• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
20.07.2013 Мәдәният

«Урда» кинофильмы һәм тарихи чынбарлык

Узган елның сентябрь аенда Россия киноэкраннарына «Урда» нәфис фильмы чыкты. Вакыйгалар Алтын Урдада барган әлеге фильмның режиссёры – Андрей Прошкин, сценаристы – Юрий Арабов, продюсеры – «Православие энциклопедиясе» кинотелекомпаниясе. Ә төп рольләрне исә Максим Суханов (митрополит Алексий), Андрей Панин (Тәнибәк хан), татар актрисасы Роза Хәйруллина (Тайдула) һәм якут актёрлары Алексей Егоров (Бадакюль), Федот Львов (Тимер) һәм Иннокентий Дакаяров (Җанибәк хан) һ.б. башкара.

Фильм һәм аның иҗат төркеме төрле фестивальләрдә зур уңышлар яулый. Әйтик, 2012 елда узган 34 нче Мәскәү халыкара кинофестивалендә әлеге фильмның режиссёры А.Прошкин иң яхшы режиссёрлык эше, ә Р.Хәйруллина хатын-кыз ролен яхшы башкарганы өчен «Көмеш Георгий» призына лаек булды.

Фильм зур бәхәсләр уятты, әмма аңа тиешле дәрәҗәдә фәнни анализ ясалмады, тарихи яктан дөреслеге чыганакларга нигезләнеп тикшерелмәде. Без, шушы бушлыкны тутырыр өчен, игътибарыгызга казах галиме Жаксылык Сабитовның «Урда» кинофиольмы турындагы мәкаләсен тәкъдим итәбез. Мәкаләне укыр алдыннан, фильмны карау мәслихәт.

P.S. 12 июньдә «Урда» фильмы Россия Конституциясе көне уңаеннан телеви­дение­дән күрсәтелде.

Редакция


Тарихны белүчеләр ике төркемгә бүленә: профессиональ тарихчылар һәм калган халык. Гыйльми монографияләрне бик аз кеше укый. Төп асылында фәнни дәлилләр, рациональлеккә корылган фикер йөртү һәм вакыйгаларны коры чыганаклар нигезендә яктырткан фәнни стиль коммерция белән бәйле проектларны рухландырмый. Гаммәви мәдәнияттә, гадәттә, тарих ниндидер мифлар, стереотиплар, комикслар рәвешендә күзаллана һәм шунысын әйтергә кирәк: еш кына тарих сәясәтчеләрнең кулында коралга әйләнә. Мондый очракларда тарихны өйрәнүнең максаты хакыйкатьне эзләү түгел, ә халыкны мифлаштырылган шәхес яки вакыйгалар тирәсенә берләштерүгә юнәлтелгән мәгълүмати бэкграунд (фон, кыр) формалаштыру була.

Мондый алымнар Россия тарихында «татар-монгол изүе» хакындагы мифта аеруча ачык күренә һәм бу «изү» ике йөкләмәдә чагыла.

1. Хан казнасына салым түләү. Бу налогның күләме зур суммада булмый. Монда шунысын да истә тотарга кирәк: рус кенәзләре еш кына салымның зур өлешен үзләре өчен җыйганнар һәм бер өлешен генә хан казнасына биргәннәр. Хәзерге вакытта Россиянең үзендә дә халык һәм төрле оешмалар түли торган салым күләме шактый зур, әмма беркем дә моны «изү» дип атамый.

2. Ханнар оештырган хәрби кампанияләрдә даими рәвештә катнашу. Бу бурыч бик сирәк үтәлгән. Мисал өчен 1278 елда рус гаскәриләрен аланнарга һөҗүмдә файдалануны китерергә мөмкин. Моны шулай ук Тох­тогу хан армиясе сафларында рус гаскәриләре һәм Кытайда рус полклары булу да дәлилли.

«Урда» нәфис кинофильмы – рус-урда мөнәсәбәтләре турында тагын бер миф тудыру омтылышы. Фәнни күзлектән бәя биргәндә, фильмда шактый күп ялган һәм хаталарны күрергә була. Сәнгати яктан караганда, Урданы һәм митрополит Алексийны тамашычыга ачык аңларга ярдәм иткән кайбер элементларны санап китәргә мөмкин.

