16.07.2013 Дин
Моннан бер ел тирәсе элек бер мөселманның “Фейсбук”тагы язмасы хәтергә кереп калды...
“Мин, – ди ул, – бер атеист белән бер бүлмәдә эшлим. Берчак безнең буш вакытыбыз барлыкка килде һәм, вакыт уздыру өчен чүп чиләген баскетбол кәрзине итеп, кәгазьдән ясалган “туп”ны шунда ыргытып уйный башладык. Җан-фәрманга тырышабыз икебез дә, әмма уңыш берәүгә дә елмаймый. Шуннан атеист-коллега: “Дога кылып кара, файдасы тимәсме”, – дип миннән көлә башлады.
Мин, аз гына да уңайсызланып тормыйча, кычкырып дога кылдым һәм “туп”ны кәрзингә ыргыттым, ул бик җиңел генә чүп чиләгенең төбенә төшеп утырды. Хезмәттәшем, сер бирмәскә тырышып, минем арттан туп ыргыту хәрәкәтен кабатлады. Тик уңыш аңа күпме тырышса да елмаймый иде. “Туп”ның траекториясен формулага куеп исәпләп карый (ул сәләтле математик), тегеләй дә, болай да тырыша – “туп” кына ”буйсынмый”. Мондый очракта һәр атеист, әлбәттә, уңышны очраклылыкка сылтый, Аллаһы Тәгалә белән туры элемтәнең серле көчен инкарь итә. Бары тик Аллаһы Тәгаләгә ялварып җавап алырга күнеккән мөэминнәр генә дога өчен пространство дигән киртәнең юклыгын, кабул булган теләкләрнең тормыштагы вакыйгаларны 180 градуска борырга сәләтле булуын, “дога – мөэминнең коралы” икәнен яхшы белә.
Доганың, әлбәттә, үз шартлары бар. Галәмнәрнең хуҗасы кайвакыт, безгә билгеле булмаган сәбәпләр аркасында, доганы кире кайтарырга, дога юлына пәрдә куярга мөмкин. Кайвакыт дога кабул булып та, ялваручы бу хакта белмичә кала, чөнки дога белән җавап арасында дистә еллар узарга да ихтимал, кайбер догаларның җавабына мөэмин бары тик ахирәттә генә юлыга. Соңгысы мөселман өчен иң хәерлесе, чөнки ахирәттәге әҗер – иң кыйммәтлесе. Догаларны кабул булудан тыя торган безгә билгеле җиде сәбәп бар, сораганга җавап алырга теләүчеләр бу сәбәпләрне яхшылап өйрәнергә һәм үзләрендәге кимчелекләрдән арыну юлында армый-талмый тырышырга тиешләр. Бу язмада без аларны санап тормабыз, укучыны бары тик берничә гыйбрәтле риваять белән генә таныштырырбыз. Беренчесе – имам Әхмәд һәм ипи пешерүче вакыйгасы безгә (ихлас дога кабул булсын) кирәкле мөһим бер шартны шәрехли.
Бервакыт имам Әхмәд (Аллаһ аннан риза булсын) сәфәрдә вакытта кунып чыгар өчен мәчеткә юнәлә. Әмма мәчет сакчысы, күпме генә үтенеп сораса да, имамны кунарга кертми. Өметен өзгән имам мәчет бусагасы янында төн уздырырга ниятли. Тик моны белеп ярсыган сакчы аны якасыннан эләктереп ала һәм мәчеттән ераккарак өстерәп алып китә. Мәчет янында гына яшәгән икмәк пешерүче моны күреп тора һәм, ярдәмчесез картны кызганып, үз өенә төн кунарга чакыра.
Икмәк пешерүче йортында имам Әхмәд карап утыра: хуҗа үзе ипи баса, үзе һәр хәрәкәте саен: “Әстәгъфируллаһ”, – дип Аллаһы Тәгаләдән кичерү сорый. Төн шулай уза.
Иртәгесен Әхмәд икмәк пешерүченең гамәлләренең сәбәбен сорый. Тегесе моның инде үзе өчен гадәткә әйләнүен, һәрвакыт шулай эшләвен әйтә. Имам Әхмәд: “Бу эшеңнең берәр нәтиҗәсе бармы соң, берәр ничек бүләкләнгәнең бармы?” – дип сорый. Икмәк пешерүче: “Аллаһ белән ант итәм, бер догамнан башка барлык догаларга да җавап алмыйча калганым булмады”, – дип җавап бирә. “Нинди догаңа җавап юк соң?” – ди Әхмәд. “Бөек имам Әхмәдне күрәсем килә, шуны күрә алмадым әлегә чаклы”, – дигән җавап ишетә. “Мин имам Әхмәд, –дип кычкырып җибәрә имам. –Аллаһ белән ант итәм, мине синең догаңа җавап итеп бусагаңа өстерәп китереп ташладылар”. Дога кабул булсын өчен, Аллаһ каршында гөнаһлардан даими кичерү сорап, тәүбә итеп торуның мөһимлеген җиткерә безгә бу риваять.
Доганың кабул булмавында да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чагылырга мөмкин, чөнки бәндә кайчак үзе өчен зыянлы нәрсәне сорый. Бу уңайдан Гайсә пәйгамбәргә үлекләрне терелтү догасын өйрәтүне сорап килгән кеше кыйссасы гыйбрәтле. Пәйгамбәрнең бу теләктән баш тартырга өндәвенә, моның ул кеше өчен зыянлы булуы ихтималлыгын кисәтүенә карамастан, үҗәтләнеп үз сүзендә торган бәндә дога белән бәлагә юлыга. Гайсә галәйһиссәлам өйрәткән доганы ул юл буенда аунап яткан сөякләрдә сынап карарга уйлый. Сөякләр арысланныкы булып чыга, терелеп торып баскан арыслан үзен терелтү догасын кылган бәндәне өзгәләп ташлый. Шуңа күрә байлык сорап, Аллаһы Тәгалә мал бирми икән, көенергә кирәкми, димәк, малның артуы синең өчен зыянлы. Башка нәрсәләр белән дә шулай ук булуы ихтимал. Безнең заман чынбарлыгыннан бер мисал. Бер әни сөйли. Улы уен автоматында биш мең сум акча откач, тыелган мал булса да, әни кеше, кызыгып, Аллаһы Тәгаләдән улы өчен тагын да зуррак отыш сорап дога кыла. Хакыйкатьтер: әниләр догасына пәрдә юк. Ананың догасы кабул була, улы зур суммада акча ота һәм җиңел килгән мал сәбәпле эчкечелеккә чыга. Хәзер инде эчкече улы белән интеккән ана үзенә бәла сораганын аңлый һәм үкенә. Дога кылсаң, уйлап кыл, хәерлесен кыл, үз башыңа һәлакәтлек сорама. Хәере булмаган доганың бәла китерүенә тормышта мисаллар җитәрлек. Бигрәк тә тыелган нәрсәләрне сораудан сак булырга кирәк.
Дога кылучы тагын бер мөһим нәрсәне истә тотарга тиеш: әлеге процесс ике өлештән тора. Без сәбәп дөньясында яшибез, шуңа күрә кул күтәреп дога кылганнан соң, аякларны бөкләп утырып җавап көтү мәгънәсезлек булыр иде. Доганың икенче өлеше теләкләрне тормышка ашыручы гамәлләр белән мәшгуль булуны таләп итә. Кәгазь “туп” кәрзингә керсен өчен, аны ыргытырга кирәк. Ыргытмый гына догам кабул булмады дип утыру ахмаклыкның югары дәрәҗәсе булыр иде.
Бер нәрсәгә шик юк: шарты килгән ихлас догага кайчан да булса бер җавап бирелмичә калмый, чөнки догаларның кабуллыгы – ул Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе.