поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.09.2013 Җәмгыять

Бездә ирләр эшләми...

Кияүгә чыкканыма бер ел да юк әле. Әмма бу бер ел ун елга тиң булды. Ирем көн-төн эштә.

Бар эшне үземә алып барырга туры килә. Азык-төлекне дә, йортка кирәк-яракны да үзем сатып алам. Ирем ял иткәндә йоклый, йә инде авылга кайтабыз. Үзенең туган ягына кайтырга ашкынып тора. Ми­некенә исә, йә кайтарып кына куя, йә кичтән кайтабыз, иртән китәбез.

Баштарак мәлдә ирле тормыш шулай була торгандыр инде дип үз-үземне юата идем. Хәзер, кечкенә кызым тугач, башкачарак уйлый башладым. Ишегалдындагы хатыннар бе­лән дә аралашам. Кайберсенең хәтта банкка барып кредит түләгәне, азык-төлек сатып алганы юк икән. Ә мин монда елак бала белән хастаханәгә кадәр үзем барам. Туйдырды бу тормыш. Ирем кайтып керә дә тавыш чыгара, эштә вакытта шалтыратсаң, трубкасын алмый. Кайвакыт: “Мине борчыма, мин – зур кеше”, – дип тә кычкыра. Чөкердәшеп кенә яшисе урынга гел тавышланабыз. Мин эндәшми калырга тырышам. Ә аның ачуы чыга. Сә­гатьләр буе миңа акыл өйрәтә.

Күптән түгел иремнең авылына кайтып, озак итеп яшәп килдек. Баксаң, аларда бөтен эшне хатын-кыз эшли икән. Ирләр хуҗалык, бакча эшләрен­дә катнашмый. Мин шаккаттым. Малларга дигән чиләк тулып киткәч, иремә алып чык әле дигән идем, каенанам: “Син нәрсә, иреңә эш кушасыңмы, бездә ирләр эшләми”, – димә­сенме! Менә бит эш нәрсәдә икән!

Атна буе яшәгәч, әллә ниләр белдем. Минем бу як кешеләре белән беркайчан да аралашканым юк иде. Татарстанда яшәсәк тә, икебез ике почмактан. Би­редә хатынына бер чиләк су алып кереп биргән ир – кеше түгел. Андыйлардан көләләр икән. Бакчадагы эшләр вакытында ирләр өйдә ята, телевизор карый. Хатын-кызлар бә­рәңге утырта, аны эшкәртә, ала, урнаштыра. Капчыгына кадәр күтәрә. Су ташу, мунча ягу да хатын-кыз өс­тендә. Әле ул гынамы, һәрва­кыт ашарга пешкән, өең чиста булырга тиеш. Баланың тәр­тибе өчен дә сиңа җавап бирәсе. Кызык, бу ирләр ни өчен кирәк була соң инде алайса?

Без – башкача тәрбия алган балалар. Өйдәге эшне әни башкарса, ишегалды, каралты-ку­ра әти өс­тендә булды. Әнием иртән сыер сава да, көтүне әти үзе куа. Абзарларны, ишегалларын ялт итеп чистартып куя. Бездә хатын-кыз авыр чиләкләр күтәрми. Тәмле итеп ашарга әзерләп, йортны чиста тота.
Менә шулай, ике төрле тәрбия алган кешеләргә бер гаилә булып яшәп китүе бик авыр икән. Баштарак моңа игътибар итмәсәм дә, хәзер уйлана башладым. Алга таба ничек яшәргә? Бер-береңне ныклап белмичә кияүгә чыксаң, шулай була икән ул.
Гүзәл Гомәрова. Казан

 Психолог Зилә МаҺиярова киңәш бирә:
– Гаиләдә ир кеше һәрвакыт лидер булып тора. Гаилә коргансыз икән, бергә утырып сөйләшергә, киңәшләшеп яшәр­гә кирәк. Бары тик бер нәтиҗәгә килеп кенә тату яшәргә була. Хатын-кызның гаиләдә төп тәрбияче икәнен онытмыйк. Тәрбия проблемасын да, гаилә проблемасын да алдан сөйлә­шеп кую мөһим. Кайбер эш­ләрне үзара бүлегез. Мәсәлән, өйгә су алып кайту, баланы бакчага илтү-алу иргә йөкләнсә, көндәлек ашау ризыкларын хатын-кыз сатып алсын”.

Россия гаиләләрендә кем­нең баш булуы гади генә бил­геләнә. Кем күбрәк акча алып кайта, шул баш булып санала.Чит илләрдә ничек икән соң?

Швеция. Монда вазыйфалар үзеннән-үзе бүленә икән. Закон буенча, ана кеше балага 1,5 яшь тулганчы өйдә утыра ала. Шул ук закон буенча әлеге 18 айның ким дигәндә икесен ир кеше үз өстенә алырга тиеш. Гадәттә, шведлар әлеге вакытны урталай бүлә. Бу очракта гаи­ләдәге вазыйфалар да нәкъ урталай бүленә һәм алмашынып тора.

Польша. Кайчандыр йорт эшләре тулысынча хатын-кыз җилкәсендә булган. Бүген исә хәлләр бераз үзгәргән. Ир-ат йорт эшләренең ким дигәндә яртысын үз өстенә алса, бу нормаль булып санала. Ничек кенә булмасын, Польшада хатын-кыз кухняда тәм-том­нар пешерә, ә менә кибеткә йөрү – ир-ат эше.

Ирландия. 50 яшьтән узган ирландлар әле дә хәтерли: аның эштән әзер табын янына кайтып, корсак тутырып, телевизор карап яткан заманалары бар иде. Хәзер исә Ирландия ир­ләре ашарга да пешерә, бала да карый. Бакчада теләсә нинди эшне башкару да монда гел ир-ат җил­кәсендә.

Италия. Илнең төньяк һәм көньяк өлешләрендә хәлләр төрлечә. Әйтик, төньякта яшәү­че хатыннар вакытын ял итеп, кибетләрдә йөреп, дус кызлары белән очрашып үткәрә. Йорт эшләрен исә хезмәтче башкара. Көньякта исә бар эш хатын-кыз җилкәсендә, ир-ат аңа булышмый. Аның каравы, көчле затлар бала караудан беркайчан да баш тартмаячак. Төн уртасында елап уянган баланы да нәкъ әти кеше юата.

Литва. Озак еллар бергә яшәгән парлар сүзне кыска тота: “Син – хатын-кыз, син барысын да эшлә!” Заманча яшь парлар исә бер-берсенә карата итагатьлерәк булырга тырыша.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.09.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»