26.07.2013 Җәмгыять
Эштән туктарга ярамый
“Т.Я.”ның берничә санында пенсия яшенә җиткән кешене эшләтергәме-юкмы дигән эчтәлектәге мәкаләләр дөнья күрде. Бу турыда, минемчә, пенсия яшенә җитеп килүче кеше дә, эш таба алмыйча аптырап йөрүче дә уйлыйдыр.
Мин хезмәт кешеләрен күңелдән генә өч төркемгә бүләм: физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләр; акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр; фән белән генә шөгыльләнүчеләр. Пенсия яшендәге бу өч категорияне эшләтергәме-юкмы дигән сорау куелганда аларны бер калыпка гына салып булмый, һәрберсенә аерым якын килү кирәк.
Авыр физик хезмәт кешесе пенсиягә чыгу көнен соңгы елларда санап кына тора. Ул инде 40-50 яшьләрендәге кебек зур җитештерүчәнлек белән эшли алмый, тиз арый. 60 яшьтән соң кешедә мускул тукымалары 30 процент кына кала, үпкә сыешлыгы да 25 проценттан артмый (тәмәке тартмаганда). Без урамда күргән симез әби-бабайларның юан беләкләрендә көч һич ташып тормый, юлны да йөгереп кенә аркылы чыга алмый алар. Шәһәрдә авариягә күбрәк карт-коры юлыга да инде. Шул ук вакытта яңа технологияләр куллану, тоташ электрлашу, газлашу үскән чорда физик хезмәтнең дә җиңел төрләре күбәйде. Фермаларда, котельныйларда һ.б. тармакларда операторлар барлыкка килде. Мин операторларның, программалаштырылган станокларда эшләүчеләрнең хезмәте җиңел дип әйтмим. Смена буе киеренке халәттә торырга кирәк. Шулай да, нефть, газ, күмер чыгару, завод конвейерларында эшләү түгел инде.
Кеше 59 яшьтән соң картлар категориясенә керә. Ул эшләргә сәләтле дә булырга мөмкин, тик инде аның элек 2-3 сәгатьтә башкарыла торган эшне көне буе да ерып чыга алмавы бар. Ә инде эштә берәр яңалык уйлауны, башлап йөрүне (инициативаны) пенсия яше узганнардан өмет итә алмыйсың. Болай да була: сәләтле, чын профессионал эшче пенсия яшендә элекке активлыгын күрсәтмәсә дә, күнеккән эшен зур осталык белән башкара ала. Ул эшне автомат рәвештә эшли. Баш уйлап әллә ни көчәнми, ә кул эшли. Андыйларның эше ювелирныкына тиң, аларга хаҗәтнең беткәне дә юк. Казан урамнарында эшкә чакырып белдерүләр күренә башлады инде, чөнки эшче резервлар әзерләү системасы җимерелде. Бүген әзерләгән эшче кадрларга остару өчен кимендә 5 ел вакыт кирәк. Ә тагын да эшли-эшли ул инде алыштыргысыз кешегә әйләнә (үз тирәлеге, үз оешмасы өчен), гәрчә “алыштыргысыз кеше юк” дигән гыйбарә булса да.
1977 елда мин эш белән Сарман МТСына бардым. Баш инженер белән мастерской буйлап йөргәндә эшлекле кыяфәттә әрле-бирле чабучы бер олы гына абзыйга игътибар иттем. Нишләп йөри ул бабай дип сорагач: “Ул безнең мастерской мөдире. Зурлап пенсиягә озаткан идек, ялынып, кире чакырып алдык, ул киткәч мастерской таралып бетә язды, ни план, ни сыйфат юк”, – дип аңлатты баш инженер.
Акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең дә категорияләре күп төрле. Кеше белән эшләп нервыларын бетерүчеләр пенсиядән соң эшләргә бик атлыгып тормаслар. Табибларны эш дәверендә зур тәҗрибә, мәгълүмат туплагач кына эштән җибәрү дөрес тә булмас иде, аларга һаман кытлык. Җитештерү тармагындагы техник персонал белән дә (мастерлар, технологлар, прораблар һ.б.) нәкъ шундый хәл. Аларның башлары тулы мәгълүмат. Төнлә уятып сорасаң да теге яки бу әйбернең үлчәмнәрен, аны ясау технологиясен әйтеп бирергә мөмкиннәр. Андый белгечләрне эштә файдалану һич тә зыянга булмаячак.
