поиск новостей
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
20.07.2013 Дин

«Мәңгелек бәхеткә ирешерсең...»

Соңгы елларда ураза көннең иң озын, кояшның нык кыздырган чагына туры килә. Кышкы чорларда үзен мөселман санаган һәр ике кешенең берсе ураза тоткан булса, хәзер сафлар шактый сирәгәйде. Дөресен генә әйткәндә, хәтта якыннарыбызга да: «Аллаһының рәхмәтенә ирешим дисәң, фарыз гамәлеңне үтә – ураза тот!» – дияргә кыймыйбыз. Әле сәламәтлекне сылтау итәбез; эшкә зыян китереп булмый бит инде дибез; аларда көн кыскарак икән бит дип, гарәп илләре белән чагыштырабыз...

Кыскасы, акланырга сәбәп җитәрлек. Ә бит йөз ел элек тә татар халкы шул ук җирлектә яшәгән, климат та әллә ни үзгәрмәгән. Әби-бабайларыбызның иманнары ныграк булган – хикмәт бары шунда гына. Муллалар да үтемле, дәлилле итеп вәгазьли белгәннәр. Моннан йөз ел элек – 1916 елда «Әд-дин вә әл-әдәб» басмасының 11 нче санында чыккан түбәндәге язманы укып, сез үзегез дә моңа инанырсыз.

Руза бу елларда бик озын көннәргә туры килә, Аллаһы шундый озын көннәрдәге мәшәкатьле вакытлардагы руза белән бәндәсен имтихан итә вә аннан итагать һәм буйсыну көтә, Үзе биргән көч-куәтне Үзенең ризалыгы юлына сарыф итүне тели, бәндәнең шул авыр көннәрдә сабырлыгына, итагать вә яхшы буйсынуына каршы чиксез әҗер вә саваплар, ялгыз Үзе генә белә торган серле әҗерләр әзерли.

Бер вөҗданлы кеше үзенең берәр дусты өчен авырлык күтәрергә, аның күңеле өчен шактый фидакарьлек кылырга әзер тора һәм шул хезмәтеннән вә хөрмәтеннән үзе куана, бер кешелек вазифасын үтәгәнгә, йөрәгендә байтак рәхәтлек таба.
Инде бәндәнең барлыгын, бөтен кыйммәтле әгъзаларын, тормышы өчен кирәк нәрсәләрне Аллаһы Тәгалә биргән, башыннан аягына кадәр бәндә Аның нигъмәтенә гарык булган, сәгать саен, хәтта һәр сулышында йөз вә мең яктан Аның караш вә шәфкатенә мохтаҗ булып тора.

Хәл шулай икән, чын изгелек теләүче вә дусты булган Раббы, һәр эштә ярдәмчесе булган Халик вә Мәгъбүд бу зәгыйфь вә кимчелекле бәндәгә карап: «Мин биргән көчеңне минем юлымда сарыф ит, минем дошманым булган шайтан вә нәфескә каршы тор, бер ай кадәр руза тот, шул сәбәпле рухыңны, йөрәгеңне төзәтерсең, мәңгелек бәхеткә ирешерсең», – дип әйтә. Инде бәндә нинди йөз белән ошбу боерык вә олуг әмерне җиңел тота, илтифатсыз каршы ала? Нинди вөҗдан вә инсаф белән үзен бу изге боерыктан читтә калдыра? Төрле шайтан котыртуына бирелә, юк-бар хыялларны үзенең нәфсе теләгенә сәбәпче итә? Укымаган-пешмәгән ярты муллаларның, диннән чын ләззәт алмаган бозыкларның, Аллаһыга бәйләнештән бихәбәр булган бозучыларның тавышларына колак салып, тозакларына эләгеп, бөек сәгадәттән мәхрүм кала?

Көннәрнең озынлыгы һәм кызулыгы, эшләрнең күплеге һәм авырлыгы руза боерыгын җилгә очыртырлык, һәр бәндә өчен яхшылык теләүче Аллаһының боерыгын игътибарсыз калдырырлык гозерләр түгелдер. Бәндәдә иман булса, һәр авырлыкны да күтәрә, бәлки аннан ләззәт ала, үзендә иман әсәрен күреп куана. Иманлы авыл хатыны һәм ире кызу һәм озын көннәрдә руза тотып иген эшен башкара, чиксез авырлык килердәй булса, сәхәрдән көн кызганчы эшләп, кызуда ял итә, дөнья эше бар дип, динен бозмый, диннең бер олуг терәгенә хыянәт итми. Безнең аз-маз укыган, дин һәм милләт исемнәрен телләренә күп алган, алдагы көндә өметле яшьләребездә һәм кайбер ялкау картларыбызда шулкадәр иман юкмы? Шул авыл хатыны кадәр дингә гайрәтлелек юкмы? Диннең бер олуг рөкенен сакларлык тырышлык, чыдамлык һәм омтылу юкмы?

Синең руза сәбәпле башың авыртсын, хәлең азайсын яки һушың китсен – бу хәлләр кем өчен булган, кемнең ризасы юлында булган? Шуны уйла да, куан, бу хәлеңә шөкер ит. Аллаһы ризалыгы, боерыгын һәм шәригатен җиренә китерү юлында башың авырган, һушың киткән. Ай-һай! Чын иманлы бәндәләр Аллаһы ризасы өчен каннарын агызганнар, җаннарын биргәннәр, мал-мөлкәтләрен корбан иткәннәр. Син исә аз-маз авырлыкны сылтау итеп, шәригатьнең рөкенен, Аллаһының боерыгын җимермәк буласың, нәфсең рәхәте, шайтан хезмәте һәм хөрмәте өчен төрле вәсвәсәләрне игътибарга аласың, шөбһәсез ачык булган бер хөкемне караңгы шөбһәләргә кертеп, бичара мөселманнарга шикләндерү саласың. Гайрәт кирәк, ышанган динеңне саклау кирәк, ышанган Раббың һәм Мәгъбүдең боерыгын сакларга һәм саклатырга иҗтиһад кирәк.

Рамазан аенда хуҗалар, ислам шәрәфен саклаган байлар хезмәткәрләргә мәрхәмәт итү кирәк. Шулай ки, хезмәтләрен мөмкин кадәр җиңеләйтү, ашау-эчүләрен яхшыландыру, эш хакларын арттыру яки бүләкләр вә мөкәфәәтләр (премия) белән шатландыру тиеш. Аллаһы динен хөрмәтләгән вә дин эшендә ярдәмче булган кемсәләргә рәхмәт кылгай.
 


Мулла Галимҗан бине Мөхәммәдҗан әл-Баруди
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar