17.07.2013 Матбугат
Журналистлар берлегенең җаваплы сәркатибе яна биналары турында сөйләде
Журналистларның терәге, таянычы булырга тиешле төп йортта бүген ниләр эшләнә? Шуны ачыклар өчен, Журналистлар берлегенә юнәлдем. Дөресен әйтергә кирәк, Берлек Тельман урамындагы бинасын югалткач, аңа ышаныч та кимегән кебек булды. Ә ышанычны кайтару өчен, яңа йортыбызның үзенә магниттай тартып торуы, гөрләп яшәве кирәк. Журналистлар берлегенең җаваплы сәркатибе Ралия Фәтхетдинова төп йортны җанландыруның кызыклы алымнарын тапкан.
– Ралия ханым, сез Берлеккә үзгәреш вакытында килдегез. Шул чорга әйләнеп кайтыйк әле. Сезнеңчә, безнең югалтулар күбрәк булдымы, әллә табышлармы?
– 2011 елның марты иде ул. Мин, бер бизнесны – кызыма, икенчесен улыма тапшырып, пенсиягә әзерләнә идем инде. Шәхси эшмәкәр булгач, исәбем – лаеклы ялга ике елга алданрак китү. 8 март тирәсендә Берлеккә чакыру алдым. Бу минем өчен көтелмәгәнрәк вакыйга булды. Дөрес, 1996 елны Коми Республикасында 12 ел торып Казанга әйләнеп кайткач, бирегә килдем. Ул вакытта мин Россия Журналистлар берлеге әгъзасы идем инде. Мине Юрий Ханжин каршы алды. Аның янына болай гына килеп сөйләшеп утырырга, киңәш сорарга, яңалыклар белән танышырга була иде. Хәзер шушы олпат шәхес үрнәгендә эшләргә тырышам. 2009-2010 елларга кире әйләнеп кайтсак, Тельман урамындагы йортны сатуга әзерли башладылар. Нәтиҗәдә журналистлар бинаны бушатты һәм күченү эшләренә кереште. Мин исә Берлек күченгән һәм җиһазлар кайтарылган мәлдә килдем.
– Иң беренче эшегез...
– Өй туе үткәрү. Журналистлар берлеге автоном режимда эшли башлады. Шартлар яхшырды: хәзер безнең ике конференция залыбыз бар, хезмәткәрләр өчен шартлар әйбәт. Ләкин инде өченче ел Декабристлар урамындагы 179 нчы йортта яшәсәк тә, кешеләр бирегә ЗАГС эзләп килә. Ә журналистлар әле дә безне Тельман урамыннан эзли. Менә бит ул эш урынын үзгәртү нәрсәгә китерә. Бу бизнеста да, иҗади оешмада да шулай. Бу җәһәттән журналистлар күп нәрсәне югалтты. Безнең бик матур, М.Шәймиев тарафыннан бүләк ителгән тарихи бинабыз бар иде. Хәзер Мәскәү базары янәшәсенә урнаштык, үзәктән килергә җайсыз. Шулай да тора-бара каләм әһелләре ияләште, безнең үз йортыбыз бар дип сөйли башладылар. Төп йорт дигән сүз бигрәк ошый миңа. Журналистларның төп йорты монда. Семинарлар, конференцияләр, юбилейлар, фотокүргәзмәләр, ветераннар өчен концертлар үткәрәбез. Ерак районнардан килгән журналистларыбызны чәй эчертмичә җибәрмибез, һәрберсен тыңлыйбыз, ярдәм итәргә тырышабыз.
– Татар журналистикасын тәмамлап, ерак төньякка кадәр китеп баргансыз икән...
– Моның сәбәбе бик гади: үз алдыңа катлаулы максат кую һәм аңа ирешү. Мин Норлатта рус мәктәбен тәмамладым да татар журналистикасы бүлегенә укырга кердем. Татарча да, русча да яза белү әйбәтрәк ич. Ә хәзер исә инглиз телен белсәң, бигрәк тә файдалы. Факультетыбызның деканы, остазым Флорид абый Әгъзамов мине тәрҗемәче булырга әзерләде. Шушы темага диплом якладым, Флорид абыйның китабын тәрҗемә итәргә булыштым. Практиканы “ТЯ”да үттем. Ринә Зарипова мине журфакка килгәнче үк хатлар белән эшләргә өйрәткән иде инде. Менә шушы ике остазым мине ике телдә дә әйбәт язарга өйрәтте. Диплом яклагач, ирем Воркутага юллама алды. Икәү, аркаларыбызга биштәр асып, Сыктывкарга юл тоттык. Кызым туып алты ай үткәч, район газетасында эшли башладым. Шунысын да искәртик: анда Татарстаннан килгән белгечләр шактый иде. Ә мин бердәнбер дипломлы журналист булдым. 12 ел эшләү дәверендә эшчәнлекнең бөтен баскычларын да үттем.
– Ватанга кайтырга вакыт җиткәнен кайчан аңладыгыз?
– Күп еллар эшләү дәверендә мин бу шәһәрне, аның кешеләрен белеп бетергәнмен икән. Миңа күңелсез булып китте. Өстәвенә улым белән кызым үсә, алар монда нәрсә эшләрләр соң дип үз-үземә сорау бирдем. Туган якка кайтырга кирәк дигән карарга килгән идем инде. Җәйге ялга Казанга кайттык. Киткәндә әни сумкага әллә очраклы рәвештә, әллә махсус Салават дискын тыгып җибәргән. Без бит монда татар җырларын да оныта язган идек инде. Көне-төне Салаватны тыңлыйм. Күршеләр Ралия акылдан шаша дип баш чайкыйлар. Ирем Мәскәүгә командировкага киткән вакыт иде, редакциягә берәү “хезмәткәрем өчен фатир сатып алам“ дигән белдерү алып килгән. Белдерүне газетага биреп тормыйк, минем фатирны алыгыз дип сүз башлыйм. Сатулашып та тормыйча ике атна эчендә фатирны саттык, җыелган малны кайсын таратып, кайсын калдырып, Казанга кайтып киттек. 1996 ел иде бу. Безнең суыткыч, пианино һәм алтынчы маркалы “Жигули” машинабыз бар. Казанда килешенгән фатирны безгә сатудан баш тарттылар. Икебезнең дә эш юк, балалар мәктәпкә соңга калдылар. Вакытлыча дусларда яши башладык. Безгә һәрвакыт тормыш юлыбызда яхшы кешеләр очрап тора иде. Бу юлы да шулай булды. Бер дустыбыз иремә Юллар төзелеше министрлыгына барырга киңәш итте. Анда аңа эш тәкъдим итәләр, ә ул хезмәт хакы кечкенә ди. Аңа калганын үзең җыеп бетерәсең инде, диләр. Без Комида ришвәтнең ни икәнен дә белмәдек, ә монда шундый тәкъдим. Ирем аннан үз эшемне ачам дип кайтты. Мин исә “Милиция. Законность. Правопорядок” газетасына эшкә урнаштым. Аннан “Өмет”, “Моя Газета”, “Восточный Экспресс” басмалары, Социаль хезмәт министрлыгында пресс-секретарьлек хезмәте. Боларда эшләп, мин нинди газета чыгарырга теләгәнемне аңлаган идем инде.
– Әмма үз эшеңне буш җирдә башлап булмый бит әле.
– Бу вакытка иремнең эше җайланып килә иде. Бервакыт ул миңа юбилеем алдыннан 100 мең сум акча бүләк итте. Бу 2000 ел иде. Чәшке тун аласыңмы, машинамы, үзең хәл итәрсең, ди. Ә мин булачак газетам өчен техника һәм җиһазлар сатып алдым. Шулай итеп эшмәкәрләр өчен “Дело” дип аталган, соңрак “Собственное дело” дип үзгәртелгән газета чыга башлады. Ул вакытта эшмәкәрлекнең башланып кына килгән чаклары. Бу хәрәкәтне күзәтү дә үзе бер кызык иде. Кичәге галимнәр үз эшен җайларга тырыша, реклама агентлыклары пәйда була. Аларга тәҗрибә уртаклашыр, аралашыр өчен үз басмалары кирәк иде. Әмма андый басма юк һәм икътисад өлкәсен яктыртып барырдай журналистлар да аз иде. Газета үз укучысын тиз тапты. Журналистлар берлеге икътисад өлкәсен яктыртучы басмалар арасында бәйге игълан иткәч, без дә катнашырга булдык. Нәтиҗәдә “Собственное дело” газетасы югары бәяләнде һәм без конкурсның гран-приен – “Ока” машинасын оттык. Бүләкне алганда, Римма Ратникова, газета ике ел гына нәшер ителә, бу аңа аванс рәвешендә бирелә, дигән сүзләр әйтте. Бу сүзне мин Берлеккә җаваплы сәркатип вазыйфасына чакырылгач та искә төшердем һәм үземә әлеге ышанычны акларга дигән бурыч куйдым.
– Ышаныч дигәннән, Берлектә әгъза булырга теләүчеләр аннан нидер өмет итә, нәрсәгәдер ышана бит.
– Гариза тотып килүчеләрнең иң беренче соравы: “Ә минем әгъза булып торуым нәрсә бирә?” Чыннан да, Берлек журналистка нинди өстенлекләр бирә соң? Элек булса аңлашыла, ветераннар, бармакларын бөгә-бөгә, карьера үсешенә, фатир, машина алырга, ялны оештырырга ярдәм итте дип санап китәр иде. Ә хәзер... Берлек бернәрсә дә вәгъдә итми. Ләкин аны корал, көч буларак файдаланып була. Актив әгъзалар шулай эшли дә. Алар һәр яңалыкны белешеп тора, конкурсларда катнаша, карьераларында бу конкурс этәргеч көч булып тора. Күптән түгел Берлек Мәдәният министрлыгы аша әгъзаларын шифаханәләргә юллама белән тәэмин итә башлады. Дәвалануга лаеклыларны исә башлангыч оешмалар билгели. Әлбәттә, исемлеккә активлар эләгәчәк.
– Корылтайда Россия Журналистлар берлегенә кушылу турында да фикер алыштылар. Без аңа кушылсак отачакбызмы, әллә мөстәкыйльлегебезне югалтачакбызмы?
– Без Россия Журналистлар берлегенә кушылмаган бердәнбер төбәктер, мөгаен. Вәзгыятьне эчтән белгәнгә, мин аның уңай якларын күбрәк күрәм. Менә бер мисал: Россия Журналистлар берлеге авыр хәлдә калган, хаста ветераннарга 20 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә. Татарстаннан бу ярдәмне нибары 4 кеше ала. Ә берлектә шундый кешеләр саны шактый. Әгәр без Россия Журналистлар берлегендә әгъза булып торсак, ярдәм алучылар саны күпкә артыр иде.
– Берлеккә әгъза булып килүче яшьләр күпме?
– Былтыр 40 журналистны кабул иттек. Быелгы гариза язучыларның яртысы – яшьләр. Аларның күбесе бер редакциядән булып, үзләрендә башлангыч оешма төзергә ниятли.
– Менә шул яшьләрне төп йортка тартыр өчен ниләр эшләнә?
– Татарстан Журналистлар берлегенең 95 еллык тарихы бар. Дөрес, Берлек әгъзаларының күбесе – ветераннар, аларның яшьләргә әйтер сүзләре бар. Ә яшьләр тәҗрибә туплаганнан отар гына иде. Миңа калса, бу очракта музей аралашу күпере була ала. Узган ел мине машина бәрде. Умыртка баганасына зыян килгән, кузгалырга ярамый иде. Дәвалану чорында вакытны буш уздырмас өчен, ятып булса да, Интернет аша төрле конкурсларны караштырдым. Шул вакыт Министрлар Кабинеты грантына иҗтимагый оешмалар арасында бәйге оештырылуын белдем. Музей өчен акчаның бер өлеше шулай барлыкка килде. Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Экспонатларга килгәндә... Безнең бай тарихлы “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” газеталары һәм башка басмалар бар. Менә ул тарихны, экспонатларны төп йортка җыярга һәм яшь журналистлар мәктәбе дә оештырырга иде. Без боларны башкарып чыгачакбыз. Төп йортның гөрлисе көннәре алда әле