поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.08.2013 Икътисад

Яшьлек байлык ярата, ә акча – байларны

“Хөрмәтле Владимир Владимирович! Безнең пенсиягә өстәмәбезне кабул итеп алыгыз һәм, үзегезне бернидән дә чикләмичә яшәп, рәхәтен күрегез”. Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә яшәүче ике пенсионер карчык агымдагы елның гыйнвар һәм апрель айларындагы арттырудан соң пенсияләренә өстәлгән 200 һәм 300 сум акчаларын РФ Президенты В.Путин исеменә әнә шундый теләкләр белән юллаган иде.

Әлбәттә, аларның переводлары кире кайткан. Ә пенсионерларны шәһәр хакимиятенә чакырып сүккәннәр һәм, Җинаятьләр кодексының 319 нчы маддәсе нигезендә, полициянең аларга карата “хакимият вәкилен мыскыллаган өчен” җинаять эше ачарга мөмкинлеге белән куркытканнар.

Россиянең миллионлаган пенсионерлары исеменнән ике кыю карчык хәерчелек дәрәҗәсендәге пенсия түләүче дәүләт җитәкчеләренә әнә шул рәвешле дәгъва белдерергә батырчылык иткән. Аларның бу дәгъвалары Россиядә яшәүче һәр кешенең конституцион гаранты булган ил җитәкчесенә барып ирешкәндерме, билгесез. Әмма апрель-май айларында Россия Фәннәр академиясенең социология институтының, Ф.Эберт исемендәге фонд белән берлектә, “Бүгенге Россиядә хәерчелек һәм тигезсезлек: 10 елдан соң” дип аталучы социологик тикшеренүләр үткәрүе хак. Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак шушы көннәрдә институтта бу темага киңәшмә дә узды. Һәм тикшеренүчеләр шундый нәтиҗәгә килгән: Россиядә хәерчелек бетәргә җыенмый. Киңәшмәдә яңгыраганча, рәсми статистика буенча алар барлык халыкның 9 процентын тәшкил итә (андыйларга кешенең яшәү минимумы 6705 сумнан кимрәк булганнар керә), ә социологик тикшеренүләр ил халкының өчтән бер өлеше хәерчелек чигендә яшәвен ачыклаган.

Хәерчелек (һәм юллар!) – Россия дәүләте барлыкка килгәннән бирле аның иң төп проблемасы. Гомер-гомергә дәүләт җитәкчеләре аны иң зур дошманыдай күреп, аңа каршы көрәшергә тырышкан. Ләкин күзгә күренмәгән дошман белән көрәштең ни дә, көрәшмәдең ни? Шул сәбәпле тикшеренүчеләр, иң беренче чиратта, нәрсә ул хәерчелек, хәерчеләр кемнәр алар, дигән сорауларга җавап табарга тырышкан. Сораштыруда катнашучыларның 85 проценты бу сорауга “начар тукланучылар” дип җавап биргән. 55 проценты исә торак шартлары начар булучыларны атый. Күпләр кыйммәтле дару ала, әйбәт табибка йөри, сыйфатлы кием, аяк киеме сатып ала алмаучыларны да хәерчеләр рәтенә кертә. Ә гомумән алганда, респондентлар керемнәре 9 мең сум тирәсе булганнарны хәерчелек чигендә яшәүчеләр дип таный. Әлбәттә, бу чикне, нинди шәһәрдә һәм кайсы төбәктә яшәвенә карап, төрле кеше төрлечә билгели. Мәскәүлеләр 10 мең сумлык керемне дә бик аз дип бәяләсә, Воронеж, Чиләбе, Ростов өлкәләрендә яшәүчеләр өчен ул – 5 мең сум.

Сораштырудан күренгәнчә, күпчелек кешенең, бигрәк тә өлкәннәрнең ихтыяҗы әле дә әллә ни зур түгел икән. Һәрберсе 9 ар мең сум пенсия алса, үзләрен бай кешегә санарлар иде дә, ләкин 32 процентының пенсиясе бу суммага тулмый шул. Өлкән яшьтәгеләр һәм пенсия яшенә якынлашучылар байлыкка кызыкмый да. Яшәргә йорты-фатиры, утырып йөрергә гади генә машинасы, ай саен килеп тора торган хезмәт хакы яки пенсиясе булса, артык уфтанмый гына, булганына шөкер итеп яши бирәләр. Чөнки беләләр: тауга карап тау булып булмый. Ә менә яшьрәк буын үзләренең байлар кебек яшәмәвен бик авыр кичерә. Ни кызганыч, аларга карата җәмгыятьнең дә, бигрәк тә балда-майда йөзүче бай балаларының карашы һәм мөнәсәбәте үзгәрә бара. Шул сәбәпле алар әби-бабалары, әти-әниләреннән “мирас булып калган” хәерчелектән котылу өчен өсте-өстенә кредит җыеп плазмалы телевизор, кыйммәтле кесә телефоны, ноутбук, компьютер кебек көнкүреш техникасы, машина алалар. Шунысы кызганыч, кредитын вакытында түли алмау сәбәпле, алар тормышның төбенә төшкәннән-төшә баруын аңламый. Сораштырудан ачыкланганча, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы, наркотиклар коллыгына кабучыларның да күбесе әнә шул кредитлылар арасыннан икән.

Хәерчеләр артуда Россиядә киң җәелгән эшсезлек тә “гаепле”. Ләкин эшсезлек тә ике яклы пәке кебек бит. Мәшгульлек органнары статистикасыннан күренгәнчә, эш урыннары эш эзләүчеләрдән күпкә күбрәк. Ләкин беркемнең дә аз хезмәт хакы түләнүче яки авыр эшкә барасы килми. Әнә бит бөтен Россия буенча арзанрак (ләкин сыйфатсыз!) бәяле товарларны күмәртәләп сатучы базарларны, шәһәр транспортын, төзелеш өлкәсен Урта Азия якларыннан килүчеләр басып алды. (Россиянең бөтен сәүдә, хезмәт күрсәтү системасы күптән инде әрмәннәр һәм грузиннар кулында икәнен әйтеп тә торасы юк.) Чөнки алар теләсә нинди эшкә дә риза. Шулай эшли-эшли карьера да ясыйлар. Универсиада алдыннан “Казан-Арена” стадионына республика районнарыннан ирекле-мәҗбүри рәвештә эшкә йөртелүче бер авыл җирлеге башлыгы стадиондагы урта кул җитәкчеләрнең әнә шул “дуслар”дан булуы һәм мыскыллы сүзләр әйтә-әйтә безнекеләр белән командалык итүе хакында әрнеп сөйләгән иде. Монысына кем гаепле: ничек тә яшәргә тырышучы таҗик-үзбәкләрме, үзебезме?

Ни кызганыч, безнең яшьләрнең бик күбесе рус әкиятләрендәгечә эшләми генә баю турында хыяллана шул. Күреп торалар лабаса, аларның бай гаиләдән булган яшьтәшләре әле укыган вакытта ук чит ил машиналарында җилдерә, шәһәр уртасында фатирлары бар, кич-төннәрен кыйммәтле клубларда күңел ачалар. Ә укып бетерүгә дәрәҗәле эш урыны да әзер. Дистә еллар элегрәк аларга әти һәм бабалары бизнес ачып бирәләр иде, хәзер исә ул-оныклар дәүләт структураларына урнаштырыла башлады. Сүз дә юк, араларында бик талантлылары да бардыр, әлбәттә, ләкин аралашырга туры килгәннәре арасында шыр наданнары һәм тәрбиясезләре дә очрый шул. Ә амбицияләре һәм мин-минлекләре баштан ашкан.

Бу хакта киңәшмәдә дә сүз булган. Һәм анда яңгыраган төп фикер дә аянычлы: байлар белән хәерчеләр арасындагы аерма артканнан-арта бара. Шунысы кызганыч, икенче төркемгә керүчеләр (андыйлар 41 процент) үз көчләре белән тормыш баткаклыгыннан чыга алуларына инде ышанмыйлар да. Шулай ук Россиядә кайчан да булса гаделлек урнашачагына, законнарның “эшләячәгенә” дә. Хәер, байлар да шулай ук уйлый икән. Тагын бер фикерләре уртак бу ике төркемнең: безнең үз юлыбыз, чит илләрне кабатларга кирәкми. Димәк, “Россия, алга, оле-оле-оле!” 


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 131 | 11.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»