|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2013 Җәмгыять
Уфалла арбасы турындаҖанга тигән уфалла арбасы турында язуымның кечкенә генә тарихы бар. Сугыштан соң туган чор балаларының бик азына гына тимәгәндер ул нужа арбасына җигелүләр. Җан асрыйм, яшим дигән кешеләр ат, сыер яки үгез урынына үзләре җигелергә мәҗбүр иде шул ул чакта. Җир тешләп йөк тарткан чакларны безнең буын үлгәнче сөйләячәк. Бу зарлану да түгел, мактану да була алмый. Бу – безнең чор кешеләренең яшәү рәвеше иде. Шуңа да мин үзәкләргә үткән тормышның онытылмас бер образы булган уфалла арбасы турында шигырь язмый булдыра алмадым. Яздым да ул чакта яздырып укыган шәхси бер газета редакциясенә юлладым. Хатымда, бу шигырьне көйгә салып, берәр җыр чыгара алмассызмы, дигән фикеремне дә әйттем. Ләкин күпме генә көтсәм дә, ни шигырем дөнья күрмәде, ни бер кәлимә сүз белән җавап хаты килеп ирешмәде. Аның каравы дөньяга “Уфалла арбасы” дигән җыр тарала башлады. Ләкин аның авторы мин түгел идем. Сүзгә-сүз минем шигырем дип һич кенә әйтәсем килми. Әмма күңелдә бер төен утырып калды. Газета редакциясендәгеләр миңа бер рәхмәт сүзе әйтеп хат кына җибәргән булсалар да, күңелгә ул кадәрле үк авыр булмас иде.
Рәхилә МАЛИКОВА |
Иң күп укылган
|