|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2013 Мәгариф
Укытучылар өчен дә форма кертмәкчеләрУкытучылар өчен махсус мәктәп формасы кертмәкчеләр. Россия Дәүләт Думасының берьюлы ике комитеты әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Депутатлар фикеренчә, укучылар тыйнаклыкның нәрсә икәнен аңлый башласын өчен, башта укытучылар дөрес киенергә тиеш Казан ательеларында эшләүчеләр сүзләренчә, укучыларның мәктәп формасына заказлар җәй башыннан ук килә башлаган. Гадәттә тегүчеләргә кызлар һәм аларның әниләре мөрәҗәгать итә. Итәк, пиджак, чалбар, сарафан, жилет – кызларның формалары фасон ягыннан да, төс ягыннан да төрлелеге белән аерылып тора. Тукымага карап, бәяләре дә төрле: 1 мең 300 сумнан алып 2 мең сумга кадәр. Малайлар белән барысы да “аңлашыла”: классик кара чалбар, ак күлмәк. Анысын кибеттә дә сайларга була.
|
Иң күп укылган
|