поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.08.2013 Дин

Бер төнлек никах, шәраб, чучка шашлыгы, гадәти купальник хәләл була аламы?

Кайчак юк кына кебек сорау да тынгылыкны ала. Белмәү гөнаһ түгел, белергә теләмәү гөнаһ, диләр. Тик бу сүзләр һәр очрак өчен дә туры килми.

Зөфәр хәзрәт Тәхавиевның әле күптән түгел дөнья күргән «Вәгазь-нәсыйхәт»  китабының икенчесе дә көндәлек туып торган сорауларыбызга җавап табарга ярдәм итәр. Ә хәзрәтнең үзе белән бүгенге әңгәмәбез таныш та, әмма кайчак җавап  таба алмый борчыган нәрсәләр хакында.

– Зөфәр хәзрәт, гади халык арасында гына түгел, хәтта, дөрес булса, хәзрәтләр арасында да модага кереп баручы бер төнлек никах хәләл буламы?


– Хатын-кыз белән берничә  төн куну өчен генә, файдалану ниятеннән генә  укытыла торган никах хәрам никах була. Дөрес, Коръән иңгәнче, сәхабәләр заманында булган бу күренеш. Ләкин Коръән иңгәннән соң, ул тыела.


– Коръән аятьләрен үзенчә дәлилләп, әле үз максатында да кулланучылар да юк түгел бит. Мәсәлән, диндәге кеше авызыннан аракы эчәргә ярамый, ә шәраб эчәргә ярый, ул канны гына кыздыра, дигән сүзләр ишеткәнем бар.


– Аракы эчү ярамаганлыгы турында Коръәндә өч аять бар. Сәхабәләр заманында аракы эчеп намаз укый торган булганнар, Аллаһы Тәгалә аракы турындагы өченче аятен иңдергәннән соң, хәмерләрне сәхабәләр урамга чыгарып түгәләр. Аракы эчү ул –сыннарга табыну дәрәҗәсендәге тыелган эш. Мөхәммәд (с.г.в.): «Заман ахырында бөтен хәрам нәрсә хәләлләштерелер», – дигән. Мәсәлән, алкогольсез сыра, куас, тагын әллә нинди эчемлекләр уйлап чыгардылар – аларның бит составында барыбер күпмедер микъдарда  алкоголь бар. Адәм баласын аз гына булса да исертәләр икән – болар инде хәрам.


– Ә менә составында спирт булган дарулар хакында ни диярсез?


– Шул ук составлы дару төймәләре була икән, шуны эчәргә кирәк. Әгәр кеше гомеренә куркыныч яный икән, составында спирт булган дарулар да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, кешедә гангрена башланды ди. Аягын кисмәсәң, ул үләчәк. Кеше гомерен саклап калу максатыннан бу очракта кулланырга мөмкин.


– Ә менә муенга айлар, бөтиләр тагу дөрес нәрсәме?


– Аллаһы Тәгалә – гөнаһларны кичерүче, ә менә ширеклекне, берәр нәрсәне Аллаһы Тәгаләгә тиңләштерүне Ул кичерми. Бөтиләр дә шуңа керә. Кайберәүләр шул бөти аны саклый дип уйлый. «Ярамый!» – дисәң: «Ничек ярамасын, анда Алла сүзләре язылган бит!» – дияргә дә мөмкин. Ә бит беркем дә бәдрәфкә кергәндә аны салып керми, тәһарәтсез килеш тә тагып йөриләр. Шулай итеп, кеше гөнаһка бата. Моны күбесенчә белмичә шулай эшлиләр, әмма белмәсәң дә аның өчен җавап бирергә кирәк. Мәсәлән, көндәлек тормышыбызда берәр ярамас эш кыласың икән, хокук саклаучыларга ярамаганлыгын белмәдем дип җаваптан котыла алмыйсың бит. Урласаң, кыйнасаң – һәрберсе өчен җавап бирәсең, җавап бирәсен белмәдем дип котылып булмый.


– Бездә хәзер бер бәйрәм дә милли ризыклардан да мөһимрәк булган шашлыксыз үтмидер. Ә менә бәйрәмнәрдә күбесенчә дуңгыз итеннән ясалганны саталар. Берсендә шундый хәлгә юлыктым, бер татар апасы дуңгыз шашлыгын алган да: «Гөнаһысы безгә түгел, сатучыга аның, башкасы булмагач ашыйбыз инде», – ди. Бу очракта ни диярсез?


– Бу – башны юләргә салу. Мәсәлән, агу саталар ди. Белә торып алган кеше эчеп үлсә,  кем гаепле соң? Сатып алучы, әлбәттә! Белә торып, гөнаһ кылган кешенең калебе карала. Ул хәрам белән хәләлне аермас була, изгелеккә күңеле ашкынмый башлый. Мөселман кем соң ул дигәндә, аның кулыннан да, теленнән дә зыян күрмәсәң, менә шул чын мөселман була.Чиста калебле кеше хәтта чебен дә үтерергә кыймый. Мөселман белеп яки  белмичә хәрамны ашый икән, ул Аллаһы Тәгаләдән ерагая. Без үзебезнең  калебебезне сакларга – хәрам ризык ашамаска, хәрам нәрсә эчмәскә, Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрне карамаска, мәсәлән, хатын-кызларның  артларына карамаска, күзебезне читкә борырга тиеш. «Нур» сүрәсенең 24 нче аятендә дә бу хакта әйтелгән: «Әй мөэминнәр, күзегезне йомыгыз  Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләргә». Без үзебезне хәрам эшләрдән тыярга тиеш. Без күп кенә информацияне күз аша алабыз. Күз аша кергән күп кенә нәрсә калебне каралта. Бар тән һәм күңел зинасы. Күңел, күз  зинасы өчен җавап катырак.


– Ураза тотып, намаз укып, әмма киенү рәвешен үзгәртмичә: кыска итәк, пляжда гадәти купальниктан йөриләр икән, бу шулай ук гөнаһмы?


– Бу, әлбәттә,  гөнаһ. Мондый кешенең иманы зәгыйфь була.


– Ә менә бу дингә килү юлы булганда? Тагын: «Намазның бишесен дә укымыйча, бер-икесен генә укысаң, укымаганга караганда да күбрәк гөнаһка батасың», – диючеләргә нәрсә дияр идегез?


– Мәскәү дә бит бер мизгелдә генә төзелмәгән. Беркем дә язучы, имам булып тумый. Хаталанабыз, абынабыз, сөртенәбез... Мәсәлән, Уразаның кемдер быел бер көнен тотып караган ди, бәлки ул икенче елга күбрәк тотар. Күңелен иман нуры белән баетса, бәлки тулысынча тотар.Уру өчен башта чәчәргә кирәк, иман да шуның кебек.


Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 31.08.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»