20.07.2013 Җәмгыять
Әниләре үлгәннән соң калган өй чәчләренә чал кергән туганнарны да талаштырды
Мал һәм акча якын туганнарны да үзара ызгыштырырга мөмкин. Әти-әнидән калган васыять исә хәлне тагын да катлауландыра. Мөслим районыннан дүрт бертуганның берсе – Җәүдәт Галиәхмәтов: “Үз акчама сатып алган йортның үземнеке икәнен исбатлый алмыйм”, – ди. Туганнары исә, бу йортны абый төземәде, дип бара.
Туганнарым мине алдады
– 1976 елда ишегалды корылмалары белән йорт сатып алдым. Аны район үзәгенә алып кайтып утырттым. Сату-алу турындагы килешүем дә бар. Язкәр исемле туганым өйләнгәч, алар әти-әни йортында әни белән бергә яшәде. Әмма килен белән ике арада аңлашылмаучанлыклар килеп тугач, әни, рөхсәт алып, минем өйгә күченде, – дип сөйли Җәүдәт абый. – 1981 елдан алып мин Лениногорскида Әлфия исемле сеңлемдә яшәдем. Әни белән элемтәм өзелмәде, минем кайдалыгымны ул һәрчак белеп торды. Янына еш кайтып тордым, хуҗалык эшләрендә булышкаладым. Газ керттердем, түбәсен ремонтладым, өйне тышладым, коймасын төзедем, су керттердем. Әнине нигездә мин карадым. Моны күршеләр дә раслый ала. 2004 елда әни каты авырый башлагач, кайтырга туры килде. Шушы йортта теркәлеп яши башладым. Тагын бер елдан әнигә паралич сукты. Ул гел баш әйләнүдән, хәтере начарланудан зарланды. Бары тик өй эчендә генә үзен үзе йөртә ала иде. Аны карагач, эшкә дә урнашмадым. 2010 елда исә үзем дә пенсиягә чыктым.
Әнигә Бөек Ватан сугышы ветераны толы буларак фатир бирделәр. Әмма ул анда яшәргә өлгермәде дә. Бер ел дигәндә үлеп китте. Язкәр белән ике арада, әгәр дә үлә-нитә калса, фатирны дүрт өлешкә тигез бүлешербез дигән килешү бар иде. Әмма туганым, беркемгә дә әйтмичә, өйгә нотариус китертеп, фатирны улына бүләк иттереп тә куйган булган икән.
Әни үлгәннән соң, Росреестр идарәсенә барып, үземә кагылышлы милек турында белешмә сораттым. Шунда гына Мөслимдәге йортымның минеке түгел, ә әни исеменә рәсмиләштерелгән булуын белдем. Баксаң, бу йортны миңа калдыру турында әнинең васыятьнамәсе дә булган. Әмма ул хакта да миңа әни үлеп ярты ел узганнан соң гына җиткерделәр.
Хәзер инде йортны мирас итеп алу вакыты узган. (Җәүдәт абый әнисе үлгәннән соң 6 ай эчендә васыятьнамә буенча мираска хуҗа булу турында гариза язмагач, башка туганнарның да бу йорттан өлеш сорарга хакы бар дип аңлаттылар. – Авт.) Шуннан файдаланып, сеңлем Әлфия дә бу йорттан өлеш сорый. Минем башка мөлкәтем дә, яшәр җирем дә юк. Булган документларым йорттан юкка чыккан. Яңа торак алырга хәлемнән килми, – ди Җәүдәт Галиәхмәтов.
Бомж хәлендә калмасын, дибез
– Бу йортны Җәүдәт абый төземәде. 15 чакрым ераклыктагы авылдан төзелеш материалы гына алып кайтты. Төзелеп беткәч тә, ул йортта иң беренче әни белән мин яшәдем, – ди Язкәр Галиәхмәтов. – Безгә ул йорт кирәк түгел. Үлгәнче әни үзе: “Абыегыз берүк урамда калмасын, аның исеменә васыятьнамә ясатыйк әле”, – диде. Абый үзе монда булмагач, паспортын соратып алып, әнине нотариуска үзем алып бардым. Үземә бернәрсә дә дауламадым. Кирәк тә түгел. Җәүдәт абыйның бүген яши торган хатыны Дилбәрне мин яхшылап белмим. Аны яхшы дип тә, начар дип тә әйтә алмыйм. Әмма кем белә, бүген абыйныкы итеп рәсмиләштерербез дә, иртәгә алар бу йортны сатмаслар дип кем гарантия бирә? Абый аннары урамда калачак бит.
Әни ул соңгы ел ярымын гына урын өстендә ятты. Аны хатыным Әлфия карады. Чөнки көненә әллә ничә тапкыр памперсын алмаштырырга, мунча кертергә кирәк иде. Моны ир-ат кына башкара алмый, – ди Язкәр абый.
– Ашаудан беркайчан да өзмәдем. Миннән риза булып китсен дип, гел әле тегесен, әле монысын пешерергә тырыштым, – ди Язкәр абыйның хатыны Әлфия апа. – Әни гәүдәле иде, бер генә кеше карый торган түгел. Мунчага кертү өчен өчәүләп күтәрә идек. Улым Илнар да булышты. Әмма ирем юкта үземә генә дә күтәргәләргә туры килде. Шуннан күзләремә, хатын-кыз органнарыма зыян килде. Әле яңа гына операциядән кайттым. Күзләргә ясаткан идем, уңышсыз булды, тагын хастаханәгә барырга кирәк.
Әнине җирләү дә безнең өстә булды. Ашларын да мин үткәрдем. Зиратына да рәшәткәләрне без куйдык. Җәүдәт ашларына кайтмады. Соңгы көннәрендә әни аннан куркып та яшәде, чөнки пенсиясен сорап интектерде. Күп нәрсәне тышка чыгармадык. Күрше-күләннән, авылдашлардан яхшы түгел. Ветеран толы буларак фатир алгач, каенанам башта ук аны яраткан оныгы Илнарга диде. Чөнки армиягә киткәнче улым гел әбисе янында үсте, өй эшләрендә булышты. Җәүдәт бит ул монда яшәмәде.
Без инде хәзер карт. Һәрберебезнең– үз тормышы. Җәүдәт кайтса, аяк тибеп керергә үз йорты булсын дибез, шуңа да сеңлесе Әлфиягә варис буларак үз өлешен дауларга киңәш иттек. Өй начар түгел, анда бөтен әйбер дә бар. Гомере буена Җәүдәт бер генә хатын-кыз белән яшәмәде. Яшәсен, тату торсыннар, бер сүзебез дә юк. Урамда бомж хәлендә генә кала күрмәсен. Без бит ызгышып яшәгән кешеләр түгел. Әни исән чакта мин аңа гел әйтә килдем: “Әниең гел яшәмәс, пенсиясе килеп торганда, әйдә капкасын ясат, коймасын тот, өеңне тышлат”, – дидем. Ул мине тыңлады, боларның барысын да эшләде, – ди Әлфия апа.
Ул аны бер тапкыр урамда калдырды инде
– Миңа да абыйның өеннән өлеш кирәк түгел. Үзе урамда калмасын дип кенә тырышам, – ди Җәүдәт абыйның Лениногорскида яшәүче сеңлесе Әлфия Җамалиева. – Абый озак вакыт миндә яшәде. Шул вакытта алар Дилбәр белән дә торып карадылар. Әмма ул хатын Лениногорскидагы фатирын Яшел Үзәндәге фатирга алмаштыргач, абый урамда калды. Эчкәли иде. Шуның аркасында ирем белән ике арада тавыш чыкты. Аннары абый Мөслимгә әни янына кайтып китте.
Хәзер инде абый үзе дә пенсионер. Пенсиясен юллап алырга да үзем булыштым әле. Дилбәр белән танышкач, мин каршы килмәдем. Киресенчә, сөендем генә. Ялларда алар безгә мунчаларга да килеп йөрделәр. Тавышланып яшәмәдек.
Әни үлгәннән бирле йортка керә алганыбыз юк, алар безгә ни өчендер гел каршы. Әни оныгы Илнарны, чыннан да, бик ярата иде. Шуңа да фатир алгач, барыбыз да аңа бирергә дип килештек. Өйгә нотариус китерткәндә, барыбыз да шунда идек бит.
Васыятьнамә турында белмим дип абый алдаша. Бу кәгазьне рәсмиләштергәч, паспортын үзем алып кайтып бирдем мин аңа. Әни үз аягында йөрде, үз куллары белән ашады. Ә менә аягы белән кулы сынгач, урын өстенә калды. Ни рәвешле сындырган ул аларны, бусы инде безгә мәгълүм түгел, әмма бик сәер күренеш иде. Киленебез Әлфия нык карады үзен. Мин дә шунда идем.
Әле берара, кул селтәп, өлешемнән баш тартам, әйдә өеңне сиңа рәсмиләштерәбез дип тә әйттем абыйга. Әмма салмыш көе килеп, тагын араны бозды. Минем үземнең ике катлы йортым бар. Ике кызым да урнашкан.
“ЗАГСка гариза тапшырдык”
– Без Җәүдәт белән 1991 елдан бирле бергә, – ди Җ.Галиәхмәтовның “граждан” хатыны Дилбәр Дәминова. – Минем Яшел Үзәндә үз фатирым бар. Хәзерге вакытта ике балам үсеп җитеп, икесе дә үз тормышлары белән яши. Миңа фатир да, авылдагы йорт та кирәк түгел. Җәүдәтнең әнисен 7 ел буе караганын белгәнгә күрә, аны тораксыз калдырмас өчен генә тырышам, жәллим. Тик туганнары мине ни өчендер аферистка чыгарып бетерделәр. Янәсе, без язылышмыйча гына яшибез.
Тормыш булгач, төрле хәлләр булгалады инде. Салгалаган чакларында Җәүдәтне куып та җибәргәләдем. Әмма Лениногорскидагы фатирны алмаштырганда, мин Җәүдәткә: “Әйдә минем белән”, – дидем. Риза булмады. Шуннан Яшел Үзәндә урнашып беткәч килде. Мин әле аны берничә тапкыр “прописка”га да керттем. Паспортыннан карап тикшерә аласыз. Әмма, бу шәһәр миңа ошамый, дип тагын Мөслименә кайтып китте.
Начар кеше түгел ул, куллары да алтын. Балаларымны үстерешергә булышты. Ирем үлгәндә, икенчесе белән корсаклы көе калдым бит мин.
Җәүдәт үзе бик кыюсыз, юридик яктан да белеме чамалы. Эчеп, исереп йөри дип тә әйтә алмыйм. Йортны, чыннан да, ул төзегән. 1995 елда инвентаризация башлангач, “Дачная амнистия турында”гы закон нигезендә йортның җир кишәрлеге хуҗалык иясенә, ягъни аның әнисе исеменә беркетелгән. Җитмәсә, иремнең өй өчен салым түләгәнлеккә дә, башкасына да булган документлары йорттан юкка чыккан. Кулда йортның хуҗасы тарафыннан бирелгән распискалар гына бар. Югыйсә Мөслим районының Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетыннан алынган белешмәдә Галиәхмәтовлар гаиләсе 1982 елда Галиәхмәтов Җәүдәт өенә күченгән дип язылган. Суд нишләптер моңа игътибар итмәде.
Судларга ирем хакын хаклап кына йөрим. Кайчак, нәрсәгә кирәк инде бу миңа, дип үземне үзем сүгеп тә куям. Йортның Җәүдәтнеке итеп танылуы гына кирәк безгә. Чыннан да, ничек кенә әйбәт булырга тырышсаң да, “сожитель” дигән сүзнең мәгънәсе әйбәт түгел инде аның. ЗАГСка гариза тапшырдык. Озакламый гаиләбезне рәсмиләштерергә җыенабыз. Татулыкка берни дә җитми. Иремнең туганнары мине дошман күрүдән туктап, юк-бар шик-шөбһәләреннән арынсыннар иде дә калган гомерләрне дус-тату гына үткәрсәк иде, – ди Дилбәр Дәминова.
Бу – аның хокукы
Җәүдәт абыйның иң олы апасы Люция Зарифуллинаның да фикерләрен белергә булдык. Ул менә ниләр сөйләде:
– Мин сирәк кайта идем. Гаилә сәбәпләре аркасында әни янында була алмадым. Әмма әнинең авыр хәлдә булуын миңа хәбәр итмәдедәр. Шуңа да үпкәм бар. Мин бит – башка әтидән. Шуңа да, күрәсең, мине туган итмиләрдер инде. Үскәндә әнинең әнисе – әбием тәрбияләде. Шулай итеп, гаиләдә, әни белән, туганнарым белән гөрләшеп үсәргә насыйп булмады. Аннан интернат, аннан уку йорты, аннан менә шушында – Азнакайның Җиңү поселогына килеп урнаштым. Әнине күмешергә кайттым, 7сендә, 40ында да катнаштым. Әмма ел ашына тагын әйтүче булмады.
Җәүдәт, чыннан да, ничә ел буе әнине карады. Ул миңа шалтыратып, сәгатьләр буе сөйләшә идек. Зарланган чаклары күп иде. Әнигә фатир алу өчен йортның квадрат метрларын азайтып яздыртканнар, диде. Әни үлә калса, фатирны дүрт өлешкә бүлешербез, дип сөйләшкәнлекләрен дә ул җиткерде.
Дөрес, яшь чакта энем эчкәләде. Әмма хәзер эчә дип әйтә алмыйм. Дилбәр аны яклый дип беләм. Чөнки энемнең юридик белеме юк. Ул бүген бик нык кыерсытылган. Чөнки аңа карата бик пычрак сүзләр яудыралар. Монда эш йортта да түгел. Туганнарның үзара бер-берсенә шундый мөнәсәбәте борчуга сала.
Җәүдәткә васыять ителгән икән, булсын ул йорт аңа. Сатасы килсә – сатсын, теләсә нишләтсен, ул бит– аның хокукы! Туганнар дөрес эшләмиләрдер дип уйлыйм, минем фикерем шул.
***
Кызганыч, мал аркасында туганнарның үзара ызгышуы кебек хәлләр соңгы вакытта еш күзәтелә. Бигрәк тә сугыш ветераннарына бушлай фатир өләшенә башлагач. Бу очракта да әниләренә бирелгән фатирны югалтудан чыккан гауга гына бу, диючеләр дә табылды. Кем хаклы да, кем юк – андый хөкем карарын без чыгара алмыйбыз. Тик дөнья малы бер карында яткан балаларны үзара ызгыштыру сәбәбенә әйләнмәсен иде.