чыгышына багышланган иде. Шуңадырмы, халык фикеренең күпчелеген илнең дөнья сәясәтендә тоткан урыны түгел, ә нәкъ менә шул компьютерлар мәсьәләсе борчый башлады.  Алар арасында: “Нинди сайтларга кергәнсез? Бер генә компьютер җитмиме әллә? Аның зурысы сенсорлы җитәкчелек итү пульты түгелме?” ише сораулар белән тулган. Тәүге коймак төерле була дигән кебек, Медведев, җитешсез моментларга берникадәр үзгәреш кертеп, алдагыларында зур булмаган ноутбук белән чыга башлады. Соңгы чыгышы исә бигрәк тә оригиналь – Сочиның Красная Поляна тавыннан төшерелгән.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, комментарийлар арасында Татарстан вәкилләренең дә язмалары шактый. Бигрәк тә соңгы, массакүләм спортка багышланган биттә. Әйтик, Николай Смирнов Казанга бик якын һәм актуаль темага әйләнгән Универсиада хакында үз тәкъдимен белдергән. Ул әлеге чараларга кризис белән бәйле тиешле финанс ярдәм күрсәтелмичә калыр дип борчыла. Нишләтәсең, Сочи һәм гомумән Русия өчен 2014 елгы Олимпиада иң мөһим вакыйгаларның берсе булып саналса, Татарстан башкаласында яшәүчеләрне күбрәк бөтендөнья студентлар бәйгесе кызыксындыра шул. Бу уңайдан республика түрәләре дә, шәһәр халкы да һәр чыгыш саен “Универсиада” сүзен кыстырмыйча калмый. Хәер, моңа ияләндек инде. Үзебез дә бит читтә торучыларга, горурланырлык нәрсәгез бар дип сорагач, еш кына 2013 елда үтәчәк Универсиада, дип җавап кайтарабыз.

 

Ә менә 54 яшьлек Фоат исеме астында фикерен белдерүче татарстанлы Дмитрий Анатолий улына, чыннан да, кирәкле һәм күп кенә спорт яратучыларын кызыксындырырлык тәкъдим белән чыккан. Ул спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче, ләкин шул ук вакытта сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар арасында футбол, волейбол кебек төрләрдән ярышлар уздырылса, рәхмәтле булыр идем ди.

 

Билгеле, Дмитрий Анатольевич үз язмаларында һәр кешене борчый торган финанс кризисына да кагылмыйча уза алмаган. Укылу һәм фикер алышу буенча да әлеге тема иң актуальләрдән санала. Ләкин мондый фикерләрне, мәгълүматны без көн саен телевизор һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларыннан да күзәтеп торабыз. Блог – шәхси бит булгач, президентның да кайбер шәхси яңалыкларын белеп торасы килә. Халыкка бит мәзәк кирәк. Узган елгы Путинның гимнастика чемпионы Алинә Кабаева белән “йөрүе” хакындагы хәбәр турында да халык ай буе шау-гөр килде. Шуңа күрә журналитслар махсус уйлап тапмасын өчен, интернет битендә яңа ил башлыгына шәхси тормышындагы вакыйгаларга да урын бирергә кирәктер дип уйлым. Бу хакта комментарийга язып калдырмыйча булмас...

 

Алмаз ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы