поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.08.2013 Мәдәният

Бездә милли архитектура бармы? (Күңелле һәм күңелсез күренешләр)

Һәр илнең үзенә генә хас матурлыгы, бай архитектура мирасы, мәдәнияте, әдәбият-сәнгать дөньясы, милли мохите бар. Төркия, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Гыйрак һәм башка илләрдә сәяхәттә булып кайткан милләттәшләребез андагы гаҗәеп гүзәл корылмалар турында озак итеп, тәэсирләнеп сөйлиләр. Ә безнең борынгыдан килгән милли архитектура төзелеше булмаганмыни? Булган, әлбәттә, әмма күбесе Казан ханлыгы басып алынганнан соң яндырылган һәм җимерелгән. Аннан соң да, бигрәк тә унсигезенче гасырларда, татар үзенең архитектурасын күтәреп карамакчы булган. Тик аларның шактый өлешен коммунистлар җимереп бетерә язды.

Югалган тарихи мирасны кире кайтаруы бик авыр эш. Дөрес, моннан егерме еллар элек мәчетләр сала башлау милли архитектура үсешенә этәргеч ясады. Мәдәни корылмалар төзегәндә дә милли төсмерләрне кертү омтылышы барлыкка килде. Тик кайбер корылмалардан хиссезлек, җансызлык бөркелеп күңелне төшерә.

Минем милли архитектураны Әлмәт шәһәре мисалында күрсәтәсем килә. Сүз дә юк, Әлмәт соңгы елларда нефтьчеләр акчасына бик матурайды. Әмма аның проблемалары да җитәрлек. Йөз хата белән язылган урам исемнәре, татар язуларының, милли бизәкләрнең булмавы, тукталышлардагы кибетләр, машиналарның күплеге кысанлыкны арттыра. Без шул хәтле мескен, хәтта урам исемнәрен дә дөрес итеп яза белмибез. Шәһәрдә тынчу, һава җитми, урамнар тар, ел саен автомобиль агымы арта бара. Дөрес, соңгы елларда Әлмәтнең архитектурасын уңай якка үзгәртергә омтылыш бар. Шәһәребез хәтта берничә ел рәттән Русия күләмендә иң төзек, иң уңайлы шәһәрләр рәтенә кертелде. Монысын инкарь итеп булмый. Әмма Русиядә мондый уеннарның асылы нинди булуын чамалавы авыр түгел. Бүләкне еш кына куштанлана белүче, бераз ялганларга яратучы шома бәндәләр, кайда да берәр нәрсә эләктереп калуны тормыш максаты итеп күргән түрәләр ала. Зур бәйгеләрдә катнашу еш кына артны-алны белмичә шапырыну, чаманы белмичә мактануга кайтып кала һәм халыкның акылын төп проблемалардан башка күренешләргә күчерүче манипуляцияне хәтерләтә. Ә чынбарлыктагы мәсьәләләр ташбака адымнары белән генә хәл ителә.

Инде ничәнче ел, төзек шәһәр буларак, Русия күләмендәге “грамота”ны алып килсә дә, Әлмәттә юллар һаман да урыны-урыны белән ямаулы, чокыр-чакырлы, ишек алларындагы юлларны әйтеп тә торасы түгел. Нишләп әле 60 ел “кара алтын” өстендә утырган Әлмәтнең юллары 100 процент төзек булмаска тиеш?! Без чит илләрдән кайсы ягыбыз белән ким? Җитте инде ямаулы ыштан киеп ятарга. Минемчә милли архитектура төзек юллардан башланырга тиеш.

Генераль плансыз корылган Әлмәтнең бер өлешен совет чорында панельдан төзелгән ямьсез “хрущевкалар шәһәрчеге” тәшкил итә. Бу фатирларның кысан кухнясында арткы саныңны да борып булмый. Гади халык бүген дә шунда яшәргә мәҗбүр. Әле шул “хрущевкалар” өчен ай саен ат бәясе кадәр акча түләп торырга кирәк. Кайберәүләргә шул иске йортлар ипотека белән эләккән һәм алар картаеп-бөкрәеп беткәнче, пенсиягә кадәр шуның бәясен түләргә тиеш. Русиягә 3 миллиард нефть чыгарып биргән Әлмәттә торак мәсьәләсенең ахыргача хәл ителмәве бик кызганыч. Халыкны бераз тынычландыру өчен иске йортларга косметик ремонт үткәрелде, шул сәбәпле хәзер Әлмәт матур күренә. Әмма бу вакытлы күренеш, иске йортларның җимерелә торган бик начар гадәте бар. Алар “тыштан ялтырый, эчтән калтырый”. Төзүчеләр үзләре үк “совет чоры хрущевкаларының файдалану вакыты 70 ел гына” дип әйтеп торалар. Шундый зур байлыгы булган Әлмәттә “пеләш башлы” хрущевкаларны матур милли йортлар алыштырырга тиеш кебек иде. Ул хрущевкаларны яңа гаилә коручы яшьләргә бушлай да биреп булыр иде. Аларның моңа хаклары да бар. Чөнки бу шәһәрне газлы һава сулап, бөтен авырлыкларга чыдап, аларның ата-аналары, әби-бабайлары төзеде.

Совет чорында Әлмәттә классик стильдә төзелгән ике бина бар иде – “Россия” кинотеатры һәм Татар дәүләт драма театры. Ә хәзер милли архитектураның нигезе булып үзгәртеп кору чорыннан соң сафка баскан мәчетләр тора. Иң матур мәчетләр арасында үзәк Җәмигъ мәчете, Таш мәчет (икенче мәхәллә), беренче мәхәллә,“Зиннур” һәм “Мәдинә” мәчетләре бар. Байларның ике-өч катлы йортларында да архитектураның төрле үрнәкләрен күрергә була. Дөресен әйтергә кирәк, алар да шәһәргә ниндидер яңалык һәм зәвыклык өсти. Таш мәчет исә борынгы өч мәчетле Әлмәт авылыннан сакланып калган бердәнбер архитектура истәлеге. Узган заманнардан калган Зәйнулла бай йортын, бизәкле тимер ишекләре булган кибетне әле безнең көннәрдә генә җимереп ташладылар. Берсе янгын сүндерүчеләрне кысрыклаган, икенчесенең урыны кемгәдер йорт салырга кирәк булган икән.

Милләтчеләрнең тырышуы белән Әлмәт урамнарына Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Кол Шәриф, Һади Атласи һ.б. исемнәренең бирелүе монда татарларның шактый бердәм булулары турында сөйли. Яшеллеккә күмелгән, төрлечә бизәлгән Тукай проспекты да иң матур урамнарның берсе. Бу урамнар әлмәтлеләрнең горурлыгы. Ленин бабаларының исемен берәр милли мәшһүргә алыштырсалар, үзәк урам тагын да балкып китәр иде.

Әлмәтнең яңа районнары ерактан ук үзенә игътибар җәлеп итә. Күп катлы йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, башка бик күп социаль объектлар, сырхауханәләрнең сыйфатлы материалдан төзелүе Әлмәткә гүзәллек өсти. Тукай, Җәлил, Саҗидә Сөләйманова бюст һәйкәлләре миллилек турында сөйләшергә азмы-күпме мөмкинлек бирә. Әлмәт эчендә күл булуы шәһәрнең архитектурасын баета гына. Күлдән башланып шәһәрнең Зәй елгасына таба сузылган буалар шарлавыгы искиткеч күренеш. Нәкъ шуның уртасында Р.Фәхреддин исемендәге үзәк Җәмигъ мәчете тора. Буалар шарлавыгыннан кала Әлмәт эчендә чишмәләр дә җитәрлек. Алар нефтьчеләр тарафыннан матур итеп төзекләндерелгән. Әлбәттә, чишмәләрнең сафлыгы элеккегеләре кебек түгел, әмма краннан аккан суга караганда күпкә тәмлерәк. Дөрес, чишмәләрнең тирә-юнен чиста дип әйтеп булмый. Ник дигәндә, адәм баласы табигатькә дә, башкалар хезмәтенә дә рәхмәтле була алмый, чөнки тәрбия-әхлагы түбән.

Әлмәтнең Сабан туе мәйданына сузылган юл янәшәсендә шәрык стилендәге җәяүлеләр күпере бар. Ул юллар нәкъ менә шул тау буена урнаштырылган 8 метрлы, зур күкрәкле, ямьсезлек чәчеп торган хатын-кыз сынына барып чыга. Биредә кайчандыр милли Сабантуйга багышланган панно тора иде. Аны сүтеп, тимер-томырдан эшләнгән, бернинди дә әхлакый эчтәлеге булмаган монстрны (рәсемдә) бастырып куйдылар. Килгән кунаклар бу затсыз мәҗүси марҗадан көлеп китәләр. Моның ни өчен шулай эшләнүен беркем белми. Бу тимерне я металлоломга тапшырырга, я өчәр катлы йортлардан торган урамнарның берсенә урнаштырырга вакыт җитмәдеме икән?

Сабан туе мәйданына килгәндә, халыкта төрле фикерләр бар. Әлмәтнең Сабан туе мәйданы, ипподром бөтен шартларын туры китереп тау битенә урнаштырылган. Күпчелек моны җайсыз, уңайсыз дип зарлана. Автобуслар да бәйрәм көнне анда кадәр бармый. Олы яшьтәгеләр, балалар шактый гына җәяү атларга мәҗбүр. Аннан соң татарлар гореф-гадәт буенча Сабантуйларын тау битләрендә уздырмаганнар, тигез урыннарда җыелганнар. Моны шулай эшләргә кайсы түрәнең башы җитте икән? Янәшәдәге наратлыкта әрмәннәрнең ресторан йортлары урнашкан. Нишләп шулай ул, анда татар милли ашлары йорты яки берәр төрле милли спорт бинасы төзеп булмый идемени? Әлмәтнең эчендәге милли ашлар йорты кысынкы бер урамга урнашкан, ә “Макдональдс” кебек кафелар үзәк урамнарга кереп оялаган. Шәһәрдә япон архитектурасына охшатып ясалган “дом каратэ” бинасы бар, ә милли көрәшнеке юк. Нигә без йоклап ятабыз, үзебезнекен булдырырга көч куймыйбыз? Ярый әле, Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлләрдә тәртиплек, җыйнаклык хөкем сөрә, искә алулар да оешкан төстә уза.

Шәһәр паркының алгы өлешендә металлдан корылган зур капкалар торуы да матур түгел. Шуңа күрә парк үзе яшеллек эчендә утырса да, күпләр аны “металлопарк” дип атый. Мондагы серле музыкаль фонтанны карарга дип күрше шәһәрләрдән бик күп яшьләр килә. Парк балаларның иң яраткан ял итү урыны, биредә җәй буе төрле мәдәни чаралар уза.

Әйтәсе килгән сүзем шул: шәһәрне матурайтканда халык фикере дә исәпкә алынсын иде. Шулай булса, җитешсезлекләргә урын калмас, битләр дә кызармас.  


Дамир ТАҖИ
Татарстан яшьләре
№ 13 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»