Иң әүвәл фильм авторларының тарихны тупас бозуга китергән хаталарын барлыйк.

1. Ханбикә Тайдуланың митрополит Алексий ярдәме белән күзләрен уңышлы дәвалавы бары тик рус елъязмаларында гына чагылыш тапкан һәм бүгенге кайбер галимнәр моны Алексийның Урдага килүе өчен «ясалма сылтау» булган дип саный. Тайдула аны улы Җанибәкне дәвалау өчен файдаланырга теләгән [1].

2. Җанибәк ханның һәм Тайду­ланың характерларын һәм шәхси сыйфатларын яктыртудагы ялган. Рус елъязмаларында Җанибәк еш кына «шәфкатьле хан» дип атала. Ул хакимлек иткән чорда рус кенәзлекләренә бернинди дә канкойгыч һөҗүмнәр оештырылмаган [2]. Ә Тайдуланың үзен рус елъязмачылары «рус чиркәвен яклаучы» дип атый [3]. Фильмда тудырылган образлар тарихи чыганакларда тасвирланган реаль прототипларыннан кис­кен аерыла. Мисал өчен Тәнибәкнең үлемен искә төшерик. Дөрестән дә, Җанибәкнең ир туганы үлеменә катнашы була, әмма фильмда күрсәтелгән рәвештә түгел. Мөгаен, Тәнибәкне, Монгол империясендә танылган шәхесләрне үтерүнең традицион алымы буенча (хан нәселеннән булган дәрәҗәле кешеләрне, далага чыгарып, умыртка сөяген сындырып, йөзен күккә, Тәңрегә каратып үтерү ысулы), кан коймыйча һәм Җанибәкнең шәхси катнашыннан башка үтергәннәр. Моның киресен раслау Хрущёвның Берияне буып үтерүе турында сюжет төшерү кебек булыр иде. Бу ике очрак та тарихи чынбарлыктан шактый ерак. Фильмда Тайдуланың яраннарын тасвирлау да хакыйкатькә бөтенләй туры килми. Гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута Тайдула янында булуын шактый матур төсмерләр белән тасвирлаган [4]. Ни өчен авторларның фильмда шушы тарихи фактларны файдаланмаулары аңлашылмый. Биредә шунысын әйтү урынлы: чыганак нигезендә иҗат итү авторның төп идеясен – Урданы негатив, ә митрополит Алексийны уңай тасвирлау омтылышын җимерер иде.

3. Хронологик төгәлсезлекләрне атап китү сорала. Билгеле булганча, Тәнибәк 1341-1342 елларда һәлак була, ә Алексий Тайдула янына 1357 елда бара. 15 ел эчендә фильмда Җанибәкнең үзе дә, аның әнисенең дә, Рим Папасы илчеләренең дә (15 ел буе Сарай шәһәреннән чыгып китә алмаучы) йөз-кыяфәтләре үзгәрмәве шактый сәер күренә. Шунысын да әйтергә кирәк: фильмда күрсәтелгәнчә, 1357 елда Алексий Җанибәк белән очрашмаган. 1357 елның 22 июнендә Җанибәк үтерелә, ә Алексий Мәскәүдән Урдага таба 1357 елның 18 августында чыгып китә. Аның Урдага кайчан барып җитүе билгеле түгел. Тарихчы А.П.Григорьев хисаплаулары буенча, бу вакыйга 1357 елның октябреннән дә иртә була алмый, чөнки Мәскәүдән Урда башкаласы Сарайга бер ай чамасы барганнар. 21 ноябрьдә Алексий Бирдебәк ханнан ярлык ала [5]. Ягъни фильмда Җанибәк һәм Алексийның мөнәсәбәтләренә бәйле 1357 елдагы барлык вакыйгалар тарихи чынбарлыкка туры килми, ялган булып чыга.

