поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.01.2009 Фаҗига

“ТҮЗДЕМ, ДӘШМӘДЕМ”

Гаиләдәге татулык – бәхетле тормышка нигез. Өйләнешеп яши башлаган дәвердә беркем дә аерылышырбыз, ялгыз калырмын, дип уйламыйдыр. Теләче районының Олы Мишә авылында гомер итүче Гөлназ һәм Рөстәм Хәбибуллиннар да, гадәти кешеләр кебек, гаилә кора. Бер-бер артлы ике бала туа. Шул түгәрәк дөньяга куанып яшисе дә бит. Тик килеп чыккан бәхетсезлек очрагы Рөстәмне якыннарыннан аера. Узган елның 19 октябрендә кичке сәгать алтылар тирәсендә ул үз-үзенә ялгыш пычак кадый.

“ПЫЧАК БЕЛӘН КИЗӘНӘ”

 

- Гөлназ һәм Рөстәм Хәбибуллиннарың икесенә дә 32 яшь, - дип сөйләде Теләче районы прокуроры Фаил Хәйруллин. – Гаилә башлыгы тумышы белән Олы Мишә авылыннан. “Вамин” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә тракторчы булып эшләгән. Хатыны Гөлназ Саба районының Олы Арташ авылында туып үскән. Ул фермада зоотехник. Кызлары Йолдызга - 8, уллары Рүзәлгә 6 яшь.

 

Соңгы вакытта Рөстәм гел салып йөргән. Фаҗига булырга бер көн кала ул гаиләсен өйдән куып чыгарган. Гөлназ балалары белән туган авылына әнисе янына кайтып киткән. Икенче көнне эшкә барышлый ул йортына кереп чыгарга була. Өйдә Рөстәмнең бәрәңге әрчегән чагына туры килә. Ник кайттың, дип ире аңа пычак белән кизәнә. “Нишлисең, тынычлан, - дим аңа. Рөстәм аркасы белән миңа борылуга, аны этеп җибәрдем һәм ул сервантка бәрелеп, кулындагы пычакны ялгыш эченә кадады”, – дип аңлатты Гөлназ. Башта иремне мин чәнчедем, дигән иде. Соңыннан аның куркудан шулай әйткәнлеге билгеле булды. Экспертиза нәтиҗәсе мәрхүмнең үзенә шундый яра ясарга мөмкинлеген раслады.

 

“ИСЕМЕМ “АҖДАҺА” БУЛДЫ”

 

Гөлназ бүген торган йортын, эшен ташлап, балалары белән үз әнисе янында яшәргә мәҗбүр.

 

– Каенанам Хәтимә бөтен әйберне ташып бетергән, – дип елап сөйләде Гөлназ. – Ул мине яратмады, исемем “Аҗдаһа” булды. Рөстәм белән өйләнешүгә Кукмарага күчендек, анда килеп тә котыртып китә иде. Олы Мишәгә күченеп кайткач, иремнең мөнәсәбәте миңа бөтенләй үзгәрде. Рөстәм бер атна эчендә 4 мең сум акчаны эчеп бетерде, көнләште, еш кул күтәрде, балалар белән мине өйдән куып чыгарган чаклары күп булды. Түздем, дәшмәдем.

 

Эштә сынатмады. Гел алдынгы урыннар алып хезмәт куйды. Күпме генә ызгышсак та, беркайчан кулына пычак алганы булмады. Бу юлы бик ярсыган иде. Мин аңа шунда ук беренче ярдәм күрсәттем, авыл фельдшерын чакырттым. Тик Рөстәм хастаханәгә барып җиткәнче юлда җан бирде.

 

– Кызым ул авылга киткәч, телефоннан нинди хәбәр әйтер икән, дип котым очып торды, – дип сүзгә кушылды Гөлназның әнисе Нурзидә апа. – Кичке җиделәрдә “Рөстәм бетте”, дип шалтыратты. Ирем Фоат исән чакта без аларга гел булышып тордык, капчыклап бәрәңгесен, боты белән ит бирдек. Матур гына яшисе урында менә нәрсә эшләп куйды бит.

 

– Аның белән кавышуыма үкенәм, яшьлегемне әрәм иттем. Хәзер менә сәламәтлегем какшады, бу ике баланы берүзем ничек аякка бастырырмын, – дип уйга калды Гөлназ.

 

Йолдыз белән Рүзәл әтиләре үлгәнен белми икән, алар өчен ул һаман сырхауханәдә ята. Бер гөнаһсыз сабыйлар эшнең нидә икәнен аңларлык яшьтә түгел шул әле. Шулай да күзләрендә сагыш. Әтисез калганны күңелләре белән булса да тоялар, ахры.

 

“ЭШЧӘН ЕГЕТ ИДЕ”

 

Олы Мишәгә барып, авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннаповтан Хәбибуллиннар гаиләсе турында сораштым.

 

– Рөстәмнең әти-әнисе – бик тәртипле кешеләр, – дип мактады ул аларны. – Хәлим абый – мәктәптә кочегар, Хәтимә апа 30 ел фермада сыер сауды. Биш бала тәрбияләп үстерделәр. Дүрт уллары да – көрәшче. Төпчек кызлары район кибетендә сата.

 

Рөстәм минем күз алдында үсте, бик акыллы, эшчән егет иде. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Кукмарага барып эшкә урнашты. Ике ел элек гаиләсе белән авылга күченеп кайтты. Узган ел мин аларга йорт сатып алырга булыштым.

 

Ызгышып минем янга килгәннәре булмады. Икесе арасында шундый хәл килеп чыгуына бик гаҗәпләндем.

 

Рөстәмнең әти-әнисе белән дә очрашырга җай чыкты.

 

– Улымны Гөлназ үтерде, – дип ачынып әйтеп салды Хәтимә апа.

 

– Нишләп алай дисез, ул моңа сәләтлеме? – дим.

 

– Гөлназ аны кыерсытты, көнләшеп үзәгенә үтте. Мин үз баламны яхшы беләм. Улым юаш булды. Бала хәсрәтеннән дә авыры юк, хәзер менә карарга фотолары белән көрәшеп алган бүләкләре генә калды.

 

Бала бу дөньяга үзе теләп килми, - дип кызганыч вакыйгаларга карата үз фикерен белдердеБолгармәчете имам-хатыйбы Илдус Фәиз. – Ата-ана сабыйга гомер биргән икән, ул аны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләргә бурычлы. Теләче районында булган вакыйгада шулай ук ике бала әтисез калган. Балигъ булганчы әби-бабалары, мөмкинлектән чыгып, аларга булышырга тиеш. Өйдәге әйберне бүлешү - дөрес түгел. Гаилә башлыгының нәсел дәвамчысы - улы бар, мөлкәтнең яртысы аңа бирелергә тиеш.

 


Эльмира СӘЛАХОВА, Теләче
Безнең гәҗит
№ 3 | 21.01.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»