|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2013 Җәмгыять
Алабугада культуралы айнытачаклар
Чат саен диярлек музейлар эшләп торган Татарстанның иң мәдәниятле Алабуга шәһәрендә айныткыч ачарга булганнар. Хәзерге вакытта республиканың бер шәһәре – Әлмәттә генә шундый бина бар. Менә алабугалылар да нефть башкаласы үрнәгенә иярергә булган. Җирле хакимияттә аңлатуларынча, шәһәрдә аракыны күбрәк эчә башламаганнар, бары гадәти хастаханәләрне исерекләрдән арындырырга вакыт җиткән. Искәртеп узыйк, 2010 елда Россиядә эчке эшләр органнары балансындагы барлык айныткычлар да ябылган иде. Җитәкчеләр исерекләрне айныту белән табиблар шөгыльләнергә тиеш дигән карарга килде һәм артыгын “җибәргән” кешеләрне урамнардан хастаханәләргә илтә башладылар. Әлбәттә, хастаханә пациентлары һәм табиблар да үзләренә төн уртасында исерекләрне алып килүләренә шатланмый, аларны аңга китерергә кирәк ләбаса. Өстәвенә, хастаханәләрдә урыннар аекларга да җитми. Нәтиҗәдә, айныткычларны яңадан кире кайтара башладылар. Әлмәттә ул 2011 елда ук ачылды.
Венера БЕЛЯЕВА |
Иң күп укылган
|