4. Тәнибәк һәм Рим Папасы илчеләре турында берничә сүз. Мәгълүм ки, чыганакларда Маҗарстаннан чыккан францискале Илия 1337 елдан Папа Бенедикт ХII нең Сарайда һәм Үзбәк ханның Авиньонда вәкиле буларак искә алына, Тәнибәкнең шәхси киңәшчесе итеп билгеләнүе дә әйтелә [6]. Шулай итеп, Рим Папасының илчеләр җибәрүе турындагы сюжет та чынбарлыктан ерак тора, чөнки аның Сарайда даими вәкиле булган һәм бу вәкил бер үк вакытта Тәнибәкнең шәхси киңәшчесе вазифасын да башкарган.

5. Митрополит Алексий образы. Фильмда дөньяви мәшәкатьләрдән читтә торучы, Урдага бары тик кенәз Иванның үтенече белән генә килгән кеше сурәтләнә. Чынбарлыкта Алексийны яхшы сәясәтче дип атарга мөмкин. Ул, Урдага берничә тапкыр барып, Җанибәк, Тайдула һәм Бирдебәк [7], Габдулладан [8] үзенә һәм Мәскәү кенәзләренә ярлык, шулай ук Константинопольгә барыр өчен саклау грамоталары ала. Еш кына ул кирәкле грамоталарны ханнан һәм аның якыннарыннан бүләк рәвешендә ришвәт биреп тә ала [9]. 1354 һәм 1356 елларда Алексий Константинопольгә бара, анда үзенең оппонентлары Киев митрополиты Романга һәм Новгород архиепископы Моисейга каршы актив сәяси көрәш оештыра [10]. Шулай итеп, тарихи чыганакларда Алексий, фильмда күрсәтелгәнчә, һич кенә дә «әүлия картлач»ка түгел, ә актив, акыллы сәясәтче буларак тасвирлана.

6. Митрополит өстәленә бәрәңге куелу, гомумән, мантыйкка сыймый. Мәгълүм ки, бәрәңге күп гасырлар соңрак, бары тик Пётр I идарәсе чорында (1682-1725 еллар) гына Россиягә китерелә.

Күзгә бәреп торган тарихи төгәлсезлекләрне атаганнан соң, тамашачы аңына көчле тәэсир итүгә юнәлдерелгән сәнгати алымнарны да атап үтү зарур.

1. Дошманлык тудыру. Теләсә кайсы фильмда баш герой һәм аның дошманын күрергә мөмкин. Гадәттә, баш геройга яхшы сыйфатлар хас, шул ук вакытта фильмдагы начар егетләр барлык гөнаһларның һәм җитешсезлекләрнең тупланма образын тудыра. «Урда» фильмында яхшы герой булып, һичшиксез, Алексий тора, ә начар егетләр – урдалылар. Төп геройларның яхшы якларын, ә начар егетләрнең начарлыкларын калку итеп сурәтләр өчен, картина авторлары кулланган кайбер чараларны санап үтик.

1.1 Ханның ир туганын үтерүе һәм баш геройның әүлиялеге. Җанибәк ир туганын үтерүче буларак сурәтләнә, ә Алексий юлдан язган Фёдор өчен җанын бирергә әзер. Шуның өстенә инцестка (якын кардәшләрнең җенси мөнәсәбәткә керүе, никахлашуы) турыдан-туры ишарә (Җанибәкнең: «Син минем анам булмасаң, мин сиңа өйләнер идем», – дигән репликасы) Җанибәкне уңай яктан тасвирламый. Шушындый контрастлар тудыру психологик йогынты ясауның гадәти алымы булып тора. Ике капма-каршы мисал тамашачыга баш геройның һәм явыз җанның кемнәр икәнлеген һич тә ялгышмый билгеләргә ярдәм итә. Моннан тыш сценарий авторы, Алексий артыннан җибәрелгән Тимердән Җанибәкнең халкы аңа нинди мөнәсәбәттә булуы турында әйттерә. Тимер «Җанибәкнең эчәгеләрен үзенең кылычына урау» турында хыяллана.

1.2 Күчмәннәрнең сәбәпсез кырыслыклары Тайдуланың үз бармагын кисүе, Җанибәкнең сере ачылган фокусчыны кыйнап һәлак итүе һәм анасының күзен дәвалый алмаган шаманны үтерүе кебек мисаллар аша тасвирлана. Шулай ук Җанибәкнең «Алексийны газаплар» өчен һәрбер өченче рус кешесен үтерергә боеруы да сәбәпсез ерткычлык буларак бәяләнергә лаек.

1.3 Урдалыларда әдәп-әхлак нормалары булмау һәм кыргыйлык. «Телисеңме, без тагын кеше итен ашыйбыз?» (Тайдула репликасы), «Кыргый халык, акылсыз» (Җанибәкнең шаманны үтергәннән соң әйткән репликасы) фразалары моңа дәлил. Урда җайдакларының чиркәүдә кылган гамәлләре һәм Җанибәкнең тере бәрәнне тешләве, әфлисунны кабыгы белән итләч җиреннән суырып алуы урдалыларның ни дәрәҗәдә кыргый булганлыкларын күрсәтә. Фильмда хәтта каннибализмга кадәр барып җитәләр. Тагын бер мисал – Тәнибәкнең кулыннан кешеләрне ашатуы, ә аннары майлы кулын шуларның башларына сөртүе. Бу исемлеккә тирес белән бәйле берничә эпизодны да өстәргә мөмкин. Мәсәлән, Тайдула атта җилдереп үткәннән соң (тарихи чыганаклар буенча, хан хатыннары ат арбасына утырып йөргәннәр), төшеп калган ат тизәге өчен урдалыларның сугышуы һәм чи дөя тизәге белән Тайдуланы дәваларга тырышу. Ханның тирмәсенә, мүкәләп, бусагага башны тидерми керү ысулы урдалыларның Рим Папасы илчеләрен ни дәрәҗәдә мыскыл итәргә яратуларын күрсәтүгә юнәлдерелгән.

1.4 Исерек урдалылар белән бәйле эпизод. Аларның берсе исергәннән соң, ат канын эчәргә китә, ә Алексий, киресенчә, исерткеч эчемлекләр эчми һәм үзенең догалары белән атларның кан агуын туктата. Бу эпизод тагын бер мәртәбә Алексийның изгелеге һәм урдалыларның кыргыйлыгына яңа төсмерләр өсти.

1.5 Хан илчеләре белән Иван кенәзнең арасындагы әңгәмә. Бу күренештә Иван ханның илчеләре белән тупас сөйләшә (ә илчеләр үзләре кенәзне куркыталар). Шунда ук илчеләр хан турында начар сүзләр сөйли башлый. Әлеге эпизод аша рус кенәзләре һәм Урда ханнары арасындагы мөнәсәбәтләрнең чынбарлыкка, гомумән, туры килмәве аңлашыла. Беренчедән, рус кенәзләре бу вакытта ханнар һәм аларның илчеләре белән үзләрен алай тотмаган. Мәсәлән, Иванның агасы Симеон Гордый, Г.В.Вернадский сүзләре белән әйтсәк, «башка рус кенәзләре белән мөнәсәбәттә горурлык күрсәткән, әмма ханнар каршында әтисе кебек үк кол булып кыланган һәм Урдага еш барган» [11].

1.6 Алексийның Мәскәүдән Урдага китү эпизоды. Фильмда бу эпизодка «православие динендәгеләр, хуш бул!» (Фёдор сүзе), «митрополия дәрәҗәсен алырга әзерлән» (кенәз Иван Алексийны исән кайтыр дип өметләнми һәм башка кешегә шулай ди), «чиркәү казнасын әзерлә, барысын да бирергә туры киләчәк» (кенәз Иван сүзе) кебек репликалар белән яңа мәгънә салына. Фильм сценариесе буенча, Алексий үлем «эзләп» Урдага, кыргый урдалылар янына бара. Әмма тарихи чыганаклардан без аның Урдага берничә тапкыр баруын һәм һәрвакытта да аннан исән-сау кайтуын беләбез. Моннан тыш 1354 һәм 1356 елларда Алексий Тайдуланың саклау грамотасы белән Алтын Урданың бар даласын гизеп чыга һәм, гадәттәгечә, исән кала.

1.7 Киемнәрнең һәм яшәү урыннарының бирелеше. Урдалыларның киемнәренә карап, ирексездән каршыда ниндидер йолкышлар һәм ерткычлар басып тора дигән фикергә киләсең. Фильмда хан, аның яраннары, илчеләре чабаннар (көтүчеләр) һәм гади күчмәннәр кебек киенгән. Ә менә Мәскәү кенәзлеге вәкилләренең киемнәре шактый зәвыклы. Бу кагыйдә Алтын Урда башкаласы булган Сарай шәһәре архитектурасын бирүдә дә чагылыш таба. Күрәсең, фильмның сәнгать җитәкчеләре Сарай сүзенең русча мәгънәсен (терлек өчен абзар) күз алдында тотып фикерләгәннәр һәм Сарай шәһәрен Үзбәк ханның алтын чатырыдай тасвирлаган [12] тарихи чыганакларны белмиләрдер. Сарай шәһәре, гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута сүзләре белән әйткәндә, «гаҗәеп зур һәм иң матур шәһәрләрнең берсе» булган [13].

2. Фильмда Алексий өч төрле сынау уза: 1) ут белән сынау; 2) матди байлыклар белән сынау – аңа 15тән 45 яшькәчә җарияләр, чибәр, гыйффәтле кызлар, алтын, шәраб, бәрән һәм ат ите тәкъдим ителә, азактан кашлы йөзек бирәләр, әмма ул аларны алмый; 3) авырлыклар белән сынау. Нәтиҗәдә, Алексий, барлык сынауларны да уңышлы үтеп, тамашачылар алдында әүлия буларак бәяләнә башлый. Әмма бу өч сынау да тарихи чынбарлыкка туры килми, алар бары тик фильм төшерүчеләрнең фантазиясе.

3. Фильмга исем кую да тирән мәгънәгә ия. «Урда» сүзе киң мәгънәдә «күп сандагы кешеләр тупланмасын» аңлата. Бу очракта «Алтын Урда» исеме (Җучи Олысының рус историографиясендә киң кулланылган атамасы) тамашачыларда башкача тәэсир формалаштыра алыр иде.

Югарыда саналган мисаллар, китерелгән эпизодлар тамашачыда урдалылар кеше булмаган, аларның барлык гамәлләре шулкадәр кыргый һәм кешелексез булган дигән фикер тудыра. Баш герой кыргыйларның мәкерлекләреннән газапланучы корбан буларак кабул ителә.

Нәтиҗәдә, без, фәнни күзлектән караганда, бу фильмдагы тарихи вакыйгаларның абсолют дәрәҗәдә дөреслеккә туры килмәвен, митрополит Алексийның «әүлиялыгын» һәм урдалыларның «кыргыйлыгын» сурәтләүгә юнәлдерелгән фантазия генә булуын күрәбез. Сәнгати яктан караганда, бу фильмны изге митрополит Алексий турында тагын бер миф тудыруга ният һәм урдалыларның кыргыйлыгы, «монгол-татар изүе» турында киң таралган мифны раслауга омтылыш буларак кабул итәбез.

Чыганаклар

1. Почекаев Р.Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. – СПб.: Евразия, 2010. – С.119; Григорьев А.П. Сборник ханских ярлыков русским митрополитам. – СПб.: Издательство Санкт-Петербургского университета, 2004. – С.87.
2. Почекаев Р.Ю. Күрсәтелгән хезмәт. – С.112.
3. Почекаев Р.Ю. Күрсәтелгән хезмәт. – С.113.
4. История Казахстана в арабских источниках. – Т.1. – Алматы: Дайк-Пресс, 2005. – С.219-221.
5. Григорьев А.П. Күрсәтелгән хезмәт. – С.87-88.
6. Хаутала Р. Исламизация татар, согласно латинским источникам конца XIII – 1-ой половины XIV века // Ислам и Власть в Золотой Орде. – Казань, 2012. – С.48.
7. Григорьев А.П. Күрсәтелгән хезмәт. – С.67-115.
8. Григорьев А.П. Күрсәтелгән хезмәт. – С.155.
9. Григорьев А.П. Күрсәтелгән хезмәт. – С.80.
10. Григорьев А.П. Күрсәтелгән хезмәт. – С.83-86.
11. Вернадский Г.В. «Монголы и Русь». – Тверь-Москва: ЛЕАН-АГРАФ, 1997. – С.212.
12. История Казахстана... Күрсәтелгән хезмәт. – С.217-218.
13. История Казахстана... Күрсәтелгән хезмәт. – С.231.