Яшем 60лардан узгач галим-голәмә турында уйлап йөри башладым. Баш хәзер юньләп эшләми ич, ә галимнәр 70-80нәрдә эшләп йөриләр. Аларның гына башы икенче төрле түгелдер ич? Элек шундыйрак фикердә йөрдем. Ләкин фән галимнәрнең, баш ватып эшләүчеләрнең башы икенче төрлерәк дип раслый. Картайгач баш начар эшли дигән төшенчәгә берьяклы гына карап булмый. Ул кешенең нинди хезмәт белән шөгыльләнүенә бәйле икән. Акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең башлары тиз генә “тузмый”, чөнки уйлау, исәпләү, халыкча әйтсәк, “баш вату”, киресенчә, баш миен ныгыта, чыныктыра икән, ягъни спортчылар күнегү ясап организмнарын физик яктан ныгыткан кебек була. Андый баш мие картлык маразмына тиз генә бирешми. Ул 30 процент чамасы өлешен эшләтеп тора. Калган төркемнәрнең баш миенең 5-8 проценты гына эшли. Димәк, акыл хезмәте ияләренә, бигрәк тә галимнәргә “баш эшләмәү” соңрак килә булып чыга. Өлкән Арбузовка 63 яшендә, кече Арбузовка 50 яшендә, Паринга 63 яшендә академик исеме биргәннәр. Димәк, алар шул яшьтә дә фәнгә өлеш керткәннәр. Ләкин боларның эш нәтиҗәләре – табигать биргән таланттан (плүс тырышлык). Бөтен кеше дә алай була алмый. Әйтик, 70ләрне узган галим (аңа кадәр яхшы эшләгән дип уйлыйк) фәнне үстерүгә өлеш кертә ала микән?
Медицина раславы буенча, кешенең физик көче дә 40 яшьтән соң кимү ягына бара икән. “Яшең җитсә кырыкка, эшең китәр шырыкка”, дип юкка әйтмиләрдер инде. Шундый фикер бар – кеше яшь вакытта бик тырыша, күп нәрсәгә ирешә, абруй казана. Ә инде олыгайгач аның үзе урынына абруе эшли. Монда хаклык зур. Андыйларның бер өлеше абруе белән башкаларның фикерләрен басып, яңалыкка юл бирми. Җәмгыятьтә тоткан урыны никадәр югары булса, ул китергән зыян да шулкадәр зур була.
Академик Трофим Лысенконы (1898-1976) 1930-60 елларда авыл хуҗалыгы системасында эшләгән җитәкчеләрнең, белгечләрнең белмәгәне юктыр. 36 яшендә Авыл хуҗалыгы фәннәре академигы, 41 яшендә СССР Фәннәр академиясе академигы, СССР Югары советы депутаты, Социалистик Хезмәт Герое һ.б. булган кеше ул. Һәм СССР чорында фәнгә, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсенә иң зур зыян салган кеше дә шул Лысенко. Нәселдәнлек, төрләрнең килеп чыгышы, үзгәрү турындагы ялгыш карашын “Мичурин тәгълиматы” дип бәяләп, көчләп тормышка ашырттырды (ул 19 ел дәвамында Авыл хуҗалыгы фәннәр академиясе президенты булды, власть, абруй чиксез иде). Сыер сөтенең майлылыгын 8 процентка җиткереп була дип саташып йөрде. Бер төркем сыерга майлы ризыклар ашатып, үз фикеренең дөреслеген дәлилләп тә күрсәтте. Лысенко күп кенә фәнни юнәлешләрнең эшен туктатты. Генетика, гомумән, биология фәненә зур зыян салды, галимнәрне эзәрлекләде. Туфракны әрлән балчыгы (уңдырышсыз ачы катлам) чыкканчы сукалап, аны яраксыз хәлгә китерү дә Лысенко заманында булды. Авыл хуҗалыгында үлән басулы чәчү әйләнешен бетереп, җирне ялсыз эшләтү дә Лысенко намусында.
Галимнәр турында сүземне йомгаклап шуны гына әйтәм: галимне галим иткәнче зур чыгымнар китә. Шуңа күрә аларның “багаж”ын нинди юл белән булса да файдаланып калырга кирәк.
Пенсиягә китү ул – тормышның гади бер этабы гына түгел. Үз эшен яратып, тормышны ул эштән башка күз алдына китермәгән кеше кинәт эштән туктауны бик авыр кичерә. Ул үзен хәзер кирәксез бер кеше дип саный. Бер француз философы: “Кеше хезмәттән туктаса, яшәүдән дә туктый”, – дигән. Ә эш бирүче, киресенчә, кешедән тизрәк котылу ягын карарга мөмкин. Күп кеше яше җитү белән пенсиягә китә, ә кайберләре мине яшь җитү белән чыгарып җибәрделәр дип шикаятьләр яза башлый. Ә юристлар шикаятьче ягында, ул эшен дәвам итәргә хокуклы дип раслыйлар. Шулай итеп, пенсия яшенә җитү күп төрле мәнфәгатьләрнең кисешүенә китерә, проблемалар тудыра. Аннан соң бездә шундый караш та бар: пенсионерларның эшләп йөрүен ошатмау, аңа гына җитмәде инде һ.б. дип сөйләнү... Кеше тикмәгә генә эшләп йөрми. Йә аның матди хәле, йә кеше белән аралашу, рухи азык алу халәте моңа этәрә. Һәркемнең үз эчке дөньясы.
Мин болай уйлыйм: бер кешене дә үпкәләтмәс өчен яше җитү белән кешегә пенсия рәсмиләштерергә кирәк. Эш бирүче ул кешенең тагын да эшләвен тели икән, эшкә кабат ала. Пенсиягә китүчегә дә баш ватып торасы юк, чакырмасалар китә. Эшләргә чамасы булса, бүтән урынга керә. Профессионалларга һәрвакыт сорау бар.
Пенсия темасын кузгаткач, үземә ошамаган бер нәрсәне әйтәсем килә. 75 яшьтән узган җырчыларны сәхнәгә чыгару нигә кирәк (ике яктан терәп тотып)? Сәхнә, эстрада ул яшьләр өчен дип уйлыйм. Халык концертка, телевизор каршына җырчыларны карап хозурланып, матурлыкка соклану өчен килә. Мин аларны җырламасыннар димим, җырласыннар радиодан. Халык күңелендә һаман яшь булып калырлар иде. Элек һәр ял көне бер сәгать “радиотыңлаучыларның сораулары буенча төзелгән концерт” тапшыралар иде. Аны һәр өйдә көтеп алдылар. Һәр җырчы халыкка радио аша танылды. Атаклы җырчы Мөслим Могамаев пенсия яше җитү белән җырлаудан туктады, шуның белән тагын да хөрмәт казанды. Урыслар да сәхнәдән тиз генә китә белмиләр. Моисеев дигән җырчыга инсульт булган, байтак вакыт сәхнәдән югалып торган. “Тагын җырлый башлыйм”, – дип тора бер телетапшыруда. Үзендә тере кеше кыяфәте дә юк.
Мин үзем, гомумән алганда, пенсиядә эшләп йөрүчеләрне хуплыйм. Рухи яктан канәгатьләнү алып, физик яктан көчәнмәслек булганда ник эшләмәскә? Монда кемгәдер ошамый дип торып булмый инде.
Мине белгән кешеләр үзең дә 70 яшеңә кадәр эшләп йөрдең ич дип әйтергә мөмкин. Мин пенсиягә чыгу белән эштән туктадым. Ләкин биш ел үткәч, МТС директоры ярты штатка гына дип чакыргач, риза булдым. Аңа һич үкенмим. Биш ел эшләгәч, кабат зурлап пенсиягә озаттылар.
Бу язма белгеч яки галим язмасы түгел, гади бер газета укучының эченнән уйлап йөргән фикерләре генә. Шуңа да анда бәхәсле нәрсәләр дә булмый калмас.