поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.01.2009 Интернет

ЗАМАНА ГАЛӘМӘТЛӘРЕ

Интернет... Бүгенге көндә күп кенә кешеләр дөньякүләм Интернет челтәре “корбан”нарына әйләнеп бара бугай инде, шул исәптән үзем дә. Санаулы минутта кирәкле мәгълүматны да эзләп бирә, дөньяда барган хәлләрне дә язып “элеп куялар”, күңел ачарга яратучылар өчен дә күп нәрсәләр: йолдызлар фаразы, һава торышындагы үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеге, яңача тәм-том рецептлары, сәхнә йолдызлары тормышы, фото һәм видеогалереялар... санап бетергесез инде менә.

Ә иң кызыктырганы – интернет аша танышу, аралашу... Бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып тоелган махсус аралашу, танышу максатыннан эшләнгән сайтлар күбесенчә яшьләрне үзенә җәлеп итә. Виртуаль тормышта яшәүчеләр, интернетка бәйлелек кичерүчеләр дә байтак хәзерге яшьләр арасында. Үземнән генә чыгып әйтәм, буш вакытым булдымы, я компьютер янына чабам, я интернет челтәренә чыгу өчен, кәрәзле телефоныма үреләм. Хәер, сүзем интернет бәйлелеге түгел иде бит, ә виртуаль танышулар турында.

 

Виртуаль аралашу да төрлечә булырга мөмкин бит әле ул, белгән кешең белән дә, син аны белеп, ул сине белмичә дә сөйләшергә була. Ә мин бу юлы бер-береңне белми аралашу хакында.

 

Интернет челтәрендә аралашу-танышу буенча махсуслашкан сайтлар бик күп. Шуларның иң абруйлылары булып Одноклассники.ru, В Контакте.ru, шулай ук яшьләр арасында тиз арада хатлар алышу буенча Мейл.ru Агент Аська (ACQ) һәм Скайп (Skype) та зур абруй казана. Виртуаль танышың турында күп мәгълүмат белергә, фотоларын, видеоязмаларын карарга, аның белән хат алышырга, интернет аша телефоннан сөйләшеп, тавышын ишетергә, видеозвонок ярдәмендә “күзгә-күз карап” та аралашырга була. Мөмкинлекләр чиксез һәм берсеннән-берсе мавыктыргыч, кесәң генә калын булсын!

 

Аралашырга чиксез яратучы, һәрвакыт маҗараларга омтылучы минем кебекләр интернет челтәрендә кызыклы һәм сәер хәлләргә дә юлыга әле! Гадәттәгечә, инетта (яшьләр үзара интернет сүзен шулай кыскартып әйтә) утырганда, чираттагы берәү “дуслык сорады”, “дуслашу” тамгасына бастым. Озак көттермәде, яза да башлады бу, рус телендә сөйләшәбез, тик моның русчасы минем “инглизчәм” кебегрәк. Гадәттә, Кавказ якларының “кайнар егетләре” шулайрак языша инде интернетта. Бу яңа танышым да Азәрбайҗаннан икән. Исеме генә үзгәрәк – Алекс. Әһә, аңлашылды, бу егеткәй Америка Кушма Штатларыннан Баку шәһәренә дизайнер булып эшләр өчен килгән икән. Яза алмаган сүзләрен инглизчә яки төрекчә язгалый биш тел белүче егеткәй. Америкадан күчеп, Азәрбайҗанда яши башлавына ике ел, әти-әнисе АКШта, монда килүенең сәбәбе – акча. Сүзләренә ышансаң, 22 яшьлек кенә егеткәебез аена 8000 доллар (!) акча эшли. Берничә көннән бу җылы хисләре, мине бик нык ошатуы турында, минем өчен хәтта динен дә үзгәртергә әзер булуы, киләсе отпускы ялларында Русиягә килеп, танышырга теләвен, миңа карата бик җитди фикердә булуын белдерде. Гамәлләренең чын күңелдән булуына ышандырырга тырышты. Белсәгез икән нинди җитди тонда сөйләшүен, шаккатарлык! Хәтта куркып та калдым. Телефон номерымны сорады – бирмәдем. Минем “юк” дигән җавапларым арткач, виртуаль дустым да дулкынлана башлады. Аны күрергә теләмәвемне дә аңлап өлгерде бугай бу. Шуннан мине Бакуга чакыра башлады, янәсе, минем килүне теләмәсәң, әйдә, үзең безгә кунакка кил. Әлбәттә, каршы килә башладым. “Эш акчада булса, банктагы счетыңны әйт, күпме кирәк, шуның кадәр күчерәм”, – ди бу. Күзем маңгайга менде, менә сиңа мә! Бушка сыр капкында гына була, дигән яраткан гыйбарәм искә төште. Бу кешене дә “игнор”га (аралашучылар исемлегеннән юк иттем) җибәрдем, Алла гына сакласын, андый очраклар турында ишеткән бар иде инде. Баланы конфет белән кызыктыргандай, чит илгә китәр өчен, үзләре яшь кызларга акча тәкъдим итеп, “җенси тоткынлык”ка төшерүчеләр дә бик күп хәзер. Үзегезнең дә ишеткәнегез бардыр!

 

Ә Интернет челтәре мондый афералар оештырыр өчен бик уңайлы шартлар тудыра. Интернетка бәйле кешеләрнең күпчелеге –үз эченә бикләнгән, аралашу дефициты кичерүче, төрле маҗараларга омтылучы, башларына акыл да кереп өлгермәгән яшь егет-кызлар. Алар көннәр буе, дөньяларын онытып, компьютер каршында маташа. Өйләреннән качып чыгып китеп юк булучылар җитәрлек андыйлар арасында. Начар күңелле кешеләр өчен, күчеш чорында бар нәрсәне дә авыр кабул итүче, кызыктыргыч тәкъдимнәргә тиз ышанучыларны тозакка эләктерү өчен менә дигән мөмкинлек ача түгелме соң Интернет челтәре?!

 

Бу мәкалә Интернетны яманлау максатыннан язылмады. Киресенчә, мин үземнән чыгып әйтәм, бүгенге көндә аннан башка яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Интернетның файдалы яклары турында яза башласам, газета бите генә җитмәячәк. Бары шуны гына әйтәсе килә: күңел ачу сайтларын чамасын белеп кенә кулланырга кирәк, аеруча Интернетка “береккән” балаларга! Явыз ниятлеләрдән сакланыйк, виртуаль маҗаралар гомерлек йөрәк ярасы булып кала күрмәсен!


Рәфилә САЛИХОВА
Безнең гәҗит
№ 2 | 14.01.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»