|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2009 Экология
БҮГЕНГЕ КҮСЕЛӘР НИНДИ?Хәтерлим, Казанда тулай торакта яшәгәндә бер вакыйга булган иде. Балконнан карап торабыз, берзаман аста асфальт буйлап нидер йөгереп бара! Мәче дисәң, мәче түгел, эткә дә ошамаган. Күсе бит бу! Һәм котчыкмалы зур. Без авызны ачып шаккатып карап торганда, күсе яныннан үтеп баручы бер ир, кесәсеннән пистолет чыгарды да, күсегә төзәп бер-ике мәртәбә атты. Менә сиңа мә, шулай да була икән!
Күсесеннән бигрәк кораллы кешесенә котыбыз очып карап тордык. Мизгел эчендә булды бу хәлләр – теге кеше атты да китеп барды. Чын пистолет түгел, резин пулялы булгандыр инде ул анысы. Әмма барыбер безне куркытты, күсегә дә ярыйсы эләкте ахры – бер машина астына кереп киткән җиреннән бүтән чыкмады теге. Шәһәрдә дә күселәр яши икән!
Беркөнне юл уңаендагы киосктан чипсы ише вак-төяк алырга туктагач, әлеге вакыйга янәдән хәтердә яңарды. Киштәләрдә тезелеп торган ашамлыкларны карыйм, ә шул киштәдәге ике чипсы арасыннан миңа туп-туры бер тычкан күзләрен ялтыратып карап тора. Шул кадәр исең китәрлек әллә нәрсә түгел дә шикелле югыйсә – кайда ризык, шунда тычкан инде. Шунысы гына шаккаттыра – таш, тимер, тавыш, тузан тулы шәһәрдә кешедән башка җан иясе яши алмас шикелле. Рәхәтләнеп басу-урманнарда тынычлап яшисе урынга нишләп ята инде ул монда мескен? Мескен туган бик әйбәт яшәп ята алар! Һәм елдан-ел күбрәк үрчиләр дә әле.
Русия шәһәрләрендә миллионлаган күсе яши икән. Кышка таба алар аеруча арта, чөнки бирегә барысы да ашарга һәм җылынырга җыела. Белгечләр аларның баш санын да якынча билгеләгән хәтта – шәһәрдә яшәүче бер кешегә уртача 40 күсе туры килә диләр. Күсе тормышка ябышып ятучан – аңа каршы нинди генә агулар, капкыннар, саклану чаралары уйлап чыгарып карамасыннар, соры җанвар барысына да ияләшеп бара. Күсе 20 төрле куркыныч чир таратырга сәләтле, шулар арасында – чума, туляремия, тиф, лептоспироз, котыру чире. Күптән түгел Пермьдә тычкан бизгәге авыруы күпләп теркәлгән, бизгәкне күселәр тараткан булып чыккан. Ә Рязаньда котырган күселәрнең кешегә ташлануның 60 очрагы теркәлгән. Медицина статистикасы буенча, күсе тешләде дип Мәскәүдә елына 200-300 кеше табибларга мөрәҗәгать итә икән. Зоологлар билгеләвенчә, шәһәрләрдә күселәр саны котоычкыч зур тизлек белән арта, хәзер алар хәтта эт-мәчеләрдән дә курыкмый башлаганнар. Ә тегеләре исә үзләре дә аларга сагаеп карый икән. Күселәр кешеләрдән дә курыкмаска ияләшеп килә – табигате буенча төнлә генә яши торган җанварлар хәзер көпә-көндез подъезд төбендәге чүплекләрдә казына, подваллардан башларын чыгарып үткән-сүткән кешеләргә оятсызларча акаеп карап тора. Янгын сүндерүчеләрдәге мәгълүматлар буенча, күселәр еш кына янгыннарның сәбәпчесе дә икән – чыбыкларны кимерүләре аркасында кыска ялганыш килеп чыга. Күптән түгел Омск шәһәрендә бер ир кеше:” Йортка күселәр ияләште, барлык пластик торбаларны кимереп бетерделәр, шуның аркасында миннән аста яшәүче күршемне су басты”, – дип үзләрендәге йорт идарәсен судка биргән, һәм җиңеп чыккан.
Күсе саны артуда беренче чиратта, һичшиксез, кеше үзе гаепле – адым саен кафе, кибетләр, тамак ялгап ала торган урыннар барлыкка килде. Шунда ук чүпләр өелеп тора, чүп тулы контейнерларны шәһәрләрдән вакытында чыгармыйлар. Калган ризыкны кемдер ашап бетерергә тиеш бит инде – табигать менә шулай тигезли. Сәвит заманнарында һәрчак үткәрелеп барган дератизация, ягни күселәрне бердәм рәвештә берьюлы шәһәрнең һәр тишегендә агулауны бүген бөтенләй оныттылар. Аерым оешмалар, күпкатлы йортлардан кергән гаризалар буенча гына агулап китәләр. Статистика буенча СССР вакытында күпкатлы йортларның 47 процентында күселәр яшәгән, ә бүген – чүп торбалары эчтә урнашкан йортларның һәрберсендә. Чагыштыру өчен – Будапешттагы биналарның 1,5 процентына гына күселәр ияләшкән.
Кризис уңаеннан шәһәр күселәре кимемәс микән дигән шик бар – халык ризык белән саграк кыланып, чүплеккә чыгарып ташламас. Алай дисәң, ашарга эзләп, күселәр фатирларга һөҗүм итмәгәйләре. Мәскәү метросында берничә еллар элек күренгәләгән алагаем зур мутант күселәр безгә дә янамый дип кем гарантия бирә ала? Бүгенге күсе нинди?
Гәүдәсенең озынлыгы – 25 см.га кадәр, койрыгы да шулай ук 25 см. Авырлыгы ярты кило чамасы. Көненә 300 грамм ризык ашап бетерә. Гомер озынлыгы – 3 ел. Ашамый-эчми генә дә кимендә бер атна рәхәтләнеп яши ала. Ана күсе ел саен 80 бала таба. Сәгатенә 12 чакрым тизлек белән чаба, суда бер чакрымны рәхәтләнеп йөзеп чыга, чума. Бер метр биеклеккә сикереп менә. 1,25 сантиметр диаметрлы тишеккә кереп китә ала. Биш катлы йорт биеклегеннән килеп төшсә дә, күсегә бернинди зыян тими. Акыл ягына килгәндә, агуны ризыктан бик тиз аера. Үз ишләре өчен үз-үзен корбан итәргә дә әзер. Тиз өйрәнүчән, циркларда аларны юкка гына уйнатмыйлар.
Сәрвиназ БӘХТИЯРОВА |
Иң күп укылган
|