Жаксылык Сабитов,фәлсәфә фәннәре докторы,Евразия милли университетының политология кафедрасы доценты (Казахстан. Астана)

Русчадан Ленар Гобәйдуллин тәрҗемәсе 

1

2


Жаксылык САБИТОВ
Безнең мирас
№ 7 |
Безнең мирас печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№20 (846768) / 27.07.2013 15:17:27

кайда узебезнен фэйлэсуф духтырлар?

№19 (846163) / 22.07.2013 12:47:54

Рәхмәт кысык күз нугай токымы!

№18 (846161) / 22.07.2013 12:25:32

Татарны бүлгәләүчеләрнең аргументлары беткәч, провакациягә күчтеләрме? Иииии, мескеннәр сез, Болгар и тагы нинди никлар белән язучы. Чын күңлемнән кызганам сезне.

№17 (846159) / 22.07.2013 11:56:15

Казандагы Болгар манарасының исемен алмаштырырга кирәк, нинди тел әйләнмәс сүз инде ул Сююмбике.
Нугай бит ул, болгарга бер катышы да юк бит аның, сызып ыргытырга кирәк ул исемне безнең тарихтан, Татар Олы Мөхәммәд нигез салган Казан ханлыгы чорын - бөек болгар ханлыгының татарлар оккупасиясе дәүләте итеп күрсәтергә, ул дәүләттән баш тартырга кирәк.
Болгарлар русларның төп союзниклары булганнар. Татар каршы көрәштә безгә руслар белән берләшергә кирәк.

№16 (846145) / 22.07.2013 10:05:02

"Ул кысык күз, табак бит монгол " - мине кая куясың))))))))
Монголиягэ!!!!!!

№15 (846143) / 22.07.2013 09:07:11

фильмда бер дэ"болгарча" сулэмилэр аднаке,татарча сулилэр.

№14 (846142) / 22.07.2013 09:06:04

Болгар, тиле-миле фикерләрең белән кешенең кадерле вакытын алма үзеңдә генә тот, ярыймы.

№13 (846134) / 22.07.2013 06:46:01

Болгар, )))

"Ул кысык күз, табак бит монгол " - мине кая куясың, бу бит минем портрет.))))


Ну апаның күзе ачык. Бит башкортча. Бу яктан олы апа гына сезнеке була ала инде дисәм: коңгырт чәч, кара күз...

№12 (846131) / 22.07.2013 01:42:23

Иркә ханым, "Украина тарихын үзләренеке дип өйрәтә иделәр..." Урыска карата әйтүегезме?

№11 (846130) / 22.07.2013 01:36:19

Соң үлеп кенә бетик инде алайса! НИМӘГӘ яшәек? Пессимизмга бирелик тә үлик... Яшәсен европеоидлар! Канәт! Оптемист булырга кирәк, яшибез, милләтне яшәтәм, чөнки мин татар балалары үстерәи дип торырга кирәк....

№10 (846127) / 22.07.2013 01:28:34

Европа барыбер алга чыгачак, кысык күзләр барысы да, япун-кытайларына кадәр, иртәме-соңмы европалыларның колонияләре булып калачаклар киләчәктә.

№9 (846120) / 22.07.2013 00:16:13

Татар арасында да ак чәчлеләр күп бит, болгарга гына сылтама... Без нишләек? Шул кинаны карап юанаекмы?

