поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.07.2013 Милләт

Татарча һаман да юк

Мәркәзебез урамнары буй­лап күптән җәяү йөргәнем юк иде. Эшкә үземнең машинамда бер үк юлдан киләм-кайтам, ара-тирә яшәү рә­вешен үзгәртергә теләп, Глуш­ко тукталышында троллейбус­ка да утыргалыйм...

Машинада йөргәндә уңга-сулга карау юк. Бөтен дикъкать – юлга. Светофорларның эш­ләвен-эшләмәвен күзәтә­сең, кайда нинди радар торганлыгын чамалыйсың, кайсы урамда кайчан “бөке” хасил булуын беләсең. Безнең соц­ипотека йортын шулай итеп салганнар ки, ишегалды ди­гән нәрсә бөтенләй юк! Бусаганы атлап, турыдан-туры машина астына эләгергә мөм­кин. Эш­тән ярты сәгатькә со­ңарып кайттыңмы – тәгәрмәч­ләрне терәп куярга урын табу зур сорау. Машинаңны чит­кәрәк куйсаң, иртәгесен көп­чәкләр­не, радарларны, маг­нитола­ларны тапмаска да була. Әр­сезрәкләр инде күп­тән буш җирләрне трос белән урап алып, өй каршында стоянка ясадылар. Ә без, мәмие­рәкләр, кемнәндер нәр­сәдер көтәбез. Ә бит бу 16 катлы архитектура шедеврында йөз­ләгән гаилә яши, кайчан да булса бу чуан тише­лергә тиештер бит?! Җитмәсә, Глушко урамыннан борылып йортка керә торган дефицит җирдә ниндидер оятсыз адәмнәр ватык машина ташлап калдырган. Инде икенче ел тәрәзәдән шул тимер-то­мырга карап, торак йортлар идарәсенең би­редә яшәгән кешеләргә нинди “җылы” мө­нәсәбәттә булуларын тоясың. Хәер, сүз бүген бу хакта түгел.

Безнең эштә, замана та­ләпләренә иярепме, әллә тормышыбызны уңайрак итәр өченме, хезмәт хакын бухгалтерия карточкага күчерергә булды. Дөресен әйткәндә, без­гә, өлкәнрәк яшьтәгеләргә, яңа технологияләр артыннан куып җитүе бер дә җиңел түгел. Әле көчкә “кампитр“ дигән нәрсә­не ипилек-тозлык өйрәнгән идек. Менә тагын монысы.

Бәйрәмнәр алдыннан кассир кыз: “Акчагыз карточкага китте, банкоматтан барып алыгыз”, – дип шатландырды. Безнең янда гына “Казанские аптеки” дигән татарча тәр­җемә ителми торган дару­ханәдә банкомат бар. Мин шунда кереп акча алырга булдым. Шиш! Карточканы банкомат суырып алды – шуның белән вәссәлам! “Сбер­банк”ка шалтыратам. Ярый әле кесәдә “мобилка” дигән икенче бер могҗиза бар. Телефонның теге башында тәмле телле кызлар кө­тәргә кушалар, хәлемне сораштыралар да, эстафета таягы кебек берсеннән-бер­сенә тапшыралар. Ә “мобилка” саный. Ярты сәгать эчендә, ни­һаять, карточканы заблокировать иттеләр. Кая барасың, галәмәт озын май бәйрәм­нә­рен гадирәк уздырырга туры килде. Ләкин эш әле моның белән генә тәмам­ланмады. Шагыйрь әйт­меш­ли, роман кебек кызыклы бу тормыш... Бәйрәмнәрдән соң карточканы алыр өчен Санкт-Петер­бург урамында урнашкан “Сбер­банк”ка барырга куштылар. Шунда юл тоттым. Анда да автоматика: чиратыңны билгели һәм талон бирә. Ләкин карточканы кайтару өчен икенче катка мөрә­җәгать итә­се икән. Банк хезмәткәрләре җитди йөзле кызлар, сөйләшү­ләр фәкать урысча, артык сүз, елмаю кебек нәрсәләр күзә­телми. Һәм, ниһаять, икенче катта миңа, әйтерсең лә, компенсация рә­вешендә мөлаем йөзле, тыйнак яшь ханым белән (исемен соңрак белдем – Гөлнара) эш итәргә туры килде. Ул, рәхмәт төшкере, барысы өчен дә гафу үтенде, тиз генә банкомат йоткан карточканы кайтарып бирде. Бу мәшәкатьләр артыннан йөр­гәндә миңа коточкыч үзгәреш­ләр кичергән шәһәр мәркә­зеннән берничә кат җәяү узарга туры килде.

...Төньяк Пальмира исемен йөрткән урам буйлап танымаслык үзгәрешләр кичер­гән Казанны күзәтеп алга атлыйм. Күптән бу тирәләрдә булмаганга, яңа йортлар, ку­накха­нә­ләр, затлы кибетләр­не күреп, безнең дә юлыбыз Европа эзеннән бара икән дигән фикергә килдем. Монысы, бер яктан, сөендерә. Тик Казан урамнарында күпме йөреп, бер таныш йортны, бер таныш йөзне күрмәвем күңелне тырнады. (Бәлкем, ялтыравык фасадлар артында нәрсә булса да калгандыр анысы...) Беләм, замандашла­рымның кайсыдыр инде ахи­рәткә киткән, кемнәрдер хас­та булып тү­шәктә ята. Кай­берләре (бик сирәкләре) мал, сәмән туплап, бөтенләй башка дөньяда яши. Һәм инде аларын җәяүле урамнарда кайчан да булса очратырсың микән?!

Шунда уйларымны өзеп, “мобилка” шалтырады. Эштә көтәләр икән. Беренче килгән автобуска утырып киттем. Яшьләрнең барысы да диярлек колакларына элгән җай­ланмалар аша музыка тыңлап, үз дөньясында йөзә, кемдер бертуктаусыз “мобилка”дан сөйләшә. Бер таныш кеше юк. Кондуктор миңа килеп: “Гуд дей!” – диде. Акча янчыгын чыгарып, билет алдым. Бу миңа елмаеп: “Плиз, сенкью!” – дип җавап кайтарды. Әйе, бар нәрсә дә үзгәрә. Әйтерсең лә, мин чит шәһәрдә йөрим...

Универсиада алдыннан инглизчә аралашу да күзә­телә. Тик татарча сөйләшү генә һа­ман да юк. Монысы – элеккегечә... 


Дамир ГЫЙСМЕТДИН
Ватаным Татарстан
№ 108 | 06.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»