№8 (846119) / 22.07.2013 00:09:48

Шәп филем. Бик дөрес төшергәннәр.
Без европоидлар, аксыллар, ак чәчле, зәңгәр күзлеләр. Ул кысык күз, табак бит монгол - казах, нугай, башкорт, үзбәк, себер, кырым, әстерхан татарлары һәм башкаларга безнең бер катнашыбыз да юк.
Икенче сериясен төшерергә кирәк әле, Урда һәм болгар дип, болгарларның аларның ничек итеп арт саннарын укытканын.
Радионы үзебенеке иттек инде, болгар радиосы хәзер, телевидениене да болгар телевилениесе итсәк, Татарстанның исемен Болгариягә алыштырсак - чын, 100 % арий халкы булабыз, ул монгол башкорт-кыргыз-казахлардан котылабыз.

№7 (846117) / 22.07.2013 00:01:42

Мин фильмны карадым. бер дэ ошамады, вычурность кочле идеме сон анда, Универсиада алдыннан татарны, торки халыкны лучше курсэту кирэк ие... Без мына Саратовта миллэтне ничек саклыйк дип баш орабыз, Казаннан ярдам аз, газета-журналлар килеп етми, китап ала амыйбыз... Бу Чын мирас журналы чыкканын да мин эле куптэн тегел генэ белдем. Язылып укып бара торган журналлар гел калмады, Казан утлары гел эдэби генэ,миллэт тарихы юк диярлек, Гаяз Исхакыйлар, Тукайлар турында да информация котэбез, Чын мирас! Бер ел Идел алдырдым, хикэя укыдым да хикэя укыдым... Матбугатруга доступ юк ие, мына кердем, сезнен шактый язманы укыдым, эле укисылар да байтак, РЭХМЭТ! Изге гэмэлдэсез икэн! Журналнын узен курэсе ие, Безгэ дэ килеп чыгыгыз...

№6 (846113) / 21.07.2013 23:50:37

Аларнын ботенлэй юк ул Иркэ. Повесть временных летны немецлардан яздыртканнар акча тулэп.

№5 (846112) / 21.07.2013 23:47:57

Исегез китмәсен бер дә...

Бүгенге көндә урыс тарихы бөтенләй калмады. Украина тарихын үзләренеке дип өйрәтә иделәр...Безнең шанлы тарихка күпме кызыксалар да, аларныкы була алмый инде ул!!!

№4 (846109) / 21.07.2013 23:44:18

Карадыгызмы соң ул фильмны? Канәәәәәәәәәәт! Төрки халыктан көлү дип кабл иттем мин аны... Андый фильм төшерү алдыннан "История татар" томнарын укысыннар иде, пакыч! Әллә ничә күрше әби сорады инде: дөрес халь күрсәткән кебек тегел бит, канәтем, дир... Ялган тарих белән бит юалар! Татар, уяу бул!

№3 (846059) / 21.07.2013 12:56:33

Җанибәк - Московия өчен иң күп игелек эшләгән татар ханы. Шуңа да Җанибәк Длбрый дип язалар, бу турыда Дмитрий Балашовның "Семеон Гордый" романында бик яхшы язылган. Җангибәк заманын да яман итеп күрсәткәч, калганы турында ни төшерәчәкләре ачык инде.
Бу, беренчедән махсус сәяси, сосиал заказ, халыкка ниндидер дошман уйлап табу һәм аның канәгатсезлеген шул дршманга юнәлтү Макиавелли күрсәтмәләрен үтәп. илдәге чамасыз канунсызлыкны, бурлыкны, илнең түбән тәгәрәвен яшерер өчен. Икенче, борынгыдан ук килгән илдә буза чыгару технологиясе буенча җәмгыятне нинди дә булса сыйфат буенча (мәсәлән, ак күлмәк кигәннәр яки кара күлмәклеләр, ак чәчлеләр яки кара чәчлеләр,һ.б.) бүлгәләп үзара сугыштыру.

№2 (846016) / 20.07.2013 17:37:57

Узал дэулэтнен галимнэре дэ узфикерле шул!!!

№1 (846015) / 20.07.2013 17:22:00

"Хәзерге вакытта Россиядә халык түли торган салым күләме шактый зур, әмма беркем дә моны «иго» дип атамый"----5+!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar